Әгерҗе районының Иске Кызыл Яр авылында туып үскән Йолдыз Нури улы, сигез дистәне вакласа да, үз юнәлешен дәвам итә яза да яза. Узган ел гына аның алты китабы басылып чыкты. Ә язмалары Мәскәү матбугатында гына түгел, ара-тирә республика газета-журналларында да күренә.
Йолдыз абый, гади авыл малаенда Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына (МГИМО) укырга керү теләге ничек туды? Институттан соң Сезнең Дипломатик академияне һәм аның каршындагы аспирантураны тәмамлавыгызны да беләбез. Башлап җибәрү дәвам итүгә караганда авыррак бит.
Чит телләр өйрәнү теләгем балачактан ук бар иде. Авылда әби белән үсүнең дә йогынтысы булгандыр. Фәхерниса әбием көн саен биш вакыт намазын укый, Коръән аятьләрен яттан белә иде. Шул вакытта ук күңелдә гарәп телен өйрәнү, аңа әлеге аятьләрне тәрҗемә итәсе килү теләге уянды.
МГИМО турында армиядә вакытта ишеттем. Аңа кадәр Казан электромеханика техникумын тәмамладым һәм хәрби хезмәттә радиомеханик булып эшләдем, комсомол секретаре да булдым. Армиядән соң Казан авиация институтында укуымны дәвам итәргә уйлап йөрдем. Часть командирыннан рөхсәт алынган, институтка чакыру килгән иде. Август аенда имтиханнар тапшырасы. Шул вакытта безне, комсомол секретарьларын, Ростов-Донга чакырдылар һәм, быел хезмәт срогын тутыручы хәрбиләргә МГИМОга керергә имтихан тапшырып карау мөмкинлеге бар, диделәр. Дустым Александр Степанович Руть язылды, мине дә кыстый башлады. Мин әйтәм: «Юк, ул институтта чит тел белергә кирәк бит», дим. Шулай да ризалаштым.
Утыз кеше имтиханда катнашты, арадан өчесен сайлап алдылар. Берсе инглиз теле буенча сынауны «бик яхшы»га тапшырган дустым Александр Руть, икенчесе француз теле буенча бик әйбәт күрсәткечкә ирешкән Левин дигән егет, өченчесе немец теленнән беренчелек яулаучы мин. Аннары безне Мәскәүгә имтихан тапшырырга җибәрделәр. Егерме баллдан унсигезне җыеп, мин конкурстан үттем, хезмәттәшләрем үтә алмады. Бер урынга унсигез (!) кеше иде. Шуннан, телләр өйрәнеп, Көньяк Азия буенча белгеч булып киттем.
Нинди телләр беләсез? Иң авыры кайсы телне өйрәнү булды?
Урду телен беләм. Ул Пакистанда беренче дәүләт теле. Соңрак һинд телен өйрәндем. Ул Һиндстанның дәүләт теле. Инглиз телен дә үзләштердем, анысы көндәлек эшне алып бару өчен кирәк булды.
Телләрне өйрәнү җиңел түгел. Урду телендә гарәп әлифбасы кулланыла. Гарәп әлифбасы 28 хәрефтән торса, монда 8 яңа хәреф өстәлә. Димәк, тагын да кыенлаша кебек. Яшь вакытта өйрәнелгән инде.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлагач, мине кызык иттеләр. «Һиндстанның хәзерге заман сайлау системасы» дигән темага диплом эше язган идем, җитәкчем: «Монда ярты диссертация бар, аспирантурага калыгыз», диде. Мин, имтиханнарны тапшырып, көндезге бүлеккә укырга кердем. Шунда Тышкы эшләр министрлыгыннан чакыртып алдылар да: «Әле сез яшь кеше, укырга өлгерерсез. Пакистанны өйрәнгәнсез икән, шуңа без сезне Пакистанга җибәрәбез» диделәр. Каршы килеп булмый, ризалашмыйча чара юк. Бер ай ял бирделәр, аннары җыенып килергә куштылар. Ялдан килсәм, Индонезиягә язып куйганнар. «Мин Индонезияне өйрәнмәдем, телләрен белмим», дип тә карадым. «Сез инглизчә беләсез, баргач, инглиз теле белән эшләрсез», диделәр. Шулай итеп, үзлектән индонезия телен дә өйрәнергә туры килде. Аның теле башка телләргә караганда җиңелрәк. Һәр көнне бер иллеләп бик кирәкле рус сүзен сайлап алам да, сүзлектән аларның индонезиячәсен карыйм. Грамматика-фәлән өйрәнү юк. Базарга чыгам да анда утыручылардан сораштырам. Алар бу сүзләрне грамматик яктан дөресләп әйтеп бирәләр. Байтак кына шулай шөгыльләнгәч, телне газета буенча шомарта башладым. Бер елдан консулның тәрҗемәчесе булып эшли идем инде. Индонезиядә ике ел яшәдем, бүтән анда кайтмадым.
Хәзер дә бу телләрне кулланасызмы?
Туры килгәндә кулланам, ләкин онытыла. Урду онытылмый, һиндча да кайвакытта сөйләшәм. Индонезия теле белән сөйләшергә туры килмәде, әмма шәкертем Эдуард Исламовка бу чит телне өйрәнергә киңәш иттем. Ул индонезия һәм малайзия телләрен үзләштерде. Алар арасында аерма бик аз. Эдуард Малайзия икътисадын өйрәнде. Мин аның диплом эше белән җитәкчелек иттем. Аннары ул әлеге теманы үстерде, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты булды.
Сез карьерагызны Индонезиядә башлагансыз, һәм бу дәвердә анда илкүләм үзгәрешләр, тарихи чуалышлар булган. Коммунистларны үтергәннәр, төрмәләргә утыртканнар Куркыныч түгел идеме? Советлар Союзы да коммунистик дәүләт, Сез шул дәүләтнең бер вәкиле булгансыз бит.
Коммунистларга каршы сугыш башлангач, безгә, дипломатларга да, зур авырлык белән эшләргә туры килде. Бер кызыклы вакыйга искә төште. Индонезиядә Сукарно хакимлек иткәндә, коммунистлар партиясенең генераль секретаре Дипа Нусантара Айдит хөкүмәттә министр иде. Безнең ил белән Индонезия арасында мөнәсәбәтләр яхшы, кичләрен Джакартада яшьләрнең кичәләрен уздырабыз. Берсендә хатынымны яшьрәк кенә индонезияле биюгә чакырып алды. Бер унбиш минутлап биегәннәрдер. Аннары безнең яныбызга килеп сораштыра башлады: «Сез әллә Үзәк Азиядәнме, фәләнме-төгәнме?..» Мин: «Юк, без татарлар» дип, аңа кемлегебезне сөйләп киттем. Озак кына сөйләшеп торгач, бу кеше китте. Аннан соң илченең тәрҗемәчесе Б. Голованов, яныма килеп: «Сез хатыныгызның кем белән биегәнен беләсезме?» диде. «Юк, мин әйтәм, ягымлы һәм бик кызыклы индонезияле булды ул», дим. «Әлеге кеше Индонезия коммунистлар партиясенең генераль секретаре Айдит иде»
Айдитны үтергәч, без еладык хәтта. Хәрби түнтәрелеш булды бит. Ярты миллионнан артык коммунистны үтерделәр. Президент Сукарнога тимәделәр, ләкин ул өендә сак астында яшәде, берничә елдан вафат булды.
СССР таркалуны Сез Непал Короллегендә СССР эшләрендә вакытлыча ышанычлы вәкил вазифасында каршылагансыз. Бу тарихи түнтәрелешне читтән күзәткәндә, нинди хисләр кичердегез?
Кайчандыр куәтле булган илнең таркалуын бик авыр тойгылар, йөрәк сыкравы белән күзәтергә туры килде. Нәкъ шул мәлдә Непалның коммунистлар партиясе сайлауларда җиңеп чыкты. Партия рәисе Мон Мохан Адхикари хәзерге премьер-министр белән еш аралаша идек. Бу көннәрдә безнең очрашулар тагын да ешайды. Аның күңелен борчыган төп сорау: «СССРда нинди аңлаешсыз үзгәрешләр бара? Бу үзгәрешләрнең нәтиҗәсе ничек булачак?»
Минем төп максатым ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын китереп чыгармау, дуслыкны саклап калу иде. Бу хакта «Восток глазами дипломата» дигән китабымда тәфсилләп язылган. Аның икенче басмасы да дөнья күрде.
Чит илләрдә эшләү дәверендә анда яшәп каласы килү теләге тумадымы?
Беркайчан да андый теләк тумады. Беркайчан да. Син кем генә булсаң да, нинди генә зур кеше булсаң да, үз илеңнән дә кадерлесе юк. Киткәннәр барыбер кире кайта. Актёр Михаил Козаков, мәшһүр виолончелист Мстислав Ростропович һәм аның хатыны, күренекле опера җырчысы Галина Вишневская да яңадан ватаннарына кайттылар. Борис Березовскийның да шундый теләге булган, диләр. Туган җир белән элемтәләрне беркайчан да мәңгелеккә өзеп булмый.
Сезнең Джордж Байрон әсәрләрен, шигъриятне яратуыгыз сер түгел. Әдәбиятка булган мәхәббәт кайдан килә? Поэзия турында Сезнең фикер
Минем карашым буенча, Байрон булмаса, Пушкин белән Лермонтов та булмас иде. Алар аша күренекле инглиз шагыйре Тукайга да тәэсир иткән. Шунысы кызык: Байронның беренче шигыре 1815 елда русчага тәрҗемә ителә. Бүгенге көнгә кадәр 300 гә якын тәрҗемәче аның әсәрләрен кат-кат тәрҗемә иткән. Дөнья шигъриятендәге яңа сүз, Байрон әсәрләренең матурлыгы һәм бөеклеге үзеннән соң килгән каләм ияләренә, иҗат кешеләренә ничек көчле йогынты ясаган бит!