Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 2.

Шрифт
Фон

Люция. Матур әйттең. (Эчә.) Чур хәзер мин!.. Инде мине тыңла.

Урыннарын алмашалар.

Хөрмәт аңа су чәчрәтә.

Көзге итеп, шушы суга кара әле. Күрәсеңме? Битемдәге бу су тамчылары күз яшьләренә әйләнерлек итсәң хәтереңдә яшьлегеңә кайта алмыйча адашып йөр!

Кара-каршы басып, суга карыйлар.

Хөрмәт. Хәтерсез кеше сусыз мичкә кебектер ул әйеме? Җаны коргаксыйдыр.

Люция (чүмечне күтәреп). Коргаксымас өчен!

Көлешә-көлешә алмаш-тилмәш су эчәләр. Зур җиз самавыр күтәреп, чаршау артыннан Фәрдәнә чыга.

Фәрдәнә. Тамакларыгыз киптемени, шулхәтле сыйлашасыз? Әйдәгез, табынга, чәй куям.

Хөрмәт. Ай-яй, әби! Нинди көчең белән күтәрәсең моны? (Самавырны ала.)

Фәрдәнә. Шушыннан эчкән сулар көче белән, Хөрмәт улым!..

Хөрмәт. Бер Иделлек кенә су үткәндер моннан! (Кереп китә.) Чәй, җәмәгать!

Фәрдәнә. Безнең йөрәк ярсуларын шул Идел сулары гына басса басты инде.

Люция. И мәшәкатьләдек тә инде сине, Фәрдәнә түти!

Фәрдәнә (кисмәктәге суга кырын карап). Кеше, кызым, үз гомерендә җиде мәетне гүргә озатсын дигән, ә мәшәкать димәгән.

Люция. Ә күпме кызны кияүгә бирсен дигән?

Фәрдәнә. Анысын әйтмәгән.

Стенага эленгән баланның бер тәлгәшен сындырып ала.

Люция (аның балан бөрчегәнен карап). Тегендә кереп эч, түти! Кеше белән.

Фәрдәнә. Анда да элгәшербез. (Чәй ясый.) Башта монаусын аударыйк әле.

Люция. Ник балан белән эчәсең? Авырыйсың мәллә?

Фәрдәнә. Балан хикмәтле ул, бәбкәм. Матурлыгы сезнең туй сымак, әчесе тормышның кайгы-хәсрәте ише. Әнә ич үлем белән башланган көн нинди: ямьле туй белән очлана.

Люция. Искә алма инде, түти Балан Сәгыйдулла абзый үлгәнгәмени?

Фәрдәнә. Синең язмышыңа язган әчеләрне ашавым. Сезгә дөньяның җиләкләре генә калсын. (Чәй эчә.)

Люция (аны кызганып карап тора, аннары кинәт елмаеп, аны авыр кичерешеннән арындырырга теләп, тиз). И, бүләкләр, Фәрдәнә түти, бүләкләр! (Кереп китә, эчтән.) Тутырганнар! (Чыга, бер төргәк сүтә.) Карале, түти, нинди эчке күлмәк! Кайсысының бүләге икән? (Көзге каршына басып карый.)

Фәрдәнә (күлмәкне капшый, үзенә үлчәгәндәй итә). Сау тәнеңдә тузарга язсын, бала Без яшьлектә боларсыз да хәйран булдык, буып-кысып йөрмәдек. Әүвәле, кызым, кием затлыгыннан битәр, җан сафлыгы кыйммәт иде.

Хөрмәт чыга, аларга карап тора.

Люция. Хәзер дә шулай, түти.

Фәрдәнә. Булмыйча! Тормышның алмашка күлмәге юк. Бар киеме сафлык. Ә аның тамыры бездә хатын-кызда. Тормышның кияре сафлык булсын, кызым.

Хөрмәт. Фәрдәнә әбине кызлар итеп киендерәсеңмени? Кара аны, бутап куймагаем!

Люция. Алайса, егетләр итеп киендерәм.

Фәрдәнә. И оланнар! Әллә безне гел шушылай булган дип беләсезме? (Кулын югары күтәрә. Күлмәк җиңе кайтарылып, беләзеге терсәгенә кадәр шуып төшә.) Бу билдәрле көмеш беләзек беләккәйләргә таман гына иде, оланнар!.. Хәзер бөтен тән буенча шуып йөри. Кулга киеп, баштан салырлык

Хөрмәт Люциянең беләгенә карап тора да кереп китә.

Люция. Фәрдәнә түти, куркам мин.

Фәрдәнә. Уйлама, кызым. Картлык ул кеше башына сиздерми төшә. Язгы сулар кар астыннан төшкән шикелле.

Люция. Мин ул турыда түгел, Хөрмәтне әйтәм. Укытучы булганым өчен генә өйләнмәдеме икән?

Фәрдәнә. Шушы матурлыгың беләнме? Сөбханалла! Укытучылыгыңны уйлап торгандыр тагын. Укытучының кадере элегрәк иде.

Люция. Сөйләшми дә.

Фәрдәнә. Пычак йөзеннән күренә, җегет кеше сүзеннән. Андыйлар саескан шикелле гел такылдамыйлар. Сандугач шикелле бер сайрар.

Люция. Дөньяга бигрәк исе китмәс кеше инде.

Фәрдәнә. Тормыш башлауның яме пар кашык белән тар ястыкта ул.

Люция. Безнең «пары» белән «тары» да юк ич әле.

Фәрдәнә. Менә ич өем ындыр шае. Түшәк-ястыкларым җитәрлек, кашыклар күп. Йокыгыз түр караватта булыр. Үз өегез күк яшәрсез.

Люция. Рәхмәт инде, түти.

Фәрдәнә. Кияүне яманлар сүзең беттеме?

Люция. Бетте.

Фәрдәнә. Әле дә ярый, былтыргы шикелле, ялгыз башым кыш чыгасы итмәдем. Каладан яңа агроном белән яңа укытучы кайтты дигәнне ишеткәч, кайсыгызны кертим икән дип уйга калган идем. Хөрмәтне кертсәм, ягарга утын, кәҗәгә булса да печән, тавыкларга бодай-мазар табарга булышыр иде, дим. Сине сайладым. Хөрмәткә әби генә булыр идем Сиңа ана күк буласым килде.

Люция. Түти! (Аңа килеп сыена.)

Фәрдәнә. Бәхеткәйләрем ташып чыкты: икегез дә миңа тидегез. Шулай ул дөнья, кызым Сәгыйдулла гына үлде менә. Өлгермәдем, өлгермәдем

Люция (сак). Нәрсәгә?

Фәрдәнә. Бәхилләшеп чыгарга. Ул авыргач, коймак пешереп кертермен дигән нәзерем таулар булып иңемдә калды

Эчтә «Әче!» дип кычкыралар. Хөрмәт күренә.

Хөрмәт. Люция!

Люция. Чүеп тор әле.

Фәрдәнә. Бар, кызым. Яңа гадәтегез шундый.

Хөрмәт. Фәрдәнә әби, син дә кер инде.

Фәрдәнә. Баланлап чәй эчәм әле.

Хөрмәт, Люция түр өйгә узалар. Эчтә «Әче!» дип кычкыралар. Фәрдәнә балан өзеп каба.

Фәрдәнә. Әче шул. (Җырлый.)

Эчтә тавыш. Җәмәгать, Люция җырласын әле! Уйна, Хөрмәт!

Кайдадыр читтә Люциянең җырлаганы, ә Хөрмәтнең баянда уйнаганы күренә.

Люция (җырлый).

Кереп китәләр.

Фәрдәнә, тәрәзә төбеннән алып, кыңгырау чыңлатып карый.

Фәрдәнә. Үткәннәрнең ядкяре Бергә утырып, соңгы мәртәбә чәй дә эчелми калды.

Сәгыйдулла күренә.

Сәгыйдулла (кисмәккә таянып, үзенең чагылышын карый). Үткәннәрне искә алыр идек.

Фәрдәнә. Күңелдән бөтен хәсрәт юшкыннарын юып.

Сәгыйдулла. Хәсрәт түгел. Үткәннәрдән калган безнең ядкяр киләчәккә очкан хәтеребез кошы мәллә?

Фәрдәнә. Мәшәкатьләр артыннан куып, картлык соңарды. Хикмәт диген: бүген иртән бөтен дөньяны тутырып килеп төште.

Сәгыйдулла. Яшьлеге дә әллә ни ерак түгел. Хәтерлә генә: сандыгың шикелле ачылыр да күз алдыңа җәелер (Суга иелеп, үзен күзәтә.)

Фәрдәнә. Ерак булмаган кая Мыегың әнә әллә нинди, күрмисеңмени?

Сәгыйдулла. Нинди?

Фәрдәнә. Кунык кунган. Яшел.

Сәгыйдулла. Ә синең битеңдәге теге борчак кадәрле генә чокыр торамы әле?

Фәрдәнә (битен капшый). Билдәрле беләзек беләк буйлап шуып йөри.

Сәгыйдулла. Зират сукмагына җил кар тузгыта. Күмелгәнче китим.

Фәрдәнә. Киткәнче әйтеп кал әле. Нинди васыять ул?

Сәгыйдулла. Сара әйтер.

Фәрдәнә. Ул инде әйтте. Әле ишетмәдем генә.

Сәгыйдулла. Ишеткәндә, колагың белән түгел, күңелең белән тыңла.

Фәрдәнә. Авыз белән әйткәнне күңел ишетер иде дә Сара ым белән генә белгертте шул.

Сәгыйдулла. Ымның мәгънәсе меңләгән. Минеке меңнең берсе генә. Хәтер көзгеңдә шунысы чагылсын. (Чыгып китә.)

Хөрмәт белән Люция керә.

Люция (җырлый).

Фәрдәнә (кисмәккә карап). Үткәннәрдән бары шул җыр калды Аккан сулар белән ярыша-ярыша уза икән гомер Җиле кузгаткан дулкыннан камыш кына тавыш сала баштагы хәтер шикелле кыштыр-кыштыр

Сара керә. Яулыкка төрүле төенчек тоткан.

Хөрмәт. Әйдүк, Сара апа!

Сара (бераз тын торганнан соң, туй шавына колак сала-сала). Инде менә Сәгыйдулла абзагызны да җирләдек.

Люция. Яңа елга каршы, ә? Бүген безнең туй көне инде.

Фәрдәнә. Балаларны рәнҗетмик, Сара.

Сара. Шуңа мендем. Иртән аңламагансыздыр дип. Кеше генә җибәртеп әйттерер идем, әллә минемчә әйтә, әллә юк.

Люция. Бик яхшы аңладык. Кеше җибәрсәгез дә, сездән усалрак итеп әйтә алмас иде.

Хөрмәт. Сабыр ит әле, Люция!.. Кичектереп булмады инде туйны, Сара апа. Бик аңлыйбыз да бит Син дә аңла инде, битәрләмә.

Сара. Ни сөйлисең, олан? Урамның бер очында үлем. Икенче очында туй. Тормыш шулай булмаса, ничек яшәр идең? Йөрәк кабул итми бүтәнчә. Һәммәбезгә шунда барасы. Җырламагыз да, биемәгез дә дигән сүз белән йөрмим бит.

Хөрмәт. Өстеңне сал, Сара апа. (Булыша.)

Люция. Әйдәле, утыр, күңелең булмасмы?

Сара. Җәяүле буран кузгалды. Бераз җылынам да китәм. (Люциягә төенчек суза.) Мәле, кызым, алып куй түргәрәк.

Люция. Юк, юк. Зинһар, кирәкми. Безгә синнән бүләк кирәкми.

Сара (Фәрдәнәгә). Алып куй әле бер төшкә Сине искә алды. Соңгы мәлендә дә искә алды. Сиңа атап әйткән васыятеннән йөрәкләрем өшеп китте инде менә.

Фәрдәнә (әкрен). Исән чагында кыланмаганны да кыланган икән. Куй үзең анау урындыкка. Җиткерергә бүтән вакытын тапмас идеңмени?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3