Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 13.

Шрифт
Фон

Моннан тыш Гамил ага Мохтар Мутин, Һади Такташ, Сибгат Хәким турында сөйләде, үткәннәрен искә алып, янә бала булды, мизгелдә егеткә әйләнде дә күз ачып йомганчы кыю ир булып җитеште. Шушы дүрт кенә сәгать әңгәмәбез тарих битләрендә күмелеп, әйтергә өлгермәгән сүзләр өзелеп калды. Әмма шагыйрь барыбер уйлары белән туган якларын иңләде, күңеле белән туган авылына кайтып туктады.

2003

ГОМЕР КИЧҮЛӘРЕ

Кабат шау чәчәккә төренгән май ае җитте, «Кырлач»ларны җиңеп, «Апрель җиле», «Яшел яфраклар»ы белән язның иң матур, иң самими һәм иң саф чагы дөньяга аяк басты. Шомырт, чия, алмагачлар ак төскә уранды, күңелдән илаһи моң, шатлык, бәхет ташый, түрдә яткан сагыш-гамьне ашый-ашый Ихлас күңелле, бүтәннәр игътибар итмәгән тирән матурлыкны күрә белгән иҗат әһелләре туа торган дәвер. Ник дисәм, халыкчан шагыйрь Гамил ага Афзал да май аенда туган. Гомере буе диярлек Казаннан читтә Әлмәт каласында яшәп, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган, шул ук вакытта Татарстанның халык шагыйре исемен алуга ирешкән бердәнбер әдип. Ул, Актаныш районы Такталачык авылының яшел чирәмле урамнарыннан йөгереп, Магнитогорск заводлары, Башкортстанның Яңа Шәрип, Заболотскийлары аша мең үлеп, мең терелеп, якты нур көткән гөл шикелле кояшка үрелеп, мең янып, мең туңып, бар көченә Тукай, Такташ, Сибгат Хәким йолдызларына таба талпынып, әдәбиятка килгән

Мин еш кына Әлмәткә бара идем. Гамил ага авылдашым буларак кына түгел, рухи остазым буларак та күңелгә якын. Хәзер, шагыйрьнең вафатыннан соң да, аның гаиләсе белән хәбәрләшеп, аралашып торам. Соңгы сәфәремнең берсендә әдипнең хатыны Нәфисә ханым Афзалова мәрхүм ире хакында байтак кына хатирәләрен яңартты, «Шагыйрь хатыны нинди булырга тиеш?» дигән соравыма җавап биреп, «бәхет», «мәхәббәт», «гаилә» төшенчәләрен үзенчә аңлатты. Әңгәмәбез шул хакта.


 Нәфисә апа, әйтегез әле, Гамил ага нинди кеше иде?

 Ленар, Гамил абыегызны Сез авылдашы буларак та, аның шигырьләрен укып та беләсездер дип уйлыйм. Лирикасына игътибар итсәгез, аның эчке дөньясын күзаллап була. Ул шигырьләрдә күпме моң, күңел матурлыгы, җирсү, борчылу-сагышлары, җанының чисталыгы, уйларының камиллеге, ихласлыгына сокланасың. Ул тормышта да нәкъ шулай булды. Гамил үтә тыйнак, сабыр, түзем, нык рухлы, феноменаль хәтерле, кешелекле кеше иде. Шул сыйфатлары аны төрле авырлыклардан саклап калгандыр да инде. Юмор-сатира шигырьләрендә усал, туры сүзле, курку белмәс батыр шагыйрь дип уйлыйм Үзе өчен берни дәгъва итмәс. Гади кеше ничек яшәсә, мин дә шулай яшәргә тиеш дигән фикердә иде. Горур да иде. 80 яше тулганда, Татарстан китап нәшриятында җиде ел буена яткан «Туган як моңнары» китабын чыгаруларын сорап, хат язып салуын үтендем. Баштарак теләмәгән иде, соңрак берничә юл язды тагын: «Сезне 80 яшьлек карт борчый иде әле. Гамил Афзал. Минем сездә җиде ел буе яткан китабым бар. 75 яшемә дә көткән идем, 80 яшемә дә өметләнеп торам. Дөньяга чыгарсагыз, йөрәк ярсуым бераз басыла төшәр иде»

Гомумән, Гамил һәр китабын сабыйларча сөенеп, ихлас шатланып көтеп алды. Аның өчен моннан да зур бәхет юк иде.

Шул ук 80 яше тулганда, Гамилнең хәлен белергә дип, ике нефтьче егет килде. Сүз иярә сүз чыгып, Гамилгә үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр: «Әйдә, Гамил абый, без сезгә коттедж салып бирәбез», дип. Ә ул: «Егетләр, минем тагын сиксән ел яшисем юк бит инде, нигә миңа коттедж, минем өч бүлмәле фатирым бар, миңа шул җиткән», дип кенә куйды

Туры сүзле, кешенең хәтерен калдырам дип уйламас, нәрсә уйласа, майламый-нитми генә ап-ачык итеп әйтер, кеше артында кешене сөйләмәс, сүз йөртмәс. Кайчак: «Әтисе, нигә шулай каты бәреләсең, хәтерләре калыр», дигәч, «Мин дөресен әйтәм бит», дия иде. Бу бигрәк тә язучыларның әсәрләрен тикшергәндә була иде.

дип язган Гамил ага Сезгә багышланган бер шигырендә. Сезнең үзегезнең танышу кыйссасы бардыр?

 Гамил 1954 елның маенда Яңа Шәрип авылына килеп төште, бертуган Салиха апаларында яши башлады. Авыл кешесе берсен берсе белә, һәр көн очрашмасаң да, күргән саен исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сораштырып йөрисең. Без дә шулай Гамил белән очрашкалап, сөйләшеп йөри идек.

Бердәнбер көнне, кич утырырга дип, кызлар белән Салиха апаларга җыелдык. Кемдер чигү чигә, кемдер челтәр бәйли, Гамил өстәл янында китап укып утыра, Салиха апаның кызы Әдибә патефон уйната. Зифа Басыйрова, Усман Альмеев, Гөлсем Сөләйманова тавышларын тыңлыйбыз. Ул заманда авыл җирендә телевизор да, радио да юк, электр уты да янып тормый. Сирәк кенә авыл халкына кино күрсәтергә килгәлиләр. Ә шул сихри җырларны тыңлап, күңелгә җан азыгы иңә иде.

Бераз утырганнан соң, Гамил папиросын кабызырга шырпы эзли башлады, тик берәү дә таба алмый бит, югыйсә күз алдында гына, унлы лампаның эшләпәсе кырыена гына куелган. Шырпы кабын алдым да Гамилгә суздым, шул вакытта миңа беренче мәртәбә игътибар итүе булды.

Мин кечкенәдән җырларга ярата идем. Җырчы булырмын дип хыялландым, тик җырчы булып булмады, хыялда гына калды. Авылда концерт булса, халык минем сәхнәгә чыгып җырлавымны сорый. Гамилнең миңа күзе төшкәнен күптән сизеп йөри идем. Кая гына барсам да, мине күзли. Клубта җырлавым Гамилгә бигрәк тә тәэсир иткән, күрәсең. Кайткач, Салиха апасына: «Мин бер кызны яратам, Салиха апа, ләкин яшьрәк шул», дигән. «Кем кызы соң ул?» «Мәгъфия апаның кызы» «Ул да картаер әле!» дигән апасы.

Әлбәттә, каршы төшүчеләр дә булды, арага керергә тырышучылар да юк түгел иде. Күпмедер вакытка Түбән Тагилга әткәйнең сеңлесе Нәсимә апа янына китеп тордым. Кайтсам, һаман өйләнмәгән. Нык яраткан, көткән, күрәсең. «Инде кайтмасаң, Шәрип авылыннан китәрмен дип уйлаган идем», диде. Тәкъдим ясады Мин риза булгач, бик сөенде

Гамилнең миңа булган мәхәббәте турында күп уйландым. Ул мәхәббәт бала-чага мәхәббәте генә түгел, тормышның ачысын-төчесен тоеп, ятимлекләрне, сугыш авырлыкларын җиңеп, тән һәм җан газапларын үзендә тоеп, үлеп терелгәннән соң шагыйрь булып җитлеккән чын ир-егет мәхәббәте иде. Ул бүтән мәхәббәт, шагыйрь мәхәббәте.

Без Гамил белән бергә, әнкәйдән рөхсәт сорап, аның ризалыгын алып, никах көнен билгеләдек 1958 елның 27 декабре дип тәгаенләдек.

 Ә ничек тормыш корып җибәрдегез?

 Никах көне килеп тә җитте. Урамда 50 градуслы чатнама суык көн, салкыннан өй бүрәнәләре шартлап тора. Гамил, энесе Рафил (Салиха апасының улы) белән, тагын егет һәм кыз ягыннан ике егет мине алырга килделәр. Үрәчәле чанада хуш исле печән, печән өстендә мендәр.

Никах укылды. Мин төп йорттан аерылып, саубуллашып чыгып киттем. Әнкәй, туганнарым хәерле тигез тормыш итүебезне теләп озатып калдылар. Әткәйнең сеңлесе Кәримә апа: «Кияү йортына барып җиткәч, өйгә чана артыннан төшеп кермә, атның алдыннан урап кер», дип өйрәтеп куйды. Йоласы шулай булган, күрәсең.

Чанадагы мендәргә чыгып утырдым, каршыма Гамил утырды. Капканы сеңлем Римма ачты. Чана табаннарын шыгырдатып, атыбыз акрын гына юл алды. Киткән кыз төшкән җирендә гомерлеккә калсын дип, капканы тиз генә ябып куйдылар.

Кияү яшәгән җирнең ишек төбенә килеп җиткәч, чанадан сикереп төштем, атны, тәртәсеннән тартып, артка чигердем дә ат алдыннан урап, баскычка таба юнәлдем. Гамил: «Салиха апа, Нәфисәне алып кайттым, син аның канын бик эчмә инде, яме», дип шаяртып алды. Барыбыз да көлештек. Салиха апа кулына тоткан мендәрен аяк астына куйды. Кулындагы бал белән майны миңа каптырды. Үзе теләкләрен тели: «Май кебек йомшак, бал кебек татлы телле булыгыз, Ходай сезне хагыннан-нахагыннан сакласын, сезгә тигез тормыш, бер-берегезне аңлап яшәргә язсын», дип, өйгә уздырды. Безне үз канат асларына алганнары өчен, Салиха апа белән Латыйп җизнигә рәхмәт яусын! Урыннары җәннәттә булсын!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3