Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 17.

Шрифт
Фон

Зиләйлүк (уйчан). Күпкә түзгәнне, әзгә түзәрбездер.

Акчура (көлә). Хи-хи-хи Бу Раушан алтын туйларына ни алып кайтыр иде икән? Мөгаен, монаусына җан иңдерер, мут. И өйләнер шуңар!

Зиләйлүк. Ә без гел шулай кысыр әтәч асрап, сөтсез кәҗә куып йөрербез микән? (Чыгып китә.)

Акчура (артыннан). Кемгә ишарәлисең? Кемгә ишарәлисең, дим? Зиләйлүк!

Зиләйлүк керә.

Боларга нинди бүләк алабыз?

Зиләйлүк (илтифатсыз гына). Читек йә түбәтәй. Кәҗә белән әтәч өстәп.

Акчура. Шәп фикер бу! Птолемей башлары бар синдә, Зиләйлүк!

Зиләйлүк. Кем соң ул?

Акчура. Кем белгән аны, кайсыдыр гәҗиткә язганнар иде бугай Биккол белән киңәшим әле. Биккол! Чык әле!

Югалалар.

Болдыр баскычына Гөлмәрьям чыгып утыра. Ак күлмәктән, яулыктан. Раушан кереп, өстәл тирәли урындыклар тезә башлый.

Раушан (күкне күзәтә). Җылы Син мунча керенгәч, бөтен дөнья җылына, әни.

Гөлмәрьям. Тән суына шуңа күрәсең. Җылысы, миннән чыгып, дөньяга күчә торгандыр Ахирәткә күчәргә вакыт.

Раушан. Шөкер генә яшисең әле, әни. Ашыкма!

Гөлмәрьям. Тән сихәтенә карама син. Ул ярты гына саулык. Иң зур саулык җан сихәте. Ә ул минем күңелемдәге соңгы оныгым белән хушлашканнан бирле сырхау.

Раушан. Шуннан гайре гаебем белән борчымадым бугай, әни, сине. Авырган чагыңда тән яраларыңа дару сөрттем, тоз түгел ич. Җан турында сөйләшәсең әллә миңа үпкәң бармы соң? Ни телисең, әйт, үтәрмен. Бусыннан кала башкасын. (Микроскоп бирә.) Насыйп булмады

Карашып торалар.

Гөлмәрьям. Бусыннан да коры калдыңмыни?

Раушан (башын иеп). Элегрәк җаннарыңның ни белән авырганын белмәдем ич, әни. Бу дөньяның гомерне кыл уртага аерган афәтләре минем гаебем түгел. Синең белән Шәрифел алдында намусым пакь. Үзеңне үзең бәхетле итү бер авырлык, якыныңны бәхетсез итү мең газап. Бу микроскопка ия эзләп, Җәваһирәне ташласам, ихтимал, мине беркем каргамас та иде

Гөлмәрьям (бүлдерә, тыныч). Миннән кала.

Раушан. Ә? Сиңа микроскоп варисы кирәк ич!

Гөлмәрьям. Аналарның җаны ни белән авырганын балалар без үлгәч кенә төшенер. Кешенең тәне ни белән авырганын, үлеп, докторлар яргач кына белгән шикелле.

Раушан. Бәхетең Шәрифел булган дигәнеңне оныткансың.

Гөлмәрьям (баса, микроскопны күккә төбәп карый). Чын бәхетеңнең кайда икәнлеген менә бу телескоп та күрсәтә алмастыр.

Раушан. Микроскоп ул, телескоп түгел, кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә. Ник һаман бутыйсың?

Гөлмәрьям. Үз бәхетең барыбер үзеңнеке инде ул, улым. (Микроскопны яулык астына яшереп кереп китә.)

Караңгылык.

Кич. Көмеш туй мәҗлесе.

Күршеләр һәммәсе җырлый. Акчура гармунда, Биккол мандолинада уйный.

Биккол (рюмка күтәрә). Моңарчы нәрсә күрдек соң без? Җәваһирә апа бозау караучы, Раушан абый комбайнчы, алар турында шуннан гайре нәрсә күрдек соң без, нәрсә белдек? Җәваһирә апаның сәнәген күрдекме? Раушан абыйның майлы кепкасынмы? Нәрсәләрен күрмәдек? Җаннарын күрмәгәнбез, Акчура! Минем җан нәрсә? ГАЗ-63! (Акчурага.) Синеке? ДТ-75. Зиләйлүкнеке?

Акчура. Әтәч.

Биккол. Сәгадәтнеке?

Акчура. Кәҗә!

Биккол. Бөтенебезнеке?

Акчура. Кәҗә белән әтәч сөзеше.

Биккол. Во! Сөзеше!.. Ә аларныкы? О! (Сынга ишарәли.) Әйдәгез, сын хөрмәтенә! Кайбер тереләрдән терерәк шушы тораташ өчен!

Раушан көлеп җибәрә.

Сәгадәт. Шәрә генә торсын сиңа бөтен нәрсә тере! Үле нәрсә күрәселәрең алда әле.

Җәваһирә. Нәрсәсе көлке, Раушан?

Раушан. Тереләрдән терерәк Кайсыбыз соң үлеләрдән үлерәк?

Акчура. Тереләрдән терерәкләр өчен барып чыкмады. (Бикколга аракы сала.) Үлеләрнең үлесе өчен!

Раушан үз аракысын Акчураның күн итегенә түгә. Шәмсин белән корреспондент күренә.

Раушан. Мин үлмәдем әле, Акчура! Бу сын торганда, мин исән әле!

Акчура (Раушанның изүеннән эләктерә). Кил әле монда, кил! Минем күн итегемне юарга кем сораган әле синнән? Ә бәлкем, ревматизмны кузгатырсың!

Җәваһирә. Нәрсә соң бу? Ир-ат тораташ өчен бер-берсенең бугазына ябышкач!

Зиләйлүк. Беркемнеке дә булмаган хатын көнләштерә ул шулай.

Биккол. Җитте сезгә, карт әтәчләр! Йә, без хатын белән сөзешеп алдык аңлашыла, өч көн күрешкәнебез юк, сагынылган. Сезгә ни җитми? Аяк юышырга су беткән мәллә?

Шәмсин. Кхм, кхм

Биккол мандолина уйный башлый. Акчура, Раушанны тотып, биегән булып маташа.

Биккол. Ас-са!

Акчура. Менә шулай! Менә шулай!

Шәмсин. Бигрәк модный бию биисез, ахры, изү төймәләрегез коелышып беткән.

Акчура (кулъяулык чыгарып, күн итеген сөртә). Аяк тыңламый әле.

Шәмсин. Алтын дусларның көмеш туена менә без дә килдек.

Раушан. Утырышыгыз, зинһар. (Корреспондентка.) Без инде авылча гына, гаеп итмәссез.

Корреспондент. Хәзер авыл шәһәрне оялта. (Өстәлгә ишарәли.) Кара бу нигъмәтне! Кызыл уылдыкмы бу?

Җәваһирә. Корт. Эремчектән ясала.

Корреспондент. Әйтәм ич, оялта.

Шәмсин (корреспондентка). Утырыйк әле, иптәш Җәмлиханов. Бигрәк моңлы биеделәр, күңел тулды. (Бикколга.) Син ничек монда әле?

Биккол. Бүген монда, иртәгә тегендә.

Шәмсин. Хур иттең син мине.

Корреспондент (Раушанга). Яхшы монда. Тыныч! Авыл бай, кешеләр тормыштан ифрат канәгать.

Раушан. Тыныч шул.

Биккол (Сәгадәткә карап). Бай!

Акчура. Тагын ни кирәк? Тамак тук, өс бөтен канәгать булмый ни?

Сәгадәт. Язам дисәң, кызыгы да тулып ята.

Корреспондент. Беләсезме: тормыштагы кызыкларны яза торгач, кызганыч та килеп чыгуы мөмкин. (Кувалданы кулына ала, үлчәгәндәй итә.) Һәр комедиянең үз трагедиясе дә бар. Шушы сын кебек. Тыштан көлке, ә эчтән

Шәмсин. Ә эчтән?

Корреспондент. Сугыш вакытында минем хатыным Казаннан патефон сатып алып кайта. Җитмеш чакрым чана тартып барып. Минем фронтта чагым.

Сәгадәт (Бикколга). Күрәсеңме? Сугыш вакытында да патефон. Ә бүгенге көндә стенага палас элеп куюның ни гаебе бар?

Зиләйлүк. Ә сын алып кайтуның?

Сәгадәт. Өйгә сыймый ич ул.

Биккол. Өенә сыймаганның күңеленә ничек сыйсын?

Шәмсин йөрәген тота.

Корреспондент. Хатыным ул патефонны сугышка, мәхрүмлекләргә үч итеп, сагышка, сагынуга түзә алмыйча алып кайткан булган икән.

Шәмсин. Ә син, Раушан? Бүгенге матур тормышка чыдый алмыйчамы? Тапкансың трагедия!

Корреспондент. Трагедия эчтә. Трагедия бүгенге матур тормышта ямьсез йөрәкләр булуда.

Акчура. Кем инде ул ямьсез йөрәкләр? Безгә төрттерүегез түгелдер ич?

Корреспондент. Үземә төрттерүем. Ундүрт ел буена кеше турында бер дә чынлап торып язып караганым булмаган шикелле. Һаман баш мәкаләләр, директив мәсьәләләр Ә кешеләр миннән читтә калган. Дөресрәге, мин үзем алардан читтә калганмын. Хәзер менә кешеләргә кеше булып карыйсым килде. Бу сынны күргәч, башта җан авыртып киткән иде.

Акчура. Терелтәбез аны! (Аракы суза.)

Корреспондент (игътибар итмәстән). Бигайбә, Раушан иптәш. Башта мин сезне аңлап җиткерә алмаганмын икән. Ничек языйм, мәйтәм Җанны терелттең, рәхмәт. Язам!

Шәмсин (әле сынга, әле Раушанга ымлап). Ничек

Корреспондент. Мин сезнең өчен шат, Раушан иптәш, Җәваһирә ханым! Очерк, һичшиксез, язылачак. Тормышны яхшы аңлаган Раушан Айбулатов һәм аны аңлаган гүзәл ханым турында матур итеп язасым килә.

Раушан. Минем хакта язганнары булды тагын бер үләсем килми.

Корреспондент. Гафу итегез, аңлап җиткермәдем.

Раушан. Гәҗиттә чыккан әйберләрне әйтәм мин. Кешеләр коры чыга: ите юк, мае шес-тер-ня! Эшлиләр, эшлиләр Ә җаннары кайда? Әйтерсең лә коргаксыганнар. Җаннары турында аз язасыз.

Шәмсин. Борчылма, Айбулатов. Майлыйбыз аны.

Акчура. Майлыйбыз! (Рюмка күтәрә.) Шестерня майлыйбыз!

Шәмсин. Колхоз дигәч тә, аннан ферма исе килергә генә димәгән. Хәзер колхозлардан Европа исе килә.

Акчура (сынга күрсәтеп). Бакчасарай! Ә фонтаны (Рюмка күтәрә.) Менә!

Шәмсин. Европа исе

Биккол (күңелсез). Безгә шул да ярый инде.

Шәмсин. Бүлдермә әле (Кәгазьләр чыгара.) Менә! Көмеш туйга алтын бүләк. Моңа Айбулатов белән Җәваһирәнең исем-фамилияләрен генә язасы калган. Европага туристлык путёвкасы!

Акчура (шат). Күрше! Кичәге Луиларың янына, әтәч сөзеп үтергере!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3