Сәгадәт. Кая алып китәсең?
Биккол. Син юк җиргә.
Сәгадәт. Кеше көлдермә!
Биккол. Аңласалар көлмәсләр. Көлмәс өчен, кешене аңлау гына кирәк.
Шәмсин (Бикколга). Нинди камыт кидең син бүген, кияү? Карап-карап торам да танымыйм. Нигә чыгымчылыйсың?
Биккол. Киресенчә, камытымны салып аттым, бабай!
Шәмсин (корреспондентка). Аңлыйсызмы? Мин берни аңламыйм.
Корреспондент. Кеше муенында камыты булмаган өчен кеше дип атала да. (Үз-үзенә.) Әллә нәрсә җуйган кебек идем. Монда шуны таптыммы әллә? Ничә еллар кигән камытымны мин дә салмадыммы соң? Үз-үзеңне кеше итеп сизәр өчен, бүтәннәрнең кешелеклелеген күр икән
Сәгадәт. Кайчан кайтасың?
Биккол. Минем вакытым синең акчаң түгел, санама Шулай, Сәгадәт, инвентаризацияңнән мине сызып ат.
Сәгадәт. Әһә! Сиздем. Кемең бар, кайда? Табып, азгынның күзен чукыйм!
Биккол. Хыялымда менә шушындый бер сын бар, Сәгадәт. Ә ул «сөям» дигәнне «суям» дип ишетми.
Шәмсин. Нәрсә бу, кияү? Нинди кәмит ясыйсың син?
Биккол. Хушыгыз, кешеләр һәм тораташлар!
Китәргә юнәлә.
Сәгадәт (кинәт). Кадалсын малы, синең белән китәм, Биккол! Мине үзең белән ал әле!
Биккол. Мин бит декабрист түгел. Әйберләр империясе падишаһы Хатын дигән галиҗәнапларына каршы баш күтәрергә җөрьәт иткән мәхлук бер ир генә. (Китә.)
Сәгадәт. Харап итте кәҗәмне, корткыч! (Артыннан йөгерә.)
Машина тавышы.
Шәмсин. Артист, ә?
Корреспондент. Ни өчен сак астында тоталар соң аны?
Шәмсин. Үзебездә урып-җыю беткәч, без аны күрше совхозга ярдәмгә җибәргән идек. Тегеләрнең бер шофёрын тотып кыйнаган. Теге шофёр каен полосасындагы берничә агачны төрттереп аударган булган. Менә шуның өчен.
Акчура. Шуңа бәйләнеп кул пычратаммы соң!
Зиләйлүк. Синең кулың гел чиста шул. Син кыйный алмас идең.
Шәмсин. Әх, кияү нинди иде минем, иптәш Җәмлиханов, ә?!
Корреспондент. Ә кызыгыз?
Шәмсин. Юк, аннан декабрист хатыны чыкмас иде. Биккол дигәннең «кол» дигәнен бозып аңлаган ул.
Болдырдан Гөлмәрьям төшә. Микроскоп тоткан.
Гөлмәрьям. Нәрсәмнедер тагын югалттым, оланнар, күрмәдегезме?
Шәрифел керә.
Шәрифел. Гөлмәрьям астай!
Гөлмәрьям. Әле мин кемгәдер кирәкмени?
Шәмсин. Кил әле монда, Шәрифел, утыр әле.
Раушан. Гөрләтик әле табынны!
Зиләйлүк. Бәй! Бүген монда көмеш туй лабаса! Онытылган!
Раушан. Утыр, Шәрифел.
Шәрифел. Вакытым юк. Рашат кайтты. Өйләнәм, ди.
Раушан. Ишетәсеңме, әни? Өйләнә, җен баласы!
Акчура. Булмады. Салып сугасыңмыни ул кызны!
Зиләйлүк. Кайсысын? Ник?
Акчура. Олысын. Шәрифел малаен да кулга төшерә алмагач, ни пычагыма дип ничә еллардан бирле шәһәрдә укытам соң мин аны? (Зиләйлүккә.) Утырып калалармы? Башланды! Җидәү бит алар минем, иптәш корреспондент!
Зиләйлүк (Шәрифелгә). Кем ди соң? Җүнле гаиләдән булып, җүнле кыз булсын инде.
Шәрифел. Монысын инде сездән яхшы белүче юк. Сезнең олы кызыгыз Гөлчәһрәне алып кайтам, ди.
Зиләйлүк (еламсырап). Газиз балам
Акчура. Әйтәм ич башланды! Нигә аңа балавыз сыгасың? Җиде туйда җиде тапкыр кода буласыларым бар әле минем, иптәш корреспондент!
Раушан. Яшьләр өчен, Акчура!
Шәмсин. Нинди туй бар һәммәсе өчен!.. Шәрифел, Шәрифел, елыйсыны китереп торма әле. (Рюмка бирә.)
Эчәләр.
Гөлмәрьям. Рәхмәт, Раушан.
Шәрифел. Сиңа йомышым бар иде, Гөлмәрьям астай.
Гөлмәрьям. Баш өсте!
Шәрифел (микроскопка ымлап). Миңа, Гөлмәрьям астай, шушы нәрсә кирәк иде.
Раушан. Нәрсәгә ул?
Шәрифел. Утын турарга түгел
Гөлмәрьям (микроскопны бирә). Инде үлгәнче яшәсәм дә була. Дөньялыкта нәзерем калмады.
Шәрифел. Җәваһирә
Җәваһирә. Дәшмә, дәшмә әле. Минем өчен ничә еллар дәшмәгәнсең! Минем өчен тагын бер дәшмә әле. (Кәгазьләрне бирә.) Боларга Рашат белән Гөлчәһрәнең исем-фамилияләрен генә язасы.
Раушан. Көмеш туйга мондый бүләкне синнән һич көтмәгән идем, Җәваһирә.
Җәваһирә. Ә мин мондыйны көткән идемме соң? (Сынга ишарәли.)
Акчура. Европада, бәлки, Луиыңны очраткан булыр идең, күрше?
Корреспондент. Нәрсә соң ул Луи?
Раушан. Менә нәрсә, җен баласы! Булыш әле, Акчура.
Тартмалар алып чыгып ачалар, Раушан алардан проигрыватель һәм аның колонкаларын чыгарып, җайлап куя.
Акчура. Алай түгел болай ул, арыш түгел бодай ул икән бу нәрсә.
Шәмсин. Инде менә хәзер бераз утырырга була. Музыка!
Җәваһирә. Нинди акчага алдың, Раушан?
Раушан. Шул инде, бәрәңге акчасына. (Тәлинкә куя. Луи Армстронг җырлый.)
Акчура. Европа менә шушы инде ул. (Гармунда уйнап, тамак төбе белән.)
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә-әй!..
Корреспондент. Луи Армстронг?
Шартлау, пуля сызгырган, ыңгырашкан, «Ура» кычкырган авазлар. Кызыл нур бии.
Раушан тавышы. Беренче цель! Угломер 40 40! Заряд тулы! Тигезлек 00! Ут!
Раушан (рюмка күтәрә). Безнең Җиңүебез һәм матурлык өчен!
Гөлмәрьям (кувалданы ала). Хуҗасы юк, ахры, моның. Кәбестә тозлаганда бастырып куярга әйбәт икән. (Кереп китә.)
Тәмам.
Постскриптум.
Шәрифел (кулын суза). Яңгыр сибәли башлады. (Йөзен яңгырга куя.) Әле ярый утынны турап бетердек.
Шәмсин, якасын күтәреп, сынга барып ышыклана. Капитан керә.
Капитан. Минем дә исемә төште: Коттбус, Люббен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов. Аннары соң Берлин
Милиционер керә.
Милиционер (кулын козырёкка күтәреп). Такси номеры унтугыз да җитмеш җиде, иптәш капитан!
Сәгадәт керә, өстәл янына утырып ашый башлый. Биккол керә.
Сәгадәткә карап тора.
Биккол. Үзе ясаган җансыз тораташка гашыйк булган борынгы грек кешесе Пигмалионны онытмадыгызмы, кешеләр? (Сәгадәткә карап.) Җанлы тораташларны нишләтер идең икән син, Пигмалион?
Сәгадәт. Фиг сиңа миллион! Миллион түгел, сукыр тиен дә тими сиңа миннән! Минем миллионнар тәтемәгәч чыгып качтыңмы? (Залга.) Ул чагында кайда соң ул мәхәббәт?
Акчура (сын янына килеп). Моны ясарга күпме цемент китте икән?
Зиләйлүк. Дөядән: «Сиңа ат ошыймы?» дип сораганнар. Ул: «Аркасы бөкре булса, бөтенләй яхшы булыр иде», дигән, ди.
Раушан. Ташта чәчәк үсеп утырганын күргәнегез бардыр ич? Ул вакытта нигә шаккаттыгыз?
Гөлмәрьям күренә.
Гөлмәрьям (сын янына барып). Башыннан сыйпар идем, инде буй җитми икә-ән Без аналарга балалар иманы баш игән таш та газиз шул.
Корреспондент. Һәр көлкенең үз фаҗигасе бар.
Җәваһирә (алга чыгып баш ия). Рәхмәт Безне аңлавыгыз өчен.
Пәрдә
1977 елның июне 1978 елның гыйнварыСОҢГЫ ЛӘКЛӘК
Ике кисәкле драма
Катнашалар:
Шәмсия.
Аллаһияр.
Нурзадә.
Бикчәнтәй.
Зөлфирә.
Йосыф.
Рахман.
Мөкатдәс.
Үзебез һәм замандашларыбыз яшәгән вакыт.
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Көз. Алма бакчасы ачыклыгындагы умарталык. Шушында ук каравылчы йорты һәм иске җил тегермәне. Анда умарталар саклана. Уртада тишегенә учак ягыла торган тегермән ташы ята. Рюкзаклар күтәргән бер төркем яшьләр йөгерешеп керә дә шаулаша-гөрләшә кайсы кая таралышып бетә. Тегермәннән Мөкатдәс чыга. Мылтык, шомпол, сүс, чүпрәк тоткан. Рахман килеп чыга. Шәмсия күренә.
Рахман. Җикәнкүлдә үрдәк юк микән?
Мөкатдәс. Сине көтеп яталар, ди.
Рахман. Алайса, нигә мылтыгыңны алып чыктың?
Мөкатдәс. Чистартырга. Күгәреп ята.
Рахман. Бир, үзем чистартам.
Мөкатдәс. Бу сиңа атаңның келәт түбәсен ябу түгел.
Рахман көлә.
Шәмсия. Келәт түбәсе нишләгән?
Мөкатдәс (Рахманга ымлап). Ә, үзеннән сора. (Тегермәннең арткы почмагындагы бүкәнгә утырып, мылтык чистарта башлый.)
Рахман. Өченче ел, төзелеш институтының беренче курсын тәмамлагач, авылга ялга кайттым. Әти келәт сала. Алай үлчәп карый, болай үлчәп карый түбәсенә калае җитми. Яле, улым, ел буе бушка ипи ашамаганыңны күрсәт әле дигәч, моңа түбә сызымы сызып бирдем. Калай җитте. Икенче көнне йокыдан торганчы, түбә келәткә җәелгән дә яткан. Шиңгән әрекмән яфрагымыни!.. Түбә ябуларны өченче курста гына үткәнгә мин гаеплемени? (Көләләр.)
Былтыр филологиягә күчтем. Хәзер менә фольклор җыям җыр, әкият. Әле ярый бусын беренче курста ук укыттылар.
Шәмсия. Группагыз колхоз кырында бәрәңге җыя, син әкият.
Рахман. Тиздән бу җирләр су астында кала. Авыл һәм халык шәһәргә күчеп бетә. Җыры да бәрәңгедәй кирәкле дип, группа җитәкчебез җыярга, сорашырга кушты. Үз авылым ич кемдә нинди җыр, әкият, бәет барлыгын яхшы беләм.