Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 15.

Шрифт
Фон

Раушан. Җитәр, ни гомер контузиядәге шикелле яшәдем. Соң булганчы, уң булсын. Менә үзем, көн итәргә кулым. Рашат аңлар!

Шәрифел. Җәваһирә белән минем арага кысылып, җаныңны тынычландырмакчы икәнсең.

Раушан. Ике тапкыр үлмәбез әле, Шәрифел!

Шәрифел. Ике тапкыр яшәү өчен, үз вакытында бер тапкыр үлә белү дә кирәк булгандыр, Раушан. Хәзер соң инде. Кеше ни димәс?

Раушан. Кешенең бездә эше булмасын теләсә ни дисеннәр. Тынарлар әле!

Шәрифел. Теге вакытны, халык белмәсен дип, үлемнән курыккан шикелле йөргәнеңне оныттыңмыни? А-а, председатель идең шул!.. Инде соң. Йөрәк суынган.

Раушан. Элек кайнар идеме? Син яраткан булгансың мине, Шәрифел. Ни дә булса калмадымыни?

Шәрифел. Калды.

Раушан. Әйтәм ич!

Шәрифел. Син түгел.

Раушан. Кем?

Шәрифел. Рашат. Аның өчен мин сиңа бурычлымын.

Тынлык.

Раушан (читкә карап). Миңа бер почмагың җиткән булыр иде Менә хәзер тимерчелектә эшли башлармын. Аннары, яз килгәч, тракторда, ә җәен комбайнда (Тирә-якны күзәтеп.) Йортыңны төзекләндерербез. Сипләтеп үк җибәрербез. Капка баганаларың черегән икән инде, аларны да алыштырасы булыр

Шәрифел. Җәваһирә ялгыз калсынмы?

Раушан. Әни белән.

Шәрифел. Гөлмәрьям астайга килен кулында авыр булыр ич.

Раушан. Ул инде әзерләнә Аңа инде озак калмаган.

Шәрифел (кычкырып). Миңа синең мондый үлүең кирәк түгел, Раушан! Иң кимендә миңа анаңны алмашма!.. Син өлешемә тияргә тиеш булган көмешемнең өрәге генә! Ә таш сын минем өрәк. Өрәкләр туе ясама!

Раушан. Син өрәк түгел. Ул син. Җаны бар аның.

Шәрифел. Тораташта синең үз җаның. Шулай түгел икән аңлат! Югыйсә син үзең тораташ.

Тынлык.

(Кабатлап.) Тораташта синең үз җаның. Шулай түгел икән аңлат! Югыйсә син үзең тораташ.

Раушан. Башта үзең аңлат.

Шәрифел. Нәрсәне, нәрсәне?

Раушан. Теге вакытны син нигә мине, нигә мине дәшкән идең соң?

Шәрифел (читкә). Бәхетем шундый булгач.

Раушан. Нинди?

Шәрифел. Ким. Минем Рәсүлем чит җирләрдә иң зур үкенеч белән ятып калды егет килеш. Биш ел көттем, кайтмады Шуның үчен аласым килде! Кайтканнарның иң бәхетсезен куандырыйм дип (Аңа борыла.) Менә шуңа күрә сине сайладым Кулыма тырыс тоттым да урманга чыгып киттем. Очрадың. Әле дә ярый очрадың.

Раушан. Мең үлемнән исән кайткан кеше мин идемме иң бәхетсезе? Кул астыңа гына туры килгәнмен менә шул!

Шәрифел (читкә борыла, пышылдап). Мин бит сине эзе калсын дип сайлаган идем

Раушан. Эзе? Нинди эзе?

Шәрифел. Сугыштан соң ничә еллар үткәч кенә өйләндең Җәваһирә белән биш ел торып артмаган идегез. Эзсез яшәдегез. Шулмы бәхет? Ә миндә эзе калды. Бөтен дөньямны тутырып калды!.. Мин сиңа менә шуның өчен бурычлы.

Раушан (башын ия). Ул чагында ышана алмадым. Ә син ышандыра алмадың. Мин балам булмау сәбәбен контузиядән дип уйлаган идем. Җәваһирәдән дип түгел Шул өметсезлегем сиңа ышанырга да комачаулаган. Өметсезнең күңеле сукыр бит аның (Тынлыктан соң, микроскоп сузып.) Мә. Рашатка бирерсең. Йолдыз санасын.

Шәрифел (ала). Йолдыз? (Яшь аралаш елмая.) Безне атаң укыткан иде, моннан без суган ярысы гына карый торган идек Ә! Тагын ниндидер инфузорлар Моннан кортлар гына күренә. (Микроскопны кире суза.) Моннан йолдыз күренми. Аннары Рашат уенчыклар яратмады. Кечкенә чагында әти кайда сатыла дип кенә сорады да Сатылмаганын белгәч, башкасына исе китмәде.

Раушан (уңайсызланып). Ул мине атасы дип беләме соң?

Шәрифел. Әтиләрне сатып алып булмаганлыгын гына белә.

Тынлык.

Раушан. Микроскобы шәп, җен баласы! Инә сапларга шундый җайлы Алмыйсыңмыни?

Шәрифел. Кирәкми. Яшәдек, саф яшәдек. Бер-беребезгә суган ярысы кадәр генә якынайдык та, җан яшьләнде. Тик араларга инфузорлар кертмәдек. Шулай булгач, микроскоп нәрсәгә?

Раушан. Рәхмәт, Шәрифел.

Шәрифел. Утын ярган өченме?

Раушан. Минем икегә ярылган җанымны кушканың өчен Башкача килеп чыкса, миңа теге сынны кайтып ватасы гына калган иде.

Шәрифел (күкне күзәтә). Бөтен күкне болыт басып килә. Иртәгедән яңгырлар яварга тотыныр, ахрысы. Кояш сагындырыр инде. (Кемнедер күреп, тиз.) Бар, кайт инде, Раушан. Рәхмәт!

Раушан. Кояш чыгар анысы

Җәваһирә күренә.

Җәваһирә. Кисеп бетердегезмени?

Раушан. Бетте. Мин кисәсе утыннар бетте инде монда.

Җәваһирә. Пөхтә кискәнсең: тигез, кыска. Җиңел, тиз ярыла торган итеп.

Раушан (әкрен). Үземә кискән шикелле.

Шәрифел. Яруын инде Рашат ярыр. (Кереп китә.)

Раушан (микроскоп суза). Мә, карчык.

Җәваһирә. Нәрсәгә?

Раушан. Инә сапларсың.

Җәваһирә. Биргәненә шөкер, моңарчы күзем бик яхшы күрде. (Ала.)

Раушан. Күрмәде, карчык. Син күп нәрсәне күрмәдең.

Җәваһирә. Әй Раушан! Күрмәсәң иде дә бит Хатын-кызның моннан (микроскопны селки) очлырак күзе бар күңеле, җаны. Бая син «кулларыңны менә шулай өскә күтәреп урманда җиләк вакыты» дигәч исемә төште.

Раушан. Ул син идең.

Җәваһирә. Мин соңрак, утынга баргач.

Раушан. Аяз, кояшлы көн иде

Җәваһирә. Юк, болытлы. Шарлы яшен күрдек.

Раушан. Мин онытканмын инде. Дөресрәге, бутап бетергәнмен.

Җәваһирә (сынап). Ә минем исемдә: күлмәгеңә дә, чалбарыңа да кып-кызыл җиләкләр сытылып беткән иде.

Раушан (балтасын, пычкысын күтәрә). Түгел, балтага бармагымны кискән идем ич кан тамчылары иде алар.

Җәваһирә. Анысы без утынга баргач. Ә алданрак Юган чакта күлмәгеңдәге җиләк тапларын исни-исни юган идем, арбага салынган печән арасындагы җиләкләргә буялгандыр дип белдем Бүген төшендем. Утынга без арыш өлгерер алдыннан барган идек. Җиләк вакыты узган иде инде.

Чыгарга юнәләләр.

Ник калмадың шунда, Раушан?

Раушан. Кайда?

Җәваһирә. Җиләктә.

Раушан. Ике тапкыр яшәр идеңме, Җәваһирә?

Җәваһирә. Ник калмадың?

Раушан. Мин үзем яшәр идем шикелле.

Җәваһирә. Анысында шунда калыр өченме?

Раушан. Кайда?

Җәваһирә. Кайда Белгән булсам, мин аңа булышкан булыр идем. (Раушанның сораулы карашына.) Шәрифелгә, дим. Ә мин кызганганмын гына икән.

Раушан. Шәрифелнеме?

Җәваһирә. Юк.

Раушан. Кемне?

Җәваһирә. Сине.

Раушан. Җәваһирә!!!

Җәваһирә. Белмәдем ич. Арагызда тормас идем.

Раушан. Мине бәхетсез итеп тормас идеңме?

Җәваһирә. Әйе.

Раушан. Юк, мине бәхетсез итеп китәр идеңмени, дим?

Җәваһирә. Әгәр ике яшәп булса

Раушан. Әгәр булса!..

Җәваһирә. Шулай да калыр идеңмени?

Раушан (ышанычлы итеп). Калыр идем.

Җәваһирә. Әйтәм ич!.. Бусында шундый Шәрифел була торып, ни пычагыма сиңа тагын бер гомер?

Раушан. Иң кимендә синең белән тагын алтын туй да үткәрергә, Җәваһирә. (Иңеннән коча). Тагын бер кат яшәп булса да, мин синең белән, бары тик синең белән генә калыр идем.

Китәләр. Зиләйлүк күренә, Сәгадәт каршы килә.

Зиләйлүк. Сөенче, ахирәт, Бикколың кайтты!

Сәгадәт (уйланып торгач). Мал бүлешергә!.. Тәгаен шуңа! Бусагамнан да атлатасым юк! Ничә ел майлы ыштаннарын юып торганмынмы, ашарына пешергәнменме, мунча ягып керткәнменме, баласын караганмынмы, идәнен юганмынмы?! Сыңар кашык та тими аңар! Закон хатыннар яклы!

Йөгерешеп чыгып китәләр.

Күңелле сызгырынып, Биккол узып китә. Караңгылык.

Раушаннар ишегалды.

Биккол (пычак, кайрак тоткан). Тыңлап бетер, дим мин сиңа!

Сәгадәт. Тыңламыйм да, нитмим дә! Телевизорны мин алдырдым, авызыңны да ачасы түгел, ичмасам! Алдырттырмасам, акчасын барыбер юк-барга туздырып бетерәсе идең.

Биккол. Акчаның кесәдәгесе туза аның, синең кенәгәңә салып куелганы түгел.

Сәгадәт. Сиңа минем кенәгәм кирәкмени әле?

Биккол. Кенәгәгә кайтмадым, дим, Алла колы!

Сәгадәт. Ә-ә, мотоциклгамыни?

Биккол. Кирәкми миңа синең мотоциклың!

Сәгадәт. Минеке шул, минеке булмый ни! Бусына башың җитә икән әле Марҗаң янында әчи башламагансыңдыр ич? Суыткыч кирәк түгелме? Менә сиңа суыткыч! Менә сиңа кер юу машинасы, тегү машинасы, менә сиңа трельяж, шифоньер, приёмник, диван! Менә, менә, менә!.. Тагын нәрсә әле? Әһә!.. Сервант, самавыр, сәгать, сепарат, софа Ә, тузан суырткыч калган! (Күңелсезләнеп.) «С» хәрефенә бүтән нәрсәм юк, ахры

Биккол. Сыер.

Сәгадәт. Минме сыер?

Биккол. «С» хәрефенә, дим.

Сәгадәт (тавышын күтәреп). Ә-ә! Сыер минеке дә минеке! С-сәҗәне тфү!.. Кәҗәне әйткән дә юк!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3