Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 15.

Шрифт
Фон

Хушлашканда, Нәфисә апа Гамил аганың соңгы ике шигырен бирде. Менә алар:

*

2004

«ТАТАР ХАЛКЫ ЯШӘРГӘ ТИЕШ, ҺӘМ ЯШӘЯЧӘК ДИП УЙЛЫЙМ»

Күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты һ. б. бик күп дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр иясе, татар әдәбияты буенча алтмышка якын дәреслек, хрестоматия, методик әсбап, утызга якын монография һәм тематик җыентык авторы, күп галимнәрнең, язучыларның, шагыйрьләрнең остазы, егерме елга якын Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләгән Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинга 85 яшь тулды.

Әйе, без мәктәптә Азат абый язган дәреслекләр буенча укыдык, университетта әдәбият белеме буенча аннан лекция тыңладык. Диплом алгач, Азат Гыйльмулла улыннан аспирантурага укырга кердем һәм кандидатлык диссертациясен уңышлы якладым. Җитәкчем төпле белемле, сабыр, зыялы шәхес. Аның канаты астында фәнни хезмәтемне язу җиңел дә, җаваплы да булды.

Азат абый хәзер өйдә генә. Аның белән сөйләшеп, узган гомер юлын искә төшереп алдык.


 Азат абый, Сезнең тормыш юлыгызда «журналист гаиләсендә дөньяга килә» дип язылган. Аңлавымча, Гыйльмулла агай иҗат кешесе булган. Әниегез нинди һөнәр иясе иде?

 Әйе, әтием район Советы сәркатибе, Саба районы газетасы мөхәррире булып эшләде. Ул елларда җитәкчеләргә бер урында озаклап хезмәт куярга мөмкинлек бирмиләр иде, бу үзенә күрә бер сәясәт тә булгандыр. Әти, гаиләсен алып, бер районнан икенчесенә күчеп йөрде. Сабадан соң Кызыл армия, Кукмара, Тархан районы вакытлы матбугатларында мөхәррир вазифасын башкарды. Аннары яңадан Сабага кайтты.

Әнием Дилшатбану сугыш чорында һәм аннан соң озак вакытлар сәүдә системасында сатучы, ашханә мөдире булып эшләде.

Без гаиләдә дүрт бала үстек өч ул һәм бер кыз. Мин иң олысы.

 Әти-әниегез Сезнең киләчәгегезгә нинди йогынты ясады?

 Кечкенәдән музыкага, сәхнәгә тартыла идем. Гармуннары булган гаиләләргә йөреп, гармун уйнарга өйрәндем, курайлар ясап та җенләндем. Бу омтылышымны күреп, әти-әнием, бар булган акчаларын җыеп, трофей буларак Германиядән кайткан кечкенә аккордеон сатып алдылар. Шуннан мәктәптәге, клубтагы кичәләрдә, үзешчән концертларда бик теләп һәм рәхәтләнеп катнаша башладым.

Үзлегемнән балалайкада, гитарада, курайда, пионинода уйнарга өйрәндем.

 Сез туган һәм үскән еллар колхозлашу чоры, Сталин репрессияләре, Бөек Ватан сугышы кебек авыр һәм сикәлтәле дәвер буларак тарихта тирән эз калдырган. Сезнең хәтерегездә бу еллар ничек саклана?

 Бу еллар минем күңелемдә әтигә бәйләнешле саклана. 1937 елгы репрессияләр шаукымы аңа да кагылды. Кукмарада эшләгәндә, әтине, яла ягып, кулга алдылар. Төрмәдә уздырган өч ае, андагы тәртипләр, дөресрәге, тәртипсезлекләр, язучы Кави Нәҗми белән очрашулары турында ул безгә кайткач сөйләде. Әти үзенең тапкырлыгы һәм нык торуы аркасында гына котыла алган. Тикшерүчегә: «Миңа яга торган менә бу «гаепләр»не сезнең тәкъдимегез буенча эшләдем, дип әйтәчәкмен», дигән.

Гаепсезлеге расланган әтине Тархан районы газетасына мөхәррир итеп җибәрделәр. Мин Олы Тархан авылында беренче сыйныфка укырга кердем.

Бөек Ватан сугышы башлангач, әти үзе теләп фронтка китте. Кавалериядә, кулы яралангач, пехотада хезмәт итте. Старшина дәрәҗәсендә, икенче группа инвалид булып, орден-медальләр тагып, 1945 елның кышында Сабага кайтып төште. Район газетасында мөхәррир, сәркатип булып эшләде, хуҗалык өлкәсендә хезмәт итте.

Югары сыйныфларда укыганда, җәйләрен күмәк хуҗалыкта атлар да көтәргә, кырдан элеваторга ашлык та ташырга, комбайн йөртүче ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде.

 Ни өчен татар филологиясен һәм нәкъ менә драматургияне сайладыгыз, ә төгәл фәннәрне түгел? Байлар Сабасында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шекше җидееллык мәктәбендә бер ел физика һәм математика укыткансыз бит.

 Чыннан да, Шекше авылында бишенче сыйныфларга математика, алтыларга физика укытырга, класс җитәкчесе булып эшләргә туры килде. Ник дигәндә, сугыштан соңгы авыр елларда мәктәпләрдә укытучылар җитешми иде.

Физика һәм математика юлыннан китә алмадым, чөнки безнең заманда бу юнәлеш буенча укырга керү авыр иде. Бигрәк тә рус теле куркытты. Университетның татар бүлегенә барырга булдым. Безгә кадәр анда укырга кергән кешеләр бар иде. Рифат Сверигин миннән бер ел алда анда китте. Аннары бала вакытымнан ук бик күп китаплар укыдым, шуңа күрә филология минем өчен чит булмады.

Ни өчен драматургияне сайлавыма килгәндә, әдәби жанрлар арасында ул минем өчен иң кызыктыра торганы иде. Драматургиягә мәхәббәт көчле булды. Мәктәптә укыганда, Сабага эшкә егерменче-утызынчы елларның танылган артисткасы Рокыя Кушловская килде. Әнә шул вакытта ул безне, бигрәк тә мине төрле спектакльләргә тартты. Без инде авыллар буенча да йөрдек. Артист буларак та, гармунчы буларак та актив катнаштым. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», Мирсәй Әмирнең «Хуҗа Насретдин колхозда» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Рокыя Кушловская кебек сәхнә остасы белән янәшә уйнау театр сәнгатенә булган омтылышымны ныгытты гына.

Шекшедә, Тоболда эшләгәндә дә, Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфагы»н, яңа гына акланган Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен режиссёр буларак куйдым. Булат ролендә дә уйнадым. Университетның бишенче курсында укыганда, Казанның Укытучылар йортында драмтүгәрәккә йөрүчеләр куйган азәрбайҗан композиторы һәм драматургы Узеир Гаджибековның «Аршин мал алан» («Товарны аршинлап алам») әсәрендә төп рольдә Әскәр булып уйнадым.

Драматургия юлы минем өчен шактый кызыклы һәм һәрвакытта үзенә тартып тора торган өлкә булды ул.

 Нигә күренекле драматург һәм шагыйрь, шәхес культы корбаны Фәтхи Бурнашның тормыш юлы һәм иҗаты Сезнең төп фәнни өйрәнү, тикшеренү объекты булды? Ул кайсы ягы белән Сезне җәлеп итте?

 Аспирантурага укырга кергәч, җитәкчем профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән киңәшеп, без яңа гына акланган Фәтхи Бурнаш драматургиясен диссертация темасы итеп сайладык. Ул иң беренче чиратта драматург бит инде, дөрес, шагыйрь дә, ләкин сәхнә иҗаты өлкәсендә аның уңышлары күбрәк.

Әдипнең әсәрләре төрле җыентыкларда, газета-журналларда, архивларда, язучының туганнарында сакланган иде. Аларны өйрәнгәндә, Казаннан тыш, Мәскәү һәм хәзерге Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә булырга туры килде.

Беренче чиратта күренекле язучының иҗаты өйрәнелмәгән һәм тыелган булу игътибарымны тартты. Нәтиҗәдә кандидатлык диссертациям язылып бетте, 1964 елда уңышлы якланды.

 Белүемчә, Фәтхи Бурнаш архивының бер өлеше юкка чыккан, аның әдәби мирасын халыкка кайтару буенча тагын нәрсәләр эшләргә мөмкин?

 Чынлап та, аның әдәби мирасы әйбәт сакланган булырга тиеш иде. Фәтхи Бурнашның энесе Вафа абый, аның хатыны Мәсгудә апа, язучы кулга алынгач та, аны «халык дошманы» дип танымаганнар, архивын яшереп саклаганнар. Менә шул архивтан файдаланырга алар миңа мөмкинлек бирделәр. Дөрес, бөтен әйберне дә үзем белән алып булмый иде, күбрәк өйләренә барып укый идем. Диссертация язганда, бу материаллар бик ярдәм итте.

Кызганыч, Фәтхи Бурнаш мирасының күпмедере югалды, чөнки Вафа Бурнашевның кечкенә кызы, әти-әнисе вафат булгач, архивның бер өлешен чыгарып ташлаган. Дөрес, моны күргән кешеләрнең хәбәр итүе нәтиҗәсендә аның бер өлешен Нил Юзеевлар табып алып кайталар. Тагын күпмедерен Вафа абыйның олы кызы Йолдыз апа үзендә саклады, фәнни эшемне язганда, файдаланырга биреп торды. Ул үлгәч, сеңлесе аны каядыр чыгарып ташлаганмы инде, әйтмәде, шуны табып булмады. Бәлки, ул исән дә калгандыр, ләкин бик нык эзләнергә кирәк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3