60 яшьлек язучы иҗатка һәм киләчәккә карата өметтә булырга тиеш. Минем үткәндәге тормышымның иң зур нәтиҗәсе дә шул: өметләнергә, өметтә яшәргә һәм хәтта аны үз тормышыма алырга, өметтән язмыш тудырырга өйрәндем. Бүгенге татар әдәбиятына, бигрәк тә зур әдәбият мәйданына чыккан яшь иҗатчыларга карата бары тик өмет хисләре генә туа миндә. Һәр буында да өметле каләмнәр бар, һәр жанрда да өметле әсәрләр туып торачагына бөтен барлыгым белән ышанам мин.
Ничек диләр әле, иң талантлы әсәр әлегә язылмаган, иң талантлы язучы-әдип тә тумаган Өстәлдә яткан һәр яңа әсәр алдагыларыннан яхшырак булырга тиеш, шулаймы? Мин үзем шулай яшим. Димәк, мин оптимист булып чыгам? 60 яшьтә оптимист булып калу уен эш түгел ул. Дөрес анысы, кайчакта күз яше үтәли көләргә, елмаерга туры килә. Миндә һаман да сагыш күп, борчу күп, ярсыну-тетрәнү бар. Хәсән Туфанның «Гүзәл гам»е кебек минем оптимизм
Хәзер нәрсәләр язасыз? Иҗатыгызда кайсы жанр өстенлек итә?
Хәзерге вакытта минем өстәлдә ике роман ята. Берсе Бабичка, аның тормыш эволюциясенә, иҗат ярсуларына, язмыш интригаларына, Тукайга тиң бөеклегенә, һәр шәкерт аңларлык көлке-кәмитенә, ниһаять, инкыйлаб логикасы белән генә аңлап-аңлатып булмый торган фаҗигасенә багышлана. Икенчесе, инде тәмамланып килгәне, «Шайтан коткысы» дип атала һәм Күктән сөрелгән Иблис темасына багышлана. Бөтен серне ачып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: минем мондый әсәрне язганым да, укыганым да юк иде әле Тагын бер зур эшем бар: бүген мин әдәби парчалар томын җыеп киләм. Бу жанр татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый типтагы шигъри прозага төрле жанр формалары хас: парча, нәсер, новелла, хикмәт, хикәят, этюд, баллада, тәмсил (мәсәл), гыйбрәт, әдәби эссеның күп төрләре Иҗади тоемымны, каләмемне мин гомерем буе әнә шушы кечкенә жанрларда чарлап килдем
Бүген мин күбрәк прозаик. Әмма күңелемдә шагыйрь дә яши, драматург та бар, балалар әдәбияты да якын миңа. Рухи йола мирасыннан, мифологиядән, дастан-легендалардан да китә алмыйм Лингвистика фәне буенча да мавыктыргыч хезмәтләр язгалыйм. Бу яклап татар укучысы әле мине белеп бетерми Шундый ук сүзне «Тукайның мең сере» дигән публицистик язмаларым хакында да әйтә алам.
Студент елларыгыздан нинди кызыклы, мәгънәле һәм киләчәк язмышыгызга тәэсир иткән вакыйгалар истә калды?
Студент чагында, соңрак аспирантура чорында минем язмышыма тәэсир иткән, бөтен йөрәгем белән тетрәндереп, тормыш борылмаларына кертеп җибәргән вакыйгалар шактый булды. Шуларның күбесе танылган шәхесләр белән очрашулар. Хатыйп Госман, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Әмирхан Еники Алар мине иң элек Шәехзадә Бабичның авылдашы булган өчен үз итте. Әйе, Бабич исеме минем өчен өлкән остазларым күңеленә ачкыч кебек иде. Бу исем иң серле йөрәкләрне дә ешрак тибәргә мәҗбүр итә, иң шикле-шөбһәле күңелләрне дә шәрран ачып җибәрергә сәләтле иде. Минем олы әдәбиятка килүем дә, кеше арасына кереп, каләм чарлый башлавым да иң элек Бабич исеме белән бәйле. Бигрәк тә Нәкый Исәнбәт һәм Хәсән Туфан белән очрашулар язмышка тиң булып истә калды. Соңрак чордан Рәдиф Гаташ белән, аннары Мөдәррис Әгъләм белән очрашулар күңелгә сеңеп, анда мәңгелеккә урын алды Хәсән Туфан белән очрашу мине шок хәленә салган иде. Мин әле аңлап бетерә алмыйм: күп еллар буе төрмәләрдә ятып, сөргеннәргә сөрелеп, ничек сабый җанлы, самими күңелле кеше һәм зур шагыйрь булып кала алды икән ул? Мөдәррис Әгъләм бервакыт миндә бер кочак әле генә язган кулъязма караламаларын онытып калдырды. Бераз вакыттан соң эзләп таптым моны. «Шулай, шулай, мин әйтәм, кайчан килеп аласың үз язмаларыңны, алар югалырга мөмкин бит, Мөдәррис әкә?» «Калсын, югалсын, борчылма, ди шагыйрь, мин аларның барысын да яттан беләм»
Гаиләгез турында да беләсе килә. Әти-әниегез, хатыныгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз?.. Сез нинди ул, ир, әти һәм бабай?
Гаиләм зур, тулы, тигез. Әткәй генә иртәрәк китеп барды. Әнкәй 88 яше белән бара. Үзен үзе карый, хәтта безне карарга тырыша, һаман әле без аның киңәшләре белән яшибез. Ул бик укый торган кеше. Бөтен яңа китапларны, бөтен басма матбугатны укып бара, телевизорда бөтен язучыны, җырчыны таный, белә. Күбесе белән таныш та. Күп кенә җырчы, язучы дусларым, Казан Уфа арасын үткәндә, аның янына кереп-чыгып йөриләр. Әнкәй шигырьләр дә яза, көй чыгарып, җырлар, мөнәҗәтләр җырлый. Хатыным Гөлнур оныклар белән «җитәкчелек итә». Алар бездә өчәү олысына 14 яшь (фортепиано буенча зур уңышларга иреште), кечеләре 4 яшьтә һәм 1 яшьтә. Кызларым икәү. «Әтием» дип кенә торалар. Һәрберсенең эше бар, максаты, хыялы бар. Бу бик мөһим. Гаиләдә максатлы кешеләр бар икән, яшәү җиңел, аңлашу җиңел.
Мин таркаурак яшәсәм дә, үземне максатлы кеше дип саныйм. Ир кеше буларак та, әти, дәү әти буларак та статусымны сакларга тырышам. Тормышымны, гаиләдәге яшәешемне кызыклы итеп оештырырга омтылам. Бу яклап та дөнья мәшәкатьләренә, көндәлек тормышка иҗади якын килергә тырышам. Бакча, табигать, авыл культы бар бездә. Эш культы бар. Болай яшәү кулай һәм дөрес дип уйлыйм.
Татар милләтенең киләчәген ничек күрәсез? Туган телебез сакланырмы, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез яшәрме? Татар юрап китерә
Алдарак әйттем инде татар милләтенең киләчәген өметле күрәм. Әмма аны һәр адымда авырлыклар саклап торачак. Уяулыкны югалтмаска кирәк, шул гына. Бүгенге җитәкчеләребез кебек лидерлар алда да булырмы? Шул хакта бераз борчылып уйланам.
Соңгы ун-унбиш елда туган телебез белән бәйле позицияләрне кире кайтара алдык. Кайтарып булмаслык хәлгә җитеп бара идек бит. Акыллы кануннар эшләнде, Дәүләт программасы бар, җитәрлек акчалар бүленде. Халкыбыздагы татарлыкны, үзаңны кузгатып җибәрәсе, үстерәсе калды. Шулай да бөтен нәрсәне дә Хөкүмәт яисә Президент үзе эшләр дип көтеп утыручылар күп әле. Кемлегебезне (идентичность) саклап калуда һәр татар үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм: кем милли киемен киеп йөри, кем үз авылында Сабантуйлар, җыеннар оештыра, кем баласын милли мәктәпкә укырга бирә, кем үз фирмасының элмә такталарын татарчалаштырып язып куя
Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, Аллага шөкер, илебездә иң алдынгылардан. Чәчмә әдәбиятта булсынмы, шигърияттә яисә драматургиядә, балалар әдәбиятында булсынмы, башка жанрдамы татар әдәбияты дөньяви вазгыятьтән бервакытта да читтә калмады дип уйлыйм. Фән дә бар, аның да аналитик юнәлеше көчле. Үзебезнең Фәннәр академиясе булу белән горурланам. Соңгы елларда аның әдәбият, тел, сәнгать, тарих, археология, энциклопедия тармаклары шактый зур уңышларга иреште. Боларның барысы да күңелдәге өметне ныгыта, аны үсендереп тора.
Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Галимҗан абый! Гомер бәйрәмегез котлы булсын, киләчәктә Сезне зур уңышлар, яңа әсәрләр, яңа үрләр көтсен! Исән-сау булыгыз!
2017«КАМАЛ»НЫ КАМАРГА КИЛӘЛӘР
Ишетмәсәгез колак салыгыз, күрмәсәгез карагыз, күз төшерми калмагыз! 31 май көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Алтын битлек» фестивале узачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән театрлар иң шәп сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк. Бер атна буена дәвам итәчәк фестивальне Россия һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, «Алтын битлек» ассоциациясе оештыра, мәгълүмати ярдәмне Казан шәһәре хакимияте күрсәтә. Мин үземне кызыксындырган сораулар белән Г. Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закировка мөрәҗәгать иттем.
Шамил Зиннурович, әйтегез әле, ни өчен «Алтын битлек» фестивале Казанда үткәрелә? Бу башкалабызның 1000 еллыгы белән бәйлеме?
Фестивальнең Мәскәүдә үз дирекциясе бар. Алар Казанны сайладылар да Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Ул үз чиратында бу тәкъдимне бик хуплады.