«Алтын битлек»нең тантана өлеше һәр елның апрель аенда Мәскәүдә уза, һәм анда номенант булганнар Россия күләмендә «сәяхәт»кә чыга, тамашачыга үз сәләтен, театрларының үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Фестивальдә катнашучы труппалар беркөнне килеп үз спектакльләрен куялар да икенче көнне кайтып китәләр. Шулай итеп, тамашачыларыбыз бер-бер артлы рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен карый алачак.
Бу чара Казанның 1000 еллыгы белән бәйле түгел. Премия тапшырулар, бүләкләүләр булмаячак.
Димәк, «Алтын битлек»нең төп максаты фестиваль оештырып, премия тапшыру һәм җиңүчеләрне илебезнең төрле төбәкләрен айкап кайтырга чыгарып җибәрү?
Әйе. Нәкъ шулай.
Ә милли театрлар, мәсәлән, татар театрлары әлеге фестивальдә катнаша аламы?
Әлбәттә. Ел саен Мәскәүгә заявка җибәргәннәр дә бар. Әмма, кызганыч, алар беренче турда ук төшеп калалар. Фестивальгә чыгара алырлык спектакльләр дә әзерләргә кирәк бит әле.
«Алтын битлек»тә катнашып, анда ниндидер урын алу һәр режиссёрның хыялы, минемчә.
Ә Татарстан үзе дә шундый дәрәҗәле чаралар үткәрәме?
Кәрим Тинчурин исемендәге бәйге бар иде, әмма ул менә өч-дүрт еллап тын тора Тагын даими рәвештә халыкара масштабта үткәрелеп килгән төрки халыкларның театр фестивале «Нәүрүз» зур игътибарга лаек. Ул үзгәртеп кору дулкынында 1989 елда барлыкка килде, Урта Азия һәм Казахстан театрларының фестивале буларак шушы җөмһүриятләрнең башкалаларында уздырылды. Бераздан, офыкларын киңәйтеп, төрки халыкларның гомумтеатр бәйрәменә әверелде. Ашхабадта 1993 елда узган «Нәүрүз» фестивалендә азәрбайҗан, татар һәм төрек театрлары да катнашты. Ә 1998, 2002 елларда ул Казанда үткәрелде. Анда, даими катнашып килүчеләр белән беррәттән, башкорт, балкар, тува, хакас, чуваш, якут, гагауз халык театрлары да чыгыш ясады. Менә киләсе елга тагын «Нәүрүз» безнең Казаныбызда узачак
Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Шамил абый!
2004ЯКУТ ТАТАРЫ
Мирный районы Саха Республикасының (Якутия) көнбатыш өлешендә урнашкан. Ул 165 800 кв. км җирне били, шуның 160 300 е урманнар. Районда 9 муниципаль берәмлек, 2 шәһәр (Мирный һәм Удачный), 4 шәһәр тибындагы бистә, 3 авыл бар. Үзәге Мирный шәһәре. Районда яшәүче 78 123 кешенең яртысы биредә тупланган.
Мирный Россиянең алмаз башкаласы. Биредә алмаз чыгару белән шөгыльләнә торган «АЛРОСА» акционерлык компаниясе, аңа караган оешмалар эшли. Дөнья буенча алмаз чыгаруның 14 проценты Мирный районына туры килә.
Ришат Нургали улы Йөзмөхәммәтов 2013 елның сентябреннән район хакимияте башлыгы, Мирный шәһәрендә туып үскән татар егете. Тарих фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар берлеге, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, алмаз чыгару сәнәгате тарихы буенча егерме биш китап авторы, Россиянең Зур әдәби премиясе лауреаты.
Ришат әфәнде, Сезнең нәсел-нәсәбегез кайсы яклардан? Нинди һөнәр ияләре?
Минем әни Саба районының Шәмәрдән, әти Кукмара районының Вахит авылларыннан. Әти армиядән соң Якутиядә өч ел эшләгән. Өйләнешер алдыннан әнинең әтиләре: «Без кызыбызны әллә кая җибәрмибез», дигәннәр. Шуңа, гаилә коргач, алар башта Казахстанның Балкаш шәһәренә барып урнашканнар. Бераз яшәгәч, әти Якутиягә киткән, аның артыннан авырлы әнием килгән. Мин Мирный шәһәрендә 1969 елда туганмын.
Әти бульдозер йөртүче, юл төзүче булып эшләде, әни автопунктта дежур торды, идән юды.
Димәк, Сез шушында тудыгыз, монда белем алдыгыз?
Әтиләр ике шәһәр арасында Мирныйдан Удачныйга 520 чакрымлы юл төзеделәр, шул сәбәпле, миңа 3 яшь булганда, әтине Моркока авылына күчерделәр. Ул Мирныйдан 309 чакрым ераклыкта урнашкан. Балачагымның бер өлеше шушында үтте. Моркокада балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрдем. Ә мәктәп зерә кызык иде. Бер өй, өйдә ике бүлмә. Берсендә дәресләр бара, икенчесендә гардероб. Бүлмәдә беренче рәт беренче, икенче рәт икенче, өченче рәт өченче сыйныфлар. Бер укытучы чират буенча укыта. Шулай бер-беребезне тыңлап утыра идек.
Өч ел эшләгәч, әти-әниләр дүрт-биш айга ялга чыгалар иде. Татарстанга кайтып, Шәмәрдәндә, Вахитта, еш кына Казанда кунак була идек. Икенче сыйныфны тәмамлагач, мине Шәмәрдәндә калдырдылар. Өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы классның беренче чиреген монда укыдым.
Шәмәрдәндә пионерга кердем, отряд советы рәисе булдым. Мәктәптә көз саен бер ай бәрәңге чүпләп, тимер-томыр, макулатура җыеп, аннары өйдә мунчага су ташып, җәен печән эшләп вакыт үтте.
Алтынчы сыйныфта укыганда, әти-әниләр Удачныйга күчтеләр, чөнки юл төзелеп бетте, әтигә шәһәрдә фатир бирделәр. Мәктәпне Удачныйда тәмамладым. Комсомолга кердем, комсомол оешмасының сәркатибе идем.
Мәктәптән соң Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогия институтына тарих белгечлеге буенча укырга кердем. Бер көн укыдым ошамады. Шәмәрдәнгә кайттым. Әти-әниләр, кечкенә энем белән сеңлем дә монда иде. Әти, мәктәпне тәмамлау хөрмәтенә, яңа гына чыккан «Монтана» сәгате алып биргән иде. «Син аңа лаек түгел, институтны ташладың», дип, сәгатьне кире алды. Әни юлга акча бирде дә, Якутиягә кайттым, эшкә кердем. Ике айдан армиягә киттем. Ерак Көнчыгыш хәрби округында авиациядә хезмәт иттем.
Армиядән соң Удачныйдагы мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшләдем, соңыннан Владивостокка юл алдым. Анда бергә хезмәт иткән иптәшләрем күп иде. Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының тарих-фәлсәфә факультетына укырга кердем. Берничә көн укыдым, тагын ошамады. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, кабат Удачныйдагы мәктәпкә кайттым.
Иҗат юлына ничек кереп киттегез?
Беренче шигыремне язганда, миңа 9 яшь иде. Язган әйберләремне «Пионер» журналына да җибәреп карадым. Рифманың, шигырьнең нәрсә икәнен аңлатып, шактый хатлар килде. Мәктәптә укыганда газетага яза идем. Укуны тәмамлагач, район матбугатында ярты бит шигырь шәлкемем дөнья күрде. Армиядә дә язуымны ташламадым.
1991 елда «Мирнинский рабочий» газетасына чакырдылар. Тиражы 25 мең иде. Биш ел Удачныйда газетаның үзхәбәрчесе булдым. Ике ел эшләгәч, Россия Журналистлар берлегенә кабул ителдем. Алмаз төбәге һәм алмаз ятмаларын табу тарихы, аларны беренче мәртәбә ачкан Лариса Анатольевна Попугаеваның тормыш юлы белән кызыксына башладым. 1995 елда беренче китабым басылды. Ул «Звёздный час и трагедия Ларисы Попугаевой» дип атала иде. Язганнарым күбесенчә проза, документалистика, публицистика. Барысы да алмаз ятмаларын ачу тарихы белән бәйләнгән.
Сез фән кешесе дә бит әле
Әйе. Институтны тәмамлагач, аспирантурага кердем. Якутия Фәннәр академиясе каршында диссертация якладым, тарих фәннәре кандидаты булдым. Темам «История открытия первых месторождений алмазов Якутии». Аннары Мәскәүдә ике академия тәмамладым. Берсе Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр, икенчесе Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академияләре.
1996 елда Удачный тау-баету комбинатына пресс-секретарь итеп чакырдылар. Оешмада 5 мең кеше эшли иде. Үзенең радиосы, телевидениесе бар, газетасы чыга. Өч елдан социаль бүлек начальнигы итеп куйдылар. Бу вазифада биш ел эшләдем, китаплар яздым.
Хакимияткә ничәнче елда эшкә килдегез?
2004 елда чакырып алдылар. Өч ел хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләдем. Ике ел «АЛРОСА» акционерлык компаниясенең социаль бүлек начальнигы вазифасын башкардым. Дүрт ел Россия алмаз чыгаручылар профсоюзында эшләдем. 2013 елда Мирный районы хакимияте башлыгы итеп сайландым. Миңа кадәрге башлык та татар иде. Илдар Риф улы Солтанов тумышы белән Чиләбе ягыннан, хәзер башка эштә.