Кереп китәләр.
Фәрдәнә өе. Туй шау-шуы. Люция белән Хөрмәт йөгерешеп керә.
Люция (су кисмәгенә иелеп). Хәзер безнең уртак мәшәкатебез бар.
Хөрмәт. Ярату мәшәкатьмени?
Люция. Тормыш мәшәкате. Безнең йоклар урын-җиребез, кичләрен ягар учагыбыз, кызыл чәчәк ата торган гөлебез бар, шуңа су урынына сибеп торыр яратуыбыз Тагын ни кирәк, әйеме, Хөрмәт?
Хөрмәт. Тагын бер генә нәрсә кирәк боларның берсен дә онытмаслык хәтер. (Суга иелеп карый.) Хәтер суында кешенең йөзе бүтәннәргә күренеп чагылып тора икән бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры!
Люция. Су ага да китә.
Хөрмәт. Аккан тавышы кала. Җыр булып.
Люция. Җырлар да онытыла.
Хөрмәт. Яңалары чыга.
Люция. Тик аларын һәркем ишетми Сәгыйдулла абзый әнә безнекен ишетмәде. Без дә ишетмәбез кемнекендер.
Хөрмәт. Сәгыйдулла абзый ишетте.
Люция. Ишетте?
Хөрмәт. Фәрдәнә әби хәтерендәге Сәгыйдулла ишетте.
Люция. Шулай булгач, хәтер яшәү белән үлем арасымыни?
Хөрмәт. Җыр белән җыр арасы. (Җырлый.)
Люция. Сәгыйдулла абзый җыры!
Xөрмәт. Каян беләсең?
Люция. Фәрдәнә түти белән минем арада тамчы да сер калмады.
Хөрмәт. Шул сер калмау хәтер түгелмени?
Люция. Ә син ул җырны каян беләсең?
Хөрмәт. Өмет тулы бу җырны без бергә отканбыз икән, онытмаска иде, Люция!
Люция. Йөрәк инде аны мең кат ятлады онытылмас.
Xөрмәт. Үткәннәрдән бары тик җыр гына кала икән ич!
Люция. Ләкин ул җыр безгә яшьлек ядкяре.
Бергә җырлыйлар.
Хөрмәт. Ник елыйсың, Люция?
Люция. Юк, еламыйм.
Хөрмәт. Әй, еласаң иде син бер. Җырдагыча итеп!
Люция. Җырдагыча?
Хөрмәт. Әйтимме?
Люция. Йә.
Хөрмәт (көйләп).
Люция. Яшь тамар?
Хөрмәт. Куркасыңмыни яшьтән?
Люция. Нинди кызны куркытмыйдыр ул? Фр-р!
Хөрмәт. Шатлык яше булса дамы?
Люция. Нәкъ шунысы кирәкмәс тә!
Хөрмәт. Нигә?
Люция. Андые бер мизгеллек Бер бөртек.
Хөрмәт. Ташыганы язсын, алайса.
Люция. Анысы нинди?
Хөрмәт. Хәсрәтләре белән көйдерә торганы.
Люция (аның авызын каплый). Чү! Авызыңнан җил алсын!
Хөрмәт. Күз яшенең шундые татлы. Сөю, ярату дигән хәсрәт китергәне Бусы гомергә бер генә. Иң бәхетлесе шул.
Люция. Кем соң син, кем, Хөрмәт? Каян алдың бу ихласлыкны?
Хөрмәт. Синнән, Люция (Кисмәктәге суга карый.) Кара әле, безнең суыбызга йолдыз чаткысы төшкән!.. Йолдызларның иң якыны ничек аталганын беләсеңме?
Люция (иелеп карый). Сириус. Сириус.
Хөрмәт. Юк. Иң якын йолдыз синдер ул дип, мин беркайчан да әйтә алмас идем, әгәр бу дөньяда Люция атлы кыз булмаса.
Люция. Төш Төш күрәм кебек.
Хөрмәт. Мондый төш була димени, җүләр җүләрем минем. Төш итеп әрәм итәрлекме соң моны? Сине
Туй шавы ишетелгән якка кереп китәләр. Фәрдәнә белән Сара керә.
Сара. Шундый моңнарны да җир күмә микәнни?
Фәрдәнә. Күмәме соң әйләнәләр дә кайталар, әйләнәләр дә кайталар.
Сара. Әйт әле дөресен, Фәрдәнә, сиңа ул көй кара күк дәрьясында кычкырып йөргән козгын тавышы булып тоелмадымы?
Фәрдәнә (сискәнеп). Козгыннарның кешеләрдә ни эше бар да, кешеләрнең козгыннарда ни эше бар? Этләр өрә торды, ә без, менәтерә, чәй эчәбез әле! Соңгысы булмас. Вилданың чит җирләргә алып китсә дә, безнең ничек торганны онытма дүртебез дә бер кәшәнкәгә береккән чикләвекләр шикелле яшәдек Ә чикләвекләрнең берсенә-бер корт кертмәдек Чәй ясыйммы, Сара?
Сара. Тутырмыйча гына.
Чәй эчәләр.
Менеп, кәефеңне боздым. Әллә нишләп каты сөйләштем.
Фәрдәнә. Үлем йомшак нәрсә түгел шул.
Сара. Ник үлде соң бу Сәгыйдулла?.. Яши идек ич әле. Ару гына тора идек.
Фәрдәнә (үзалдына). Нигә мин әйтмим соң әле бу сүзләрне? (Сарага.) Һәр ярага вакыт дәва.
Сара (уйчан). Һәр ярага вакыт дәва Вакыт җәрәхәтли дә ул. Язгы ташу елга ярын елның елында яңарта тора.
Фәрдәнә. Шулай, яңарта тора.
Сара. Сәгыйдулланың хәтере җәрәхәтле китте. Бермәлне бу гармунны сорап мәктәп балалары килгән иде.
Фәрдәнә. Гыйбрәт алмагадыр инде.
Сара. Кайларда гына уйнамагандыр ул!
Фәрдәнә. Кайларда гына
Сара. Ә ямаулары икәү генә
Фәрдәнә (гармунны әйләндергәләп). Икәү генә. Сакланган.
Сара. И-и, моның күргәннәре!.. Ике тапкыр яраланган. Гармунны әйтәм.
Фәрдәнә. Берсен мин дә беләм. Сугыштан язып җибәргән иде. Пуля тигән.
Сара. Икенчесе пычак эзе.
Фәрдәнә. Бу гармун үз иясен уттан-судан күп саклады.
Сара. Баш киселсә дә, фәкать шул моң кала ласа кешедән. Сәгыйдулланы шул моң саклагандыр.
Фәрдәнә. Синең бәхеткә.
Сара. Кемгә бәхеткә, кемгә үкенечкә.
Фәрдәнә. Җир тигезли бәхет белән үкенечне Инде үлгәч кенә бүлешмик, авыр туфрагы җиңел булсын.
Сара. Әрләмә Хәсрәтемнән
Фәрдәнә. Зарланма, үпкәм юк. Ник дисәң, дөньяга яңадан килсәк тә, нәкъ үткәнне кичәр идек. Бер мыскалын да чит бәхетләргә алмашмыйча Чәй яңартыйм әле
Сара. Юк, юк, юк Рәхмәт яусын. Көтәләрдер. Кузгалыйм.
Фәрдәнә. Ташлашмаска инде Ии, онытканмын сине бит Вилданың алып китә.
Сара. Бармасам, кая алып китсен? Кая барсаң да, шул бер ич инде ул шушы ил, шушы җир, шушы гамь.
Фәрдәнә. Кая барсаң да, бер җир, бер җыр кала анысы үз иманың. Китмәссең микәнни?
Сара. Юк. Йөрешеп торыйк. Инде бар ваем бергә бул- сын.
Фәрдәнә. Бергә, Сара.
Сара. Монда туй, анда өшеткеч буран Аның җылы каберенә ятып, кар елыйдыр
Фәрдәнә. Туйдан шунда бара кеше, туйдан шунда.
Сара чыгып китә. Фәрдәнә ятсынып кына гармунга карый. Кулына алып, урындыкка утыра, каешын кулбашына сала. Бармагы белән берәм-берәм телләренә орына.
Фәрдәнә. Бер ике өч дүрт биш алты җиде сигез тугыз ун унбер унике Унике. Икесенең тавышы бозылган чирле каз күк гырлый Бакасы тутыккандыр бахырның Унике тел. Мин гармун алып кайтканнан соң, Сәгыйдулла белән унике ел торып калдык. Юраганым юш килгән ләбаса Җиде казга бергә үткән унике ел алып кайтканмын ич Йөзен базарыннан Кайларда икән хәзер сине саткан кеше? (Җырлый.)
Әкрен генә Сәгыйдулланың язгы ташуларда урам әйләнгән көен уйный башлый. Ишек ачыла, Хөрмәт белән Люция чыга. Тыңлап торалар.
(Көйне бүлеп.) Бетте Сүнде-сүрелде. Күкрәкләрен сандык итеп, бар моңнары белән китте-барды (Уйнап бетерә.)
Хөрмәт. Әй, өздерәсең дә соң, әби! Бөтен җанга тулып яңгырый!
Фәрдәнә (сискәнеп, оялып). Көлмә, олан. Җае чыкканда, яңгыраткан чаклар, әй, бар да иде бит кана!.. Кайчагында, шушының ише туйларда, бу гармунны кулга үзем дә ала идем Әй! Яшьлегебез авызлыксыз ат булды. Тезгененнән тотасыңмыни җилеп үтте Тузып калган тузаннарын сыпырып утыруым.
Люция. Гармунны сандыгыңнан алдыңмыни, Фәрдәнә түти?
Фәрдәнә. Сәгыйдулла бабаңныкы. Васыять иткән.
Хөрмәт. Сара апа шуны менгергәнмени?
Фәрдәнә. Шуны. Тышта кар тузгый да, эчтә хәтер тузгый менә.
Люция. Сәгыйдулла бабайның Яңа елга каршы үлүен әйт.
Фәрдәнә. Пөхтә кеше иде. Яңа елны ваклап торасы итмәгән инде
Хөрмәт. Зиһенеңдә көе калган бит.
Фәрдәнә. Ә яшьләр ота алмады. Бетте көй. Үзе белән алып китте. Моңнарын авыл хәтереннән язгы ташулар юды.
Хөрмәт. Һи, әби!.. Быел Сәгыйдулла бабай белән Түллинкә урманында печән чаптык. Төшлектә, мин печәнгә сузылып яткач, йоклый дип уйлады, күрәсең, төп башына утырып, авыз эченнән генә бер көй сузды бу. Минем көйгә зиһен шәп, оттым мин моны. Бактың исә, сезнең көй булган икән.
Фәрдәнә. Теге әле сез юк чакларны, ул аны гармунда гына уйный торган иде Отуың авызыннан ишетүең галәмәтедер Күңеле белән генә түгел, теле белән дә әйтеп биргән ул сиңа.
Люция. Табышмаклы көй.
Фәрдәнә. Башта табышмаклы булды. Үткән гомер йомгак сүткән кебек кенә итеп чиште дә бирде, әкәмәт.
Хөрмәт. Мин отам дип тыңламадым. Шундый итеп көйләде ул аны! Алды да миңа салды инде Үзенә берчакны баянда уйнап күрсәттем. Шаклар катып тыңлап торды да: «Хәерлегә булсын, уйна! Бер кабынган учак сүнмәсен!» диде. Бир әле гармунны, әби!..
Эчтән тавыш. Хөрмәт кайда, җәмәгать? Хөрмәт кайда, дим!
Хөрмәт кереп китә. Эчтә гармунда уйный.
Тавыш. Дөр-рес! Смерть фашистам! Ләгънәтләргә! Суз әйдә!..
Фәрдәнә ишек яңагына барып сөялә, таныш көйне ишетеп тетрәнеп кала.
Сара керә.
Сара. Ни Фәрдәнә гармун төргән яулыгым калган ич Иртәгә менәрлек булмасын (Көйне ишетә. Әкрен-әкрен чигенә, чыгып китәргә дип, ишек тоткасына үрелә. Фәрдәнә кинәт аңа борыла.) Каян бу көй, Фәрдәнә?