Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 4.

Шрифт
Фон

Сара (читкә тайпыла). Фәрдәнәгә үч итеп әйтәсеңме? Көлмә. Көлмә син!

Сәгыйдулла. Көлмим. Чынлап әйтәм. Кем белә бит болай килеп чыгасын? Кем белә?! Сара! Бүген монда минем урында, беләсеңме, кем басып торырга тиеш иде?

Сара. Үзеңнән гайре беркем дә түгел. Кимсетмә үзеңне. Яраларга вакыт дәва. Онытылыр. Синең урында булсам, мин беразга китеп торыр идем.

Сәгыйдулла. Китеп

Тынлык.

Китсәң иде дә бит

Сара. Кем тота?

Сәгыйдула (әкрен). Син.

Сара. Мин?! (Тыела алмый көлә.) Ай-яй бу ирләр, ә? Әле кайтып бисмилласын әйтү түгел, кулын да юмаган (Көлә, читкә китә.)

Сәгыйдулла (сузылган гармунын ярсу ябып куя). Көлмә, Сара! Ибраһимны күрдем мин.

Сара (көлүеннән туктый алмыйча). Ибраһимны?

Сәгыйдулла. Гозерен алып кайттым.

Сара. Гозерен? Гозерен Нәрсәгә аның миңа гозере?

Сәгыйдулла. Сиңа түгел, миңа.

Сара. Нишлим мин гозер белән, үзе булмагач? (Көлеп һәм елап.) Нишлим мин синең гозерең белән! Үзе кирәк! Миңа үзе генә кирәк! Үзе генә!.. (Тыела алмый елый.) Үзе!

Фәрдәнә белән Ярми йөгереп керә. Караңгылык.

Пәрдә

Икенче бүлек

Сагыш җыры

Яз. Фәрдәнә белән сәнәк тоткан Сәгыйдулла очраша. Фәрдәнә читтән үтеп китмәкче була.

Сәгыйдулла (мыегын тешләп). Саумы, Фәрдәнә!

Фәрдәнә. Бер көе.

Сәгыйдулла. Торасызмы?

Фәрдәнә. Торабыз Бу капка төбендә ешладың.

Сәгыйдулла. Менә Сарага печән китердем. Чана чалулап, сәнәгем төшеп калды.

Фәрдәнә үтеп китә. Сәгыйдулла карап кала, Фәрдәнә, бераз баргач борылып карый.

Фәрдәнә. Габделхарисыбыз өйләнә. Хат язган. Кайта алмыйм, дигән.

Сәгыйдулла. Үзең бармыйсыңмы соң?

Фәрдәнә. Кем белән?

Сәгыйдулла. Безнең улыбыз өйләнә ич! Минем белән.

Фәрдәнә. Алайса юк. Юл өзегендә ерак китеп булмас.

Сәгыйдулла. Безнең юлларыбыз иртәрәк өзелде. (Сәнәген көч белән печәнгә батыра.)

Фәрдәнә. Язы әллә нинди килде. Нурсыз, моңсыз. Пычрак.

Сәгыйдулла. Моңланасың киләмени? Моңнары да булыр әле. Булыр! Пычракларны юар өчен.

Сара күренә. Фәрдәнә китә.

Сара. Кирәкмәс иде.

Сәгыйдулла (печән кертеп чыга). Ничек кирәкмәсен, ничек кирәкмәсен?!

Сара. Ни уйламаслар?

Сәгыйдулла. Ни уйларлар икән, ике балалы тол хатынга дүрт пот печән китергәнгә? Каһәрен әз күрделәр мәллә сугышның алай уйларга?

Сара. Кирәкмәс. Синең өлеш кирәкми миңа!

Сәгыйдулла. Минеке түгел. Ибраһим өлеше. Исән кайтсаң, минекеләргә дә булышкала, кордаш! Сараның миннән башка беркеме дә юк. Онытма, кордаш, Сараны ярдәмеңнән калдырасы түгел, бел аны! Менә нәрсә диде үләргә калыр алдыннан Ибраһим.

Сара. Тагын бер кат сөйлә әле.

Сәгыйдулла. Инде кырыкмаса-кырык сөйләдем!

Сара. Тагын берне генә

Сәгыйдулла. Нигә берне генә? Кирәк икән, тагын туксан тугыз мәртәбә сөйлим. Моны үлгәнче сөйләргә дә сөйләргә. Дога итеп сөйләргә! Ә бүтәннәргә сәҗдә кылган кебек тыңларга

Сара. Син миңа шулай сөйлә генә. Китермә печән, алып кайтма утын, аны кисешмә, турашма. Кирәк түгел түбә ябуларың, абзар-кура төзәтешүең дә Балага итек басып бирүләрең дә кирәк түгел Син миңа әнә шулай сөйлә әле тагын бер мәртәбә. (Әкрен.) Соңгы мәртәбә

Сәгыйдулла (утыра, тәмәке төрә. Тамак кырып алгач). Безне төрле роталардан җыйдылар. Унтугыз кеше. Иң гаярь разведчиклар, авыр бурыч дип. Карасам Ибраһим! И-и, ул күрешүне сөйләп кенә аңлатырлыкмы?! Ярар шулай кердек немец тылына. Ерак кердек. Шунда, эчтә, дошманның яшерен аэродромын табарга куштылар. Сигез тәүлек йөрдек. Таптык, кирәген-кирәкчә шартлаттык, тоттык бер «тел», кире борылдык Безне куа чыкканнар икән Тегеләрне тоткарлар өчен, әле бер төркемебез кала, әле икенче төркемебез Унбиш кешедән алтау калдык. Тагын эзгә төштеләр безнең. Ә «тел»не ничек тә алып чыгарга кирәк. Чират Ибраһим белән миңа калырга җитте. Менә ул шунда командир каршына чыгып басты да (Паузадан соң.) «Икебезнең беребез кайтсын, иптәш капитан!» дип ярып салды Шул калудан калды Аннары мин дә калдым Бөтенләйгә каласым калган да бит. И-их!

Сара. Рәхмәт, Сәгыйдулла!

Сәгыйдулла. Миңа ниткән рәхмәт?

Сара. Үзең дә ялгызың, әманәтен ташла инде. Җитте.

Сәгыйдулла. Ир кеше. Каян килеп, кая китмәгән? Син хатын-кыз башың белән нужаның бугазыннан алып көрәшкәндә, мин, биленнән генә алып, аркасы белән салмам мәллә?

Сара. Бүтән көчәнеп йөрмә инде. Сыерымны сатам мин. Кәҗә дә җиткән. Ике балага күпме кирәк соң ул?

Сәгыйдулла. Ишеттем. Авыр. Алай да сабыр ит. Менә бу печәнне ашата тор әле. Тагын тора-бара күз күрер. Минем нәрсә бер кәҗә дә ике баш сарык. Ә җәе шәп килде. Печән күп миндә. Аларга да җитәр, синең сыерыңа да.

Сара. Кызык бу дөнья! Мин, сыерлы була торып, печәнгә интегәм, синең печәнең булып, сыерың юк

Сәгыйдулла. Кешеләр дөньясы да шул, анасы коргыры!

Сара. Ничек шул?

Сәгыйдулла. Ибраһим урынына үзем генә калсам соң! Болай килеп чыгасын кем белә бит. Син дә йөрисең каңгырып мин дә Шул печән шикелле: дөнья яктысы ни сиңа, ни миңа юк.

Сара. Бәхет ике яклы, күрәсең (Печәнне исни.) Бөтнек исе Әх, бөтнек исе!

Сәгыйдулла Сарага печән ташлый.

Сара (көлә, кул суза). Хәл китте, торгыз.

Сәгыйдулла, печәнгә авып, аны кочаклап үбә. Сара ычкына да аңа селтәнә.

Шушымыни гозер үтәвең?.. Бүтән берәү булса Өзгәләр, сөякләреңне ватар, маңгаең җиргә тигәнче тибәр идем! Авыртудан түгел, тол хатын хәтерен калдырудан, оятыңнан сызланыр идең!

Сәгыйдулла. Йә, ялгыш Кем белән булмас хәл

Сара (тора). Теләсә кем белән минем белән кирәкмәс иде. (Елый.) Байтак исәрләрнең телен аркылы тешләттем!

Сәгыйдулла. Ялгыш, дим. Хата.

Сара. Әллә кемнәрне эт итеп кудым, әллә кемнәрне төшләрдә күрдем

Сәгыйдулла. Бар икән соң дөньяда изге җаннар!.. (Чикә карап, салкын.) Утының бер-ике атнага җитәрлекме?

Сара (өстен кага). Йөрмә бүтән. Үзем! Үзем! Вилданым да эшкә ярый хәзер. Йөрмә бүтән

Сәгыйдулла (коры). Алайса, менә ни Сыерыңны миңа сатасың.

Сара. Сатам Аны түгел, ярты җанымны сатам.

Сәгыйдулла. Ни күрәм, шуны алам. Сатулашып тормыйбыз, бәяне үзем куям.

Сара. Ә минем нием бар, шуны сатам. Киләчәкне алдап булмый, сыер кысыр. Алдап ни мәгънә? Шуңа сатам да.

Сәгыйдулла. Миңа иткә кысыр сыер кирәк. Симертеп, беразын ашарга, беразын сатарга. Кая, карап чыгыйм да

Сара. Әйдә.

Кереп китәләр. Бераздан яңадан күренәләр.

Сәгыйдулла. Ялгыша күрмә, Сара. Сыерың буаз, бушка ашарга җыенмаган. Апрель бетүгә, җиңеләясен көт тә тор Тол хатынга ышанып, кыз шикелле сыер кысыр каламы соң?!

Сара. Каян килеп? Көтүче дә ул-бу шәйләмәгән.

Сәгыйдулла. Сыерың көтүче күзенә чалынырга оялгандыр.

Сара. Инде дә телең Ибраһимның шул булыр иде Телең белән түгел, әллә ниең белән сөйләшәсең шунда Буаз икәнен каян беләсең?

Сәгыйдулла. Сатучы түгел, алучы әйткәч, син ышан инде.

Сара. Сатып алучы кеше малын мактамый торган иде.

Сәгыйдулла (акча саный). Менә бер мең ике өч дүрт инде биш Менә биш мең ярым тәңкә.

Сара ул санаган көйгә баш кагып бара. Дүрттән узгач, карап кына тора. Аннары чирек литрлы аракы шешәсе белән стакан алып чыга, акча янына куя.

Сара. Мәгәриче.

Сәгыйдулла. Рәхмәт!

Сара акча саный.

Ышанмыйсыңмы әллә саныйсың?.. Ә-ә, сакланганны Алла саклаган, сана, сана Әзсенәсеңмени? Шулай инде, нәфсенең төбе юк.

Сара аңа акчаның бер өлешен суза.

Сара. Болары мең дә биш йөзе артык. Дөрес әйтәсең, нәфес чиксез. Тик артык акча түләү юмартлык түгел. Күңелеңдәгесен телең белән әйт син. Күңел теләген акчага төрәсең. (Сара елый. Кулындагы акчалары аяк астына сибелә.)

Сәгыйдулла тезләнеп җыярга керешә.

Сәгыйдулла (башын күтәреп). Ул Ибраһим өлеше.

Сара. Ибраһим, Ибраһим!.. Үз өлешем дияргә ник чирканасың?

Сәгыйдулла. Минем тормышым Ибраһим үлеме. Бу аның гозерен үтәп, аның гозерен!.. Менә сиңа йә акча, йә печән. Икесенең берсе. Кайсысын сайлыйсың?

Сара (читкә китә, әкрен). Өченчесен.

Сәгыйдулла. Нинди өченчесен? Өченчесе юк.

Сара. Бар Өченчесе син.

Сәгыйдулла. Мин?

Сара. Җаның әйбәт синең. Чиста, игелекле. Көз көнендәге инеш шикелле. Сыерымны бүтәннәргә сине көтеп сатмадым. Инде хәзер сиңа да сата алмыйм.

Сәгыйдулла. Ә мин сатып ала алмыйм. Буаз сыерны ничек итеп суймак кирәк?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3