Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 21.

Шрифт
Фон

Ә инде рабфак үзе бер дөнья! Андагы татар бүлегенә эшләп килгән яисә армия сафларыннан кайткан кызларны, егетләрне алабыз. Башка факультетларга документлар тапшырып йөргән татар егетләрен татар теле һәм әдәбияты бүлегенә димләп йөргәнемне әле дә хәтерлим. Шул юл белән үзебезгә чакырып китергән студентларым арасыннан танылган текстолог-галим Раиф Мәрданов белән күренекле милләтчебез Рәмис Сафин исемнәрен атап китү дә җитәдер.

1986 елда университеттан Татарстан китап нәшриятына төшеп киткәч тә (шулай сөйләшә идек, чөнки Бауман урамындагы «Матбугат йорты» астарак урнашкан), мин татар бүлеге белән элемтәне өзмәдем төрле елларда «Такташ иҗаты», «Лиро-эпик жанрлар», «Мифология һәм татар әдәбияты», «Әдәби мөхәррирлек», «Әдәби тәнкыйть», «Әдәби иҗат лабораториясе» һ. б. махсус курслар, практикумнар алып бардым. Шулай мин үземне мөгаллимлек формасында тоттым, бүген дә студентлар янына барырга атлыгып торам, чакырулар күп

 Кандидатлык диссертациясе яклавыгыз турында сөйләп китсәгез иде. Ничек фәнгә керергә уйладыгыз? Белүемчә, яклау яхшы үтте, ләкин Мәскәү расламады?

 Кандидатлык диссертациясен күренекле галимебез Хатыйп Госман җитәкчелегендә яздым. Мин бу мәшһүр галим карамагына икенче курста укыганда ук килеп кердем. Бабич хакындагы иҗади эшләремне укып, үзе сайлап алган, диделәр. Берничә ел аның киңәшләре белән курс эшләре язып якладым, фәнни конференцияләрдә докладлар укып йөрдем. Хатыйп ага мине фәнни язмаларым белән өлкән галимнәрнең җитди конференцияләренә җибәрергә дә күп сорап тормый иде Ә темалар җитди: «ХХ гасыр башы татар әдәбиятында гыйсъянчылык», «Татар шигъриятендә ассоциатив композиция алымнары», «Шәехзадә Бабичның иҗат лабораториясе (поэтика)», «Сәгыйть Рәмиев иҗатында бунтарьлык мотивлары» һ. б. Диплом темасы үзем теләгәнчә алынды: «Шәехзадә Бабичның иҗат эволюциясе». Өч йөз битлек хезмәтемне диссертациягә үстерү күп көч сорамый иде, әмма ул вакытларда Бабич темасы ябык тема булып чыкты. Шул рәвешле, Хатыйп Госман минем өчен махсус рәвештә яңа тема уйлап тапты: «Татар балладасы: чыганаклар һәм үсеш этаплары». Фәнни эшемне теләп һәм мавыгып яздым, уңышлы якладым. Оппонентларымнан да уңдым Тәлгат Галиуллин, Хуҗи Мәхмүтовлар хезмәтемә уңай бәя бирделәр. Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель Бакиров, Хәләф Курбатовлар хуплап чыгыш ясадылар.

Язган фәнни эшемне ВАППка юлладык. Баштарак уңай хәбәрләр килде. Бертавыштан расланган, диделәр, хәтта теркәлгән номерын да әйттеләр. Кайбер ВАПП әгъзалары, Мәскәүгә килергә, башкала вузларында укытырга димләп, миңа озын-озын хатлар яздылар, диссертациямне Мәскәүдә бастырып чыгарырга вәгъдә иттеләр Шулвакыт кара кәгазь килеп төшмәсенме?! Имеш, гарәп теле урынына башка чит тел тапшырырга тиешмен! Имеш, Якын Көнчыгыштагы сугыш чукмарлары теле фәнни телгә керми Имеш Имеш Менә шулай тагын ике елга сузылган авыр тарих башланды. Сигез ел өйрәнгән гарәп телем бернигә ярамый булып чыкты, диссертациямдә кулланылган борынгы текстларны өйрәнгәндә су кебек, һава кебек кирәк булган гарәп телен, әби-бабаларымның дога телен шик астына алдылар. Университет ректорыннан бер-бер артлы рәсми хатлар, дәлилле белешмәләр Мәскәүгә китә торды, Мәскәүдән «Гарәп теле чит телләр исемлегенә керми» дигән җаваплар килә торды Мин сүземнән кире кайтмадым. Итальянча да, испанча да өйрәнмәдем. Миңа ул кирәк түгел иде. Киресенчә, мин гарәп телен үҗәтләнеп өйрәнергә керештем һәм шактый гына уңышларга да ирештем Бәлки, хәзер дә кайдадыр ятадыр минем кандидатлык шаһәдәтнамәм, мин хәтта аның номерын да беләм. Ләкин мин аны юллап йөрмәячәкмен. Бу протест-тойгы миңа бик тә кадерле. Чөнки ул вакыттагы ВАПП күрсәтмәсеннән баш тарту тормышымда, хәтта язмышымда минем өчен беренче зур сынау һәм беренче зур җиңү булды.

 Заманында «Албастылар» романы татар дөньясын шаулатты. Сез аның дәвамын язам дигән идегез. Язылдымы, кайчан халыкка чыгарырга уйлыйсыз?

 «Албастылар» минем өчен язмыш әсәре булды. Ул «Казан утлары»нда басылып чыккан көннән башлап көн саен диярлек йә укучылар хаты, хәбәре, телефон шылтыравы, электрон почта язмасы йә булмаса берәр фәнни хезмәт, диссертация материалы булып миңа килеп ирешә тора. Беренче биш елда укучылардан алган кочак-кочак хатларны әле дә кая куярга белмим. Ул чакта бу әсәремне кайбер авыллар, клубларга җыелып, төннәр буе кычкырып укып чыктылар, Хәлимне яки Нәфисәне, Майяны эзләп урманнарда йөрүчеләр дә булды хәтта. Бу феномен миңа төш аша килде һәм минем җанымны гомерлеккә тынгысыз итте. Бүгенгә кадәр аның шаукымлы идеяләреннән котыла алмыйм. Әйе, әсәрнең дәвамы да язылды. Ул инде берничә ел кулъязма хәлендә өстәлемдә ята. Мин аның хәтта электрон вариантын да эшләмәдем. Эшләсәм, каядыр китеп барыр, дөньяга фашланыр кебек тоела. Шуңа күрә дә укучыларга тәкъдим итәргә бераз куркып торам. Аннары укучыларым белән киңәшләшәсем дә килә: кирәкме аның дәвамы? Бәлки, җитәр инде Хәлим белән Нәфисәнең аянычлы язмыш борылмалары (драмалары)? Укучы ничек әйтә шулай булачак. «Идел» журналы ашамы, Язучылар берлеге аркылымы укучыларым белән аңлашасым килә, кирәкме безгә бүген «Албастылар»ның дәвамы? Әгәр кирәк дисез икән иртәгә үк бастырырга бирәм. Өстәп шуны гына әйтәм: аның икенче өлеше дә беренче китапта сурәтләнгән шаукымлы-сихри интригалардан һич ким түгел.

 Сез күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабич туган Әсән авылыннан (Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы). Бабич рухы Сезгә ничек тәэсир итте? Туганнар түгелме?

 Мәшһүр татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич минем авылдашым, хәтта якын күршем. Әмма туганым түгел. Без Күәш буе малайлары. Безнең урам кайчандыр ике яклы булган. Безгә каршырак, бераз чалпырак (үзебезчә әйтәм икән, әдәби телдә чалышрак) якта Бабичларның йорт нигезе. Йорты күптән юк, нигезен дә безгә табан яр кимереп килүче Күәш елгасы алып киткән. Әмма аларның йорт-җир биләмәләренең бер өлеше исән-сау калган. Узган елның җәендә булган корылык вакытында шактый суын югалткан Күәш елгасы ярында Бабичларның кое бурасы килеп чыкты. Ләм эчендә яхшы гына сакланган кое бүрәнәләренә кагылу миндә аеруча тетрәндергеч хисләр уятты. Чөнки Шәехзадә бу коены үз иткән, яраткан, бакчада туганнары эшләгәндә, су ташып торган

Әлбәттә, мин «Бабич гипнозы»нда үстем. Аның шаукымында дисәм дә ярыйдыр. Безнең телдә гел ул иде. Мин укыган класста да Бабич музее иде. Без барыбыз да «бабиччылар» идек. Эзтабарлар отряды төзеп, авылдан авылга йөреп, шагыйрь хакында истәлекләр җыйдык, аның туганнары белән очраштык. 70 нче елларда күрше авылда шагыйрьнең бертуган сеңлесе Нәҗибә апа яшәде Аны күреп сөйләштек, Бабич чорыннан калган бик күп истәлек-ядкярләр таптык

Баштарак «бабиччы» булдым, аннары үзем дә, Бабичка ияреп, шигырьләр яза башладым. Шулай әдәбиятка килдем. Аңлап, өйрәнеп, тартылып-ымсынып, хәтта максат куеп килдем. Хәзер дә уйлыйм: Бабич булмаса, Галимҗан Гыйльманов дигән язучы булыр иде микән?! Мине бер сорау борчыды ул вакытта: нигә аның бөеклеген таныйлар, шул ук вакытта өйрәнергә кушмыйлар. Газета-журналларда да бастырмыйлар. Безгә бик үк аңлашылып бетмәгән «халык дошманы» дигән сүзләр дә ишетелеп ала Ләкин Әсән үз шагыйреннән бервакытта да ваз кичмәде, аны дошманнар рәтенә кертеп карамады. Халык аны пәйгамбәри бер зат итеп күрде, таныды, ә без, аз-маз шигырьгә тартылган малайлар, Бабич кебек шагыйрь булырга хыялланып яшәдек Кемдер хыялланып кына калды, ә мин Казанга ук чыгып киттем

 60 яшьлек язучы, Сезнең фикерегезчә, иҗатка һәм киләчәккә карата нинди карашта булырга тиеш?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3