Эдвард Сноуденнан күргән зыянны америкалылар 68 миллиард долларга бәяләде. Кечкенә бәя түгел бит. Шушы яктан караганда, Украина АКШ өчен табыш булып та тора. Үз кулың белән түгел, ә европалылар кулы белән Украина аша Россиягә басым ясау бу.
Соңгы ун елда Казан шәһәре дөньяга танылды. Башкаланың меңьеллыгы, 2013 елда уздырылган Универсиада моңа төп сәбәпче. Глобальләшү шартларында татар нишләргә, нинди юлдан барырга тиеш? Милләтнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
Казанны, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче башкала дип йөртәләр. Дөрес, бу дәрәҗәгә Түбән Новгород белән Екатеринбург та дәгъва кыла, ләкин болар шартлы гыйбарәләр генә.
Чыннан да, Казан яңа Россия Федерациясе шартларында үзен күрсәтә алды һәм бу эшне төрле өлкәләрдә актив рәвештә дәвам итә. Атна саен биредә нинди дә булса Россия һәм дөньякүләм конференцияләр, очрашулар, саммитлар уза. Килгән кешеләр, галимнәр Казанның кунакчыллыгыннан бик теләп файдалана.
Татарның бөек, мәшһүр шәхесләре бакыйлыкка күчеп бара. Үткән гасырда татар дөньясында зур урын тоткан Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Рөстәм Яхин, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллиннарны телгә аласым килә. Нишлисең, безнең дәвер кешеләре китә. Яңалары, аларның урынын алырдайлары бик аз. Минемчә, Миркасыйм кебек, тарихны белүчеләр инде табылмас. Әбрар Кәримуллин кебек, китап яратучы, татар китабын дөнья күләменә тартып чыгаручылар, бәлки, булмас та
«Татар теле бу гасыр уртасына кадәр яши алырмы?» дигән сорау борчый мине. Татарча фәнни терминология эшләнмәгән. 11 сыйныф татар теле белән кем квант физикасын өйрәнә ала? Ә IT технологияләрне? Хәзер руслар да инглиз терминологиясен куллана. Мәгълүматның 7080 проценты инглиз телендә.
Татар элитасын әзерләргә кирәк. Ким дигәндә, татар, рус, инглиз телләрендә иркен сөйләшә торган хәзерге заман зыялыларын. Сәяси элитаны гына түгел, ә икътисади, мәдәни элитаны да тәрбияләргә кирәк.
XIXXX гасырларда зыялыларны әзерли торган махсус уку йортлары булган. Безнең Әгерҗе ягында, мәсәлән, «Иж-Буби» мәдрәсәсе. Минемчә, туган телеңне, тарихыңны, мәдәниятеңне яхшы белеп, нинди милләттән икәнлегеңне аңлап эш иткәндә генә, киләчәктә яшәп калып була.
Хәзерге яшьләрне гаепләп тә булмый, алар IT технологияләрне инглиз һәм рус телләрендә өйрәнәләр. Бу өлкәдә татар теленә дә урын табарга иде. Туган телне яхшылап өйрәнү өчен, үз телеңдә аралашу өчен шартлар тудырырга, үрнәк күрсәтергә кирәк.
Әтрафлы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Йолдыз абый!
2017ДҮРТ КЕНӘ СӘГАТЬТӘ
(Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал белән соңгы сөйләшү)
Татар әдәбияты искиткеч бай, безнең әдәби мирасыбыз гаять саллы. Кол Галидән алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. «Кыйссаи Йосыф»тан башлап, колач җәеп, үсеп, тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Муса Җәлил, Xәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәребез белән без ихластан горурланабыз
Татарның зур әдәби мирас китабында Гамил Афзал иҗаты аерым урын алып тора. Юмор һәм сатира остасы буларак танылган әдип, шактый озын, катлаулы юл үтеп, зур сынаулар аша узып, шигърият юлына килеп җитә һәм ничәмә-ничә еллар шул юлдан, бер дә тайпылмыйча, «елый-елый, көлә-көлә», «кеше бәхете өчен сөенеп» атлап килә, үз сукмагын сала.
Гамил Афзал май аенда 82 яшен тутырды һәм әле дә, Аллага шөкер, үзенең егетлеген саклап, җор телле, яшь күңелле булып кала бирә. Дөрестән дә, күңел барыбер картаймый, барыбер яшьлектә торып кала икән шул. Әдипнең үзе белән кабат очрашкач, мин моңа тагын бер кат инандым. Дүрт сәгать эчендә ул күп кенә хатирәләрен яңартты, бертуктамый сөйләде дә сөйләде
Гамил ага, балалык елларыгыз узган Такталачык авылы Сезнең күңелегезгә нинди җуелмас истәлекләре белән кереп калды?
Әтинең тегермәненә барып йөрүемне ачык хәтерлим. Анда аңа ашарга алып бара идем. Он тарттырырга җыелган абзыйларның төрле кызыклы, маҗаралы хикәятләрен тыңлап, күңелгә шом йөгерә. Ә алар җен-пәриләр, убырлар хакында, бу җан ияләрен күрүләре турында сөйлиләр иде
Авылда көмеш тәңкәләрдән йөзек ясаучы бер оста бар иде. Берсендә, апаларыма ияреп, мин дә аның янына киттем. Аларга 20 тиенлек көмештән, миңа 15 тиенлектән йөзек эшләп биргәне исемдә. Ә мин исә: «Шулай эшләргә өйрәнсәм, чын оста булам», дип дәртләнеп йөри идем.
Киез итекләргә олтан салучы Миңнегол, басу каравылчысы Гаяз (кушаматы Матрос) абыйлар бар иде заманында
Башкаларныкы кебек үк, минем дә кендек әбием булды. Бәйрәмнәрдә әниләр: «Күчтәнәч, хәер биреп чык», дип, нәрсә булса да тоттырып, аның янына кертеп җибәрәләр иде. Кендек әбиемнең Кирам дигән малае белән беренче сыйныфта бергә сабак укыдык, берсендә, авылга кайткач, ул мине үзендә кунак итте.
Сезнең «Кышкы озын кичләрдә» исемле китабыгызда тормыш юлыгыз үткен тел белән тасвирланган. Әмма 82 ел гомер үтелгән бит, үзе шуның кадәр томлыкларга тиң
Әйе, хатирәләр, язасы сүзләр күп, вакыт кына тар. Бүгенгедәй хәтеремдә: 19301931 елларда Такталачыкның Бирге як мәчетендә беренче сыйныфта сабак укыдым. Безгә латин графикасы нигезендә төзелгән әлифбалар өләштеләр. «Са-ра мәк-тәп-кә ба-ра» дип иҗекләп укуларым истә. Ә иң беренче укыган китабым Фатих Кәримнеке иде. Ул аның да тәүге китабы булган икән
Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде. Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалы авылларында кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорск якларына китереп ташлады. Авылдан әтинең бертуганы Әфтах та, Гыйльфан абый да безнең янда иде. Соңгысының малае Нәсим белән беренче сыйныфта да бергә укыган идек, монда килгәч тә аерылмадык. Ә ул сугышка китте дә хәбәрсез югалды.
Башта металлургия заводлары, аннары тегү цехында мөдир, гомуми торакта комендант та булдым
«Магнитогорск» сүзен ишетүгә, яшьлек сандыгыгыздан иң беренче булып нинди хатирәләр яңара?
Әлбәттә, татар театр труппасын оештырып йөрүдер. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Галиәсгар Камалның популяр әсәрләрен сәхнәгә алып мендек. Мин апам янына Башкортстанга кайтып киткәч, театр куюлар да тукталган дип ишеттем.
Янәдән туган туфракка аяк басу кайчан насыйп булды соң?
1959 елда ике көн Такталачыкта торып киттем. Районда шигырьләр сөйләдем, радиодан чыгыш ясап, үземнең бу авылныкы икәнлегемне әйттем. Кулак дип сөрелүебез турында ләм-мим. Аръяк мәчетенең подвалында (хәзерге мәчет урнашкан як. Л. Ш.) җыелышта катнаштым, дүрт такта кисәгенә беркетелгән фанерадан торган трибунада бер сәгать буе үз әсәрләремне укыдым. Утырышны детдом директоры Газиз агай (минем дәү әтием Нәҗип Газизов. Л. Ш.) алып барды. Иң башта: «Фәләнов иптәш мондамы?» дип, һәр кешене барлап чыкты. Газиз агай парторг икән, детдом директоры да икән ул, ак костюм киеп йөри иде
Шуннан соң кайтканыгыз булдымы?
Юк
Нигә?
Әтиемнең бертуганы Әфтах абыйның өен детдом иткән булганнар. Соңгы кайтуымда ул бердәнбер таныш йорт иде. Калганнары үзгәреп беткән. Нигезебез турыннан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым.
Нәфисә апа Сезне тәрбияләп кенә тора. Сер булмаса, аның белән кайда таныштыгыз? Ничә ел бергә торасыз?
Нәфисә үзе Башкортстанның Яңа Шәрип авылыннан. Бу авыл патша заманында хәзерге Актаныш районының Иске Шәрип авылыннан аерылып чыккан булган. Апам янында яшәгәндә очраштык. Миңа егерме яшендә барган иде, хәзер кырык дүрт ел бергә.