Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 3.

Шрифт
Фон

Сара. Әллә аңлата алмадым, әллә аңлый алмадың, Фәрдәнә. Иртәгә дә менә алган булыр идем, иртәгә чаклы күңелең елап, эчең пошып тормасын дип уйладым. Яшиселәр дә бар ич әле.

Фәрдәнә. Уз, утыр. Балалар, сез барыгыз, бәйрәм итегез.

Люция. Әлбәттә, әлбәттә!..

Кереп китәләр.

Сара. Иртәнге өчен үпкә тотма инде.

Фәрдәнә. Анысы шулай Әйдә, чәй эчик әле. Сөйләшик. Таш булып күңелдә калмасын.

Чәй эчәргә утыралар.

Бал кап.

Сара. Тирләтер. Кайтасы бар.

Фәрдәнә. Кун димим. Кунаклар күп.

Сара. Бүген өйне ничек ялгыз кундырасың? Балалар көтеп калды. Һәммәсе кайтып җиттеләр, сабыр гына озаттылар.

Фәрдәнә. Безнең Габделхарис кына өлгермәде. Күңеле белән безгә якын да бит, эше белән дөнья читендә. (Тынлыктан соң.) Сәгыйдулла җир җимертеп йөри иде әле. Узган атнакич төзелештән кайтып килә. Балтасына агач башы элгән. Шул кичне төш күрдем. Имеш, ана казымны күтәреп, аның янына килгәнмен дә: «Суеп бир әле», мәйтәм, ә ул: «Ана казны суймыйлар», ди.

Сара. Миһербанлы булды.

Фәрдәнә. Чәй эч. Балан кабып кара әле, тамагыңа каптырмасмы әзрәк?

Сара. Ул юклыкка ничек кенә күнегелер инде.

Фәрдәнә. Күнегелмәс. Ир күмү ярты җанны күмү белән бер ул.

Сара. Син инде икенче кат. Башта Ярмине

Фәрдәнә. Өченче. (Тынлыктан соң.) Сәгыйдулланы ике тапкыр.

Сара. Вилдан мине калага алып китәм ди.

Фәрдәнә. Хәерлегә булсын Мине күпме чакырдылар. Ул Габделхарисым инде Таш астындагы бака күк шәһәрдә яшисем килмәде. Күчтәнәчләре болай төгәл йөри йөрүен.

Сара. Балаларга ата-аналарның хәсрәтен күрмәү яхшы. Безнең бәхетебез шунда белмәсеннәр. (Фәрдәнәнең күзенә карап.) Берсен дә белмәсеннәр, Фәрдәнә Йөзгә чыгармадык, тату яшәдек. Үпкә тотмадык, шөкер. Беребезгә бер бурычлы калмадык. (Төенчеккә ымлый.) Менә соңгысын алып менүем.

Фәрдәнә. Шулхәтле дә серле ни соң ул, Сара?

Сара. Сәгыйдулла язларының моңы.

Төенчекне чишә. Урындыкта гармун ятып кала. Сара орынгач, кыңгыраулары чыңлап куя. Фәрдәнә читкә борыла.

Фәрдәнә. Ник күтәреп йөрисең аны?

Сара. Сәгыйдулла кушты.

Фәрдәнә (үз-үзенә). Нәрсә соң бу, Сәгыйдулла?

Сәгыйдулла күренә. Фуражка кигән, орден-медальле гимнастёркадан.

Сәгыйдулла. Гомер. Ул гармунга ничә яз сыйды!

Сара. Җир кешенең моңнарын да күмә микәнни?

Сәгыйдулла. Кабул итсәгез, анысы исәннәргә кала.

Фәрдәнә. Васыяте шушымыни?

Сара. Шушы. Аңар бу гармунны син алып биргән булгансың.

Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Усал мәгънә.

Сәгыйдулла. Усал яшәмәдем.

Фәрдәнә (Сарага). Салкынайтты тышта, бакчы, тәрәзәләргә нинди боз катты.

Сара. Гармунны Фәрдәнәгә менгез, дигәч, үзем дә өшеп киткәндәй булдым.

Фәрдәнә (сак). Үч итеп эшләде микәнни ул моны?

Сара. Юк, Фәрдәнә. Башта минем дә исләрем китте. Аңлагач, бәхетеңнән көнләп куйдым. Мине шул өшетте. Мә, алып куй. Күз алмасыдай саклап яшәде.

Фәрдәнә (гармунны ала). Рәхмәт. (Борылып.) Хәтерлисеңме, Сәгыйдулла? Өйләнешеп, башка чыккан көздә Йөзен базарыннан алып кайткан идем. Төп йорттан килгән ун баш казның җидесенә алмаштырып.

Сәгыйдулла. Курка-курка гына.

Фәрдәнә. Сабан алырга дип акча җыя идек. Ә мин гармун алып кайттым.

Сәгыйдулла. Куанып бетә алмадым, җүләр. Күрсеннәр, янәсе! Кунак-төшем, туй-мазарда иң кадерле кеше мин хәзер дип

Фәрдәнә. Искесен Габделхариска биреп, эңгер-меңгердә урам әйләндең.

Сәгыйдулла. Ә сабанның кирәге чыкмады.

Фәрдәнә. Колхозга кердек, атны илтеп биргәнең өчен и еладым, и тиргәдем сине!

Сәгыйдулла. Күәскә дә күршегә чаба идең. Безне колхоз кеше итте. Ялгызың азапланган ише булдымы соң?

Сара. Газиз хатирәле гармун. Кайчандыр исемең гәҗитләрдән төшмәгән орденлы тракторчы Фәрдәнә Басыйрова идең, шуның истәлеге.

Фәрдәнә. Сәгыйдулланың ачы васыяте

Сара. Ачы димәде.

Фәрдәнә. Димәде? Тилгән тавында ич: аның җаны белән минем җаным өзгәләнүе тәкәрлек булып аваз салган иде. Өстә ул гармун уйный, аста, сазлык өстендә әйләнә-әйләнә, тәкәрлек кычкыра Тикмәгә булмаган.

Сара. Урак ура идек.

Сәгыйдулла. Ә аңынчы минем үлүем хәбәре килгән.

Фәрдәнә. Яшәү ямен югалттым. Балаларын югалткан каз сыман, дөньяда гамем бетеп, алны-артны карамый йөргәч, йорт-җирем янды. Өй каршында үскән каен кара көйде. Карлыгачлар кайткач, икесе кара кисәүләр өстендә өзгәләнеп очтылар да югалдылар.

Ярми күренә. Гимнастёрка, галифе кигән. Бер җиңе буш, ул бил каешына кыстырылган.

Ярми. Карлыгачларың оя тапмый, Фәрдәнә. Киттеләр.

Фәрдәнә. Кошлар яңа оя корыр. Мин генә улым белән кая барыйм? Кошлар булмаганбыз, ичмасам, очар да китәр идек.

Ярми. Мин дә очар идем. Сыңар канат белән ерак китеп булмас Синең ояң юк, минем канатым Сугышларга үч итеп яшиселәр бар әле! (Тын торгач.) Чык кияүгә!

Фәрдәнә. Кемгә?

Ярми. Миңа.

Фәрдәнә. Минем ирем бар.

Ярми. Кайтыр дисеңме?

Фәрдәнә. Бер кайтмаса, бер кайтыр күк.

Ярми. Синең ояң юк, минем канатым. Яшиселәр бар әле! Чык кияүгә. (Күккә карап.) Карлыгачларың оя кора, Фәрдәнә. (Китә.)

Хөрмәт белән Люция туендагы шау-шу. Җыр.

Фәрдәнә. Бау булып ишелепләр генә торган хәсрәтләрне төйни башлаган идек инде.

Сара. Ә ул кайтты да төште!

Фәрдәнә. Кыш көне күк күкрәгән шикелле.

Сара. Тилгән тавы кырында көлтә бәйли идек.

Фәрдәнә. Ә мин тракторчы, комбайн тагып йөрим.

Сара. Төшлеккә туктап, бәпкә төпләренә хәл алырга яттык.

Фәрдәнә, йөзен яулык белән каплап, бәпкә төбенә ята. Сара тотып тора, Ярми чалгы суга башлый. Гармунда уйнап, Сәгыйдулла керә.

Сәгыйдулла. Сәламәтләрме, хатыннар! Исәннәрмесез!

Сара. И-и-и, күрми дә торабыз! Басыйрныкылар югаламы соң! Бөтенесе кайтып бетте. Минеке генә ул (Фәрдәнәне уята.) Фәрдәнә, Фәрдәнә Тор! Сәгыйдуллаң

Ярми читкә китеп баса.

Фәрдәнә (изү төймәсен каптыра, йокы аралаш). Нинди Сәгыйдулла?

Сара. Берәү генә ләбаса ул синең!

Сәгыйдулла (Фәрдәнәгә таба атлый). Әнкәсе! Сөбханалла!

Фәрдәнә әкрен генә баса, кулына урак ала.

Саумы, әнкәсе!

Фәрдәнә каршы бара, тик кинәт, борылып, Ярми янына ташлана.

Фәрдәнә. Ярми!..

Сәгыйдулла. Кызлар диярсең кара, кая качасың? (Көлә. Сара аны читкә сөйри.) Тукта әле, ник сөйрисең?.. Ярми, кордаш, тот, җибәрмә! Тапкан уен!..

Сара (Сәгыйдулланы сөйрәп алып чыгып китә). Тоткан инде ул аны. Кил әле, дим!..

Ярми (Фәрдәнәгә). Ник йөзең качты?

Фәрдәнә. Үзеңнең соң!

Ярми. Ат урламаган ла!

Фәрдәнә. Җан яралы, Ярми!

Ярми (Фәрдәнәнең чәчен сыйпый). Җан төзәлер. Җинаять кылмадык. Ахыры хәерле булсын. Күрәсең, бу сугышның ялкыны тәнне генә көйдермәгән. (Фәрдәнәнең урагын алып, аны кылыч кебек итеп селти.) И-их!.. Дөньясын төбе-тамыры белән!..

Бию көе уйнап, Сәгыйдулла керә.

Сәгыйдулла. Бас ярсуларны, хатыннар!

Сара. Минем Ибраһимымны күрмәдеңме, Сәгыйдулла?

Сәгыйдулла. Бие, Ярми! Бас ярсуны, бие!

Сара. Кызган табадагы балык сыман итеп! (Бии.)

Сәгыйдулла. Бие, Ярми! Миңа караганда да авыр булыр сиңа.

Ярми уртага чыга, әйләнеп килә дә аңа текәлеп торган саен ярсурак биергә керешә. Чыгып китәләр. Бию анда дәвам итә.

Фәрдәнә. Молотилка барабанына тыккан көлтәләр күк биеделәр. Егермеләп хатын, биш-алты ир Ләкин Тилгән тавы басуында җан авыртуының бер бөртеге дә коелып калмады. Югыйсә җир чыдамас иде: безнең яраларыбызны шул язларда шыттырып чыгарыр иде. Яфраксыз карт агач итеп. (Чыгып китә.)

Җил авазы. Сәгыйдулла белән Сара керә.

Сәгыйдулла. Шундый-шундый хәлләр икән монда, Сара.

Сара. Фәрдәнә белән синең арадагы күперләр җимерелде шул инде.

Сәгыйдулла. Әйе икән, Сара. Әллә юкка кайттым инде?

Сара. Ничек юкка булсын?

Сәгыйдулла. Үз каберемне күргән кебек булдым әле.

Сара. Чак кына аның каберенә кайтмадың.

Сәгыйдулла. Каберенә?.. Сүз сөрешеңне тота алмыйм контузия бәргән ише.

Сара. Яшәр өмете киселгән иде Фәрдәнәнең. Ярми ялгады. Йөрәкне йөрәккә түгел, син уйлама ниндидер гыйшык-мыйшык нәрсә булгандыр дип. Тик Ярми аның сулган тормыш тамырына үз кан тамырын гына ялгады. Яшәр өчен. Бар үлемгә каршы торып яшәр өчен.

Тынлык.

Сәгыйдулла. Син көтәсеңме?

Сара (тыйнак елмаеп). Көтәм.

Сәгыйдулла. Көтмә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3