Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 16.

Шрифт
Фон

Биккол (тешен кысып). Тагын бер «с» калды.

Сәгадәт (куанып). Ни, ни? (Сырпалана.) Тизрәк әйт инде, үшән!

Биккол. С-с-сәгадәт!

Сәгадәт. Менә анысын инде алып китмисең дә китмисең!

Биккол. Әле тагын бер «с» бар.

Сәгадәт (уйлый). Раушан абыйның сыны дисәм генә инде

Биккол. Сын? Нинди сын?

Сәгадәт (күрсәтеп). Синең күзең сәнгать күрәме соң!

Биккол сынны күреп ала, карап тора.

Җитте, тәмле нәрсә күп булмый. Кара, чекерәйгән! Оятың да юк икән!

Биккол. Көнлисеңмени, Сәгадәт?

Сәгадәт. Көнләми ни!

Биккол. Чынлапмы, Сәгадәт? Син мине көнлисеңмени әле?

Сәгадәт (коры). Синнән түгел, тегеләрдән. Борынга чирттеләр. Үзләре генә һәйкәлле булып кәпрәймәсеннәр әле. Тап та каршыларына бер сын алып кайтып бастыр әле. Зуррагын! Тик моның ише шәрә әдәпсезен түгел, берәр шундый яфрак белән генә булса да капланганны.

Биккол (уйчан). Табам. Каршына тезләнеп, башны ташка орсаң да үкендерми торганны эзләп китәм Әгәр мин теләгән соңгы «с»ны әйтә алмасаң! (Пычак кайрый.)

Сәгадәт (пычакка кырын карап). Кайрама пычак, кайрама, суялар дип кычкырам югыйсә!

Биккол (гаҗәпләнеп). С-суялар дип?! (Каршына бара.)

Сәгадәт (чигенә-чигенә). Кайрама, дим, кайрама, Биккол! Милиция чакыртам югыйсә.

Биккол. Милиция чакыртмасаң да килеп җитәргә генә тора ул. Суйганнарны алып китәрләр. Унбиш тәүлек безгә ни торган! Ә сөйгәннәрне, сөйгәннәрне нишләтерләр?

Биккол аны кочаклап үбә.

Сәгадәт (ычкына). Суялар! (Чыгып кача.)

Биккол. Әх, дөнья!.. «Сөяләр» дип кычкырсаң, «суялар» дигән кайтаваз килә. Каян килә ирләренә караганда мөлкәтләрен күбрәк сөючеләр? Катырак кысып үпсәң дә, милиция чакыручылар каян килә?.. Хәзер инде хәтта авыл буйлап шәүлә йөри сә-га-дә-тизм шәүләсе. (Көйләп.) Күзем йомсам, күз алдымда Сәгадәт сылу гәүдәсе, дип җырлаган чаклар бар иде! (Залга.) Кайда син, бер сүзең белән тораташларны да җанлы итәрдәй гүзәл сын? (Сынга.) Син мәллә соң ул?

Сәгадәт тавышы. Кәҗ-кәҗ-кәҗ

Биккол баса, пычак кайрый.

Биккол. Суям ристанны!

Аракы шешәләре, консерв банкалары салынган ике сумка тотып, Раушан кайта.

Раушан. У-у, җен баласы, кайттыңмыни?

Биккол. Кайттым әле.

Раушан. Амнистия, алайса?

Биккол. Сагынсалар килеп алырлар.

Раушан. Качып кайттыңмыни? Тагын өстәмәсләрме соң?

Биккол (җавап бирми, колак салып). Мунчагызда кем анда?

Болдырда Җәваһирә күренә.

Җәваһирә. Озак йөрдең.

Биккол. Кая әле, өч кенә көн. Иң хөрмәтле кунак вакыты унбиш көн. Шуннан да киме юк төрмәдә утыруның.

Җәваһирә. Сиңа әйтмим.

Раушан. Мужиклар аптырата, шуңа озакланды.

Җәваһирә. Көләләрме?

Раушан. Әлегә еламыйлар.

Җәваһирә. Еларлар дип уйлыйсыңмыни?.. Булыш әле

Болдырдан өстәл алып чыгалар, ишегалды уртасына куялар, сумкаларны бушаталар.

Кайчан еларлар икән?

Раушан. Мин көлә башлагач. Мужиклар адрес сорый, җен баласы. Сын кибете адресын.

Җәваһирә. Бөтен дөнья шашкан мәллә?

Биккол. Кем анда мунчагызда? Акчуралар шулхәтле чабынышамы әллә?

Җәваһирә. Әни ул.

Биккол. Гадәтенчә, өч сәгатькә чумгандыр инде.

Раушан. Икенче генә сәгать китте әле.

Сәгадәтнең кәҗә чакырганы ишетелә.

Сәгадәт (керә, Бикколга). Кәҗә кайда?

Биккол. Сандыгыңда түгелмени?

Сәгадәт. Минем сандыгымда эшең булмасын!

Биккол. Тагын бер «с» табылды. (Аңа таба бара.) Сандык!

Сәгадәт. Талыйлар! (Раушан белән Җәваһирәгә карап, ясалма елмая.) Кәҗ-кәҗ-кәҗ! (Бикколга.) Кәҗә минеке!

Чыгып китә.

Раушан. Кунакка җибәрделәрме әллә, Биккол?

Биккол. Тс-с!.. (Кычкырып.) Кәҗәбезнең тавышын сагынып кайттым.

Җәваһирә. Мәҗлескә бергә керегез.

Биккол. Кәҗә беләнме?

Җәваһирә. Сәгадәтне дә кәҗә белән бутый башладыңмыни инде?

Биккол. Башладым шул. Аерырга вакыт.

Җәваһирә. Сәгадәтнеме?

Биккол. Кәҗәне. Сәгадәттән. (Пычак кайрый-кайрый чыгып китә.)

Гөлмәрьям тавышы. Икенче себерке кайда, килен?

Җәваһирә. Шунда! Парлансыннар дип, икесен дә бер табакка салып куйган идем.

Гөлмәрьям тавышы. Алайса, мин аларның икесен бер итеп чабынганмын инде. Раушан, келәттән тагын берне алып чык әле.

Раушан себерке алып чыга, Җәваһирәгә бирә, ул мунчага кертеп чыга.

Раушан. Әни шулкадәр чабынуга ничек кибеп бетми икән ул?

Җәваһирә. Әни белән бөтен ләүкә тулган.

Раушан. Бөтен дөньяны тутырып яши белгәнгә ул, Җәваһирә. Алар үлгәч, шуңа күрә бөтен дөнья буш кала дип сөйлиләр дә.

Җәваһирә. Киемеңне алыштыр инде.

Раушан. Ә син?

Җәваһирә. Бәлешне карыйм әле.

Раушан (аракы шешәләрен күзләп). Йөрәккә уралган үрмәкүч җәтмәләрен тузгытабыз бүген!

Чыгып китәләр. Зиләйлүк күренә.

Зиләйлүк (җырлый).

Акчура керә.

Акчура. Ник моңланасың?

Зиләйлүк. Безгә дә күп калмады, Акчура.

Акчура. Ни?

Зиләйлүк. Егерме ел бергә торабыз инде!

Акчура. Туйдырдымы әллә?

Зиләйлүк. Нәрсә?

Акчура. Үзең әйтәсең ич бергә тору.

Зиләйлүк (аңа карап торгач). Кеше бәйрәм итә

Акчура. Син аны әйтәсеңмени? Безгә дә биш кенә ел калды.

Зиләйлүк. Без иртәрәк картаябыз. Кырык биш яшебездә көмеш туебызга килеп җитәбез.

Акчура. Алтынына да боларга караганда яшьрәк килеш барып җитәбез. (Раушаннар ягына ымлый.)

Зиләйлүк. Син миңа көмеш туебызга нәрсә бүләк итәрсең икән?

Акчура. Билгеле, шәрә тораташ түгел инде. (Көлә.)

Зиләйлүк. Ә нәрсә, нәрсә?

Акчура. Берәр күлмәк шундый кофта читек

Зиләйлүк. Болар минем һәммәсе дә бар ич инде!

Акчура. Аңынчы тузарлар әле.

Зиләйлүк. Сандыкта, нафталинда ятыпмы?

Акчура. Йә көя кисәр. Хәзерге көяләр нафталинлыны яратыбрак ашый.

Зиләйлүк. Тән туздырырга насыйп итмәгәнне көя генә ашаса инде.

Акчура. Сине кем тыйган, ки.

Зиләйлүк. Урам буйлап үтәсе килә дә бит!.. Киеп барыр җире булса иде.

Акчура. Аңа синең белән мин гаепле түгел инде.

Зиләйлүк. А-а!.. Минем белән син шул менәтерә!

Акчура (гаҗәпләнеп). Чә! Имәндә икән чикләвек!

Зиләйлүк. Имәндә шул. Ә без аны куактан үзе үсеп чыгар дип көтәбез. Эштә ферма, өйдә ферма

Акчура (коры). Ни җитми?

Зиләйлүк. Җитә. Җитә! Хәтта, тавыклары булмаган килеш, әтәч тә асрыйбыз.

Акчура. Анысы, Зиләй, кызык өчен.

Зиләйлүк. Бердәнбер җан азыгыбыз шул әтәч инде безнең Ә бит кайдадыр Бакчасарайлар бар!

Акчура. Бакчасарай аны карый башласаң, кесәдәге акча сайрый. Тагын бер җайсызлыгы бар: асфальтка төшкән кепкаларны күтәрә-күтәрә бил тала.

Зиләйлүк. Карале, Акчура.

Акчура. Әү?

Зиләйлүк (уйчан). Син миңа көмеш туебызга шушындый сын алып кайтыр идең микән?

Акчура. Монавындыйнымы? (Сынга ишарәли.)

Зиләйлүк. Шундыйны.

Акчура. Үзең алып кайтканнары да хәттин ашкан.

Зиләйлүк. Нәрсәне әйтәсең?

Акчура. Кырык яшькә җиде кыз! Кая куеп бетерермен димсең?

Зиләйлүк (елмая, горур). Алтын туйга хәтле берсе дә калмас. Үксеп-үксеп еласаң да!

Гөлмәрьям тавышы. Килен! Җәваһирә-әү!..

Раушан, Җәваһирә керә.

Раушан. Нәрсә кирәк, әни?

Гөлмәрьям тавышы. Килен аркамны чабындырсын әле, улым.

Җәваһирә. Бер өйрәтеп чыкмыйча булмый инде сине, әни. (Мунчага кереп китә.)

Зиләйлүк (уфтана). Алып кайтмас идең микәнни, Акчура?

Акчура. Көлдермә әле, зинһар өчен.

Зиләйлүк. Күңелләрендә таш сын йөрткәннәрдән көләбез шул. Кешенең матурны күрүеннән.

Акчура. Халык: «Тиле таш җыяр», ди.

Зиләйлүк. Ә ташны куенында йөрткәнне кем дияргә?

Җәваһирәне күтәреп диярлек, мунчадан Гөлмәрьям чыга.

Гөлмәрьям. Дөнья матур, дөнья киң!

Раушан күренә.

Зиләйлүк. Нәрсә булды? Ис тигәнме әллә?

Раушан. Күрмисеңмени? Җәваһирә әнине өйрәтеп чыкты.

Югалалар.

Акчура. Кырык әгъзасын кырыкка ватам мин бу сынның, билләһи газыйм, чәчрәп китим әгәр, яшен суксын, кисмәк каплап үтерсен дә җир упсын!

Зиләйлүк. Ватмыйсың, Акчура.

Акчура. Ник?

Зиләйлүк. Монысын ватсаң да, эчеңдәгесе кала.

Акчура. Нинди эчеңдәгесе?

Зиләйлүк. Кайсыгызның күңелендә шәрә хатын-кыз басып тормый сезнең, җә?.. Ник дәшмисең?

Акчура. Утырып тора, хатын. Менә монда! (Муенына суккалый.) Җидәү!.. Раушанга рәхәт! Күңелендәгесен чыгарды да салды. Ашарга сорамый, киендерәсе түгел. Моны бастырып куйдың тора! Эт тә иснәми аны. Ә син, кызларың клубка чыгып китсә дә, кайтканнарын керфек какмый саклап ят Карале, ашыйбызмы, әллә мәҗлескә кергәнче түзәбезме?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3