Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 стр 12.

Шрифт
Фон

Раушан. Патефоны күгәрек, ә көе яңа ачылган яра сымак булды шул. Унбиш ел буена бер дә биелмичә яшәлгән. Ә Европаны айкап чыккан аяк тик торырга күнекмәгән икән әле биелде Патефон тәлинкәсен генә ватмадың бит син, карчык. Минем белән бергә сугышта йөргән, шунда үлеп калган егетләр истәлеген дә ваттың. Ә алар менә (күкрәген тота) монда. Исәннәр! Яшиләр!.. Син минем җанымны да ваттың.

Җәваһирә. Уйлап чыгарма инде, алай ук түгелдер лә.

Раушан. Шулай шул, шулай! Сталинградтан Берлинга барып җиткәнче, татарлардан гына да үз кулым белән егерме җиде асыл егетне җирләдем. Ниндиләр иде! Һәркайсы турында кино төшерерлек!.. Ә киноларда алар юк Аларның һәммәсе шушы патефон тәлинкәсендә иде! Бәлки, бу сынны да мин алар өчен дип алып кайтканмындыр, кем белә дөнья хикмәтен

Җәваһирә. Кеше син әйткәнчә дип белми шул аны! Әнә ич аңламадык.

Раушан. Минем киноларда булмаган егетләрем шушы тәлинкәдәдер иде кебек.

Җәваһирә. Онытылып беткән тәлинкә иде ич инде.

Раушан. Гел әйләндерергә вакыты булдымыни аның? Безнең вакыт сугыш туктата язган тормышны төзәтеп, яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.

Җәваһирә. Тик торганда бии башладың ич. Мин, бераз бәрәңге сатып кайт, дим, ә син биисең!.. Син биисең Син биисең, дим.

Җәваһирә пластинка ватыкларын патефонга куя да әйләндереп җибәрә, болдырга йөгереп менә тагын кичәге көнне хәтерләгәндәй булалар.

Син биисең!

Әкрен-әкрен Луи Армстронг җырлавы калкып чыга.

Раушан (бии башлый). Танцен бер!.. Кабыргаларны шылтыратырлык итеп! (Кызганнан-кыза бара.) И-их! И-и-их!

Җәваһирә. «Әни!» дин кычкырдым мин. Курыккан идем.

Раушан. Шуннан соң мин: «Карале, хатын, әйдә, кунак җыябыз?» дидем дә баскычка барып утырдым бугай. (Баскычка утыра.)

Җәваһирә. Ә мин менә шулай (Йөгереп төшә дә патефон тәлинкәсен, тезенә бәреп, урталай яра.) Менә шулай!

Раушан әкрен генә баса. Сәхнәне кызыл нур күмә.

Раушан тавышы. Батарея! 223 нче цель! Угломер 52-24!.. Заряд тулы!.. Ут!

Музыка тынып кала.

Раушан, мунчадан алып чыгып, колонкага резин шланг суза. Аннары яңадан себерке бәйли башлый, Җәваһирә мунча тирәсендә кайнаша.

Җәваһирә. Шәһәрдә нишләдең соң?

Раушан. Бер нишләмәдем. Бәрәңгене сатып бетердем дә Армстронгны эзләп киттем.

Җәваһирә. Таптыңмы соң?

Раушан. Таптым.

Җәваһирә. Яңа тәлинкәме? Әйдә, уйнатып күрсәт соң.

Раушан. Юк. Шундый бер кеше таптым мин.

Җәваһирә. Кеше?

Раушан. Әйе. Милиция капитаны Идрисов.

Җәваһирә. Табышмак.

Раушан. Идрисов табышмак түгел. Без бик яхшы аңлаштык. Дөнья матураеп китте. Чүплеккә чыгарып атылган шушы сынны күреп алдым да түзмичә казып чыгардым. Безне чүплеккә түгәргә иртә әле, мәйтәм. Безнең әле ташлар яңадан ком булып уалып беткәнче яшисебез бар!.. Бәрәңге саттым да Кольцога килеп чыктым. (Як-ягына карангалый.) Шәһәргә барганым юкка күптәннән иде ич инде, хәтерем чуалып калды. Килеп чыктым Кольцога. Үзгәргән. Ә менә Христофорычны таныдым. Үзгәрмәгән.

Җәваһирә. Тагын шуның янына бардыңмыни? «Тёмная ночь»ны җырларгамы?

Раушан. Шунда очраштык, Кольцода. Кердек бер урынга, искә төшерәбез

Җәваһирә. Ичмаса, аны искә төшерәбез дип түгел, эчкә төшерәбез дип сөйлә!

Раушан. Кая төшсә дә, хәзер йөрәктән ары узмый икән инде.

Җәваһирә. Бәрәңге акчасын менә кайда калдыргансың икән син. Бу тораташ шуның хәтле торамы дип шикләнгән идем аны

Раушан. Ун капчык бәрәңге бәясенә тормаган буш кешеләр була. Яки берсе ун кешегә торырлык таш сыннар Кердек Христофорыч белән, утырдык

Җәваһирә. Туп-туры милициягә килеп чыктыгызмы?

Раушан. Каян беләсең?

Җәваһирә. Соң, милиция капитаны Идрисовыңны әйтәм.

Раушан. Без аның белән соңыннан очраштык. Башта Христофорыч белән Армстронгны искә төшердек. Синең бу тәлинкәне ватканыңны белгәч, бик көенде ул Әллә йөз грамм аракы эчтек, әллә әйрән кергәннән дә аегаеп чыгып киттек. Ул өенә кайтып китте, ә мин урамда япа-ялгызым калдым. Ә халык диңгез кебек үзе.

Җәваһирә. Милициягә эләккәнче эчкәч, сиңа ул диңгез тубыктан гына торгандыр инде.

Раушан (игътибар итмәстән). Диңгезе шаулый, ә миндә беркемнең дә эше юк. Адашкан кырмыска шикелле торам да торам. Кызганып куйдым.

Җәваһирә. Халыкнымы?

Раушан. Үземне. Без дә яшәп яткан булабыз, дип. Иртән торабыз да абзарга. Аннан чыгабыз да урамга. Бар нәрсәне трактор изгән. Сугыш кырымыни! Ә кайчандыр без сугышып үткән Европа шау чәчәктә утыра! Җирләрен тәннәребез белән ашлап, каныбыз белән сугаргач нишләсен соң!.. Анда сыннар адым саен. Тик натуральный мәрмәр. Ә безнең Культура йортында ни бар? Җыелыш ясарга өч йөз илле урындык, картиналар урынына колхоз планы үтәлешен күрсәткән таблицалар. Безнең кебек кырмыскаларга ярый инде.

Җәваһирә (елмаеп). Кара, сиңа да тел керер икән! Гомерең буена тракторчы да комбайнчы булып йөрдең, рәтләп сөйләшергә вакытыбыз да тимәгән.

Раушан. Сөйләгән чаклар булмадымы әллә? Оныткансың председатель хатыны булып кәк-кәк йөргән вакытларыңны!

Җәваһирә. Шул-шул, тәгәрәдең.

Раушан. Юк, Җәваһирә, үрләдем.

Җәваһирә. А-а, бик биек шул, буй җитәрлек түгел! Хәзер сиңа болай гына ярамый, шәрә сыннар кирәк!

Раушан. Шуңа өстәп, җыр да. Җырлап үләсе килә менә хикмәт нидә! (Тынлыктан соң.) Кичә үзем шәһәр урамында торам, ә йөрәгемдә ат көтүе чаба шикелле, шул ук вакытта күңелдә ниндидер дуңгыз актарынып тора, тәре!..

Җәваһирә (сынга ишарәләп). Моны да шул дуңгызың актарып чыгарган инде, алайса.

Раушан. Ихтимал. Булган бар үпкәмне төбе-тамыры белән актарды да чыгарды.

Җәваһирә. Дуңгыз рәтле нәрсә актарамы соң!

Раушан (каты). Чынлап сөйлим, Җәваһирә! Музыка эзләп киттем мин. Берәр шундый Луи Армстронгча музыка. Шофёр илтеп куяр әле дип, такси эзләп киттем Кереп утырдым бер таксига (күрсәтә) йомшак! Күзне йомдым. Ачсам тик торабыз. Ник бармыйбыз, мәйтәм. Пычак теллесе туры килде, җен баласы. «Кая? ди бу. Бу сиңа туалет мәллә кердең дә җәелдең?» ди. Андый чакта мин дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел Ә син телеңне тый, мәйтәм, синнән бит әлегә кәгазь сорамыйлар Сугып алдым шулай итеп (күрсәтә) премия белән бәрәңге акчасы яткан кесәгә

Җәваһирә. Тинтәк. Таласа?

Раушан. Шым булды. Миңа, мәйтәм, шундый җир кирәк иде. «Апкил шуны, белмим нәрсәнеме?» ди. Берәр музыкалы төш, мәйтәм. Күрсәтәм шулай. Ул да күрсәтә менә болай Ресторангамы, янәсе. Юк, мәйтәм, миңа концерт кирәк, музыка, кешеләре күп булган җир.

Җәваһирә шлангның мунчадагы очын бер савыттан икенчесенә күчерә.

Кузгалып китәбез дигәндә, болар кереп утырды.

Җәваһирә. Кемнәр? Кем әле Идрисовлармы?

Раушан. Идрисовлар түгел, ә бөтенләй бүтән едрис-вертислар алар, менә кем!.. Кереп утырдылар да «фәлән төшкә!» диләр. Фәләннәре төгән төш икән ерак. Таксичы юк, буш түгел дип карый, әнә бүтән таксилар бер көтү дип тә карый

Җәваһирә. Әүвәл таксиларны тота алмыйлар иде түгелме соң?

Раушан. Койрыкларын кискәннәр аларның. Хәзер үзләре кеше тота алмыйлар Тегеләр төшми. Берсе принцип дип бәйләнә. Икенчесе: «Сиңа кысанрак булыр инде, дәдә, төшеп тор», дип «Әһ» тә итми калдым асфальтта ятам. Андый едрис-вертисларга өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин!.. Ә берсе портфель тоткан бит, оятсыз! Андыйны, хәтерләсәң, уполномоченныйлар гына тотып йөри торган иде Аңга килсәм, кеше иткәнмен мин боларны чыккан берсен тәгәрәтеп кенә торам. Чыга торалар, таксига кире кереп кача торалар. «Гражданин! Нишлисең?» дип, иңбаштан кактылар минем Ә ни өчен безнең гражданин икәнне җыен җыентык едрис-вертислар искә алмый? Шулай итеп, гражданин иттеләр мине

Раушан артында милиционер пәйда була.

Милиционер (аның иңбашына кагыла). Гражданин! Нишлисең?

Раушан. Нишлим? Менә бу плебейларга үзләренең гражданин булырга тиешлекләрен исбатлап ятышым. Үз караватларыннан сөйрәп төшерделәрмени?!

Милиционер (читкә). Нигә сөйрисез аны, егетләр?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3