Бүгенге шигърият, Мәскәү шагыйрьләренә карап фикер йөрткәндә, аска тәгәрәгән кебек тоела, минемчә. Алар соңгы унбиш-егерме елда, төрле төркемнәргә берләшеп, үзләрен үзләре күтәреп, үз-үзләренә ниндидер премияләр биреп яталар. Кыскасы, тар гына элита. Татар әдәби журналларыннан «Казан утлары»н укып барам, ләкин анда да әллә ни зур көч күрмимен. Соңгы егерме елда поэма жанры әдәби мәйданнан бөтенләй юкка чыкты. Димәк, капиталистик дөнья бу җиһанның аерым аспектларына дан җырлаган яңа шагыйрьләр килүен таләп итә.
Син поэзиягә кагылгансың икән, тагын бернәрсә әйтеп китәсем килә. Беренчедән, шагыйрьләр үзләрен үзләре генә шагыйрь итмиләр, аларны искиткеч яхшы тәрҗемәчеләр дә бөек каләм ияләре итеп таныта. Омар Хәйямне алыйк. XIX гасырда күренекле инглиз шагыйре Эдвард Фицджеральд аның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә итүгә бар гомерен багышлый. Фицджеральд ярдәме белән фарсы шагыйренең поэмалары, шигърияте дөнья күләмендә таныла. Икенчедән, ни өчен Омар Хәйям? Шагыйрь булудан тыш, ул күренекле галим, математик булган. Мөселман дөньясының иң күренекле математигы. Ул беренчеләрдән булып Европада йөзәр еллардан соң гына барлыкка киләчәк алгебраик геометрияне ача. XII гасырда Омар Хәйям кояш календарен төзи. Ул 600 елдан соң Көнбатышта кулланылышка кергән Григориан календареннан күпкә төгәлрәк булып чыга.
Омар Хәйямне галим, математик һәм шагыйрь буларак аңлаудан мин шундый нәтиҗәгә килдем: техник акыл төзелешле кешеләр поэзиядә күп кенә кызыклы һәм яңа ачышлар ясый алалар.
Моңа икенче мисал Равил Бохараев. Миңа аның белән ун ел аралашырга туры килде. Ул Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, Мәскәү дәүләт университетында теоретик кибернетика буенча аспирантура тәмамлый. Әзер фән докторы булса да, бу юнәлеш буенча китми, шигърият юлын сайлый. Күз алдына китерегез: Советлар Союзы вакытында ул ел, ел ярым чамасы Венгриядә командировкада була һәм венгр телендә шигырьләр яза башлый. Алар вакытлы матбугатта басыла. Ә венгр теле Европаның иң авыр телләренең берсе. Мин аны телне бик яхшы үзләштергәндер дип уйламыйм, ләкин, кибернетик буларак, үз фикерен фәлсәфи итеп җиткерә алырдай төгәл шигъри сүзләрне һәм җөмләләрне тота алган.
Мин математик та, шагыйрь дә булган Омар Хәйям белән Равил Бохараевны чагыштырам. Бу хакта уйлануларым шундый нәтиҗәгә китерде: дөнья культурасы, шул исәптән Россия культурасы ике категориягә бүленә. Алар берсенә берсе параллель бара. Беренче категорияне гуманитарийлар тудыра. Моңа язучылар, рәссамнар, сәясәтчеләр керә. Икенче, тагын да ышандырырлык культураны табигать фәннәре галимнәре барлыкка китерә: физиклар, математиклар, биологлар, химиклар Бу ике төркем бер-берсе белән артык аралашмый да, чөнки аларның дөньяны аңлаулары аерыла. Соңгы дәвердә әлеге параллельләрне куша алырдай кешеләр сирәк туа.
Кыска гына вакыт эчендә Сезнең күренекле мөселман физигы, Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам (19261996) турындагы китабыгыз дүрт мәртәбә басылып чыкты. 2006, 2008 һәм 2016 елларда Мәскәү белән Казанда, рус телендә. 2010 елда Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтында, Дубнада, инглизчә. 2010 елда Лондон университетының Империал колледжында, 2011 елда Вашингтонда АКШ конгрессы китапханәсендә әлеге китапны тәкъдим итү чаралары булды. Китап язу теләге ничек туды?
Барысы да бик кызык башланды, кайчакта бит бөтенләй очраклы күренешләр кешене ниндидер башка юнәлешкә кертеп җибәрә.
19671968 еллар иде. Миңа Советлар Союзыннан Пакистанга килгән парламент делегациясен озата барырга куштылар. Алар Карачидан Лахорга, аннары Исламабадка барырга тиешләр иде. Менә без Лахорда туктадык һәм анда бер көн булдык. Җирле хакимият бик җылы кабул итте. Шул вакытта яныма Пакистанның күренекле шагыйре, дөньяның Ленин премиясе лауреаты, дустым Әхмәд Фәиз килде дә: «Әйдә, бер җиргә алып барам», диде. «Делегатларны калдырыпмы? Кая, ни өчен?» дидем. «Зыян юк. Хәзер Панжар институтында квант физикасы мәсьәләләре буенча профессор Абдус Салам чыгыш ясый». «Мин квант физикасын бик аңлап бетермим». «Мин аны бөтенләй белмим, ләкин бу хакта тыңлавы кызык».
Дустым шулай дигәч, ризалашмый чара калмады. Пакистанлыларга парламент вәкилләрен кунакханәгә озатырга куштым, үземнең кая китүемне әйтмәдем.
Чыгышның бер өлешен тыңлагач, Әхмәд Фәиз: «Әйдә, мин сине Абдус Салам белән таныштырам», ди. «Уңайсыз бит. Ике сәгатьтән безгә Лахордан Исламабадка очарга кирәк», дим.
Шулай үземнең делегатлар янына кайттым, ә алар миңа ябырылдылар. «Сез безне ташлап калдырдыгыз. Бу хакта илчегә хәбәр итәбез», диләр. Мин: «Әйтегез», дим. Шулвакыт эчендә илчегә Абдус Саламның нинди зур галим икәнлеген, аны СССР Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы итеп кабул итәргә кирәклеге турында белешмә яздым. Илчегә бу фикер ошады, ул кулын куйды да әлеге кәгазьне Мәскәүгә җибәрде. Минем фикер академик Боголюбовның тәкъдиме белән тәңгәл килгән булып чыкты. Шулай итеп, Абдус Саламны, Нобель премиясе алырга сигез ел кала, СССР Фәннәр академиясенә кабул иттеләр.
Тора-бара барысы да онытылды, бу хакта искә алырга вакыт та булмады. Пакистаннан соң мин Румыниядә, аннары Непалда эшләдем Ә отставкага чыккач, хатыным Наһидә әйтә: «Анда синең саргайган кәгазьләрең, Пакистан газеталарың килеп чыкты. Карап ал әле, кирәкле әйберләрме, юкмы?» ди.
Мин актара башладым да Абдус Салам турындагы белешмәне табып алдым. Тиз генә ике мәкалә язып, бер Мәскәү газетасына һәм «Персона» журналына илтеп бирдем. Язмаларым озак көттермичә басылды да. «Персона»да дөнья күргән мәкаләм күренекле физик Сергей Петрович Капицаның язмасы белән янәшә булып чыкты. Ул, физика-математика фәннәре докторы, демография хакында яза, мин, гуманитарий Абдус Саламның физикага керткән өлеше турында.
Аннары бу мәкаләне инглиз теленә тәрҗемә итеп, Лондон университетына Империал колледжына юлладым. Абдус Салам биредә кырык елга якын теоретик физика кафедрасын җитәкләгән.
Шулай итеп, күренекле мөселман галименең тормышы мине квант физикасына алып кереп китте. Махсус чакыру буенча Лондонда булдым, Италиянең Триест шәһәрендә галим нигезләп калдырган Халыкара теоретик физика үзәгендә аның архивы белән таныштым (Абдус Салам 19641993 елларда әлеге үзәкнең директоры була. Л. Ш.) һәм, өйгә кайтуга, бер ай эчендә китап яздым. «Нобель премиясе лауреаты Абдус Салам» дигән бу хезмәтнең беренче басмасы Мәскәүдә, икенчесе Татарстан Фәннәр академиясендә дөнья күрде, аннары инглиз теленә тәрҗемә ителеп басылды. Тәкъдим итү чаралары Мәскәүдә, Казанда, Лондонда узды. Бөек Британиядәге презентация Империал колледжында, галим гомер буе эшләгән 521 нче бүлмәдә үткәрелде. Аннары инглизчә китап Оксфорд университетында, АКШ Конгрессы китапханәсендә тәкъдим ителде.
Абдус Саламны өйрәнү техник һәм фәнни акыллы кешеләр дөньяны көчлерәк итеп күрә, ныграк аңлый дигән фикеремне ныгытты. Бу көчле параллель культура, хәтта сәясәт. Абдус Саламны шактый ил башлыклары белә иде. Ул хәтта Пакистан Президенты Айюб Ханның баш фәнни консультанты булып торган шәхес.
Бүгенге көндә мин дөнья океаны фәнен популярлаштыру белән шөгыльләнәм. Галимнәр өлгергәнче, әйдәп баручы инглизчә фәнни журналларны карыйм. Кичә дөнья күрәләр, бүген мин аларны укыйм. Ниндидер кызыклырак материал күрсәм, профессорларыбызга комментарий ясарга бирәм. Алар кайчакта баш тарталар, ә мин тиз арада язам да «Независимая газета»га җибәрәм. Язмаларым «НГ наука» кушымтасында басылып чыга.