Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 24.

Шрифт
Фон

Шәмсия. Кер түгел, Нурзадә. Аның яратуын.

Аллаһияр. Синеме?

Шәмсия. Тормышны, Аллаһияр. Яшәүне.

Йосыф (көлә). Башын ташка тфү, бозга шуңа күрә органмыни?

Бикчәнтәй. Кызык! Теш кенә казырлык пәке ни актарып чыгарды!..

Аллаһияр (читкә китә. Нурзадәгә). Шикләнә идем. Тикмәгә булмаган мәллә?

Шәмсия. Әйт: аны суга ташланырлык дәрәҗәдә ни әйттең син аңа?

Аллаһияр. Киресенчә, ул миңа әйтте.

Нурзадә (кычкырып). Барыгыз, чыгып зинһар, чыгып сөйләшегез! (Колагын томалый.)

Бикчәнтәй. Әйдәгез, шулай хәл итик: Рафаэль үзе сикергән дип уйлаганнарыбыз чыгып китсен.

Йосыф. Мин сезнең бер генә сүзегезне дә ишетмәдем, ярыймы? (Чыгып китә.)

Нурзадә дә ишеккә таба китә, борылып, Аллаһиярга карый да бусагага утыра.

Зөлфирә (Аллаһиярга). Ул сиңа Шәмсияне яратканын әйттемени?

Аллаһияр. Нинди ярату? Ул бүтән нәрсәне әйтте. Янәсе

Зөлфирә. Әйтмә. Без беләбез.

Нурзадә тора, тәрәзә яңагына барып сөялә, күз яшен сөртә. Тәрәзәдән кояш нуры бәреп керә.

Нурзадә. Карагызчы, кояш чыкты!

Мөкатдәс керә.

Мөкатдәс. Яңгыр туктады, балалар.

Йосыф (керә). Әзгә генә түзгән булсагыз Әйдәгез, кайтабыз.

Рахман керә. Көзнең соңгы чәчәкләреннән бәйләм тоткан.

Рахман. Танцының иң кызган чагына җитешәбез әле.

Нурзадә. Бүген мине биергә чакырырсың микән, студент?

Рахман. Бүген чакырам.

Нурзадә (аның каршына бара). Мин риза, риза.

Рахман (аны узып, Шәмсиягә). Мин сезне чакырам, ханым. (Аллаһиярга.) Рөхсәт итәрсең микән?

Аллаһияр (мыскыллы). Рәхим ит!

Шәмсия. Ни булды сиңа, егет?

Рахман. Соңгылары. (Чәчәк бәйләмен аңа суза.)

Шәмсия (Аллаһиярга карап, чәчәк бәйләмен ала). Соңгы чәчәкләрнең исе булмый Утырышыгыз. Аш өлгергәнен көтмисезмени?

Чәчәкләрне тәрәзә төбенә куеп, казны чистартып бетерә, чуенга илтеп сала.

Аллаһияр. Бу казны ашаргамы? Монда кайсыгыз үзен ашар өчен яшәүче дип саный?

Бикчәнтәй (Зөлфирәгә). Мин сине тышта көтеп торам. Тиз бул, кайтабыз.

Зөлфирә. Көтмисеңмени?

Бикчәнтәй. Рәхмәт. (Чыгып китә.)

Зөлфирә. Бикчәнтәй, тукта әле. (Аның артыннан йөгерә.)

Нурзадә. Кайдадыр каз кычкыра, ишетәсезме?.. Кыр ягында шундый матур итеп кояш батты. Инде әнә ай да калка.

Чыгып китә. Аңа Йосыф та иярә.

Аллаһияр (мыскыллы). Ашап туйгач куып җитәрсез.

Рахман. Ерак китә алмассыз. Һәрхәлдә, үз-үзегездән.

Аллаһияр. Каз канына буялганчы, тездән пычрак ярып кайтуың хәерлерәк.

Шәмсия (гаҗәпсенеп). Мин кулларыгызны юарга чыгып киттегез дип торам.

Мөкатдәс. Зыян итмәс. Әйдә, Рахман.

Чыгып китәләр.

Аллаһияр. Нишлисең син?

Шәмсия. Куркаклар үзләре пешергән «ботка»ны үзләре ашамый шул.

Аллаһияр. Синең каз атуың «боткасы»н мин «пешердеммени»?

Шәмсия. Кем соң? Кем, Аллаһияр?!

Аллаһияр. Бәлки сиңа табынган Рафаэльдер? Ул сиңа ничек табынганын миңа әйткән иде.

Шәмсия. Ул мине ярата иде.

Аллаһияр. Синеме, әллә?..

Шәмсия (пышылдап). Әйе! Ул мине син якты дөнья күрсәтергә теләмәгән балаң яшәсен өчен яратты. (Әкрен.) Мин сине ярата идем Ә син мине больницага керттең

Аллаһияр. Мин сине алиһәмдәй күреп яратмадыммыни?

Шәмсия. А-а! Каян килгән шаһзадә! (Сыкрап.) Син үзеңнең ата булырга теләмәвеңне өйләнешкәч үк искәртеп куйганыңны оныткансың. Ничек кенә итеп искәрттең әле!.. Көн саен. Көн саен, йә Хода! Тезләнеп елый-елый. Кая инде алиһә!.. Аннары, Рафаэль үлгәч, синең таләбең катгый иде инде Үз балаңнан үзең шикләндең

Аллаһияр. Син сайлый ала идең әле.

Шәмсия. Әйе мин сайладым. Рафаэльнең үземне кызгануын түгел, сине яратуымны сайладым. Шуның билгесе итеп, аңа синең пәкеңне бирдем каян кулыма килеп кергән диген. Ә ул яңадан сиңа килеп эләккән. Бәлки (чигенә), бозга ташланыр дәрәҗәгә аны син җиткергәнсеңдер?

Аллаһияр (кызып). Юк. Мин әйткән сүздән соң теләсә нишләргә, тик үләргә тиеш түгел иде ул. Киресенчә!

Шәмсия. Йә? Ни дидең, ни?

Аллаһияр. Мин ул сүзне сиңа әйтә алмыйм. Тик киләчәктә безнең арабыз

Шәмсия (бүлдерә). өзеләчәген инде әүвәлгечә калмавын белгәнгә күрә

Аллаһияр. Юк элеккечә калуы хакына киләчәктә без яткан ак җәймәдә, кара елан булып, билгесезлек бөгәрләнеп ятмасын өчен, мин сиңа аны әйтергә тиеш.

Шәмсия (утыра). Йә соң, йә!

Аллаһияр. Мин рәхим ит, дидем.

Шәмсия (авыр елмаеп). Әле генә Рахманга әйткәнең шикеллеме?

Аллаһияр. Мин сине Рафаэльгә, классташыңа һәм, ялгышмасам, мәктәп мәхәббәтеңә бар байлыгың белән биргән идем

Шәмсия йөзен каплый.

(Ярсу, усал.) Ә ул курыккан. Зарыккан! Синең алда ак атка атланган шаһзадә булып кыланганының чынга ашу ихтималыннан курыккан.

Шәмсия (катгый). Ялгышасың. Бөтенесенә пәке гаепле минем аның тәкъдимен кире кагуым. Бигрәк тә үзенеке итеп кабул итәргә теләгән җан иясенең инде беркайчан да кояш күрмәячәген тумаячагын белү Ул идеаллары җиңелүен күтәрә алмаган, тормышының мәгънәсен югалткан Мин сине шундый яраткан булганмын, Аллаһияр! Син дип нидән һәм кемнән баш тартканмын! Ә син минем белән күз бәйләш кенә уйнагансың. Бары тик күз бәйләш кенә Өч ел буе күз бәйләш.

Аллаһияр. Нинди күз бәйләш?

Шәмсия (аның күзенә карап). Бая Нурзадә белән уйнавың шикеллерәк.

Аллаһияр карашын яшерә. Зөлфирә белән Йосыф, Рахман белән Мөкатдәс керә.

(Аллаһиярга.) Инде бар, кайта торыгыз. Мин арыдым. Карын ачты Шундый ач мин гомер туймас шикелле!

Аллаһияр. Ашагыз, алайса! (Чыгып китә.)

Шәмсия (чәй ясый). Чәй эчә торыгыз.

Чәй эчәләр.

Зөлфирә (Йосыфка). Шүрелдәмә шулхәтле.

Йосыф. Кая монда әдәп саклап торасың инде? Ризыгына күрә ашавы.

Рахман. Ни булган ризыгына?

Йосыф. Беләсеңме, хатын-кызда аучы инстинкты никадәр күбрәк булса, ир-ат шулкадәр тук булачак. Аның һәйбәтлеге, минемчә, үзенең аучы икәнлеген ирләргә актив искә төшереп торуында. Шулай итсә, ирләр аның күп гаебенә күз йомачак. Аучы була белгән хатын судан коры чыга. Хатын-кыз сихеренең хикмәте шунда.

Зөлфирә. Ничек оялмыйсың син?

Рахман. Тор әле. (Баса, аның изүеннән эләктереп ала.) Гафу үтен.

Йосыф (уенга алып). Синнәнме?

Рахман (Шәмсиягә ишарәләп). Аннан. Ирләр начар җирдә яхшы хатын-кыз юк. Ә яхшы хатын-кызга начар ирләр чире йокмасын өчен болай итәләр (Йосыфны ишек төбенә төртеп җибәрә.) Монда тагын бер керсәң, кадерле башың чуен белән очрашачак!

Йосыф. Пәке ни казып чыгарды! Аллаһияр Шәмсияне ташлап тикмәгә кайтып китте дисезме? Сәбәбе булган. Сикермәгән Рафаэль! (Чыгып китә.) Ашагыз, яэҗүҗ-мәэҗүҗләр!

Ишек ачыла. Рахман чуенга үрелә.

Зөлфирә (аның кулын тота). Бикчәнтәй ич.

Бикчәнтәй керә.

Зөлфирә. Чәй эчәсеңме?

Бикчәнтәй. Юк, рәхмәт. Кайтабызмы?

Зөлфирә тора, ишеккә юнәлә.

Шәмсия. Хәзер аш пешә. Көтегез инде.

Бикчәнтәй. Рәхмәт, рәхмәт. (Зөлфирәгә ишарәләп.)

Зөлфирә белән Бикчәнтәй чыгып китә.

Мөкатдәс. Озатыйм. Колын нишләр икән, колын? (Чыгып китә.)

Шәмсия. Ә син, Рахман?

Рахман. Кунам. Минем теге бака челәннәренең атасы нишләгәнен беләсем бар.

Шәмсия. Анасы үлгәч нишләсен инде? Киткәндер. Аллаһияр шикелле. (Тәрәзә яңагына барып сөялә.) Кыр казы кызганыч.

Рахман. Кызганыч.

Шәмсия. Хатын-кыз үзенең җанындагы кыр казларын бик еш үтерә, егет. Белеп тор. Хатын-кыз үз күңелендәге аккошларны никадәр күбрәк үтерсә, кайбер ирләргә шулкадәр яхшырак.

Рахман. Ник аттың соң син аны?

Шәмсия. Күңелем ярасы кычкырганга. (Авыр сулый, моңсу елмаеп.) Алар бит мушкага түгел, бер-берсенең йөрәгенә карашты.

Рахман. Аллаһияр белән Нурзадәне әйтәсеңме?

Шәмсия. Аларны. Алар бер-берсен ауладылар. (Ишеккә юнәлә.) Ашны кара. Мин дә китәм инде. (Борылып.) Чәчәкләрең матур иде, шагыйрь. (Чыгып китә.)

Рахман. Шәмсия!.. Шәмсия кояш кызы дигән сүз Куып җитәсе иде, әйтәсе иде бер сүз! Бер генә сүз

Су эчә да сәкегә барып ята. Сикереп торып, тәрәзәгә капланып карый, аннары тагын ята да әкренләп йокыга китә.

Шәмсия керә. Тәрәзә төбендәге чәчәк бәйләмен алып, ишеккә юнәлә, ләкин, уйланып торгач, кире килә, эскәмиягә утыра. Мөкатдәс керә, лампа кабыза. Шәмсия башын күтәрә.

Шәмсия (Рахманга ымлап). Т-с-с!..

Мөкатдәс. Бия авырый, кызым, уятмый хәл юк.

Шәмсия. Ат докторы түгел ич ул.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3