Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 16.

Шрифт
Фон

 Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чор, студентлык еллары күңелегездә нинди хатирәләр булып саклана? Ишетүемчә, ул вакытта ук татар бүлеген ябарга тырышу булган.

 Бу бүлек, әлбәттә, күңелемдә һәрвакыт яхшы яктан гына истә. Безнең җитәкчебез Хатип Госман иде, аннан соң Якуб Агишев. Ул чорда Мөхәммәт Гайнуллиннар, Хәмит Ярмиләр укыттылар. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге турындагы хатирәләрем бик изге, барысы да хәтеремдә. Мине кеше итеп җиткерүдә өлеше шактый зур булды.

Дөрес, аны ябарга да тырыштылар. 1956 ел башында Казан дәүләт университетында 1944 елдан бирле яшәп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеген ябачаклар, аны Казан дәүләт педагогия институтындагысы белән кушачаклар икән, дигән хәбәр таралды. Бу «Хрущёв җепшеклеге» еллары иде, милли аң үсешенә бераз иркенлек туган вакыт. Бик борчылдык һәм Мәскәүгә Үзәк Комитетка хат язарга булдык. Хатның текстын Н. С. Хрущёв исеменә Нурихан Фәттах әзерләде. Аны без Рәфыйк Нәфыйгов, Нил Юзеев, Ләлә Зарипова, Мансур Хәсәнов һәм мин бергә җыелып тикшердек. Аерым, катырак әйтелгән, бик үк дипломатик булмаган урыннарын камилләштерү буенча фикерләштек. Нәтиҗәдә Нурихан Фәттах хатның яңа вариантын язды, анда саллы гына дәлилләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында, университетның татар бүлеген ябу шуның бер күренеше булуы хакында әйтелде. Соңыннан без Нурихан белән имзалар җыйдык.

Хат Мәскәүгә китте, татар бүлеге ябылмады, әмма имза куйган бар кешене партия Өлкә Комитетының мәдәният бүлегенә чакырып сөйләшү үткәрделәр. Бүлек мөдире К. Фасеев безгә Татарстанда милли кысуның юклыгын төшендерергә тырышты.

Безнең бу гамәлебезне истә тоттылар һәм вакыт-вакыт хәтергә төшереп тордылар. Университетны тәмамлагач, мин Татарстан китап нәшриятына мөхәррир булып урнаштым. Өч ай үтүгә, кыскарту мәсьәләсе килеп чыкты. Аспирантурага да документларымны тапшырган идем, мине үткәрмәячәкләрен белгән Якуб Агишев Казаннан читкә китәргә киңәш итте. Җае да чыкты: Тобол педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Габделхәй Әхәтов эшкә чакырды. Шулай Себергә китеп бардым.

 Татар филологиясе һәм тарихы факультеты дәрәҗәсенә ирешкән, татар милләте өчен бихисап күп шәхесләр тәрбияләгән, Сез белем алган әлеге бүлек хәзер юк. Сезнең фикер?

 Бөтенләй үк юк дип әйтеп була микән Әдәбият, тел кафедралары яши әле. Дөрес, студентларны аз алалар. Тулысынча юкка чыккан дип булмый. Хәзер Казан дәүләт педагогия университетын яңадан кайтару турында сүз бара. Бу ният барып чыкканда, татар бүлеге тулы көченә эшләр әле дип уйлыйм.

 Татар драматургиясен чишмә башыннан алып бүгенге көнгәчә өйрәнгән бердәнбер галим буларак, әйтегез әле, татар сәхнә әдәбияты кайсы вакытта көчлерәк булган: Октябрь инкыйлабына кадәрме, совет чорындамы, әллә узган гасырның 90 нчы елларыннан соңмы?

 Бу чорларны чагыштыру шактый авыр, чөнки һәр чорның үзенең бер әйдәп баручы драматургы булган. Әйтик, Октябрь инкыйлабына кадәр ул Галиәсгар Камал, шулай ук анда Фатих Әмирхан да, Гафур Коләхмәтов та, Гаяз Исхакый да көч куйганнар. Татар әдәбиятында драматургия өлкәсенең үсүендә, бигрәк тә урнашуында һәм көч җыйнавында менә шушы әдипләрнең роле бик зур.

Алардан соң килгән чорда Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт күп көч куйганнар. Бу шулай ук кызыклы дәвер. Узган гасырның 6070 нче елларында Хәй Вахит килеп керә, сәхнәне тотып тора. Соңыннан Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Юныс Әминовлар чоры башлана.

Чагыштырып карасаң, элекке чорлар да сәхнә әдәбиятына зур өлеш кертеп калдырган, ләкин драматургия жанрының иң югары үсеш алган дәвере дип мин ХХ гасырның 70 нче, 80 нче, 90 нчы елларга кадәр чорын әйтер идем.

 Сез егерме елдан артык Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирант, кече һәм өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, директорның фәнни эшләр буенча урынбасары булдыгыз, утыз елдан артык Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия институтында татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессоры, мөгаллиме буларак хезмәт куйдыгыз. Ул елларны еш искә аласызмы?

 Университетта татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып мин унтугыз ел эшләдем, аннан соң профессор булып кына калдым. Дүрт ел педагогия университетында да кафедра белән җитәкчелек иттем. Икесендә берьюлы дигәндәй.

Ул чакларны гел искә алам, чөнки алар иҗатымда иң уңышлы һәм бәхетле еллар. Докторлык яклаган, төрле монографияләр чыгарган чорым. Утызга якын фәнни хезмәтемнең күбесе шушы вакытта язылды.

 Татар әдәбияты буенча укыту программалары, татар мәктәпләре өчен тулы бер линия дәреслекләр авторы һәм авторлар коллективының фәнни җитәкчесе буларак, Сезнең сүзне ишетәсе килә: ФГОС таләпләренә туры китерәбез дип, дәреслекләрне тулысынча яңарту эчтәлекнең саегуына китермәдеме икән?

 Шактый көч куярга туры килде. Алтмышка якын дәреслек, программа, методик әсбап дөнья күрде. Бигрәк тә 70 нче еллар башыннан башланган дәреслекләр белән эшләү алга таба дәвам итте. Башта соавтор буларак катнашсам, тора-бара авторлар коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килде.

80 нче еллар азагында Татарстан Мәгариф министрлыгы урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты буенча яңартылган программалар һәм дәреслекләр төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу җаваплы эшнең башына мине билгеләделәр. Өр-яңа концепция төзергә кирәк иде. Ул совет идеологиясеннән арынган, үзгәртеп кору таләпләренә җавап бирерлек булырга тиеш. Анда Урта гасыр татар әдәбияты да лаеклы урынны алсын, сәнгать ягыннан иң камил әсәрләребез дә тәкъдим ителсен, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Риза Фәхретдин кебек әдипләребезнең иҗаты да керсен.

Әлбәттә, без бу эшне күренекле галимнәребез ярдәмендә башкарып чыктык. 1995 елга барлык сыйныфлар өчен дә татар әдәбиятыннан дәреслекләр һәм хрестоматияләр дөнья күреп бетте. Алар кат-кат басылды.

Яңа дәреслекләр төзегәндә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмады. Нишлисең, дөнья гел үсештә, үзгәрештә һәм бу табигый процесс.

 Бүген татар теле һәм әдәбияты укытуга карата булган каршылыкларны ничек кабул итәсез?

 Авыр кабул итәм, чөнки бу милләтне бетерүгә юнәлтелгән эш. Татар телен һәм әдәбиятын укытуны бетерүгә каршы булган көч тә хәзер шактый тупланды. Җәмәгатьчелек, мәгариф хезмәткәрләре телне юк итүгә алып барган югары даирәләрнең фикерен кабул итми, телебезне саклап калу юнәлешендә эш йөртә.

 Хатыныгыз Фирая ханым да фән кешесе, ул да филолог, ләкин рус теле буенча. Ничек яшәдегез? Әллә кызыксынулар уртак булгач җиңелрәк булдымы?

 Бик җиңел булды. Фирая белән безнең дәреслекләргә карашыбыз да уртак. Ул да рус теле буенча күп кенә дәреслекләр чыгарды. Фирая миңа һәрвакыт нык ярдәм итте. Бигрәк тә русча язылган фәнни мәкаләләремне һәм хезмәтләремне иң беренче укучым, мөхәррирем булды. Кирәк вакытта фикерләремне тупларга булышты.

 Балаларыгыз нинди юлдан китте?

 Олы улыбыз Айдар медицина юлын сайлады. Сәбәпчесе Фираяның апасы Рәйсә Ярмөхәммәтова дип уйлыйм, чөнки ул һөнәре буенча медик, сәламәтлек саклау министры булып эшләде. Айдар медицина университетын тәмамлады, терапевт һөнәрен үзләштерде. Лаеклы ялга чыккач, башка юнәлешкә китте.

Кызыбыз Ләйлә тарих факультетында белем алды, шул өлкәдә эшләде. Бүгенге көндә ялда, шуңа да карамастан Татарстан Фәннәр академиясендә китапханәче булып хезмәт юлын дәвам итә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3