Всего за 149 руб. Купить полную версию
Авыл җирлекләрен тотрыклы төстә үстерү ил иминлегенең нигезе («В. Т.»). Монда җирлек ялгыш кулланылган: авыл җирен яки авылларны кирәк иде.
Мөслимә хатын-кызларының беренче пленумы җанлы үтте («Ш. К.»). (Ни өчендер мөселман хатын-кызлары түгел, ә мөслимә хатын-кызлары?!)
Остаз министры Ли Куан Ю килгәнен хәбәр иткән идек («В. Т.»). (Кем була торгандыр ул остаз министры аңлашылмый!)
Элек мондый шартларда шөгыльләнү өчен Финляндия, Швеция һәм Канадага барырга мәҗбүр булганнар («В. Т»). (Нәрсәне аңлатадыр шөгыльләнү бу очракта аңлашылмый: аны конкретлаштырып язарга кирәк иде.)
операция аркасында кан агышы тулысынча торгызылды («В. Т.»). Кемнеңдер кан әйләнеше (йөреше) туктап торган икән дип уйларга мөмкин, шуңа күрә кан йөреше дияргә кирәк иде.
Яшьләр хәзер аракыны шешә тамагыннан гына эчәләр («Т. х.»). Рус телендәге горло (горлышко) сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: шешә авызыннан дияргә кирәк иде.
Татарстанның кече һәм зур елгаларында (радио). Татарча кече (яки олы) елга булмый: кечкенә елгаларында дип әйтергә кирәк.
Мәгълүмат чараларында көн урынына һава сүзен куллану гадәткә керде. Бу рус телендәге погода сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: ул татарча һава (һава хәле) яисә көн дип тәрҗемә ителә. Саф татарча җылы көн, салкын көн формасы кулланылырга тиеш. Әмма монда туган тел нормасы бозыла: Декабрьдә җылы, җепшек һавалар да күзәтелә («Ш. К.») (җылы, җепшек көннәр дә була дип әйтелергә тиеш).
25 яшемдә инде минем беләгем, кул чукларым, аркам җитди имгәнгән иде («В. Т.»). Бу җөмләдәге кул чукларым кисти рук сүзенең сүзгә-сүз тәрҗемәсе: татарча кул бармаклары.
Подполье сүзе татарча, идән астыннан тыш яшерен сүзе белән дә белдерелә. Әмма каләм ияләре еш кына бу турыда онытып җибәрәләр: Идел буе районында ялган аракылар җитештерүче идән асты цехы табылган (телевидение). (Ә ни өчен яшерен цех түгел?!)
Күп журналистлар оригинал телендә тиешле мәгънә бер сүз белән белдерелгән икән, ул икенче телдә (тәрҗемә телендә) дә бары бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлый. Нәтиҗәдә аңлаешсыз, сәер сүзләр барлыкка килә. Бер телдәге һәр сүзнең мәгънәсен икенче телгә барлык очракларда да аерым сүзләр белән генә бирү мөмкин түгел, шуның өчен дә алар төрле телләр.
Оригиналның бер сүзен берничә сүз, ягъни сүзтезмә белән дә тәрҗемә итәргә, кайбер очракта исә, аерым бер сүзне генә тәрҗемә итмичә, оригиналның берничә сүзен бергә алып (сүзтезмәне) тәрҗемә телендә бер сүз белән генә дә белдерергә туры килә. Әмма практикада бу әһәмиятле кагыйдәләр еш кына үтәлми. Мисалларга тукталыйк:
Халык үз бөеген зурлады («Ш. К.»). Татарча бөек (сыйфат) үзе генә исем вазифасын башкармый: ул, гадәттә, зат исеме белән бергә килә. Әлеге җөмләне дә Халык үзенең бөек кешесен (бөек шәхесен, бөек шагыйрен) зурлады (олылады) рәвешендә язарга кирәк иде.
Редакциягә дә көн саен берничә өлкәнебез шалтырата («В. Т.»). Өлкәнебез дип әйтү татар теле өчен табигый түгел: берничә өлкән кеше дияргә кирәк.
Чиста татар сыйныфы җитәкчесе Диләрә Нигъмәтуллина («Ш. К.»). Монда чиста сүзе русча чисто татарский класс сүзтезмәсеннән тәрҗемә итеп алынган, күрәсең. Чиста сыйныф табигый түгел, татар балалары гына укый торган сыйныф җитәкчесе дип әйтелергә тиеш.
Торак-төзелеш, газлаштыру өлкәсендә башкарган эшләребез сөенерлек («А. оф.»). Бу җөмләдәге газлаштыру сүзе газификация сүзенең тәрҗемәсе, һәм ул татарча сәер яңгырый, аңлашылып та бетми. Шуңа күрә аны газ кертү (газ үткәрү) рәвешендә әйтергә кирәк иде.
Тере табигатьне чамадан тыш саклауларын күргәч тә, ирексездән елмаясың («Ч.»). Мондагы тере табигать живая природаның тәрҗемәсе, һәм ул татарча табигый яңгырамый. Аны тере сүзеннән башка табигать дип кенә атасаң да, мәгънәгә бернинди зыян килмәячәк: үле табигать булса, аны саклыйсы да булмас иде!
Һәлак булучыларның 50 сен тапканнар, шулар арасыннан 41 кешенең шәхесе ачыкланган («Т. я.»). Бу җөмләдәге шәхесе ачыкланган әйтелмәсен русчага тәрҗемә итеп карасаң гына аңларга мөмкин (установлены личности). Җөмлә саф татарча булсын өчен, аны 41 кешенең кемнәр икәнлеге (булуы) ачыкланган формасында төзергә кирәк.
Миндә әлеге фоторәсемне киндергә күчерү теләге туды («М. җ.»). Русча перевести на холост; киндер тукымага күчерү дисәң, аңлаешлырак булыр иде.
Мәгълүмат чараларында да, сөйләм телендә дә тере чәчәкләр дигән әйтелмә очрый. Бу живые цветының сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Аны, тере сүзеннән башка, ягъни чәчәк дип кенә әйтергә кирәк: татар кешесе өчен чәчәкнең тересе дә, үлесе дә юк, бәлки живые цветы мәгънәсендә кулланыла торган чәчәк, шиңгән чәчәк, ясалма чәчәк һ. б. гына бар.
Аларга төрле корылмаларны: күперне, заводны һәм башкаларны сакларга туры килә («Ш. К.»). Татарча башкалар сүзе кешеләргә карата кулланыла, монда исә башка нәрсәләрне дияргә кирәк.
Иң эссе айның (июль) уртача температурасы плюс 21,7 градус («В. Т.»). Бу җөмләдәге эссе русча тексттагы жаркий (жаркий месяцтан) сүзенең тәңгәллеге, ләкин ул бу очракта дөрес кулланылмаган: 21,7 градус эссе түгел ул. Шуңа күрә әлеге җөмләдә иң җылы ай дияргә кирәк иде.
Бу тема беркайчан да картаймый («В. Т.»). Монда картаю сүзе ялгыш кулланылган, чөнки журналист бу очракта рус телендәге стареть тәңгәллегенең сүзлектә теркәлгән бер мәгънәсен генә кулланган, әлеге контекстта аның урынлымы-урынсызмы икәнлеген уйлап та карамаган. Дөресе Бу тема беркайчан да искерми.
кирпеч стенасын сүтеп эчкә узганнар да («В. Т.»). Бу җөмләдә эчкә узганнар сүзтезмәсе проникли внутрьның калькасы (татарча эчкә кергәннәр).
Рус телендәге крупный сүзе зур һәм эре әйберләрне тәгъбир итә, ягъни крупный кайбер очракларда большой сүзенең синонимы булып та йөри: большой город крупный город; большое предприятие крупное предприятие. Әмма татар телендә зур эре сүзен, эре зур сүзен алмаштыра алмый, чөнки, зур, кечкенә сүзенең антонимы буларак, гомумән, предметның зурлыгын белдерә; эре исә, вак сүзенең антонимы буларак, кагыйдә нигезендә, данәләп исәпләнә торган әйберләрнең зурлыгын белдерә. Димәк, крупный сүзенең мәгънәсе эре сүзенекенә караганда киңрәк: крупное зерно эре орлык; крупный картофель эре бәрәңге; крупный завод зур завод; крупный город зур шәһәр; крупный учёный зур галим. Кайбер тәрҗемәчеләр, рус һәм татар телләренең бу үзенчәлеген исәпкә алмыйча, русча крупный сүзен татарчага эре дип тәрҗемә итәләр. Нәтиҗәдә татарча табигый булмаган әйләнмәләр барлыкка килә: эре дәүләт, эре предприятие, эре төзелеш, эре объект, эре шәһәр, эре завод һ. б. Ләкин әлеге сорауларга җавап бирүчеләр Япониянең мода һәм стиль буенча Көнбатыштагы эре илләрдән артта калуын да таныйлар («Ш. К.»). Көнбатыштагы зур илләрдән кирәк иде, әлбәттә, татарча эре һәм вак ил була алмый, бәлки зур яки кечкенә ил генә була.
Ә иң мөһиме кешеләр арасындагы аралашу, милли бердәмлек. Боларның бәһасе юк («Ш. К.»). Бу текстта, беренчедән, стиль кытыршылыгы бар: арасындагы аралашу. Ләкин безнең хәзерге темага караганы һәм аңлашылмый торганы Боларның бәһасе юк җөмләсе. Ул алдагы җөмләдән ясалырга тиешле нәтиҗәнең капма-каршысын бирә: кешеләрнең бер-берсе белән аралашуының, милли бердәмлекнең бәһасе юк, ягъни кирәге, кадере юк булып чыга. Алай булырга тиеш түгел, әлбәттә. Хата бесценный сүзен ялгыш, механик рәвештә тәрҗемә итүдә; бәһасе юк түгел, киресенчә, бәһасе чиксез (зур) булырга тиеш. Шул ук хата бу җөмләдә дә бар: Рафик абыйның куйган хезмәтенең бәһасе юк (радио). (Рафик абый хезмәтенең бәһасе чиксез (бик зур) кирәк).
Телебезнең лексик-семантик нормалары кайчакта сүзләрнең (татар теленең үз сүзләренең) ялгыш мәгънәдә кулланылуы аркасында да бозыла. Мәсәлән, без гомер-гомергә кече калибрлы винтовка дигән спорт коралын белеп, күреп яшәдек. Әмма беребезнең дә нигә кече калибрлы соң ул дип уйлаганы булмагандыр. Баксаң, кече сүзе бу урында бөтенләй ялгыш кулланыла икән ләбаса. Чөнки кече, олы сүзенең антонимы буларак, гадәттә, яшь ягыннан кимрәк (түбәнрәк) булуны аңлата: олы абыем, кече абыем, олы апам, кече апам һ. б. Димәк, кече сүзенең винтовкага бернинди мөнәсәбәте була алмый. Кече калибрлы винтовка атамасындагы кече сүзе мелкокалиберная винтовка терминындагы мелкий сүзен ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп кергән булса кирәк. Аның татарча дөрес исеме вак (яки кечкенә) калибрлы винтовка булырга тиеш.