Шәмсия (Аллаһиярга). Син дә сикермәдең Синең урынга Рафаэль сикерде, хәтерлисеңме?
Аллаһияр (көлә). Хыялый!
Нурзадә (каты). Шәмсия! Ни сөйләнәсең син?!
Шәмсия (әкрен). Хәтерлисезме? Рафаэль Рафаэль!..
Ялгыз каз кычкыруы ишетелеп куя.
Зөлфирә (күккә карап). Кыр казлары. Өчәү генә.
Рахман. Көтүгә укмашырга йөриләрдер.
Мөкатдәс. Ана кош нахакка вафат булды. Кош кынамы соң, кош кынамы?..
Бикчәнтәй (Зөлфирәгә). Картның да үзе нахакка гаепләгән кошы булды микәнни?
Нурзадә. Ә ата кош анысы нишләде соң?
Йосыф. Әллә кайчангы тавык йомыркалары өчен шултикле үкенмә лә, абзый!
Зөлфирә. Син ялгышып бит, ялгышып
Мөкатдәс. Үкенечләр күп шул, үкенечләр Тегермәнне сүтәсез инде, алайса?
Бикчәнтәй. Без түгел.
Йосыф. Без түгел. (Көлеп.) Ә яэҗүҗ-мәэҗүҗләр.
Нурзадә. Ни дигән сүз соң ул яэҗүҗ-мәэҗүҗ? Сүгенүгә охшаган.
Аллаһияр. Ашау дигән сүз ул.
Нурзадә. Нинди ашау?
Йосыф. Җирдә ни бар, шуны рәттән сыпыртып бару.
Рахман. Кызыл балчыкка хәтле.
Нурзадә. Ник?
Йосыф. Кеше үз биләмәсен торган саен киңәйтә. Җир һәм аның өстендә ни бар, тәмен бер татыдымы, яулый, көчли, ашый
Рахман. Нахак. Коръән аятен төкерегең белән кешеләргә ярлык итеп ябыштырма, яме? Хак белән нахакны аермагач, баш нәрсәгә бирелгән сиңа?
Йосыф. Башмы? Бүген шашлык ашар өчен. (Шашлык ите алып каба.) Чи әле Син ул фольклорыңны ни өчен җыясың, студент? Бер елдан кая анда бер ел берничә айдан авылыңны яэҗүҗ-мәэҗүҗ йотудан куркып түгелмени? Синең авылыңны берничә айдан соң төзелеш, шәһәр йота. Җирләре, җырлары, сулары, менә бу умарталыклары белән бергә. Уҗымнар үсеп утырган кара җирләрегезне кызыл балчыкка кадәр актарып, атом электр станциясе салалар, һөнәре белән җырын авыл кешесе станок белән зонтикка алмаштырачак. Цивилизация яэҗүҗ-мәэҗүҗ кешеләрнең үкенечле хәтерендәге кошларны да ашап бара. (Мөкатдәскә.) Җил тегермәне үз кошларын юкка көтә, абзый! Табып китерегез миңа соңгы ләкләкне, һәм мин аны бернинди үкенечсез ашыйм да ташлыйм. Аннары барыбыз да бергә җыелышып үкенербез. Җыелышып күңеллерәк. Барың да бергә булгач куркыныч түгел ул!
Нурзадә. Котылып буламы соң ул яэҗүҗдән?
Рахман. Коръәндә була дигән.
Нурзадә. Ничек итеп?
Рахман. Базга төшеп, Коръән белән каплансаң котыласың, ди, имеш.
Нурзадә. Ялган белән каплансаң гына котыласыңмыни?
Рахман. Үзең ничек уйлыйсың?
Нурзадә (көлә). Белмим. Базда капланып утырганым юк.
Мөкатдәс. Алайса (баса), тегермән үз кошларын юкка көткән булып чыга икән.
Рахман (коры). Тегермән түгел, син юкка көткәнсең аларны!
Мөкатдәс (аңа карап торгач). Хәзер инде ни аерма? Тегермәннең соңгы көннәре Миңа да күп калгандыр димсең? (Китәргә борыла.) Атны карыйм әле, авырып тора шикелле.
Аллаһияр. Атың бик карт икән инде, алаша икәнлеген танырлык та түгел.
Мөкатдәс. Бия ул. Карт инде. Быел иткә озатыласы иде. Өч ат белән бергә машинага төяп алып киттеләр. Артларыннан куа чыктым да үз биямне төшереп калдырдым. Жәлләдем. (Күкне күрсәтеп.) Инде яңгырлар китүе ихтимал.
Нурзадә. Теге ата кош, ата кош нишләде соң?
Мөкатдәс эндәшмичә чыгып китә.
Аллаһияр (шашлык кабып карый). Пешкән. Эһе-һей!.. (Йосыфка.) Җебемә әле, теге шешәне чыгар да шашлыкка тамызгала.
Йосыф рюкзак алып килә. Стаканнар, коньяк шешәсе чыгара. Кепкасы белән күмер җилләтә-җилләтә, шашлыкка коньяк тамызгалый.
Шәмсия (уйчан). Пеште.
Нурзадә (кул болгый). Әһе-һей!.. Мөкатдәс абзый, пеште-еү!
Мөкатдәс керә.
Мөкатдәс. Атым авырып тора әле, оланнар. Буаз ул. Әллә сезне тартып килеп өзлеккәнме тагын?
Рахман. Арыгандыр. Өч чакрымнан сигез кешене тартып килеп карасын әле!
Йосыф. Әйдә, Мөкатдәс абзый, җитеш.
Аллаһияр. Нурзадәне тотканың өчен.
Нурзадә. Аның мине кочканы өчен. Бер яшьлектә, бер картлыкта ул!
Мөкатдәс. Берне генә дисәгез инде
Нурзадә. Берне генә. Ә аннары (Чегәннәрчә.) Эх раз, ещё раз, много, много, много раз!..
Зөлфирә. Теге кыр өсте яшеллеге белән урман сарылыгын мәңге онытмаска күреп каласы иде! Югыйсә хәтердә томан гына калачак!
Нурзадә. Бар нәрсәдән томан гына кала. Томан гына. Хәтта кешеләрдән дә.
Йосыф (Рахманга). Баш нәрсәгәме? Мин аның белән бүген шашлык ашыйм. (Шашлык чәйни, коньяк бүлә.)
Аллаһияр. Күз бәйләш уенын иң оригиналь тәмамлаган Нурзадә белән безне шушы сахрага алып килгән хуҗабыз Мөкатдәс абзый исәнлеге өчен!
Шәмсия рюкзактан бер стакан ала, аңа коньяк салып куя.
(Үзләрен санап). Без сигез генә ич. Бу стакан кемгә тагын?
Нурзадә. Кем дә булса киләсеме әллә? Берәр көтелмәгән кунакмы?
Шәмсия. Көтелмәгән. Ел буе инде ул томан аша безнең хәтерләребезгә ишек кага. Ләкин беребезнең дә аны үз күңеле түренә үткәрәсе килми. Без һәммәбез дә базда утырабыз шикелле. (Барысына да күз йөртеп чыга.) Рафаэль өчен! Аның рухы истәлегенә!.. (Эчеп куя.)
Нурзадә. Рафаэль!.. Әх, егетләр! Шундый ярата идем мин аны! Әгәр сезнең берәрегезгә шундый ярату насыйп булсамы?! Кире какмагыз. Зинһар өчен, Рафаэль сымак кире какмагыз! Авырлыгы безгә караганда да яманрак булып үзегезгә төшәчәк. Үзегезгә! Мин моны бик яхшы беләм, ышаныгыз!
Шәмсия. Кадерле дусларым! Мин сезнең янга ял итәр өчен генә дип килеп чыкмадым бит Әйе, әйе, Аллаһияр! Кадерле ирем минем! Мин бу юлы хәтта синең яныңа дип тә килмәдем Мин Рафаэльне онытмадыгыз микән дип килдем.
Бер-берсенә карашып куялар. Нурзадә артка чигенә. Тынлык урнаша.
Рахман. Ә кемдер былтыргы көздән бирле базда утыра. Төнлә кинәт салкынайтып, сезнең паромыгыз елга уртасында бозга катып калганнан бирле.
Һәммәсе тагын бер-берсенә карашып ала.
Шәмсия. Син каян беләсең, егет? Син тагы нәрсә белә- сең?
Рахман. Барысын да. Сез белгәннең һәм белмәгәннең, шуңа өстәп, сез белергә теләмәгәннең барысын да беләм.
Нурзадә (күккә карап). Кояш сүнде. Болыт Яңгыр яумаса ярый.
Рахман. Үлеменә бер ел тулды дигәндә генә Рафаэльнең телегезгә керүе сәер тоелмыймы сезгә?
Йосыф. Нәрсәсе сәер? Шәмсия искә төшерде, рәхмәт. Әйдәгез, чыннан да, аның өчен дә күтәрик (Үзенә коньяк сала, әзрәген җиргә түгеп, эчеп куя.)
Рахман. Аның турында сез үзегезгә нидер ачыклап җитмәгәнсез миңа шунысы сәер.
Нурзадә. Ташлагыз!.. Аны искә төшерү авыр миңа. Мин бит аны сөя идем!.. Әйдәгез, бүген ял гына итик әле. Тагын кайчан туры килә, тагын кайчан
Рахман (йөгереп барып, мылтык алып килә, Мөкатдәскә). Берәр патроның юкмы?
Мөкатдәс. Нәрсәгә ул?
Рахман. Шул яхшы кеше истәлегенә бер салют бирәсем килә.
Мөкатдәс (тегермәннән патрон алып чыгып бирә). Соңгысы.
Рахман мылтык кора.
Аллаһияр. Нәрсәгә бу комедия?
Рахман. Сезне йокыдан уятырга.
Нурзадә (әкрен). Бир әле, үзем атыйм әле, Рахман. (Мылтыкны ала, башын янтайтып, һавага төби.)
Аллаһияр. Юк, дөрес тотмыйсың! (Аның янына килеп баса.) Менә болайрак аталар аны.
Өйрәткән булып, аны кочаклый, мушкага түгел, яшертен генә бер-берсенең күзләренә карашалар. Шәмсия иренен тешләп, күзәтеп тора. Каз кычкырган тавыш ишетелә. Шәмсия сискәнеп китә.
Шәмсия (үз-үзенә). Нәрсә соң бу? Нинди бетмәс күз бәйләш соң бу?
Зөлфирә. Ай, кыр казы! Карагыз әле, кара, кыр казлары! (Читкә йөгерә.)
Рахман (аны тотып). Тукта. Шаулама!
Нурзадәдән мылтыкны ала да, кача-поса, ачыклыкка таба китә, үзе җиргә сузылып яткач, башкаларга да иелергә кушып кул изи.
Шәмсия. Кирәкми, егет, атма! (Туп-туры басып, Рахман янәшәсенә барып ята.) Өчәү. Бары тик өчәү генә. Нигә өчәү соң алар?
Рахман. Әкрен Комачаулама. (Төзи.)
Зөлфирә (Бикчәнтәйгә). Аттырма, аттырма!
Аллаһияр. Чапаланмагыз. Хәзер, хәзер бетә. (Эчеп куя.)
Нурзадә. Кирәкми, Рахман!
Йосыф (Рахманга таба шуыша). Кая әле, үзем, фольклорчы, минем кулым нык.
Шәмсия (артка борылып карап алгач). Нинди дәү, матурлар!..
Рахман (аңа карап, әкрен). Синең кебек. (Мылтыкны Шәмсия белән үзенең арасына куя.) Матурлар. (Сигарет ала да аны кабыза алмыйча тора кулы калтырый.) Юк, кул бармый.
Шәмсия. Нигә өчәү соң алар?! (Мылтыкны ала да төзәп атып җибәрә.)
Кайтаваз булып, көзге алма бакчасына мылтык гөрселдәве таралып китә. Яралы канатлар шапылдавы, каз кычкырган тавыш ишетелеп тора. Аннары ат кешни.