Мөкатдәс. Биянең сөте юк. Тора алмый. Ә колын ач.
Шәмсия. Ул каян алсын?
Мөкатдәс. Колын жәлке, кызым, үлә, сөт кирәк. Авылга кайтып, сөт алып килсен. Ә мин ташлап китә алмыйм. (Сәкегә таба бара.)
Шәмсия (тора, аның җиңеннән тотып туктата.) Йокласын, абзый. Бәлки төш күрәдер, бүлмә.
Мөкатдәс. Уятырга кирәк, кызым
Шәмсия. Мин үзем. Миңа барыбер кайтасы. Ә анда берәр шофёрны үгетләрбез әле, сөтне ул китерер.
Мөкатдәс. Рахман туры юл белә шул кыр өсләтә, ат юлы, аннан якынрак.
Шәмсия. Бигрәк яхшы. Чыгар мине шул юлга. Әнә ай нинди!
Мөкатдәс (аңа карап торгач). Ә син мылтыктан төз атасың. Тик, хикмәт диген: гел үзеңә төбәп икән, гел үзеңә.
Шәмсия. Килештек, алайса.
Мөкатдәс. Бия авырый, кызым, сөте юк, колын ач. (Лампаны кысып куя.)
Чыгып китәләр.
Тынлык.
Нурзадә, аның артыннан Аллаһияр керә.
Аллаһияр. Кайтып киткән инде ул дип әйттем ич.
Нурзадә. Каршы очрар иде. Мөкатдәс карт беләндер. (Ишекне ача.) Ат янында түгел микән алар?
Аллаһияр. Йә, ни булды? Ни югалттың? Ни эзлисең тагын? Ни калган сиңа монда?
Рахман уяна, тыңлап ята.
Нурзадә. Син, син югалдың. Тик мин сине түгел, үземне эзлим.
Аллаһияр (әкрен). Мин яратам. Шуннан башка сиңа ни кирәк?
Нурзадә. Бөтен дөнья! Ә син үзеңне генә тәкъдим итәсең. Бар дөньямны бер пәкегә алмаштыра алмыйм мин ни булганын сөйләми торып, мин сине генә түгел, хәтта үз-үземне дә югалтам.
Аллаһияр. Бүген мин синең белән үземне Алла итеп сиздем катлауландырма. Бу пәкене каян алуың кызыктыра, ләкин кирәкми. Миңа бу кирәкми.
Нурзадә. Пәкене сиңа мин биргәнне аларга ник әйтмәдең?
Аллаһияр. Сине сөйгәнгә күрә.
Нурзадә. Ә мин дөреслекнең базда ятуын теләмим.
Аллаһияр. Бәхетеңә төкерәсеңмени?
Нурзадә. Үз бәхетемнән үз төкерегемне сөртәм.
Аллаһияр. Моның белән ни кырасың инде?
Нурзадә. Мин синең белән ялган базында ятарга теләмим. Икебезнең ялганыбыз Коръәне белән капланып. Таш астында яткан бакалар шикелле. Беләсеңме нәрсә, Аллаһияр, әйтсәм әйтим инде, син гафу ит. Мин синең белән Рафаэль мине Шәмсиягә алмаштырганга үч итеп кенә йөргән булам лабаса.
Рахман торып утыра. Нурзадә аны күреп ала да, сискәнеп,
Аллаһиярга сыена.
Аллаһияр (аны читкә этәреп). Син кем белән анда? (Килеп карый.) Шәмсия кайда?
Рахман. Бик шатланып, «Минем белән!» дияр идем. Нәкъ Рафаэль шикелле. Тик суга да, бозга да ташланмыйча. Шәмсияне синең белән калдырмас өчен.
Аллаһияр. Кайда ул?
Рахман. Бу хакта теләсә кем синең үзеңнән сорый ала. Ә синең беркемнән дә сорарга хакың юк.
Мөкатдәс (тышта). Узыгыз.
Мөкатдәс, Бикчәнтәй, Зөлфирә керә.
Шәмсия сеңелне эзләп килдегезмени?
Бикчәнтәй. Каян беләсең?
Мөкатдәс. Шулай тиешленең нәрсәсен беләсең инде аның, яэҗүҗ-мәэҗүҗләр!
Аллаһияр. Кайда ул?
Мөкатдәс. Кайтып китте.
Зөлфирә. Безгә каршы очрамады.
Мөкатдәс. Ул туры юлдан, басу өсләтә китте. Люцерна басуы аша.
Бикчәнтәй. Берүземе?
Рахман (Мөкатдәскә). Ник мине уятмадың?
Мөкатдәс. Ул кушмады Бия авырый ич, оланнар, ә колын ач. Сөт кирәк. Сөткә китте ул.
Аллаһияр ишеккә юнәлә.
Нурзадә. Син кая?
Аллаһияр. Кайтам.
Мөкатдәс. Адашкан казлар шикелле каңгырашып йөрмәгез. Әйдәгез, туры юлга чыгарам, басу өсләтә.
Нурзадә. Инде үз аягыбызга гына калды: иң туры юл дөреслек. (Өстәлдәге пәкене ала. Тынлыктан соң.) Рафаэльне иң соңыннан мин күрдем, иптәшләр. Күрдем генә түгел!.. Их, егетләр! Әгәр без кызларны мине Мин аны яраткан кебек яратсалармы?! Ә ул, Шәмсия дип, хәтта миннән дә ваз кичте.
Аллаһияр. Ни сөйлисең син?
Нурзадә. Миңа Рафаэль сөйләгәнне Иң ахырдан аның белән мин сөйләштем. Ул миңа шушы пәкене сузды: янәсе, ул Шәмсияне сайлый
Бикчәнтәй. Ә Рафаэль нишләде?
Нурзадә. Ул (Тәрәзәгә таба борыла.) Хәтерләмим Без шлюпка янында тора идек, ниндидер биек урында. Җил, томан, безнең паромыбыз катып калган боз читенә дулкын кага, аяк асты бозлавык, тайгак Мин үземне аннан аның күкрәгеннән этеп җибәрдем дә каядыр йөгердем.
Зөлфирә. Үзеңне этеп җибәрдең?
Бикчәнтәй. Алайса, аны.
Нурзадә. Хәтерләмим. Мин үзем дә чак кына каядыр түбән сикермичә калдым.
Тынлык.
Зөлфирә. Рафаэль үзе ташланмаган икән.
Рахман (Нурзадәгә). Син боларны нигә менә хәзер, бу караңгы, юеш урманга кире килеп сөйлисең соң?
Нурзадә (Аллаһиярга). Син мине кичер, Аллаһияр. Кичер, кадерлем. Рафаэль миннән дә артык күргән Шәмсияне нигә алай бик җиңел генә миңа алмаштың соң син, ник?.. Беләсеңме ник? Шәмсия белән Рафаэльгә үч итеп.
Аллаһияр (кычкырып). Җитте, тиле!
Мөкатдәс (чигенә-чигенә, ишеккә юнәлә). Колын ач, оланнар. Үзәкләр өзелә менә! Үләр инде, бичара.
Нурзадә. Карале, абзый, теге кош нишләде соң, әйт инде! Атасы нишләде?
Мөкатдәс. Әй сеңлем! Әнә Аллаһиярдан сорагыз. Йә әнә минем оныгым сөйләсен. (Чыгып китә.)
Рахман (аның артыннан кычкырып кала). Юк синең оныгың! Син миңа бабай түгел! (Сәкегә утыра.) Ул сугышка кадәр, балалары булмаганга, хатынын ташлап киткән булган. Ә ул китеп җиде ай торгач, тәгәрәп минем әти дөньяга килә.
Бикчәнтәй. Аннары соң кире кайткандыр ич?
Рахман. Җиде ай бит үзегез беләсез, икеле-микеле Әллә моннан, әллә бүтәннән Шулай шикләнеп кала, кайтмый. Шул калудан кала. Тегермәндә теге ата кош серен белгәндә соң була инде.
Зөлфирә. Бүтән өйләнми дәме?
Рахман. Әби якын җибәрми шул. Ә бу минем «бабай» диясемә ышана Менә шул.
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс (шат). Торган, балалар. Бия аягына баскан. Колын имә! Авырса да торган, мәхлук! Колынын ачка үтермәс өчен, бичара. Бәлкем, имезгәч, ул егылыр да үләр
Мич янына килеп, чуенны ала да аш салып ашый башлый.
Ашагыз. Инде ашагыз. Иң әүвәл син аша, Аллаһияр энекәш. Шәмсия сеңел бу казны кемгә атап атты димсең? Сиңа ласа, сиңа.
Аллаһияр (ачулы). Ничек миңа? Сорамадым!
Мөкатдәс. Колын сораган мәллә? Ә ат торган, имезә. Бәлкем, ул хәзер егылыр да үләр имезгәч, ә? Шуның сымак, Шәмсия сеңел дә Ул казны да ниндидер менә ниндидер менә бернәрсәне тере калдырыр өчен атты сымак. (Аллаһиярга.) Күңелеңә авыр алма, энекәш, синең белән калмас ул бала. Туры юлын тапкан хатын, йөрергә җиңел булса да, кәкре юлга кайтмый ул, кайтмый Әбиең, Рахман улым, шуңа күрә гел ялгызы булды. Үлгәнче.
Аллаһияр. Кешенең нишлисен каян беләсең син, мескен карт? Хәзер бүтән заман.
Мөкатдәс. Ана ләкләк әйтте, олан. Бөтен заманнарга әйтеп калдырды.
Аллаһияр. Инде әйтеп бетер ул хәтле әүлия булгач, атасы нишләде?
Мөкатдәс. Анасы ташка кадалып үлгәч, каргалардан теге йомыркаларны саклады. Беркая очмыйча. Шунда, буш ояда җан тәслим кылды. Коры сөяккә калып Мәхлукны алып төшеп җирләдем. Менә шул.
Нурзадә. Минем ул кошларны бер дә күргәнем юк. Ә!.. Теге озын сыйраклы кошмы ул, соры? Бакамы, ниме сайлап тормый, ашый. Күргәнем бар, бар!
Зөлфирә. Ялгышасың. Син әйткән талымсыз кошлар (Аллаһиярга карап) бака челәннәре ул. Алар, чыннан да, сайлап тормый. Ни эләгә, шуны эләктерә
Нурзадә (Аллаһиярга карап). Минем ләкләк дигәнем бака челәнеме?
Мөкатдәс. Югалды ул ләкләкләр. Килмиләр.
Нурзадә. Килделәр. Менә җанны актардылар да ташладылар.
Мөкатдәс. Кешегә җанын бушаткач җиңел ул, кызым.
Шәмсия керә. Буялып беткән. Бидон тоткан.
Мөкатдәс. Ничек болай тиз?
Шәмсия (Мөкатдәскә). Люцерна басуын чыксам, үр астында сыер көтүе йөри. Колын белән ат турында сөйләгәч, чәйләрен түгеп, көтүчеләр савып бирде.
Аллаһияр (Нурзадәгә). Йә, тәүбә ит инде тагын бер кат. Мактан шул тәүбәң белән, әле ул белми ич.
Нурзадә (нидер әйтергә теләп бара, тик кыймыйча). Шәмсия, аш салып биримме, малай? (Аш салып куя.)
Мөкатдәс. Кара, шыбыр тиргә баткансың лабаса! (Чөйдән сырма алып, Шәмсиянең иңенә сала.)
Шәмсия. Йөгердем. (Су эчә.) Әйдә, колынга сөт эчертәбезме?
Мөкатдәс. Үзем, үзем, бала. Рахман, ал лампаны, яктыртырсың.
Мөкатдәс белән Рахман чыгып китәләр. Аларга Нурзадә дә иярә.
Зөлфирә (Аллаһияр белән Шәмсиягә карап алгач, Бикчәнтәйне ишеккә сөйри). Карыйк әле. (Тыштан.) Нинди ай!
Тынлык.
Аллаһияр. Ник бетешеп чабып йөрисең?
Шәмсия. Бәхетем артыннан куам.
Аллаһияр. Бәхетең карт бия колынымыни?