Шәмсия. Бөтен җирдә бульдозерлар
Мөкатдәс. Яэҗүҗ-мәэҗүҗләр алар! Бөтен җирне актаралар, урманнарны кисәләр, күлләрне күмәләр
Рахман. Авыл күчә Бөртекләп авылның җанындагы хәзинәсен җыеп йөрим. Кайчан да булса цивилизация дигән чая егет, шушы борынгы җирне су белән күмгәненә үкенеп, җиргә ятып, бер елар микән?
Шәмсия. Шагыйрь дә икән әле син!
Рахман. Рәхмәт.
Шәмсия (кулын маңгаена куеп). Югалды болар, таралышып беттеләр.
Мөкатдәс. Бакчаның теге ягына җибәрдем мин аларны. Коры ботак анда чокыр тулы.
Рахман. Бер корыган алмагачны тотасы да кисәсе иде инде.
Мөкатдәс (мылтык селкеп). Йомшак җирең кычыта мәллә? Тоз белән бер генә гөпелдәтермен Ә бәлкем, ул алмагач яңарып китәр, кем белә? Табигать сабыр булганны ярата.
Рахман. Барыбер су күмә ич.
Мөкатдәс. Күмә Тик намусны түгел.
Казлар кычкырган тавыш.
Шәмсия (күккә карап елмая). Кыр казлары! Өчәү!
Мөкатдәс (Рахманга). Бар! Бервакытны барыбер үләселәр дип, шуларны атып төшер, алайса Алмагачлар да шулай. Исән чакта яшәсеннәр.
Шәмсия. Кыр казлары! (Йөгереп чыгып китә.)
Рахман. Бир, үзем чистартам.
Мөкатдәс. Мә соң! Мин умарталарны карыйм. (Тора.) Шушында гына чистарт.
Рахман. Ник монда гына?
Мөкатдәс. Мин гомер буе шушында чистарттым. Сакланганны Алла саклаган, йә бала-чага килеп чыгар, ялгыш атар
Рахман (ирония белән). Берәүгә бала-чага кайгысы төшкән! Бер улың бар, ул да сиңа әти дими.
Мөкатдәс (читкә карап). Аның каравы миңа, бәлки, син бабай диярсең әле?
Рахман. Акылың алтын икән. (Тынлыктан соң.) Минем сиңа бабай диясем юк!
Бер-берсенә карашып торалар. Мөкатдәс чыгып китә. Ботак-сатак күтәреп, Зөлфирә белән Бикчәнтәй керә. Йөкләрен тегермән ташына куялар.
Зөлфирә (ашыгып). Муеныма әллә нәрсә керде, кара әле, Бикчәнтәй!
Бикчәнтәй (арттан аның якасын ачып нидер ала да бармагын тырпайтып). «Фатыйма» кергән.
Зөлфирә (бөҗәкне алып). «Фатыйма», «Фатыйма», киявең килә, кач, кач!..
Бикчәнтәй, кочып, аның муеныннан үбеп ала. Рахман, елмаеп, арткарак күчеп утыра, аны күрмиләр.
Кытыклыйсың!.. (Читкә йөгереп китә, әйләнгәләп.) Бүген нинди көн!..
Бикчәнтәй (аны куа). Нинди, Зөлфирә?
Зөлфирә. Нинди көн!
Бикчәнтәй. Нинди соң, нинди? Минемчә, бүген быелгы көзнең гадәти матур бер көне.
Зөлфирә (кинәт туктый, аныңча кабатлап). Бүген быелгы көзнең гадәти матур бер көне (Кискен хәрәкәт белән Бикчәнтәйгә таба борыла.) Бүген былтыргы көзнең коточкыч көне (Ташка утыра, йөзен каплый.)
Бикчәнтәй. Былтыргы көзнең?
Зөлфирә. Без былтыр бу көнне төнлә паромда Кама кичкән идек. Без, яшь инженерлар, атом электр станциясе төзеләчәк урында җир эшләре алып барасы яшь белгечләр
Бер-берсенә карашып торалар. Бикчәнтәй учак ягып җибәрә.
Зөлфирә (кулын учак өстендә тотып). Ул төн коточкыч салкын иде.
Рахман кызыксынып тыңлый башлый.
Бикчәнтәй. Рафаэль Ул төнге салкын аңны гел суытып тота кебек әле, Зөлфирә.
Зөлфирә. Ә минемчә, без ул төнне онытып та өлгердек бугай инде. Нәкъ бер ел үтеп киткән ич. Бүген нәкъ бер ел.
Бикчәнтәй (сак). Бәлки, бүген онытылып ял гына итәрбездер, Зөлфирә? Авыр истәлекләргә бирелмичә генә.
Зөлфирә. Бүген Рафаэльнең елы икән.
Бикчәнтәй. Елы бүгенге көнгә туры килүен әйт.
Зөлфирә. Син риза түгел мәллә?
Бикчәнтәй. Нәрсәгә?
Зөлфирә. Рафаэльне искә алуга.
Бикчәнтәй (иңбашын җыерып куя). Көтмәгәндә Бәлки, кирәкмәстер?
Зөлфирә. Кирәк, Бикчәнтәй! Без бу көнне онытмыйча, аны көтеп алырга тиеш идек. Ә без күңел ачарга дип килгәнбез. Шашлык пешереп ашарга, коньяк эчәргә
Бикчәнтәй. Синдә ул берәр төрле хис уятмый идеме?
Зөлфирә. Ник сорыйсың?
Бикчәнтәй. Рафаэль хәтәр чибәр егет иде.
Зөлфирә. Ул чагында син миңа беркем дә түгел идең әле, бүген көнләргә хакың юк.
Бикчәнтәй. Алай да
Зөлфирә. Институтта кайбер кызларның аның өчен башларын җуярга әзер торуларын бераз белә идем.
Бикчәнтәй. Ә син?
Зөлфирә. Табынырлык егет иде ул! Чибәрлегеннән битәр акыллы.
Бикчәнтәй. Син кыю! Ә ул кызларга караганда Аллаһиярның хатынын өстен күргән.
Зөлфирә. Юк, ул кешелеклелекне өстен күрде, хәтта үзенең мәхәббәтеннән ваз кичеп. Баш иярлек кеше иде ул.
Бикчәнтәй. Суга төшеп үлүне кешелеклелек димәс идем.
Зөлфирә. Суга үз ирке белән сикермәгәндер ул, Бикчәнтәй. Кайвакытны төннәр буена уйланып ятканым бар. Миңа ул суга үз ирке белән сикермәгәндер шикелле тоела. Сәер тойгы, ләкин, ләкин
Бикчәнтәй. Ни диюең бу, Зөлфирә?
Зөлфирә. Фараз кылуым.
Бикчәнтәй. Бөтен фаразларны суд-медицина тикшерүе әйтте. Йә үзе сикергән, йә ялгыш егылып төшкән дип. Хәтерлисеңме, ул паромда бер төркем егетләр үзара ызгышып, бәйләнешеп алган иде. Бәлки, ул, без күрмәгәндә, шул егетләр арасына барып кысылгандыр? Шунда берәрсенең төртеп төшерүе бик ихтимал дияр идем, милиция белеп тикшергәндер инде.
Зөлфирә. Ул гел безнең белән бергә булды. Син моны яхшы беләсең. Сине тынычландырган тикшерү дә (Тын торгач.) Ә бәлки, аны, чыннан да, кемдер йә ялгыш, йә ничек төртеп төшергәндер?
Бикчәнтәй. Кемдер диюең безнең арадан берәрсе түгелдер ич?
Зөлфирә (ашыгып). Белмим, белмим.
Бикчәнтәй. Ә нәрсә беләсең соң син?
Зөлфирә. Мин бары тик беребезнең дә болай уйламаганын гына беләм. Болай уйларга базмаганын.
Бикчәнтәй. Шайтан алгыры! Бу кадәр дә бернинди логика кысасына сыймаслык итеп бары тик син генә хатын-кыз гына уйлый аладыр. (Көлә.)
Тынлык. Учакка агач өстиләр.
Зөлфирә. Нурзадәне ярата иде ул.
Бикчәнтәй (ирония белән). Әйтәм җирле, ир белән хатын арасында буталган!.. Шәмсия кире каккач, суга сикереп, башы белән бозга туры килеп үлгәнче! Искитмәле мәхәббәт! Эгоист һәм принципсыз бәндә менә кем булган ул сезнең Рафаэлегез!
Зөлфирә (горур һәм мыскыллы). Сиңамы соң сөйгәнеңне ташлап ире хатынының бала табуын теләмәгән хатынны кызгану! Бу тик Рафаэль кулыннан гына килгән. (Читкә китәргә юнәлә, борылып.) Син шундый кеше кебек була алсаң, мин синең өчен башымны җуярга риза, Бикчәнтәй.
Мөкатдәс тавышы. Карале, Зөлфирә сеңлем, эчтә капчыклар бар, алып чыгып бир әле, умарталарга каплыйм.
Зөлфирә кереп китә, капчыклар тотып чыга.
Зөлфирә. Без дә булышыйкмы, Мөкатдәс абзый?
Мөкатдәс тавышы. Килегез соң.
Зөлфирә белән Бикчәнтәй чыгып китәләр.
Рахман (үзалдына). Паром? Паром Сәер хәтер (Мылтык төзәп карый.)
Кемнедер борылып карый-карый, Шәмсия керә.
Шәмсия. Сәер Болар гел бергә йөриләр
Сулы чиләк күтәргән Нурзадә, алмалы чиләк тоткан Аллаһияр күренә.
Аллаһияр. Кыргый алмалар җыйдым әле.
Шәмсия. Әче түгелме соң?
Нурзадә. Ничек ашыйсың бит! (Алма алып каба.)
Шәмсия. Һәрвакыттагыча, кыстатмыйсың, ахрысы. (Тегермәнгә кереп китә.)
Аллаһияр (куеныннан зур кызыл алма алып Нурзадәгә суза). Иң матуры.
Нурзадә. Каян таптың?
Аллаһияр. Үлән арасыннан.
Нурзадә (юып һәм сөртеп каба). Ә Шәмсиягә?
Аллаһияр. Ә аңа (Чиләгенә ымлый.)
Нурзадә (чиләк алдына тезләнә). Кыргый алмаларны яратам мин!
Аллаһияр. Синең кебек кызларга кыргыйлар килешә ул.
Нурзадә (елмая). Син кыргыймыни? Шәмсия урынында булсам, йөгән кидертә белер идем мин сиңа, Аллаһияр!
Аллаһияр. Сусадым.
Нурзадә (чиләкне алып, аңа су эчерә). Бикме?
Аллаһияр (аңа карап). Бик. (Пышылдап.) Күпме эчсәм дә туймам кебек, Нурзадә.
Иске җиз самавыр тотып, Шәмсия чыга. Нурзадә, елмаеп, Рахман янына китә. Мылтыкны алып, Аллаһиярга төби.
Рахман (мылтыкны алып). Йә, йә, шаярма!
Аллаһияр. Уйнасын. Корылмаган ич.
Рахман. Елга бер мәртәбә корылмаган мылтык та ата, ди. (Мылтыкны стенадагы чөйгә элеп куя.)
Шәмсия, самавырның көлен кагып, су һәм учактан күмер сала.
Аллаһияр. Кайдан алдың бу хан заманындагы самавырны?
Шәмсия. Бу тегермәндә әллә нәрсәләр бар. Хәтта бала уенчыклары да. Һәммәсе дә агачтан юнып ясалган. Мөкатдәс абзыйның балаларыныкы булган, күрәсең, әллә кайчангылар. Кызык шундый. Бөтен шүрлекне тутырып тезеп куйганнар.
Рахман. Ул уенчыклар белән беркем дә уйнамады.
Нурзадә. Ник?
Рахман. Аның балалары булмаганга.