Ярми. Кисмәгең ташый ич.
Фәрдәнә. Кисмәк түгел, җан ташый шулай. Әнә бүген «тагын узам» ди.
Ярми. Алай булгач, аның белән нишләп сөйләшеп торасың. Тор тор! Болай да авыл күзе күрми сезне!..
Фәрдәнә. Бу яктан минем бәхетләр хәттин ашкан үтә күренмәле! Күлмәк кенә каплап бетерелмәле түгел Син дә яшисең тагын хатын белән! Нинди хатын соң мин сиңа, бар дөньям белән кеше күзе-телендә булгач?..
Ярми. Бер мыскал да кыңгыр эш кылмый яшибез Ә син караңгыда шуның белән сөйләшеп торасың. Әллә инде ялындыңмы?
Фәрдәнә бәрәңге алып керә.
Шуңа тел әрәм итәмме соң, Фәрдәнә?.. (Тынлыктан соң.) Бәрәңге шәп тора, ә?
Фәрдәнә. Бәрәңге шә-ә-әп Әллә соң үзең сөйләшеп карыйсыңмы?
Ярми. Урамда дошман өреп йөргәндә, өйдә хатын гына уламасын иде!.. Син ашыңны кара җәһәтрәк тамак ачты.
Фәрдәнә (бәрәңге әрчи). Утын алып кер.
Ярми күн итек киеп чыгып китә. Утын күтәреп керә.
Ярми. Килә теге тәре баганасы кочагында җиз бакалы кәҗәсен бакыртып!
Фәрдәнә (тәрәзәгә каплана). Төне нинди якты!.. Ул исән чагында миңа яшәү юк, күрәсең, Ярми! (Кинәт борыла, Ярминең күкрәгенә капланып елый.)
Ярми (юата, өстәлдәге пычакны күн итек балтырына тыга). Ихтимал. Ихтимал, шулайдыр, Фәрдәнә Кая, җибәр, шул газап дәрвишенең каршысына чыгыйм әле. (Чыгып китә.)
Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Ай бүген кан төсендә.
Гармун тавышы.
Фәрдәнә бәрәңге әрчергә пычак эзли, таба алмагач, уйга килеп йөгереп чыгып китә. Урам. Ярми почмакта басып тора. Гармун уйнап, Сәгыйдулла керә. Ярми аның юлына аркылы төшә.
Ярми. Син! Җан зәһиләңне Туктыйсыңмы, юкмы?! (Балтырыннан пычак чыгара да Сәгыйдуллага кизәнә.)
Ул, кычкыртып, гармун күреген тартып җибәрә. Анда «Смерть фашистам!» дип язылган, Ярми туктап кала. Гайрәтен баса алмыйча ыңгырашып, гармунны чәнчеп ала.
Сәгыйдулла. Ник туктадың? Када! Ул сүзләрне синең чалгы пычагың түгел, күче белән очкан пуля да ала алмады!
Фәрдәнә йөгереп чыга. Арттан Ярминең кулына асылына, җиргә төшкән пычакны читкә тибеп җибәрә.
Фәрдәнә. Минем өчен гөнаһ алма җаныңа, йөрсен язгы көндә ат көтүенә җибәрелгән үгез кебек, нишләрен белмичә үкереп!
Сәгыйдулла (көлә). Гармундагы бу сүзләрне пулялар да читләтеп үтте. Җырга үлем юк аңа! Ул сиңа карт әтәч түгел, суя алмассың!
Ярми. Ни күзең белән карыйсың син дөньяга? Ул күзеңә кызган тимер басар идем, әгәренки хәлдән килсә минем!
Сәгыйдулла. Тилгән тавында ук көйгән инде алар, сиңа тамчысы да калмаган!
Ярми. Чарлама телеңне, кытыршы җаныңа ышкып.
Сәгыйдулла. Минем җанымда ярсыган үгезне синең сыңар кулың гына чылбырлый ала торган булса иде!..
Фәрдәнә. Кешеләрнең дә борынына боҗра кидерелгән, Сәгыйдулла. Кешеләрнең дә! (Китәргә борыла.)
Сәгыйдулла. Боҗра?! Бусы ни тагын?
Фәрдәнә. Намус Кеше кулындагы чылбырны күргәнче, алдан борын астыңдагы намусыңны тотып карар идең.
Сәгыйдулла. Башта синекен!
Фәрдәнә. Үчлегең кимергән сөяк булып калыйм, алайса. Минем таш йөрәгемне игәп яшә! (Кереп китә.)
Сәгыйдулла. Шул ташны эретәм дип йөрим ләбаса!
Ярми. Тел сукыр ул. Синең күзең сөйләсен. Тел әйтә дә кереп кача куышына чагып, оясына кереп качкан елан шикелле. Гармуның да шул
Сәгыйдулла (көлә). Ә-ә! Чагамыни? Ча-га-мы-ни?!
Ярми. Күпме ашарга мөмкин кеше җанын?
Сәгыйдулла. Шушы гармун тузганчы, Алла теләсә! Тәннәр черер, ә ул калыр!
Ярми. Бу сугышның хәсрәт капчыгын мондый җыр белән генә төйни алмыйсың, Сәгыйдулла Бир тынгылык аңа, миңа Үзеңә Сара да бар аңа да. Их, Сәгыйдулла! Җырны шундый усаллыкка төрәләрмени? Бер генә яшибез дөньяда. Интектермә.
Сәгыйдулла. Үзем генә интегиммени?
Ярми. Теләсәң нишлә.
Сәгыйдулла. Менә ич, теләсә нишлим.
Ярми. Ирлегең кайда соң синең?!
Сәгыйдулла. Шикләнмә, тиешле җирендә Йөрәк мичендә хисләр яна тереләй! Аракы да басмый ялкыннарын!
Ярми. Кем гаепле, кем?
Сәгыйдулла. Мин мәллә?
Ярми. Авыл хатыннарының ни гаебе бар? Кем хокук биргән сиңа толларның, ирләре кайтырына өметен өзеп, тормышка чыкканнарның хәтерен болгатып йөрергә? Кем ике яши, кем?
Сәгыйдулла. Мин. Мин ике яшим. Үлеп терелгән.
Ярми. Ник кайттың соң, янгын басылгач? Ник, менә ми- нем шикелле, кулсыз калып булса да кайтмадың тик вакытында?
Сәгыйдулла. Күмер өстенә кайттым шул. Күмер өстенә Көлләрне җил очырган иде! Җан менә пыскый әле! Пыскый әле, Ярми!
Ярми. Фәрдәнәнеке дә пыскысын дисеңмени?.. Ниме дип кыйнадың соң ул Гитлерны монда кайтып, аны изалагач?
Сәгыйдулла. Бусы инде минем эш. Минем!
Ярми. Синеке микән?.. Синеке микән?
Сәгыйдулла. Шушы җырны улаклы чишмә итеп, соңгы сусаганымны басмаммы дип тырышуым иде.
Ярми. Шырпыңны сыз әле.
Сәгыйдулла шырпы сыза. Ярми гармунны эзләп таба.
Ярми (әкрен). Мә соң. Йөр аның бәгырь капкасына дегет сылап. Дөньяга шуның аша кимсенеп каравын теләсәң. Бер килерсең әле кырырга дип. (Гармунны суза.) Үзең сылаган дегетеңне үзең юудан мәхрүм итәрләр.
Сәгыйдулла гармунны ала, сөртә. Фәрдәнә күренә. Караңгылыкта тыңлап тора.
Сәгыйдулла. Туйдым, Ярми! Сөлек булып ябыштым Инде менә кайгыларга туйдым да үзем кубып төштем. Бүгенге җырым ахыргысы иде
Ярми. Ахыргысы?
Сәгыйдулла (тирән сулап). Ахыргысы
Ярми. Ник соң аны тел чәйнәп карышасың?
Сәгыйдулла. Сөлек үзе, туймыйча купмый ич, Ярми Ә син пычак белән кубармакчы!.. И-их! (Җырлый.)
Фәрдәнә кереп китә.
Ярми. Туктале, көтеп тор Утыр. Көтеп тор.
Кереп китә дә чәйнек, стакан алып чыга.
Утыр әле. Менә мә, тот әле! Чиста балдан бу нәрсә.
Бал салып бирә. Сәгыйдулла эчә.
Яле, уйна әле бер! (Җырлый.)
Сәгыйдулла. Шәп! Шәп монда, Ярми!
Ярми. Этләр өрә!..
Сәгыйдулла. Миңа кушылып улыйлар иде
Ярми. Тукта әле (Тыңлый.) Әнә ташу буаны алып китте.
Сәгыйдулла. Китсен Китсен! Агызсын ташкын җир өстендәге бар шакшыны. Җир битенә утырып калмасын Сал әле, сал! (Җырлый.)
Караңгылык.
Сара өе. Сәгыйдулла, гармунын кочаклап, эскәмиядә утыра. Яланбаш. Сара күренә.
Сара. Кайттыңмыни?.. Кайттыңмыни, дим?
Сәгыйдулла. Ташу ага.
Сара. Күңелең булдымы инде?
Сәгыйдулла. Булып ашты, Сара.
Сара. Инде ник утырасың мокытланып? Кер.
Сәгыйдулла. Бәхилләшәм, Сара.
Сара. Кем белән?
Сәгыйдулла. Гармун белән, Сара, бәхилләшәм Тыңла әле, көе нинди иде, ә? (Уйный.) Соңгы мәртәбә сиңа уйна- дым.
Сара. Син соңгы тапкыр үзеңә уйна. Үз эчеңдә чыгаргансың, үз эчеңдә сүндер дә. Кем кабызган, шул сүндерә
Сәгыйдулла. Кем кабызган, шул Әйе, әйе! Әле дә ярый син аңладың мине, Сара. Инде уйнамыйм бүтән. Йөрәк кенә түгел, бармаклар да арыды хәтта.
Сара. Салкынчалатты. Башыңа ки.
Сәгыйдулла. Бер ерганак аша чыкканда, бүрегем төшеп калды. Агып китте.
Сара. Шул гына җитмәгән иде.
Сәгыйдулла. Баш агып китмәсен. Исән булсак җылытыр. Җылытуга таба борылды инде.
Сара. Бәрәңге пешердем. Суынадыр. Керик.
Сәгыйдулла. Җанның сөлекләрен кубарып аттым әле, Сара. Яраларын тегү инде сиңа Карале, хатын
Сара. Йә?
Сәгыйдулла. Карале, иртәгә мунча ягып җиб-бәр әле, малай.
Сара. Чү!.. Атна ахырында гына керендең ләбаса!
Сәгыйдулла. Син як әле, як.
Сара (гаҗәпләнеп). Ярар соң.
Сәгыйдулла. Беләсеңме?.. Егет чакта алачык ярыгыннан бер кыз затының чишенгәнен карап торганым исемә төште. (Көлә.)
Сара. И-и, чукынчык!
Сәгыйдулла. Синең яшь чагыңны хәтерләмәк булып азапланган идем Күз алдында эссе әвеннәр, печән эскертләре, ашлык кибәннәре, Сабан туйлары син берсендә дә юк йөзең төсмерләнмәде. Әнә шул кыз заты гына истә. Таныдым ул син икәнсең.
Сара. Мин?
Сәгыйдулла. Әнә шул алачык ярыгыннан таныйм сине Шуннан ачылды хәтер ул чакта минем янымда Ибраһим да бар иде. Төштә күргән күк кенә калды Әнә бит ул дөнья нишли, ә? Яшисең, яшисең Ә гомер күрелеп бетмәгән төш күк кенә икән Карап бетерәсе килә.
Сара. Алачык ярыгыннанмы?
Сәгыйдулла. Алачык ярыгыннан. Синең аша. Бу дөньяга инде синең аша гына карыйсы калды.
Сара. Бәрәңге суынадыр.
Сәгыйдулла. Юк, син як әле, як мунчаңны. Кешенең бәясе гомер үткәч икән ул.
Сара. Бәясе?
Сәгыйдулла. Ни ярату, диюем. Менә кайчан килә икән ул бер-береңне аңлау. Рас килгән икән сүрәнләтмә! Мунча кебек кайнар тот: яшә, чабын, күпме жары бар! Суытырга дисә, аунар кары һәм кереп ятарга кабере бар