Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 18.

Шрифт
Фон

Шәмсин. Европада безнең исемебез белән каныбыз исе юып бетермәслек булып калган. (Кәгазьләрне Раушанга суза, корреспондентка.) Гәҗит җиле безнең колхоз исен дә бер таратсын әле, иптәш Җәмлиханов!

Җәваһирә. Рәхмәт, Зәкәрия. Безгә Акчура барган Бакчасарайлар гына булса да ярый иде.

Акчура. Менә ич бакчагыз, әнә сараегыз Муен авырттыргычыгыз бар. (Сын янына барып, югары карый. Кепкасы төшә.) Эффект!

Сәгадәт. Инде сүз чираты безгә! (Тартмалар ала.)

Зиләйлүк. Көмеш белән чигелгән читек. Көмеш белән каелган түбәтәй. (Кидерәләр.)

Раушан (шат). Әби белән бабай булдык.

Зиләйлүк. Әби белән бабай түгел, кыз белән егет күк яшәгез.

Кәҗә белән әтәч тавышы ишетелә.

Акчура. Ишетәмсез, безнең бүләкләребез аваз сала!

Биккол. Ач абзарны, Акчура абый, күрсәтсеннәр гүзәл йөзләрен.

Акчура. Юк инде, рәхмәт. Аны куып йөрүләрем сагынып сөйләргә калсын. Рәхәт иде: берәр чираттагы яхшылыгым өчен хатын җанны иги башлауга чыга идем дә куа идем шул әтәчне Тфү!.. Кәҗәне. Арканыннан ычкындырып куулары үтә ләззәт бирә иде. Тәннән тир түгел, йөрәк майлары ага менә. Ул акырулары, мал-лай мм!.. җанга каймак. Кая анда Раушанның Луиларына моңа җитү!.. Шуннан хатын Сәгадәт янына чираттагы ультиматум белән кереп китә дә өч минутлык солых урнаштырып чыга. Ә мин шул арада рәхәтләнеп черем итеп алам. Менә бит, егетләр, күршеләр хакына үземне нидән мәхрүм итәм!

Биккол. Рәхим итегез, күршеләр: бездән бүләк сезгә кәҗә белән әтәч!

Җәваһирә. Әстәгъфирулла!

Раушан. Шәп!

Көлү. Сәгадәт сузып елап җибәрә.

Сәгадәт. С-сәҗәм, бәгърем, бәхил бул, Биккол абыең газиз башларыңа җитәр өчен генә кайткан икән ләбаса!

Көлү.

Корреспондент. Һични аңламыйм. Нигә көлешәсез?

Раушан. Аңлагач, көлке буламыни ул? Аңлагач елыйсы була.

Корреспондент. Сәгадәт ханым шуңа елыймы әллә?

Биккол. Ул аңламаганга.

Зиләйлүк. Ниһаять! Котылдык. Бу кәҗәңнең башы барыбер безнең бакчабыздан чыкмый иде.

Сәгадәт. Кайберәүләр әтәченең бу ишегалдында гомер уздыруы кебек.

Акчура (корреспондентка). Аңлатып узыйм. Шушы ике җанвар аркасында көн дә җәнҗал чыга.

Җәваһирә. Ә бит алар гаепсез, бичаралар.

Биккол. Кашынасы килгәч, кычу таба идек.

Раушан. Нәрсә, күршеләр, капитуляцияме?

Биккол. Гомуми һәм тулы коралсызлану.

Шәмсин. Безнең авыл масштабында.

Зиләйлүк. Күрәсең, безнең әтәч белән сезнең кәҗәдән башланадыр ул.

Корреспондент. Татулык белән матурлыкка бердәнбер юл.

Машина тавышы.

Зиләйлүк (карый). Милиция машинасы.

Акчура (Раушанга). Әллә кичә сине кайтарган машина инде? Сынны кире алып китәргә микәнни?

Биккол. Узып китте.

Сәгадәт. Кызык, безгә туктады.

Зиләйлүк. Берәү төште. Милиционер. Сезгә кереп китте.

Сәгадәт. Кем кирәк икән?

Биккол өстәл тирәли йөгереп чыга, рәшәткә аркылы сикереп чыкмакчы була, кире килә.

Шәмсин (Бикколга). Үзеңнән ерак качып була микән?

Биккол. Минем отпускым бетте, җәмәгать.

Акчура. Монда килә. (Алдындагы шешәне өстәл астына яшерә.)

Шәмсин (Акчурага). Профессионал икәнең әллә каян күренеп тора. (Шешәне кире өстәлгә куя.)

Акчура. Шартлы рефлекс, иптәш председатель. Милициягә иммунитетым юк минем, куркам.

Сәгадәт. Кичәге милиционерга охшаган бу.

Акчура. Аларның бөтенесе бер-берсенә охшаган.

Милиционер керә. Биккол сын артына поса.

Милиционер. Биккол Биккининның кайда икәнен әйтә алмыйсызмы? Качкан, мут.

Биккол (сын артыннан). Ку-ку

Милиционер әйләнеп карый, сынны күреп, бакчага уза.

Ку-ку! (Милиционер дикъкать итмәгәч, каршысына чыгып.) Ку-ку, дим!

Милиционер (аны читкә этәрә). Комачаулама әле.

Биккол. Менә мин Биккинин!

Милиционер. Булсаң соң?

Биккол. Син тораташ карарга кайттыңмы, мине тотаргамы?

Милиционер (фуражкасын сала, кырыс). Синекеме бу, Биккинин?

Биккол (табындагыларга). Беткән баш беткән. (Милиционерга.) Минеке.

Милиционер (уйчан). Шаккатарлык! Авылда гомер күрелмәгән хәл. Кайдан урладың, шельма? (Тынлыктан соң.) Мин сине моның өчен беләсеңме нишләтәм?

Җәваһирә (Раушанга карап, сак). Нишләтәсез?

Милиционер. Биккининның әнкәсе мәллә сез, апа? Ничек болай тәрбияләдегез аны?

Раушан. И-их!.. (Аракы эчә.)

Биккол. Нишләтсәң дә, бу сынга тияргә ирек бирмәм!

Милиционер. Җүләр син!

Сәгадәт. Билгеле, җүләр! Үз башына шундый бәла алгач.

Милиционер. Шушы скульптураны монда куярга рөхсәт иткән хатыныңның кем икәнен беләсеңме син?

Акчура. Кем?

Милиционер (уйлап торгач). Белмим. Сүз таба алмыйм.

Сәгадәт. Шушы җүләр аркасында нинди сүзләр ишетеп ят, ә?!

Милиционер (Шәмсинга). Әх, Зәкәрия абый!..

Шәмсин (Раушанга). Күңелең булдымы?

Корреспондент (милиционерга). Кешеләргә өстән бәя биреп торырга ни хакыгыз бар сезнең?

Милиционер. Абзый кеше! Милиция киеме безгә кешеләрнең җанын күрергә комачауламый. Киресенчә, бу безнең бурычыбыз!

Биккол. Бурычың икән, нигә акыл сатасың? Әйдә, киттек.

Милиционер. Мин сине, Биккинин, шушы скульптураны күргәч аңладым, кайтам да рапорт язам.

Зиләйлүк (барысына да). Нәрсә дәшмисез? Рапорт язам ди ләбаса! (Артка чигенә.) Качкан өчен дә эләгә ич моңа. Шуңа өстәп, сын өчен дә

Раушан (алга чыгып). Сын минеке, энекәш.

Милиционер (көлә). Сезнеке?

Раушан. Урламадым. Чүплектән таптым.

Милиционер (җитди). Җаны булган кеше моны чүплеккә ыргытыр микән, ай-һай!.. Ә сезнеке булуы мөмкин эш, нигә Ышаныр да идем, әгәр Биккининның бу скульптураны бакчасына куярга рөхсәт иткән хатыны янына качып кайтканын белмәсәм. (Хатыннарны күзли, Сәгадәткә.) Яшегезгә караганда, ул, мөгаен, сездер. (Килеп, аның кулын үбә.) Гүзәл җанлы икәнсез.

Сәгадәт югалып кала.

Җәваһирә. Ах! (Раушанга таяна.)

Акчура (Зиләйлүкне милиционерга таба этәрә). Менә монысын да үп. Бу сынга ул да мөкиббән киткән.

Биккол. Ә акылына килгәндә, иптәш сержант, ул хатын менә бу Җәваһирә апа. Сынның хуҗасы Раушан абый.

Милиционер. Кешеләрегез дә үзегез шикелле икән сезнең, иптәш Шәмсин!

Шәмсин (сак). Нинди?

Корреспондент. Искиткеч!

Милиционер. Мин сине, Биккинин, беләсеңме нишләтәм?

Зиләйлүк. Инде тагын нишләтәсез?

Милиционер. Үзем кулга алдым, үзем җибәрәм. Алып китә алмыйм мин сине!

Биккол (Сәгадәткә карап). Юк, сержант. Теләсәң нишләт мин бүген синең белән китәм.

Акчура. Галәмәт! Алайса, ник качып кайттың?

Биккол. Гомер буена качып яшәмәс өчен.

Җәваһирә. Кемнән качып?

Биккол. Үз-үземнән. Тагын мәхәббәт дигән асыл коштан качып яшәмәс өчен.

Шәмсин. Күз тигән, ахрысы, сиңа, кияү!

Биккол. Ул, мөгаен, менә бу сын күзедер.

Шәмсин (Сәгадәткә). Ни булды, кызым? Шөкер тора идегез, куанып бетә алмаслык.

Сәгадәт. Киявеңне белмим, әти, ә мин үзем бик шөкер торам! Тораташка шаккатканнар, имеш! Буржуйлар!.. Гардеробымда әле бер дә киеп карамаган җиде яңа күлмәгем генә ята минем. Бик шөкер!.. Ә бу хәерчегә (сынга ишарәли) ыштан ясарга цемент та жәлләгәннәр!

Тынлык.

Шәмсин (сынга карап). Без тереләргә караганда да терерәк мәллә соң бу сын? Җаны бар мәллә моның?

Корреспондент. Хикмәт тораташ җанында түгел.

Раушан. Ә нәрсәдә?

Корреспондент. Безнең күңелләребездә яткан тораташларда. Берәүләребезнең күңелендәге тораташ кайбер тереләрдән терерәк, икенчеләребездәгесе үлеләрдән үлерәк, күрәсең.

Милиционер. Гафу итегез, иптәшләр, мәҗлесегезне бүлдем. Сау булыгыз! (Китәргә юнәлә.)

Акчура. Тагын кил, иптәш сержант!

Биккол. Рәхмәт, күршеләр! Раушан абый! Мещанлыкны безнең сын янына үткәрәсе түгел, бел аны!

Чыгып китәләр.

Сәгадәт. Иремне өч көн сак астында яткырганнарын нигә әйтмәдегез?

Зиләйлүк. Сине борчымыйк дип.

Сәгадәт. Үзем дә белә идемсәнә!

Зиләйлүк. Алайса, нигә Карнаук хатынына йортка кергән дип йөрисең?

Сәгадәт. Үч итеп. Передача ташыйсым килмәгәнгә.

Машина тавышы.

Талыйлар!

Биккол керә.

Биккол. Ник кычкырасың? Суялар мәллә?

Сәгадәт. Иремне талыйлар!

Биккол. Нәрсәгә сиңа ир? Ир «с» хәрефенә түгел ич. Сервантың, сәгатең, сепаратың, софаң, суыткычың, суырткычың, сыерың, Сә-га-дә-тең һәммәсе дә үзең белән кала. Үзем белән сиңа кирәкмәс бер генә нәрсәне алып китәм (әкрен) сөюемне.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3