Ленар Миннемохимович Шаех - Үзем белән очрашу стр 11.

Шрифт
Фон

 Дипломаттан квант физикасы, Дөнья океаны һәм Арктика, климат үзгәрү проблемаларына кереп китүегез ни дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗәле булды?

 Тиз булды. Квант физикасын лаеклы ялга чыккач өйрәнергә мәҗбүр булдым. Хатыным эшләп йөри, мин өйдә утырам, китаплар, мәкаләләр язам. Альберт Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясен һәм квант физикасын өйрәнү миңа рәхәтлек бирә. Алар шундый катлаулы әйберләр, кайчакта мин аларны бөтенләй аңламыйм. Ул шул ягы белән үзенә тарта да. Аңламаган әйбер кызык тоела бит ул.

Бер мисал китерәм. Инглиз язучысы Редьярд Киплинг, америкалы Марк Твен белән очрашу өчен, Һиндстаннан пароходта кузгалып китә, озак бара. Очрашкач, Марк Твеннан сорый: «Хәзер Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» ди. «Яңа гына математика энциклопедиясендә бик кызыклы бер мәкалә укыдым. Белгеч яза бит. Әлбәттә, мин бернәрсә дә аңламадым, ләкин матур язылган. Матур язылуы мөһим, ә мәгънәсе төрлечә ачылырга мөмкин», дип җавап бирә аксакал язучы.

Әгәр Абдус Салам турындагы китабымда квант һәм атом-төш физиклары, галимнәр ниндидер хаталар тапмаганнар икән, димәк, барысы да яхшы башкарылган дигән сүз. Бу очракта артык тирәнгә керү мәҗбүри дә түгел.

 Сезнең тәҗрибәдән чыгып караганда, дипломат булу элек ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы хезмәт иде, бүгенге үзгәрешләр чорында ул ничек?

 Әгәр дипломатлар чит ил вәкилләре белән оста итеп эшли алса, бу илне яратса, аны кызыксынып өйрәнсә, кайчакта разведчикларга да фора бирә ала Ләкин бөтенесе дә моны эшләми. Үзең хезмәт куйган илнең телен, тарихын, кешеләренең менталитетын белергә, алар белән ешрак очрашырга, сөйләшергә кирәк.

Пакистанда эшләгәндә, без Мир Гхаус Бакш Талпур гаиләсе белән аралаштык. Алар атаклы нәсел, җирбиләүчеләр, безнеңчә әйткәндә, алпавытлар.

Талпур белән танышуым үзенә күрә бер кызыклы вакыйга булып хәтергә уелып калган. 1967 елның көзендә мин Мирпуркхас каласында узган «мушаир»да (үзешчән шагыйрьләр бәйгесендә) катнаштым. Бәйге җиңел түгел, бер тема әйтәләр дә, мәсәлән, көз, син тиз арада бу хакта өч-дүрт строфа шигырь чыгарырга, аны сөйләп бирергә тиешсең. Ярыш урду телендә бара! Анда бер егермеләп кеше иде. Ни гаҗәп, мин финалга чыктым. Ахырда Талпур белән икәү калдык. Ул җиңде, әлбәттә, туган теле бит.

Мушаирдан соң мине үзенә кунакка чакырды, шулай якынаеп киттек.

Берсендә Талпур миңа гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Әңгәмә барышында аңа Мөселман Лигасы һәм Демократик партия җитәкчеләренең озакламый булачак парламент сайлауларында катнашырга тәкъдим итүләре ачыкланды. «Син сәяси хәлне беләсең, кандидатурамны кайсы партиядән тәкъдим итим?» диде ул миңа.

Җавабым ихлас һәм кискен иде: «Минем исәпләүләрем буенча, ике партиянең берсе дә сайлауларда җиңә алмаячак. Алар инде искергән. Мөмкинлегегез булса, Сезгә Зөлфикар Али Бхуттоның яңа Пакистан халык партиясеннән үз кандидатурагызны куярга кирәк. Яшьләр әлеге фиркагә тавыш бирәчәк», дидем.

Бхутто башта Тышкы эшләр министры вазифасын биләде, аннары, президент белән сүзгә килеп, оппозициягә китте һәм үз партиясен төзеде.

Бер-ике атнадан Талпур мине Бхуттоның резеденциясенә алып китте. Биредә партия исемлегенең раслануы хөрмәтенә төшке аш оештырылган иде. Булачак сәяси көч шушында җыелган. Ашап-эчеп, тостлар әйтеп утыралар. Барысы да инглизчә сөйли. Менә чират миңа якынлаша. Борчылам бит инде.

Мин урдуча сөйләп киттем: «Булачак премьер-министр хөрмәтенә эчәргә була», дидем. Бхутто: «О-о-о, Сез ничек матур сөйләшәсез! Әгәр мин хакимияткә килсәм, Сезне мәдәният министры итеп билгелим. Кул астымда эшләүче министрларны урду теленә өйрәтерсез, аннары мине дә» диде.

(Бхутто инглиз һәм синдхи телләрендә үтә яхшы чыгышлар ясый, нигәдер дәүләт теле булган урдуча сөйләшүдән кача иде. Хакимияткә килеп, бер ел узгач, ул дәүләт теленең асылына төшенде. Ә безнең очрашу вакытында ул властька омтылучы оппозиция лидеры гына иде әле.)

«Кызганыч, бу мөмкин түгел, әфәнде, диде Талпур. Шагыйрь Хәлиулла Пакистан гражданы түгел. Сезнең сәяси карашларыгызны хупласа да, ул Советлар Союзының Карачидагы вице-консулы вазифасын башкара». «Алайса, мин аны булачак хакимиятемә СССР илчесе итеп чакырам», диде Бхутто.

Аннары без аның белән ярты сәгать күзгә-күз сөйләштек. Сәяси вазгыять турында Үзәккә һәм илчелеккә хәбәр җибәрдем. СССР Тышкы эшләр министрлыгыннан рәхмәт хаты, илче М. Дегтярьдан, килешенмичә оештырылган очрашу өчен, шелтә алдым. Сайлауларда Бхутто партиясе зур җиңү яулады.

 Дөньяда бүген нинди вазгыять барганын карап, ишетеп, укып торабыз. Украина, Гыйрак, Сириядәге сугышлар. Россия-Америка, Россия-Европа берлеге мөнәсәбәтләренең суынуы, Россиянең Азия илләренә (Кытай һ. б.) тартылуы күзәтелә. Сезнеңчә, бүгенге дөнья нәрсә тели? Кризислардан чыгу юллары бармы? Әллә кешелеккә традицион дипломатия җитмиме?

 Якын Көнчыгыш илләрендә булган хәлләр бик фаҗигале. Беркайчан да чит дәүләтләрнең эчке сәясәтенә кысылырга ярамый. Минемчә, Ливиядә, Сириядә, Гыйракта нәрсә барганын америкалылар да, европалылар да әз генә булса да аңлады кебек. Гыйракта Америка хәрби көчләре берничә ел тордылар, алар китүгә, ил яңадан шул ук кризиска кайтты. Нәтиҗә юк. Эчке сугыш бара бит. Әфганстанда да шул ук хәл. Киләчәктә нәрсә буласын беркем белми.

Минемчә, үсеп килүче илләрдә күпмедер вакыт аралыгында ниндидер дәрәҗәдә диктатура да булырга тиеш. Яхшы, оста идарә ителә торган диктатура кирәк, чөнки аларның күбесендә җәмгыять тулы канлы демократиягә әзер түгел. Демократияне теге яки бу көчләр үз мәнфәгатьләрендә файдалана башлый, нәтиҗәдә төрлелек килеп чыга.

Өченче дөньядагы иң зур демократия Һиндстанда. Анда турыдан-туры сайлаулар нәтиҗәсендә хөкүмәт дүрт-биш ел саен алышынып тора, армия илнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Армиянең эчке эшләргә кысылмавы нәтиҗәсендә демократик юл белән теге яки бу лидерлар килә. Джавахарлал Неру, Индира Ганди, Раджив Ганди Бу бик зур, лаеклы нәсел, ләкин алар да әкренләп сәяси мәйданнан китә. 2014 елгы сайлауларда Джавахарлал Неруның туруны Рахул Ганди җиңә алмады, хөкүмәткә башка юнәлештәге кеше Нарендра Моди килде.

Нәрсә ул Һиндстан? Ул атом-төш коралы тота торган, 1 миллиард 310 миллион халкы булган держава. Анда кем генә хакимияткә килсә дә, законнар үзгәрмәячәк.

Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка кебек тиз үсеп килгән илләр БРИКС дигән төркемгә берләштеләр. Аның 100 миллиард доллар устав капиталы булган дөньякүләм банкы булдырылды. Биш-ун ел эчендә БРИКС зур алгарыш кичерер дип уйлыйм.

Украина җиңел мәсьәлә түгел. Безнең өчен дә, алар өчен дә. Украинаны Көнбатышка тарту бара. Милли яктан да, тарихи яктан да, бигрәк тә икътисади яктан ул Россия белән бик тыгыз бәйләнгән. Украиннар җитештергән күп әйбер сыйфаты буенча Европага туры килми, ә безгә ярый иде.

Украинага армияне үз халкына каршы сугышка җибәрмәскә, бар гаепне Россиягә такмаска кирәк. Акыллы адым түгел бу. Дөресен генә әйткәндә, Украинадагы кризиска Янукович гаепле. Теге чакта аңа Европа берлеге белән ассоциация килешүенә кул куярга иде, чөнки имзаланган документлар тиз арада әйләнешкә кереп, анда язылган әйберләр шундук башкарыла башламый. БДБ илләре арасында да йөзләрчә кәгазьләргә, килешүләргә кул куелды, ләкин алар һәрвакытта да төгәл үтәлми. Әгәр ул каршы килмәгән булса, Украинада кан коелмас иде.

 Викиликс сайтының һәм аның нигез салучысы Джулиан Ассанджның, Эдвард Сноуденның Америка Кушма Штатлары алып барган яшерен сәясәтне бар дөньяга чыгаруы, Сезнеңчә, батырлыкмы, дөреслек эзләүме, әллә үз исемеңне бар дөньяга танытасы килүме?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3