Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 13.

Шрифт
Фон

Раушан (Җәваһирәгә). «Безнең әле кунакка барышыбыз гына, ә аның инде кайтышы», дип көлештеләр генә!

Милиционер (читкә). Шофёр, шулаймы?

Раушан. Шофёр ыжламады да. Тизәк тибеп очырдымыни өч тәңкәгә сатты. «Үзе бәйләнде. Суган саткан акчаларын кая куярга белмичә йөриләр шунда!..» Менә, хатын, шофёр шулай диде. (Калтыранып китә, читкә.) Син, ялагай!.. Намусыңның итек олтаны!

Милиционер (Раушанга). Әйдә, аңлашырбыз.

Раушан. Кая?

Милиционер. Ерак түгел. (Аны алып китә башлый.)

Раушан. Беләсеңме, хәзер менә син мине җитәкләп алып барган кебек итеп, мин бер немец генералын полк штабына илткән идем. Минем батарея егетләре яндырган танктан эләктердек. Чолганыштан ычкынмакчылар иде. Миңа шуның өчен Кызыл Байрак ордены биргәннәр иде.

Милиционер. Мин сине аның өчен түгел, эчкәнең, сугышканың өчен алып барам.

Раушан (Җәваһирәгә). Ярар. Кердек Монау безнең ишегалды чамасы бүлмә. Зуррак бераз. Өстәл янында бер капитан утыра. Чал. Муенында яра эзе бар, ярасы тирәли зәңгәр төрткеләр. Якыннан, терәп атканнар, күрәсең. Дары бөртекләре шундый булып кала.

Өстәл күтәреп, капитан пәйда була. Милиционер аңа урындык куя.

Капитан (Раушанны баштанаяк карап). Мин капитан Идрисов. Исем-фамилиягез?

Раушан. Раушан Айбулатов.

Капитан. Туган елыгыз?

Раушан. Мең тугыз йөз егерме дүрт.

Капитан. Кайда яшисез?

Раушан. Авылда.

Капитан. Нишләп авылдан килеп эчеп йөрисез? Үзебезнекеләр дә бик җиткән.

Раушан. Эчәргә килмәдем.

Милиционер. Сугышырга дипмени?

Раушан. Туры килде әз генә.

Капитан. Нинди йомыш белән килдегез?

Раушан. Луи Армстронгны эзләп.

Капитан (көлә). Армстронг?! У-у! Эшегез харап ук икән ич сезнең.

Раушан. Ахрысы, шулай. Гомер бер булган күк, Армстронг та бер генәдер, эзләп йөрисем калмагандыр.

Капитан. Армстронг! Луи Армстронг, быргычы, җырчы.

Раушан. Әйе, капитан, Луи. Без аны егетләр белән патефоннан уйната идек.

Капитан. Европага турист булып барган идегезмени?

Раушан. Әйе, капитан. Европа маҗараларын туп көпшәсе аша карап йөрдек. Аннары Коттбус, Люббен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтовларны узып, Берлинны карап йөрдек, Бранденбург капкасы яныннан стройда үттек. Акча түләп түгел! Һәр матурлык өчен без кан белән түләдек, һәр рәхәтлек каймагын без үз каныбызны аертып таптык. Ә Луи, безнең тупларыбыз рейхстагны актарган шикелле итеп, күңелләребезне, җаннарыбызны актарып йөрде.

Гөлмәрьям күренә, ишегалдын әйләнеп уза. Аны Раушан белән Җәваһирә генә күрә.

Гөлмәрьям. Әллә нәрсәмне генә югалттым, оланнар, күрмәдегезме? (Сынга карый.) Юк, моны түгел. (Югала.)

Капитан. Армстронг та сезнең белән идеме?

Раушан. Безнең белән.

Милиционер. Эчү бизгәге.

Раушан. Бәхетсез син, сержант! Безнең белән булмаганга бәхетсез!

Милиционер. Әйтәм ич! Күп эчсәгез

Раушан. Юк, шаяртам, бәхетле син.

Капитан. Бүген Армстронгны таптыгызмы соң? Әллә Америкадан кабереннән уятып китерикме?

Раушан (кепкасын сала, башын ия). Мин монысын белмәдем Борчылып йөрмәгез. Менә сезгә акча. (Бирә.) Илтегез айныткычыгызга. Луины мин башка вакытта, башка урыннан табармын.

Милиционер. Әллә икене берьюлымы? Өч борынга! (Көлә.)

Раушан. Жәллим мин сине, энем Минем өч борынга ничек менеп төшкәнне күреп тордың ич. Шуның өчен кунак ич инде мин монда. Ә кабахәтләрне кунакка җибәрдең Минем берәр концерт карыйсым килә иде. Бу дөньяда берәр Луи калгандыр бит әле.

Капитан (аңа игътибар белән карап торгач). Сержант, син такси номерын язып калмадыңмы?

Милиционер (югала төшеп). Юк, иптәш капитан.

Капитан. Бар, эзләп тап. Сәгать тугызга рапортың әзер булсын.

Раушан (кепкасын кия, әкрен). Унтугыз да җитмеш җиде

Тынлык.

Капитан. Армстронгны минем дә тыңлаганым бар иде. Шәп уйный. Коттбус Лукенвальде Мин дә үткән юл. Син онытмагансың. Ә мин Берлиннан кала башка вак-төякләрен истән чыгарганмын инде. Безнең истә бүгенге! Җинаятьчелек Коттбуслары, эчкечелек Люббеннары. Шуның Берлиннарына җитсәң иде! Алар бит һәммәсе: җинаятьчелек тә, эчкечелек тә кешелексезлек орлыгы. Ә кешелексезлек фашизм ул Армстронг шәп!

Раушан. Шәп!

Капитан. Кем булып эшлисең, Айбулатов?

Раушан. Шушыңынчы комбайнда идем. Кышка, иртәгедән тимерчелектә.

Тынлык.

(Җәваһирәгә). Уйладым капитан янында утырганда: «Әх, мәйтәм, хатынны да аласым калган» Сине ягъни. Безнең сөйләшкәнне күрсәң иде син!

Җәваһирә. Ә мин сөйләвеңнән дә күргән шикелле булдым инде.

Раушан. Синең Армстронг тәлинкәсен ватканыңны капитанга әйтмәдем. Яратмыйм әләкләүне. Такси номерын да сержант эзләп азапланмасын, тапмаса, шелтә алмасын дип кенә әйттем.

Җәваһирә. Дустың Христофорычка чыккансың.

Раушан. Ул фронтташ, аңа ярый. Ул шундук, үзең гаеплесеңдер, диде. Миндә дә бар иде гаеп, нәрсә аны

Капитан (чыкканда, борылып). Минемчә, Армстронгның пластинкасы бар.

Раушан. Минем дә бар иде.

Капитан. Яңасы бар, стерео! Сержант, кунакка шул пластинканы сатып алырга булыш әле. Аннары теге егетләрне тап. Һичшиксез тап! (Чыгып китә.)

Раушан. Йөгәне була икән. Атын каян табасы? (Җәваһирәгә.) Хәзерге тәлинкәләрне патефонда уйнатып булмый. Аңа аерым уйнаткыч кирәк.

Милиционер. Ә ул кыйммәт.

Раушан. Без үзебез дә очсыз түгел, сержант агайне. Син йөгәнен тап, калганы минем кайгы.

Җәваһирә. Ә син тораташ алып кайттыңмы?

Раушан. Анысы соңыннан. Сержант белән бер бакчага килеп чыктык. Ә анда ниндидер чокыр күмдереп йөриләр.

Трактор гөрелтесе.

Карыйм: төбендә шушы сын ята. Чат тере менә! Кулын сузган шулай Коткарыгыз дип ялварамыни!.. Башка бәргән кебек итеп, күз алдына теге чокыр килде. Фашистлар, безнең бер санбатка юлыгып, сестраларны нишләткәнне сөйләгәнем хәтереңдәме? Нәкъ шулай Бульдозер каршына йөгереп чыктым да кычкырдым шулай (Кулларын бутый.) Слышь, егет! Чүеп тор әле!.. Анау нәрсәне сөйрәтеп алыйк әле!

Сержант. Нәрсәгә ул сиңа? Пластинка алдык

Раушан. Авылга алып кайтам мин аны! Бүләк итеп алып кайтам. Карале, капитан алып кайтырга берәр машина табып бирмәс микән?

Сержант (көлә). Бигрәк бәйләнчек икәнсең син, абзый. Киттек (Китә.)

Раушан. Менә шул, Җәваһирә. (Әкрен.) Бүген төнлә төш күрдем.

Койма буенда Шәрифел пәйда була. Тырыс тоткан.

Шәрифел (читкә карап). Сиңа утынга барасы. Утынга барасы (Узып китә.) Утынга.

Раушан (әкрен). Бүген төнлә төш күрдем. (Читкә карап уйлап тора.) Мине кемдер күтәреп йөртте. Аннары ялгыш төшереп җибәрде, имеш. Идән тулы пыяла ватыгы. (Кинәт.) Бәлки, ул син булгансыңдыр?

Җәваһирә. Пыяласымы?

Раушан. Күтәреп йөрткәне.

Җәваһирә. Син ул чүплек ташларын күтәреп йөргәнсең.

Раушан. Чүплек Патефон тәлинкәсе чүплек. Кемдер матурлык өчен ясаган сын чүплек. Кешенең адымы саен чүплек! Мондый чүпләрне сугышта беләсеңме күпме күрдек? (Сынга изи.) Тереләрен, үлеләрен. Төзекләрен, ватыкларын. Монда мәрмәр сын аунап ята, тегендә кеше мәете Ишетәсеңме? Шундый ватык сыннарның берсен җиргә күмелүдән коткарып калу миңа бүген бик кирәк иде инде. Үлгәнче кирәк булыр. (Сынга карап.) Мин бит аны сиңа охшатып та алып кайттым.

Җәваһирә (гаҗәпләнеп). Миңа охшатып?..

Раушан. Минем өчен һәр матурлык үзем үлгәнче сиңа охшаган булыр. Инде үлгәнче. Безнең яшәвебез шунда Ишетәсеңме?

Җәваһирә. Ишетәләрме соң? (Күршеләргә ишарәләп.) Бар гамьнәре әтәч белән кәҗә сөзештерү. Аларга синең белән минем сөзешү цирк кына!

Раушан. Әтәч белән кәҗә сөзештерү!.. А-а! Кызык түгел мәллә? Цирк шул!.. Ә сугыштан кайткан патефон җырлары, чүплектәге сыннар нәрсә алар? Иң кызыгы ир белән хатын әрләше дә кәҗә белән әтәч сөзеше! Бөтен дөнья кәҗә белән әтәч сөзеше ич! Бөтен яшәү ялганга безнең хакыйкатебез белән көрәшүдән, нахакка безнең гаделлегебез белән җавап бирүдән тора. Күпме көч түгелә шуңа! Кешеләрнең әрләш сәбәбе эзләп йөрүләренә әтәч белән кәҗә гаеплемени?

Җәваһирә (сынга төртеп). Моны шул әрләш арасына киртә итмәкче буласыңмыни?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3