Шәмсия. Ихтимал.
Аллаһияр. Куып җиттеңме соң?
Шәмсия. Ничек кенә әле!
Аллаһияр. Ул сөт белән генә колын исән каламы әле билгесез.
Шәмсия. Бу юлы исән кала, һичшиксез!
Аллаһияр. Һичшиксез? Каян беләсең?
Шәмсия. Бу юлы яхшы беләм.
Аллаһияр. Нинди бу юлы?
Шәмсия. Шундый ук, Аллаһияр. Үткән юлы шикелле үк Бая, сөтле бидон тотып, үргә ашкынам Ә ул кырт туктатты Тибеп.
Аллаһияр. Кем? (Шәмсиянең йөзенә карый да әкрен генә аның алдына тезләнә.) Кем, кая, нәрсә әйт!
Шәмсия. Бу юлы синеңчә булмаячак. Тор, тезләнмә.
Аллаһияр аңа таба кулын суза. Рахман күренә.
Сәбәп эзләмә бу юлы Рафаэль юк. Бу юлы үзем генә. Бу юлы син дә юк.
Аллаһияр. Бар. Бу юлы без икәү генә, Шәмсия! Бу юлы синеңчә генә. Зинһар!..
Шәмсия. Үтенмә. Кирәкми, Аллаһияр. Тукта, дәшмә (Тирән сулап.) Сине яратмаган булсам, мин синең белән кала алыр идемдер. Миңа яратуым сине гафу итәргә ирек бирми. (Горур.) Ни әйтсәң дә, ирләр өчен хатыннары китүгә караганда, үзләре китү мәртәбәлерәк, мин сиңа шундый хокук бирәм
Аллаһияр. Кирәкми миңа андый хокук! Бәлки тора-бара онытырсың? (Баса, аны иңбашыннан кочаклый.)
Шәмсия. Онытырмын? Кайчан, кайчан?
Аллаһияр. Минем күзем чишелгәч. Минем шикеллеләр меңәү. Берни булмый, торалар.
Шәмсия. Шул да булырмы яшәү?
Аллаһияр. Хәзер бөтен дөнья шуңа корылган. Америкада баласыз ата-аналарга хәтта махсус премияләр дә бирәләр. (Кычкырып.) Беренче премия президент Эйзенхауэр оныгы белән президент Никсонның кызына!
Шәмсия. Баласызлар ата-ана түгел алар.
Аллаһияр. Гаепләмә
Шәмсия. Гаепләмә? Мин сине гаепли алмыйм. (Аңа соңгы кат сыенып.) Мин сине яратырга гына хаклы идем. Инде идем (Тынлыктан соң авыр аерылып.) Яратырга һәм онытмаска гына инде хәзер. Синең теге чакны һәм менә хәзер ничек итеп, һәм ни өчен алдыма тезләнгәнне онытмаска Менә шул.
Аллаһияр. Шул гынамы? Бүтән сүзең юкмы, Шәмсия?
Шәмсия (уйлап). Бар.
Аллаһияр (ышаныч белән). Йә? (Аңа таба бара.)
Шәмсия (чигенә). Булдыра алсаң кичер мине.
Аллаһияр (гаҗәпләнеп). Ни өчен?!
Шәмсия (басым белән). Аның синсез үсәчәге өчен.
Аллаһияр (соңгы ачуы һәм ярсуы белән). Бәлки, минем баламны үзенеке итәргә теләгән тагын берәр Рафаэль табылыр?
Шәмсия (әкрен). Ул берәү генә иде. Андый кеше бүтән юк. Син тынычлана һәм шатлана аласың.
Рахман. Бар! (Эчкә үтә һәм Шәмсиягә.) Синдәйләр булганда, алар һәрчак булачак!
Аллаһияр (кискен). Ычкын әле моннан!
Рахман. Ышан, Шәмсия, соңгы чәчәкләр ин кадерлеләре
Шәмсия. Ни диюең бу, Рахман?
Аллаһияр (Рахманның изүеннән тота, усал пышылдап). Ычкын моннан!
Рахман (аңа игътибар итмичә). Ул чәчәкләрне тормыш елгасындагы паромнан төшереп калдырырлык көч Аллаһиярларда юк, Кояш кызы!
Шәмсия. Ни булды, шагыйрь?
Аллаһияр (ирексездән елап диярлек). Ычкын, дим, моннан!
Бермәл күзгә-күз карашып торалар. Аллаһияр Шәмсиягә таба борыла, аның гаҗәпләнүдәнме, соклануданмы зур булып ачылган күзенә карап тора да чыгып китә. Шәмсия аның артыннан омтыла, ләкин туктап кала да ишек белән Рахман арасында нишләргә белмичә йөренә башлый.
Шәмсия (Рахман каршына туктап). Ни дип кысыласың, егет? Бездә синең ни эшең бар? Ир белән хатын арасы теләсә нинди узгынчы керә торган ишек түгел ич ул!
Шәмсия сәкегә барып ята, тавышсыз гына ниндидер эчке бер газап кичерә.
Тышта колын кешнәгән аваз ишетелә. Каз тавышы. Тынлык.
Рахман. Мин яратам сине, Шәмсия.
Шәмсия әкрен генә торып утыра, әйтерсең лә яңа гына йокысыннан уянган.
Шәмсия (салкын). Бер күрүдә гашыйк булдым дип тә өстә. Кайберәүләр шулай дигән була ич. Син, ичмаса, ялганлый да алмыйсың икән.
Рахман. Әйе, бер күрүдә.
Шәмсия. Әйтәм ич! (Көлә.)
Рахман. Бер күрүдә Кемнәрдер бер күрүдә кешенең тышкы кыяфәтен ошата. Болай да гашыйк булу ихтималдыр, белмим. Ә мин ә мин синең күңелеңә, акылыңа гашыйкмын, Шәмсия.
Кайдандыр җыр ишетелә. Аны Шәмсия белән Рахман җырлый. Икесе дә сагаеп, бер-берсенә әле яшерен, әле сынаулы төстә, караша-караша, шул җырны тыңлыйлар.
Караңгылык.
Иртә. Томан. Тынлыкны ботак сынган тавыш, кош авазы, ат кешнәве бүлепбүлеп ала. Йосыф күренә.
Йосыф (кулын авызына куеп). А-у-у!.. Сез кайда-ау? (Югала.)
Кулга-кул тотынышып, Зөлфирә белән Бикчәнтәй керә.
Зөлфирә. Бүтәннәр кайда соң? Югалышып беттек.
Бикчәнтәй. Кайдадыр шушында, шушы томанны чыккач та.
Зөлфирә. А-у!.. Сез кайда-а?
Бикчәнтәй. Инде базда түгел, Зөлфирә. Инде томан таралыр.
Кулын алга сузып, Нурзадә үтеп китә. Күз бәйләш уенындагыча, кискен хәрәкәтләр белән төрле якка ташлана, кемнедер эзли кебек.
Нурзадә. Томан. Бер ел буе томан!.. Инде күз ачык, тик кемгә, кая таянырга?
Мөкатдәс керә. Каз канатлары тоткан, шулар белән томанны таратырга теләгәндәй селтәнеп йөри.
Мөкатдәс (кинәт туктап). Шушы канатлар белән җилпи-җилпи күккә ашасы иде дә түбәнгә, түбәнгә төшеп җиткәнче түбәнгә. Аның янына, аның янына
Шәмсия йөгереп керә. Әле бер якка, әле икенче якка омтыла.
Шәмсия. Кайсы якта син? Әй! Әй, дим, кайда соң син?
Рахман күренә, Шәмсия артыннан бара.
Рахман. Шәмсия, Кояш кызы, нигә күземне бу кадәр дә чагылдырдың соң син? Бар зиһенемне нурың белән биләп.
Шәмсия (аңа таба борыла, тик аны күрми әле). Шагыйрь, шагыйрь!
Кулларын киң җәеп, Шәмсия белән Рахман бер-берсен эзлиләр. Аллаһияр керә, мылтык тоткан, чак кына Шәмсия белән очрашмыйча кала, тик ул, качып, читкә тайпыла. Шәмсия күрмичә аңа таба бара, Рахман да шунда борыла. Аллаһияр чигенә, мылтыгын күтәреп, әле Шәмсиягә, әле Рахманга төзәп карый. Ә алар, аңа якынлашкан мәлдә, кинәт бер-берсенә таба борылалар, һәм аларның алга сузган куллары очраша.
Рахман. Шәмсия, Кояш кызы!..
Шәмсия. Их, шагыйрь, нишләтәсең син мине, нишләтәсең? Мин ук булып түбән ташландым да синең утлы йөрәгеңә туры килдем, бер шундый итеп янасым килә күк йөзендә кошлар очканы күк! Иркен итеп, салмак, озаклап!..
Аллаһиярның мылтык тоткан куллары салынып төшә. Ул бер агачның аскы ботагын сындыра да мылтыкның тәтесен шуңа эләктереп, көпшәне үзенә таба тартып җибәрә. Ату тавышы яңгырый, мылтык эленеп, чайкалып тора. Аллаһияр, ап-ак каен кәүсәсен кочаклап, җиргә шуып төшә, аның өстенә сары яфраклар шарламасы коела. Мөкатдәс һәм башкалар йөгерешеп керә. Аллаһиярны күреп, Мөкатдәс елмаеп куя. Барысы да, гаҗәпсенеп, аңа текәлә.
Мөкатдәс. Нәрсәгә шаккаттыгыз? Минем бер генә патроным калган иде ич, оланнар! Анда дары белән кәгазь генә. (Аллаһиярга төрткәләп.) Тор, симулянт!.. Үз-үзенә кәгазь белән аткан имеш, фәкыйрь! Агач балта белән тимер юнган ише
Барысы да Аллаһиярга битараф кала. Нурзадә, Мөкатдәстән каз канатларын алып, Аллаһиярның аркасына куя. Йосыф күренә, читләтеп кенә аларга якынлаша.
Бикчәнтәй (аны күреп). Ә-ә! Йосыф!
Йосыф (Аллаһиярны күреп ала да чигенеп куя). Монда җүләрләрчә уйный башлаганнар икән
Мөкатдәс. Җүләрләрчәрәк шул.
Йосыф. Эчкәнмени?
Мөкатдәс. Хәсрәт суы эчкән ул.
Йосыф. Торгызырга кирәк.
Нурзадә. Таң тишегеннән үзең ничек торып килдең соң әле?
Йосыф. Керфек кактыңмы диген!
Нурзадә. Әллә кызлар озаттыңмы?
Йосыф (мәгънәле карап). Гариза яздым.
Зөлфирә. Эшебезне яратмыйсың шул син. Китәсеңмени?
Йосыф (куеныннан кәгазь чыгара). Рафаэльнең үлеме бәхетсез очрак булмаган менә шуны язып килдем.
Бикчәнтәй. Аны ул дөньядан синең гаризаңа карап кына кире кайтарсалар иде!..
Йосыф. Бу кәгазь прокурорга. Җәннәт сакчысына түгел. (Бер-берсенә карашып алалар.) Кулларыбызны гына куясы калды. (Авторучка чыгара.)
Рахман (кулын суза). Бир. Син шулай үзең белән тәкъдимнәр һәм жалобалар кенәгәсе йөртәсеңмени? Кешеләрнең намуслары сыйфатын яхшырту йөзеннән.
Шәмсия. Син катышма, Рахман. Бу уен синең өчен түгел.
Зөлфирә (Аллаһиярга ымлап). Бу аның уены Нигә тормый соң бу һаман?
Шәмсия (читкә китә). Шәп уен. Күз бәйләш уены.
Мөкатдәс. Шуннан гайре уеныгыз юк мәллә соң сезнең?
Йосыф Аллаһиярны иелеп карый.
Йосыф (тотлыгып). Үлгән ич ул!
Шәмсия. Ничек?..
Йосыф (кәгазен ерткалый). Үлгән Мин берни күрмәдем Мин монда юк идем Юк! (Йөгереп чыгып китә.) Юк!