Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 14.

Шрифт
Фон

 Аннары

 Ел ярым чамасы Салиха апаларда яшәдек. Болай да кысан гына йорт. Беренче кызыбыз Раушания шунда туды. Озакламый күрше рус авылы Заболотскийга күчеп киттек. Ундүрт хуҗалыклы шул авылда алты ел яшәдек. Бик җиңел яшәдек дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ни кибете, ни мәктәбе, ни клубы, ни почта бүлеге юк. Хат салырга почтага мин барам. Егерме чакрым араны җәяү узып, төшке ашка кадәр өйгә кайтып җитә идем.

Гамил «Бәкер» санаториена дәваланырга киткәч, китабы өчен гонорар килде. Мин, ул кайтуга паласлар, обойлар, сәгать, самавыр, тегү машинасы һәм башка тормыш-көнкүреш әйберләре алып, өйне тәртипкә китердем. (Сөенә-сөенә дөнья көтәм!)

Гамил, «Бәкер»дән кайтып кергәч, бик шатланды: «Нәфисә, безнең өй бик ямьләнгән, бу әйберләрне алырга каян акча алдың?» дип сорады. Мин, елмаеп: «Алла бирде», дидем дә акча кәгазен күрсәттем. «Бу юлы Алла бик юмартланган әле», диде ул. «Китабың калынрак булгандыр», дидем мин.

1965 елның 7 сентябрендә Әлмәт шәһәренә килеп төштек. Әдип ага Маликов, Рафаил Төхфәтуллин, Гариф Ахуновлар каршы алды. Шуннан бирле Әлмәттә яшибез.

 Соңгы күрешүебездә Гамил ага: «Нәфисә миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә яшибез», дигән иде. Сезнең яшь арагыз унсигез (!) ел икән. Тормышта үзен сиздермәдеме?..

 Юк. Әлмәткә килгәч, безне абыйлы-сеңелле дип уйлаганнар. Гамил мине кемнәндер көнләвен сиздермәде. Бервакыт шулай да Юныс Әминов белән җәмәгате Фәһимә апа хәл белергә дип килгәннәр иде. Юныс абый ялгыш өйдә кия торган чүәк белән кайтып киткән, үзенең аяк киеме бездә калган. Шунда гына Гамил абыең: «Бу кем туфлие, ярты метрлы?» дип, озак кына каранып йөргән иде.

Гамил ага тапкыр, чичән телле дә иде бит

 Әйе, сүзгә тапкыр, темалары да төрле-төрле, бай күңелле иде ул. Хуҗалык эшләренә генә маһир түгел иде. Яңа Шәрип авылында яшәгәндә, Салиха апасы: «И Гамил, син ничек дөнья көтәрсең икән? Чүкеч тотып, кадак та кага белмисең», дигәч, «Без кадакны каләм белән кагабыз ул», дигән булды.

 Иҗат кешеләренә сәерлек хас. Килешәсезме?..

 Килешәм. Бер генә мисал китерим әле. Гамил, дачага барып керү белән, ике генә яфрак чыгарган әрекмәнгә су сибә. Ә мин сүз әйтмим. Дөньядан ничек тә ямь тапсын дип уйлыйм. Берсендә түзмәдем, сорадым: «Әтисе, бу әрекмәнгә нигә дип су сибәсең? Ул чүп үләне, алмагач төбендә үсәргә тиеш түгел бит», дидем. Гамил абыең: «Әрекмән дә табигатьнең бер бүләге, үссен», дигән булды.

Нәфисә апа, хатын-кыз өчен бәхет нәрсә ул?

 Яраткан кешең белән тату гаилә корып, бала үстергән вакыт, балаларыңның әтиләренә иркәләнеп сыенган, иреңнең тынычлап йокыга киткән чагы. Синең күзеңә әле йокы керми, шуңа аяк очына гына басып, аларны уятмаска тырышып йөрисең Синең бу үз ояң, үзеңнең биләмәң, үзеңнең шатлыгың. Бар гомереңне иреңә, балаларыңа багышлау хатын-кыз өчен иң зур бәхет.

 Ә кеше өчен?

 Кеше булып туу һәм кеше булып калу. Бервакыт, авылда торганда, Гамил белән очрашып йөргәндә, шундый хәл булды. Җәйге эссе көн иде, ә Гамил плащ киеп йөри. «Бу плащ белән Сезгә эссе түгелме, Гамил абый?» дидем. «Нәфисә, гариплегемне кешегә күрсәтәсем килми», диде. (Кимсенеп йөргән чаклары да булды.) Мин әйтәм: «Гариплекне чүпрәк белән генә каплап булмый шул ул, күңелең саф, якты булса, гариплек күренми ул», дидем. Шул көннән башлап плащын тиешле-тиешсез вакытта кими башлады.

Шушы кыска гына гомердә кеше булып яшисе, ямьле тормышның кадерен белеп, аны мәгънәлерәк итеп уздырасы килә.

 Кайчандыр халык шагыйре Илдар абый Юзеев:

дип, «Кияүгә чыгучы кызларга киңәш» биргән иде. Әйтегез әле, шагыйрь хатыны булу авырмы ул? Үзеңдә берәр төрле үзгә хис тоясыңмы? Әллә шагыйрь хатыны булу бик җиңелме?

 Әллә ни аерылмый бугай Тик җиңел түгел. Монда инде акыл өстенлек итә. Пырдымсызлык күрсәтеп, тәртәгә тибеп кенә, язучы белән яшәп булмый. Бер-береңне аңлап, ихтирам итеп яшәү кирәк. Шагыйрь гаиләсе өчен генә кайгырмый, ул халык өчен, үзенең газиз милләте өчен дә борчыла. Шагыйрь зыялы кеше. Язучылар гел аралашып яшиләр. Аларның уртак сүзләре, фикерләре була. Иҗат кешесе янына еш кына дуслары, танышлары, каләмдәшләре, бер дә белмәгән-күрмәгән чит кешеләр дә киңәш сорап киләләр. Син нинди халәттә булсаң да, аларның һәрберсен якты йөз белән каршы алырга, яхшылап озатырга тиешсең. Кеше арасында шагыйрьне шагыйрь итәргә, аның хатыны була белергә кирәк. Балаларга да әтиләренең иҗат кешесе икәнлеген төшендереп үстерергә кирәк. «Син кем улы?» яки «Син кем кызы?» дигәндә, «Мин фәлән язучы баласы» диярлек булсын.

Шагыйрьләр язмыйча тора алмыйлар. Һәрчак уйланып, фикер туплап йөриләр, җиде төн уртасында торып та, йокылы-уяулы килеш нидер язалар. Гамил дә: «Иртәнгә чаклы онытылганчы, уйларымны кәгазьгә төшерим», дия иде. Үзләренең эш тәртипләре бар.

Язучы белән торганыма үкенмим. Алар затлы кешеләр.

 «Гамил минем җырлавыма гашыйк булган», дигән идегез. Үзегез еш җырлыйсызмы?

 Олыгайгач, кычкырып җырламыйм инде Вафатына бер ай калгач, Гамил башта Магнитогорск, Яңа Шәрип авылын искә алды. Төнге сәгать өчләр тирәсендә: «Нәфисә, минем гармун тавышы ишетәсем килә», ди. «Әтисе, матурым, төнге сәгать өч бит инде, нинди гармун тавышы булсын бу вакытта? дим. Без Шәрип авылында түгел, анда гына таң алдыннан егетләр җырлап кайталар иде» «Әллә үзең җырлыйсыңмы, Нәфисә? ди Гамил абыең. Син яшь чагыңда бик матур җырлый идең бит», ди. «Бик теләсәң, җырлыйм соң», дим.

Бөтен көчемне җыеп, тавышымда калтырау сизелмәсен өчен тырышам. Нәкый Исәнбәтнең «Син сазыңны уйнадың», аннары «Рамай» Шул җырларны җырлаганда гашыйк булган иде ул миңа

«Иң изге, иң рәхәт мизгелләрне кичердем мин бу минутларда Синең тавышың бетмәгән икән, дөнья мәшәкатьләре генә баскан икән үзеңне, шуңа җырламыйсың икән», ди Гамил. Мин: «Дөнья мәшәкате сине дә, мине дә бертигез баскан инде ул», дигән булам.

 Нәфисә апа, күреп, сизеп торсам да, мондыйрак сорау да бирим әле Сез Гамил аганы ярата идегезме?

 Ярата идем Гамилнең вафат булуын шулкадәр авыр кичердем мин. Бер дә исемнән чыкмый шул. Кайвакытта йөрәгем авырта башлагач кына, үземне үзем тыям.

Үләренә берничә көн кала: «Карчык, мин сине алып ялгышмаганмын икән», ди Гамил. «Әллә ялгышам дип уйлаган идеңме, әтисе?» дим мин. «Юк. Син мине сабый баланы карагандай тәрбияләдең»

Үзем әкияттәге алыпны эзләмәсәм дә, чын батыр кешегә юлыктым «Рәхмәт сиңа, минем язмышым!» диясем килә минем.

 Гомер буе иңне иңгә куеп яшәгән, тормышның шатлыкларын да, борчуларын да пар канатта бергә күтәргән яраткан кешеңнән аерылу бик авырдыр

 Шулай Шигырьләрен укыганда, гел үткән вакыйгалар, бергә узган тормыш юлы искә төшә, яралар кабат яңара. Күңелгә авыр. Шигырьләре кабат-кабат укылган, машинкада ничә тапкыр күчереп басылган, шулай да ялыктырмый. Укыйм да, күңел тула, күз йөртеп чыгам да яшь түгәм.

Күңелемдә югалту ачысы, Гамилне сагыну тойгысы катыш шигырь юллары ярала:

*

*

*

Кайбер кеше, үлгәннән соң елы үткәч, авырлык бераз җиңеләя, ди, ә Гамилне югалту ачысы бервакытта да җиңеләймәс, һәрвакыт искә төшеп, аның рухы яктыра гына барыр. Ачык фикерле, нык рухлы, сынмас-сыгылмас холыклы, ярдәмчел, пәйгамбәргә тиң иде ул.

Аны тудырган ата-анасына зур рәхмәт, Такталачык халкы да горурлана торгандыр. Гамил өчен мин дә горурланам.

Гамил ага белән Нәфисә апаның өч кызы да Раушания, Рауза, Галиябану әтиләрен бик сагыналар, шагыйрь баласы булуның үзенчәлекле, үзгә бер тойгы, хис, зур горурлык икәнлеген яхшы аңлыйлар, шигъри җанлы булулары белән аерылып торалар.

* * *

Без еш кына шагыйрьләр, язучылар, дибез, алар турында күп укыйбыз, иҗатлары белән танышабыз, үзләре белән әдәби кичәләрдә очрашабыз Ләкин аларны бала атасы, шагыйрь итүче фәрештәләргә тиң затлар хатыннары бар икәнен башыбызга да китермибез. Нәфисә ханым белән әңгәмәбездән мин шуны аңладым: иҗат кешесе өчен төп терәк аның гаиләсе, бигрәк тә хатыны. Әгәр шагыйрь ялгыз булса, ул шигырь язып кына шагыйрь була алмас иде, минемчә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3