Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 8.

Шрифт
Фон

Фәрдәнә. Аның көе

Сара. Бер җирдә үлем бер җирдә туй ике җирдә дә ул!

Фәрдәнә. Ул.

Сәгыйдулла пәйда була.

Сәгыйдулла (Фәрдәнәгә). Бер кабынган учак сүнмәсен Бер кабынган учак сүнмәсен. (Сарага.) Бактың исә, ул син икәнсең Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине.

Сара. Сагыш көе Васыятен генә алып мендем ләбаса

Фәрдәнә. Сугыш көе Ул васыять һәммәбезнең ямансу гомер истәлеге.

Сәгыйдулла. Ә яшьләргә матур көй.

Фәрдәнә. Аһ, колачы иркен дә соң!

Сәгыйдулла. Тилгән тавындагы арыш кыры, тәкәрлекле күл камышы шаулавы ул.

Сара. Сулышы җиңел дә соң! Торналар тавышы шикелле.

Фәрдәнә. Торналары әллә кайта, әллә китеп бара

Сәгыйдулла. Кайта. Яз иде ич Язлар иде. Язлар язлар язлар. (Югала.)

Сара. Әллә җәйме? Бәбкә куя идек

Фәрдәнә. Теге тәкәрлекне хәтерлисеңме?

Сара. Орден-медальләрен хәтерлим. Чулпы сыман чыңладылар

Фәрдәнә читкә борыла. Икесе арасыннан, көйне тыңлап, Сәгыйдулла үтә. Сара урындыктан яулыгын алып чыгып китә. Хөрмәт чыга.

Хөрмәт. Нәкъ су атышлары әле салмак, әле бөтерелеп-бөтерелеп ташый бу көй.

Фәрдәнә. Моңың бар Люцияң белән әйбәт торырсыздыр.

Хөрмәт. Мәшәкатьләдек, Фәрдәнә әби Алай-болай әрләшсәк-нитсәк, син ишетмәссең инде, яме.

Фәрдәнә. И улым Тормыш мамык түгел. Савыт-саба шалтырамагач, дөньяның ни кызыгы бар?

Хөрмәт. Мәшәкать инде, мәшәкать Җәйгә хәтле түзәрсең инде, Фәрдәнә әби.

Фәрдәнә. «Гомер буе торабыз» дисәгез дә, сүзем юк.

Хөрмәт. Юк, юк, җәйгә хәтле генә. Председатель белән килешенгән. Бүрәнә бирә, кирпеч

Фәрдәнә. Җәйгә хәтле генәмени?

Хөрмәт. Ник елыйсың, әби?

Фәрдәнә. Ямансу булып китте. Ялгыз башым нишләрмен?

Хөрмәт. Телисеңме, әби, үз йортымны шушы нигезгә салам? Ә үзеңне, әби, Рәсүл тырнагыдай кадерләп кенә тотарбыз.

Фәрдәнә. Теләгең изге, олан. Теләгең җегәреңә күчсен мин риза. Син булмасаң, нигезем кемгә калыр иде?

Хөрмәт. Мин булмасам, без бар, безнең нигезләр сез- дән калган туфракта гына торыр, Фәрдәнә әби. Сез корган нигез безнең торган нигез булыр. Ярый, мин теге якка керим әле Әх, гармуны! Шөлдер таккан тай сымак: күкрәктә уйнап тора.

Гармунны куеп чыгып китә. Фәрдәнә сандыгы алдына тезләнә, ача. Люция керә.

Люция. Ни эзлисең, Фәрдәнә түти?

Фәрдәнә. Монау гармунны салып куйыйм, дим.

Люция (сандыкка карый). У-у, синең монда Әллә ниләр!

Фәрдәнә. Җыенысы бер нәрсә инде боларның, кызым.

Люция. Ни?

Фәрдәнә. Хәтер Бөтенесе хәтер генә инде боларның хәзер. Мин монда, кызым, гомеремне салып тотам.

Люция. Эченнән баллы ис килә.

Фәрдәнә. Үлемтеккә куйган исле сабыннар, ислемайлар ул.

Люция. Сандыгы матур Әүвәлге.

Фәрдәнә. Беренче кат кияүгә чыкканда, аңа бирнә малы төялеп төшкән иде. Икенче кат чыкканда, монда сугыш әчесе иде Беренче тормышның бар малы шул сугышта янды.

Люция. Янды?

Фәрдәнә. Янды Сугыш яндырды. Авыл өстендә әлеге көй булып көле генә очып йөрде. Белдеңме? Икенче тапкыр Ярмигә чыкканда, пар кашык белән генә чыктым Тик менә ястыгы гына киң иде инде.

Люция. Киң?.. Нигә?

Фәрдәнә. Көйне ишеттеңме?

Люция. Соң?

Фәрдәнә. Ярми бабаң белән икебезнең арада әнә шул көй иде. Ни гомер кара мәче булып ятты. Менә сөлгеләр (Таратып сала.) Өчесен Сабан туйларында Сәгыйдулла көрәшеп алган иде. Безнең Әшнәктә Сабан туйлары, беләсеңме, ничек үтә иде (Кинәт «аһ» дип куя.)

Люция. Ни булды, түти?

Фәрдәнә. Сөлгеләремне көя кискән ләбаса!

Люция. Иң өстә ятканнар шул Каяле, инә күзе кадәр генә кискән ич, күренми дә

Фәрдәнә. Күңелләргә кунса, тузан да зурая. Күптән таратып караган юк иде шул.

Люция. Нафталины беткәндер.

Фәрдәнә. Гүрләргә ни белән иңдерерләр, гүрләргә Озаграк гомер итәм мәллә соң үлемтегемә хәтле көя төшкән.

Гармунны сөлгегә төреп салып куя.

Люция. Көя тагын кисмәсме сөлгеләреңне? Иртәгә әйбәтләбрәк җыеп куйыйк.

Фәрдәнә. Инде өлгермәсләр.

Люция (сак). Өлгермәсләр?!

Фәрдәнә (сандыгын яба). Өлгермәсләр

Люция (тагын, аны авыр кичерешеннән арындырырга теләп, шат). Минем бүген нинди бәхетле көнем, ә, Фәрдәнә түти?

Фәрдәнә. Бүгенгесе ләйсән яңгырың гына әле. Хатын-кыз бәхете бераз соңрак Чия дә бит, кызым, пеште дигәндә дә ачы була әле.

Люция (пышылдап). Нигә, нигә, нигә?

Фәрдәнә. Чия ул, кызым, бер төн караңгы карлы баз- да тоткач кына, тәмам пешә Чын бәхетең бераз соңрак ки- лер.

Люция. Синеке шулай булдымыни?

Фәрдәнә. Шулай булды.

Эчтә бию көе ишетелә.

Люция. Биик әле, түти! Әйдә, биик әле! (Фәрдәнәне кочаклап, үзе белән биетә һәм йөгереп кереп китә.)

Фәрдәнә. Бәхет дигән нәрсә нигә бик соңарып килә икән?

Сәгыйдулла күренә.

Сәгыйдулла. Бер кабынган учак сүнми. (Кисмәк янына килә, суга карый.) Агып киткән тормыш суларында кешенең йөзе чагылып кала икән бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры?!

Фәрдәнә. Алай да бер үкенече калды бу дөньяның.

Сәгыйдулла. Нинди?

Фәрдәнә. Сара белән син, Ярми белән мин, бергәләшеп, синең җырыңны җырламаганбыз. Кайсыдыр бер ташкын язның айлы кичен яңгыратып.

Ярми килеп чыга.

Ярми. Без җырладык. Сүзләре тормыш иде, көе безнең яшәвебез. Саф, гадел, үкенечсез яшәү. Тормыш бозларына үз җырыбызны учак итеп яктык та гомер агымнары буенча агызып җибәрдек.

Фәрдәнә. Юлда озаграк йөрим бугай сандыгыма көя төшкән. Форсат барында, ул юлдагы иң соңгы күперне сезнең белән бергә үтим Әле дә ярый, Сәгыйдулла, язгы моңнарыңны бу җиһанның авыр сират күперләрен үтү өчен корбан итмәгәнбез. Нигезебезнең кара туфрагына чәчеп калдырыр өчен, бер җырлашыйк әле, газизләрем!

Сандыктан гармун ала.

Сәгыйдулла. Кушылырлармы соң? (Китә.)

Ярми. Кушылырлармы соң? (Югала.)

Фәрдәнә. Җырлыйк әле, җырлыйк!

Сандыгына утыра, гармун каешын иңенә сала. Ләкин гармун аның кулыннан ычкына һәм озын кычкыртып, сузылып төшә дә аның иңендә асылынып кала. Бокаллар тотып, Хөрмәт белән Люция керә.

Хөрмәт. Яңа ел котлы булсын, Фәрдәнә әби!

Сәгать суккан тавыш.

Люция. Яңа ел тәбригебезне ал, түти!.. Галәмәт, йокыга киткән икән инде ул.

Хөрмәт. Арыгандыр. Черем итә. Төшләре тәмле микән?

Люция. Тышта нинди җил!

Xөрмәт. Без бүген диңгездә җилгә каршы барган корабка утырдык шикелле.

Люция. Безнең диңгез шушы нигез, корабыбыз алар моңы булыр!

Караңгылык.

Пәрдә

19771978 еллар

ҖИЛӘК ВАКЫТЫ БЕР ГЕНӘ

Ике пәрдәле драма

Катнашалар:

Раушан Айбулатов 55 яшьтә.

Җәваһирә аның хатыны, 50 яшьтә.

Гөлмәрьям Раушанның анасы, 75 яшьтә.

Шәрифел ялгыз хатын, 45 яшьтә.

Акчура 40 яшьтә.

Зиләйлүк аның хатыны, 40 яшьтә.

Биккол 30 яшьтә.

Сәгадәт аның хатыны, 30 яшьтә.

Зәкәрия Шәмсин Сәгадәтнең атасы, 55 яшьтә.

Корреспондент.

Капитан.

Лейтенант.

Милиционер.

Вакыйга безнең көннәрдә авылда бара.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Зөфаф кичәсе

Алтын көз. Кич. Ишегалды.

Машина килеп туктаган тавыш. Шау-шу, ыгы-зыгы. Әрле-бирле Акчура, Зиләйлүк, Сәгадәт, Җәваһирә, милиционер йөгерешә. Болдырдан Гөлмәрьям күзәтеп тора.

Сәгадәт. Мәхшәр!

Гөлмәрьям. Кибеткә селёдка кайтмагандыр ич? Әллә чүпрә саталармы?

Милиционер керә.

Милиционер (Җәваһирәгә). Иреңне алып кайттым, апа.

Җәваһирә. Алай эчкәне юк иде ич беркайчан.

Сәгадәт, Зиләйлүк йөгерешеп керә. Җәваһирәнең колагына пышылдыйлар.

Җәваһирә. Ә?!

Зиләйлүк. Ул ничек әле бюст-ва! (Күрсәтә.)

Сәгадәт. Җир йотсын!.. Җиделе генә микән?

Гөлмәрьямнән кала һәммәсе чыгып китә. Шау-шу.

Акчура тавышы. Бер, ике, өч!

Сәгадәт тавышы. Күтәрдек!

Гөлмәрьям. Шкаф алып кайтканнар, ахры Ә, юк, ванна. Мунчама ванна! (Йөзе үзгәрә, кесәсеннән тәсбих ала, пышылдап.) Лә иләһә илләллаһе Мәннаныма кабер ташы мәллә?! (Каршы бара.)

Алдан Җәваһирә керә. Бүтәннәр нидер күтәреп керәләр.

Раушан, улым! Әллә соң синме бу? Кайдан таптың әҗәлләреңне?

Раушан (тыштан). Әҗәлләрне Сәгадәтнең кәҗәләре тапсын, әни! (Керә.) Монда куегыз җен баласын, менә монда! (Сынны җиргә куялар дигәндә.) Тукта! (Ашыгып, өйгә кереп китә, ак җәймә алып чыга.) Салдык! Өрмәгән җиргә дә утыртмыйм мин бу җанкайны.

Зиләйлүк. Яткырмыйм, диген.

Акчура. Бастырып куя торган нәрсә бу.

Ишегалдына скульптура яткырып куялар, тирәли басып, тын калалар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3