Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 21.

Шрифт
Фон

Шәмсия. Бала уенчыклары. Кер әле, Аллаһияр, кара әле

Аллаһияр. Итне чыгар әле, шашлык пешерә торыйк.

Шәмсия. Ишетәсеңме, Аллаһияр, бала уенчыклары. (Кереп китә дә кәстрүл белән ит алып чыга.)

Аллаһияр (читкә). Бикчәнтәй, шомполлар яса.

Бикчәнтәй тавышы. Күмер әзерме?

Бикчәнтәй белән Зөлфирә керә. Шашлык ясау ыгы-зыгысы башлана. Шау-шу китә.

Бикчәнтәй (учакны карый). Күмере әз әле. (Учакка агач өсти.)

Нурзадә (тагын чыбык китереп сала). Янсын, янсын әле бер! Йөрәкләр эреп акканчы!

Шәмсия. Итәгеңә ут капмасын.

Нурзадә. Йөрәк янганда, итәк нәрсә ул!

Аллаһияр. Баш югалганда, чәч кайгысымыни!

Зөлфирә. Әх, җәмәгать! Арабызда бер кеше юк, сизәсезме?

Бикчәнтәй (аңа). Кирәкмәс, Зөлфирә.

Аллаһияр. Йосыфны әйтәсеңме?

Шәмсия. Чыннан да, кайда йөри ул?

Йосыфны чакырып, чыгып китәләр.

Нурзадә (Аллаһиярга). Арабызда берәү артык безнең.

Аллаһияр. Шәмсияне әйтәсеңме? Бигрәк тагын син.

Чыгып китәләр. Бераздан көлү авазлары яңгырый. Барысы да Йосыф белән бергә йөгерешеп кире керә.

Нурзадә. Җәмәгать, әйдәгез, күз бәйләш уйныйбыз.

Йосыф. Мин музыка куям! (Магнитофон җибәрә.)

Бер-берсенең күзләрен бәйләп уйнарга керешәләр. Дөресрәге, уйныйлар да, заманча бииләр дә.

Зөлфирә. Үзеңә теләгән кешене генә тотыштан.

Аллаһияр. Ә кем кемне тоткан караш юк.

Нурзадә. Рахман, сине эләктерергә дә җай чыкты бит, саклан!

Рахман. Нәрсәгә мин сиңа?

Нурзадә. Аннары ата-анаңа яучы җибәрер идем.

Шәмсия. Хәрәмләшмәгез. Тавыш белән табышу юк.

Аллаһияр. Бер-берсен иң кызык итеп, көтелмәгәнчә тоткан кешегә приз!

Йосыф. Ә призга шашлык белән коньяк!

Бикчәнтәй. Ә мине кем тота?

Йосыф Бикчәнтәйнең сакалыннан эләктереп ала.

Йосыф. Кем чәче бу?

Аллаһияр. Кызлар куарга керешкәнче, егетләр сакалы белән кызлар чәчен аерырга өйрән!

Көлешү.

Йосыф (Бикчәнтәйне этеп җибәрә.) Тфү!

Рахман. Ә синең хатыныңны тотсам?

Аллаһияр. Минем үле гәүдәм аркылы атлап кына.

Шәмсия. Сөйлисең дә инде!

Нурзадә. Уеннарның уймак чыгарганнарын яратам мин!

Йосыф. Нурзадә, минем йөрәгем ялкынын сизмисеңмени? Качма инде, кил бире!

Шәмсия яулыгын кинәт чишә дә, читкә китеп, карап кына тора башлый.

Шәмсия (юри шаулап). Егетләр, зарыктырмагыз! (Аллаһияр каршына атлый.) Ялындырасыз, инде үзем аулыйм!

Аллаһиярның үз тавышыннан читләшүен күреп, тәэсирләнеп, нишләргә белмичә тора.

Аллаһияр (аны эзләгәндәй кыланып). Кайда син, фәрештәм?

Нурзадә (аның тавышына таба бара). Кайда син, Рахман? Шәмсия ник дәшми?

Зөлфирә. Дөрес уйнамыйсыз сөйләшмәгез!

Нурзадә. Курыкма, синең Бикчәнтәеңә калмаган!

Аллаһияр Нурзадәне тотып ала.

Аллаһияр. Бикчәнтәй күптән Зөлфирә кочагындадыр инде, мут.

Нурзадә Аллаһияр кочагына сыена, үбешәләр.

Шәмсия (тавышсыз елый, шаккатып аларны әйләнеп чыга). Башкалар гадел уйный бит, Аллаһияр! (Нурзадәне Аллаһиярдан йолкып атарга үрелә, читкә китә.) Мин уеннан чыгам.

Бикчәнтәй Зөлфирәне тотып ала. Бермәл назланышып торалар да йөгереп чыгып китәләр.

Мөкатдәс күренә. Яшьләргә бераз карап тора да Рахман каршына килеп баса, Рахман аны тотып ала.

Рахман. Кайсыгыз бу минем кочагымда?

Мөкатдәс. Мин, улым.

Рахман (аны читкә этеп җибәрә). Мин сине эзләмә- дем!

Мөкатдәс. Аның каравы мин сине эзлим, улым. Гомерем буена эзлим.

Аллаһияр Нурзадәне юри Мөкатдәс кочагына этеп кертә.

Нурзадә. Бу синме, Рахман? (Юри кочаклый.)

Аллаһияр. Әттә-тә! (Күзен чишә.) Мөкатдәс абзыйга приз, егетләр!

Барысы да яулыкларын чишәләр.

Йосыф. Юк, сизмисең йөрәгем януларын, Нурзадә! (Җырлый.)

Шәмсия. Ятка

Нурзадә. Зөлфирәләр кайда?

Аллаһияр (як-ягына карана, кул селтәп). Оригиналь түгел.

Шәмсия. Аның каравы гадел. Гашыйкларча.

Нурзадә. Күз бәйләшкә гаделлек нәрсәгә ул? Кем өлешенә нинди көмеш эләгә инде!

Аллаһияр (Нурзадә белән Мөкатдәскә). Иң оригинале сез. (Барысына да.) Килешәсезме?

Йосыф. Аңынчы (Фотоаппарат ала.) Истәлеккә, абзый.

Аллаһияр (читкә). Бикчәнтәй!

Нурзадә. Зөлфирә-әү!

Бикчәнтәй белән Зөлфирә йөгереп керә.

Йосыф. Басыгыз.

Шәмсиядән кала барысы да тегермән баскычына менеп баса, рәсемгә төшәргә әзерләнә.

Бикчәнтәй. Кил, Шәмсия.

Шәмсия. Теләмим.

Йосыф фотоаппаратын өчаякка беркетә, автоматын җибәреп, иптәшләре янына менеп баса, һәм алар бер мәлгә фоторәсемдәгечә тынып, хәрәкәтсез калалар.

Йосыф (фотоаппаратын алып). Хәзер аерым кадрлар. Мөкатдәс абзый, тегермән ташына утыр әле. (Җитәкләп утырта.) Син, Нурзадә, аның янына бас. (Рәсемгә төшерә.) Картлык белән яшьлек. Шәп рәсем булачак. Аягыңны килешлерәк бас. Билеңә таян.

Мөкатдәс. Ни-нәрсәгә мин?

Йосыф. У-у, абзый! Бер ун елдан соң бу рәсемнәр!.. Хәзер, абзый, баскычка утыр. Син, Нурзадә, тегермән канатына менеп утыр Аякларыңны салындыр, салындыр. Елмаю!.. Юк, абзый, син, киресенчә, йөзеңне боек итеп төш. Шулай, һоп! Рәхмәт Бу рәсемнәрме? Менә боларның берсе дә калмагачмы? (Алма бакчасына, тегермәнгә, умарталарга ишарәләп.) Берзаманны бу рәсемнәрнең һәммәсен акчага әйләндерәм мин.

Мөкатдәс. Акчага? Болардан (тирә-юньгә ишарәләп) акча гына каламыни?

Йосыф. Тарихка калсын, тарихка! (Төшерә.) Боларның эзе дә булмый монда киләсе җәйгә. Эзе дә!.. Әнә нәрсә корабыз мәхшәр!

Мөкатдәс. Ашыгасың түгелме соң, олан? Тереләрне, үлмәскә килгәннәрне күмәргә ашыгасың түгелме? Калмый кая китәр? Калган ич моңынчы.

Йосыф (көлә). Барысын да су йотачак. Су!

Мөкатдәс (төшенке). Ә-ә аны әйтәсеңмени?.. Без үләрбез анысы. (Рахманга карап.) Бездән берни калмас Тик кешеләр яңа бакча утыртыр.

Йосыф. Юк, абзый, яэҗүҗ-мәэҗүҗ килә. Җирләрне су баса, техника изә Хисләрне акыл күмә. (Нурзадәне фотога төшерә.) Истәлеккә.

Мөкатдәс. Кая китсен болар, олан? Бу тегермәннең үз кошларын көтеп аласы бар ич әле. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ килә, ә ул көтә.

Шәмсия. Нинди кошларын?

Мөкатдәс. Әүвәлтен аның түбәсенә ике ләкләк оя кора торган иде. Ә бер елны

Шәмсия. Нәрсә бер елны? (Аның янына утыра.)

Мөкатдәс. Яз иде. Тегермән тартырга җыелган ир-ат ләкләк оясына өч тавык йомыркасы менгереп салды. Хәер аны ник яшереп торырга мин үзем менгереп салдым. Тегермән канатының күчәр чөен кагарга менгәндә. Ул йомыркалардан чыккан чебешләр нишләр икән, янәмәсе. Ашарга дип очып киткән чакларын туры китереп мендем. Ояларында ике йомырка.

Зөлфирә. Шуннан ни булды?

Аллаһияр. Йомыркалары артканга куанганнардыр.

Мөкатдәс. Ә син куаныр идең микән (Шәмсиягә карап) хатының көтмәгәндә бала алып кайтса?

Аллаһияр белән Шәмсия бер-берсенә карашып ала. Нурзадә пырхылдап көлеп җибәрә.

Алар да куанмады шул. Ата кош әйтте дә салды. Ирләрчә әйтте.

Бикчәнтәй. Ата кош? Кемгә?

Мөкатдәс. Анасына Озак ләкелдәштеләр. Әүвәлтен очынып-очынып тузындылар. Аннары инде соңгы сүзне ана кош әйтте. Ах, әйтте дә соң!.. Әйләнә-әйләнә күккә күтәрелде дә пөхтә, төгәл итеп әйтте дә салды.

Шәмсия. Нишләде?

Мөкатдәс сүзсез тора.

Йосыф. Нишләсен. Кире төшеп, тавык йомыркаларын ватып ташлагандыр.

Мөкатдәс. Ана кош бик биеккә күтәрелде дә ук булып җиргә кадалды. Төгәл менә шушы ярык ташка килеп төште

Шәмсия йөзен каплый да читкә китә.

Нурзадә. Ә икенчесе атасы ташландымы соң?

Рахман (Мөкатдәскә карап). Ул яши Ул дөнья сөрә әле!

Йосыф. Нигә дип ташка кадалды соң ул?

Мөкатдәс. Белмим. Әмма бик үкенечле булды.

Зөлфирә. Сез ул йомыркаларны белмичә куйгансыз лабаса.

Мөкатдәс. Хикмәт анда түгел, кызым. Хикмәт белмичә гаепләүдә. (Рахманга карап.) Оныклар да кичерми торган шундый хаталар да ясап ташлыйсың икән ул

Рахман читкәрәк барып баса.

Аллаһияр (коры). Ә кошларга зыян киләсен белгән булсаң?

Мөкатдәс. Ул кошның кадалуы бик хикмәтле булып чыкты.

Бикчәнтәй (кинәт, кычкырып). Әйтмә, карт! (Уртага чыгып баса, иптәшләрен күздән кичереп.) Йә, бу табышмакка җавапны кайсыгыз таба? Аллаһияр! Син әйтеп бак.

Аллаһияр иңбашын җыера. Шәмсия аңа карап тора.

Шәмсия. Атасы ана кошны хыянәттә гаепләгәнгә охшый. Шуңа күрә ана кош башын ташка орган да ул.

Йосыф. Бу йомыркаларны кем белән йөреп салдың дипме? Менә мут! Ә үзе ташка кадалмаган бит!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3