Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 14.

Шрифт
Фон

Раушан, суга акбур изеп, сынны акшарлый башлый. Урамнан Шәрифел узып бара.

Шәрифел (Раушанга карап). Яңа малыгыз котлы булсын! Сәгадәт кибет янында шундый матур итеп сөйләп тора

Җәваһирә. Ишеттеңме?

Шәрифел (үкенеч белән). Әй! Бар иде заманалар! Без дә шушылай койган шикелле идек!.. Күмелдек тә калдык. Казып алучылар булмады.

Раушан. Шәрифел

Җәваһирә. Нәрсә, Раушан?

Шәрифел. Ишегалдында бер машина утыным ята иде. Туралмаган. Вакытында туратмасаң, аннары өлгерәм димә икән, Раушан.

Раушан. Утын чоры бер генә печәнгә төшкәнче. Аннары көзен өлгерүе читен шул. Әгәр каршы килмәсәң бүтән кешең булмаса әгәр үзем турармын.

Шәрифел. Кем дә ярый. Хәзер инде кем дә ярый! Утын кисәргә кем дә ярый инде ул Ялга улым да кайтып китәргә тиеш иде. Тик аңынчы яңгыр яварга керешер, ахрысы.

Раушан. Миңа ярдәмче кирәк түгел, ялгызым да

Шәрифел (елмаеп). Җәваһирә җибәрер микән соң? Син бит ялгыз түгел.

Раушан (Җәваһирәгә борылып). Җәваһирә җибәрер ул, җибәрер.

Җәваһирә. Гомер буена ялгызың көн итәсең, Шәрифел. Нигә җибәрмим, ди?

Шәрифел. Утын вакыты бер генә икән шул, Раушан. Юкса кыш суыкларында нишләрмен? (Китә.)

Раушан себерке бәйли. Җәваһирә, утынны күтәреп, мунчага кереп чыга.

Җәваһирә. Менә ягып җибәрдем. (Ирония белән.) Беренчесенә сез керерсез инде.

Раушан. Кем сез?

Җәваһирә сынга таба ымлый.

(Кычкырып.) Шайтанымны да аңламадың, Җәваһирә! Нигә аңламыйсың?!

Җәваһирә. Теләмим! Гомер буе алдаганың ирек бирми.

Раушан. Шайтанымны да аңламадың (Әкрен.) Менә иртәгә, менә иртәгә дип гомер узган (Кычкырып.) Ул гомернең җиләк вакытлары бер генә икән лә!

Җәваһирә. Кемгә җиләк, кемгә утын.

Раушан, балтасын алып, сын каршына барып баса. Гөлмәрьям күренә.

Раушан (сынга кизәнә). И-их!

Гөлмәрьям (баскычка утыра). Мунча буламы, юкмы?

Раушан, кире уйлап, Гөлмәрьямгә карап тора.

Раушан. Бүген бигрәк кыбырҗыйсың, әни. Ипигә ягып ашар идең инде шул мунчаны!

Гөлмәрьям. Юк, улым, теләсә ни әйт, мунчаны үкенечкә калдырмадым. Мунчасының кирәген бирдем фани дөньяның! Намус кына түгел, тәнгә дә кер кундырмый яшәдем, әлхәмдүлиллаһ! Үзебезчә яшәдем!.. Ә менә ике төн күзгә йокы кермәде. Сугыштан ничә балам арасыннан бердәнбер син әйләнеп кайттың Өч-дүрт елга бер онык дигәндә дә күңелемнән җиде оныгымның башыннан сыйпап үстердем.

Җәваһирә читкә борыла.

(Микроскопка ишарәли.) Бу телескоп картайган хәлемдә инә сапларга гына ярады. Бәлки, берәр оныгым шуның белән күктән яңа йолдыз тапкан булырые.

Раушан. Микроскоп бу, әни. Кечкенә әйберләрне зурайтып күрсәтә. Моннан йолдызлар күренми,

Гөлмәрьям. Бәхет йолдызлары кечкенә ул. Күңел күзең күрмәсә, тегесе дә, бусы да мәгънәсез Җәваһирә, килен, мунчаны кабызып җибәрдеңме?

Җәваһирә. Әйе, әни.

Җәваһирә китә.

Гөлмәрьям. Менә, Раушан, бүген мунчага соңгы тапкыр керәм инде.

Раушан (кырыс). Гомергә телеңә кермәгәнне сөйлисең, әни.

Гөлмәрьям. Үлем биш килми Инде сиңа илледән ашканга да биш ел. Җәваһирә дә картлык ягына күчеп бара Йолдызыгыз, бәлки, аяк астымда гына чуалган булгандыр, кем белә, өмет йолдызы бер генә була ич ул. Иртәдән бирле нәрсәмне югалттым дип йөрсәм, шуны икән өметемне. Телескобы әйбәтие: инәне ник ичмаса бер мәртәбә ялгыш саплатсын икән! Әрәм кала инде.

Раушан сын каршына килеп баса.

(Кабатлап.) Иртәдән бирле нәрсәмне югалттым дип йөрсәм, шуны икән өметемне.

Раушан тавышы. Мәйтәм, шушылай шушылай, кулларымны менә шулай өскә күтәреп урманда Җиләк вакыты иде. Теге шарлы яшен күргән көнне.

Мунчадан Җәваһирә чыга.

Җәваһирә тавышы. Куркуыңнан тагын ниләр күргән идең? Утынга бардык без ул көнне, җиләккә түгел! (Кереп китә.)

Шәрифел күренә.

Шәрифел тавышы. Минем белән, җиләккә (Борылып китә.)

Раушан Гөлмәрьям янына йөгереп килә.

Раушан. Бир әле, әни, шул микроскобыңны! Соңгы мунчаңа иртә җыенгансың әле син! Шәрифелнең улы врачлыкка укый. Бу ялда кайтып китә, ди, аңа бирермен.

Гөлмәрьям. Ул Шәрифел улы шул Ярар, бир. Кемгә дә ярый.

Раушан (сак). Минем дөньядагы бердәнбер гөнаһым шул, әни.

Тынлык.

Гөлмәрьям. Мине ялган белән юатма, улым. Юаныч булсын дип, муенга гөнаһ ташы асмыйлар.

Раушан. Муенга таш асмыйлар, ә җанда таш асрыйлар икә-ән

Гөлмәрьям. Кешедән курык!..

Раушан. Кешедән куркып, шушы хәлгә калдым инде, әни. Матур таш сын алып кайтсаң да, кешедән куркырга кирәк. Үз гөнаһың хәбәрен вакытында өйгә алып кайту кая инде анда!.. Нәзереңне илтеп бирәм, әни. Шәрифелнең улы Рашат минем улым икән ул.

Гөлмәрьям (үкенечле). Моңынчы ник әйтмәдең? Миңа гына булса да.

Раушан. Җәваһирәне кызганып яшәдем.

Гөлмәрьям. Ләүхелмәхфүздә язылгандыр, күрәсең.

Раушан. Кичер, әни.

Гөлмәрьям. Озак яшәлде, авыл кемнең мичендә нәрсә пешкәнне кырык көннән соң да белерие Бәхетең: шундыйны яшерә белгән Шәрифел булган икән, Раушан!.. Инде мунча ми- неке бүген!.. Җәваһирә! Утын кызганасы түгел! (Әкрен.) Тормыш шул ук мунча чисталыгы белән, гөнаһысы белән. Кызганып яшәү яшәү түгел. Мә! (Микроскоп суза.) Илтеп бир.

Раушан микроскопны ала.

Кабыздыңмы, килен?!

Җәваһирә (мунчадан чыга-чыга). Ләүкә, идән, алачыкларны да юдым инде.

Гөлмәрьям. Аларына синнән уздырган булмады анысы. Аш-су димсең, йорт-каралты кулларыңда биеп, ялтырап тор- ды. Нит әле, килен, коймак пешер, гөбәдия. Бер мәҗлес ясыйк әле!

Җәваһирә. Мәҗлес түгел, туй ясыйк.

Гөлмәрьям. Туй?

Җәваһирә. Әйе, туй, әни.

Раушан. Бүген, әни, безнең Җәваһирә белән көмеш туй ясарлык көнебез икән.

Җәваһирә. Түгел, түгел! Бүген бүтән туй! Бәби туе

Раушан. Бәби?

Җәваһирә. Бәби Егерме ел элек үткәрелми калган бәби туе Бая әйткән бүләгем шул булсын, Раушан, ал йөрәгеңнән ул ташыңны Бәхетле сез Шәрифел белән, бәхетле!

Пәрдә

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Дөнья җылысы

Шәрифелләр ишегалды. Пычкы моторы тавышы. Аннары тынлык урнаша.

Раушан пычкы чистарта.

Раушан (маңгаен сөртә). Рәхмәт, Шәрифел!

Шәрифел (юан пүлән тәгәрәтә). Ни өчен?

Раушан. Рәхәтләнеп бер эшләдем әле. Шуның өчен.

Шәрифел (көлә). Алайса, эшләгән өчен хакын түләп тә кит инде.

Раушан. Бик арзан сорамасаң риза. Күпме?

Шәрифел. Хәзер түләү стандарт инде ул бер «ярты». Ә тозлы гөмбә миннән булыр.

Раушан. Теге чактагы җиләкләрне тозлы гөмбәгә алмашмыйк әле.

Шәрифел. Мин ялгызакның тормышы тозлы. Син дә әнә хатыныңны сынга алмаштырдың бит. И, кибет янында хатыннарның көлүен ишетсәң!.. (Кулларын җәеп көлә.)

Раушан (йөзен каплый). Шәрифел!..

Шәрифел. Сәгадәт теленә кер генә! Сагыз урынына чартлата-чартлата бер кат чәйнәмичә һич туктый димә!

Раушан. Хәтерлисеңме, шушылай кулларыңны җәеп берзаманны җылаган идең.

Шәрифел. Нәрсә?

Раушан. Мәйтәм, шушылай кулларыңны өскә күтәреп урманда бер җылаган идең. Теге, җиләк вакытын әйтәм, шарлы яшен күргән көнне.

Шәрифел. Нинди яшен?

Раушан. Яңгыр ява иде.

Шәрифел. Аяз көн иде ул. Болытсыз, яшенсез. Ул көнне урманда каян килеп очраштык соң без?

Раушан. Мин утынга баргач.

Шәрифел. Юк, син председатель идең. Умарталыкны карарга килгәч.

Раушан. Ә син җиләк җыеп йөрисең.

Шәрифел. Шунда кинәт яшен яшьнәде

Раушан (бүлдерә). Шарлы яшен! Әйтәм ич!..

Шәрифел. Түгел! Ул яшен (тирән сулап) син идең

Раушан (кычкырып). Шарлы яшен, яшенсез яшен!.. Буталдым! (Балтасын ачу белән бүкәнгә чаба.) Менә шуннан ары уза алмадым! Ике якка ярып салырга йөрәк җитмәде. Күгәргән балта булып, Җәваһирә белән синең арага кысылып калдым. Көләрлегең бар Яшенсез яңгыр шикелле тын гомер Менә (Микроскоп суза.)

Шәрифел. Әле таш сын синең, әле Ник тотып йөрисең аны?

Раушан. Әтидән калган нәрсә.

Шәрифел. Хәтерлим.

Раушан. Рашатка. Ул минем хөрмәткә Рашат икән ич. Ник бер дә әйткәнең булмады?

Шәрифел (микроскопны ала, күзенә якынайта). Юк, күренми.

Раушан. Нәрсә күренми?

Шәрифел. Син әйткән хөрмәт.

Тынлык.

Раушан. Сине төштә күрдем Чакырасың

Шәрифел. Кая?

Раушан. Җиләккә Теге сын миңа син булып тоелды. Бүтән берәүгә охшатып алып кайттым. Ә ул син икән!

Шәрифел (әкрен). Бозлар да эри башлаган!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3