Развитие, рост сүзләрен мәгълүмат чараларында күпчелек очракта үсү дип тәрҗемәләштерүдә дә механик эшләү чагыла. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәчеләр инициативасы белән гарантияләр дә, саннар, җинаятьләр, бәяләр дә, руда чыгару да, журналларның тиражы да һәм тагын башка шундый күп нәрсәләр үсә. Мондый сүзтезмәләрдә татар теленең кагыйдәләре бозылмасын һәм мәгънәгә зыян килмәсен дисәң, гарантияләр ныгый, саннар арта, бәяләр күтәрелә һ. б. дияргә кирәк.
Оригинал сүзенә тәңгәллек сирәк очракларда гына табылмый. Андый хәл, нигездә, икенче бер халыкның көнкүрешендә яисә төшенчәләрендә булмаган җирле көнкүрешне белдерә торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә була. Гомумтаралган күренешләрне, әйберләр, эшләр, хисләр, тойгылар һ. б.ны белдерә торган сүзләрне тәрҗемә итү, гадәттә, зур кыенлык тудырмый. Хәзерге милли телләрнең үсә баруы чорында бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, аерым алганда, оригиналның лексик чараларына тәңгәллекләр табу мөмкинлекләре арта бара. Мәсәлән, Совет властеның беренче елларында татар телендә кулланылган күп кенә чит тел сүзләренең хәзер тәңгәллекләре бар.
Телләрнең лексик-семантик системаларының милли үзенчәлекләргә ия булуы лексик чараларны тәрҗемә итү эшен катлауландыра. Тәрҗемә процессында ике тел сүзләре арасында төрле характердагы мөнәсәбәтләр урнаша һәм тәңгәллекләр табыла.
Беренчедән, оригиналның бер сүзенә тәрҗемә телендә берничә сүз туры килә. Мәсәлән, голова татар теленә бер очракта баш, икенчесендә башлык, өченчесендә хуҗа, дүртенчесендә башлы кеше (вот это голова! менә бу башлы кеше!), бишенчесендә акыл (человек с головой акыллы кеше), алтынчысында ми (у него же нет головы аның мие юк бит) һ. б. күптөрле сүзләр белән тәрҗемә ителергә мөмкин (без монда голова сүзе белән килгән фразеологик берәмлекләрне исәпкә алмыйбыз).
Икенчедән, оригиналның берничә сүзенә тәрҗемә телендә бер сүз туры килә: 1) переводить, 2) передавать, 3) воспроизводить, 4) воссоздать тәрҗемә итү; 1) рождаться, 2) пробуждаться, 3) зарождаться, 4) возникать һ. б. туу; 1) дыра, 2) отверстие, 3) пробоина, 4) брешь, 5) глазок тишек; 1) есть, 2) кушать, 3) разъедать, 4) размывать, 5) подмачивать, 6) кусать ашау һ. б.
Өченчедән, төп нөсхәнең бер составлы сүзенә тәрҗемә телендә кушма яки тезмә сүз, кушма яки тезмә сүзенә бер составлы сүз туры килә. Структур яктан лексик чаралар арасында башка төрле тәңгәллекләр дә булырга мөмкин, әйтик, кушма сүзгә кушма сүз, тезмә сүзгә тезмә сүз һ. б. Мәсәлән: крикун бушбугаз; ладонь уч төбе; несбыточный тормышка ашмаслык; мгновенно күз ачып йомганчы; домработница асрау; время от времени работать эшләштергәләү; боеприпасы сугыш кирәк-яраклары; однобокий берьяклы.
Тәрҗемәдә оригинал сүзләренең мәгънәләре бозылу,
табигый булмаган, ясалма сүзләр куллану
Тулы кыйммәтле тәрҗемә принципларының иң әһәмиятле шарты оригинал сүзен башка телдә дөрес бирү. Чыганак тел сүзенә зур саклык белән карап, тәрҗемә телендә аңа төп-төгәл туры килерлек тәңгәллек табу оригиналның мәгънәсен һәм стиль үзенчәлекләрен тулы бирүдәге иң беренче таләп. Андый тәңгәллекне табуга исә югарыда сөйләнгәннәрне һәрвакыт истә тотып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән материалларда оригинал сүзенең мәгънәсен контекстка карап билгеләмәү, сүзлекләрдә теркәлгән эквивалентлар белән генә эш итү аркасында, беренчедән, мәгънә хаталары китә, икенчедән, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, кытыршы әйләнмәләр, ясалма сүзләр барлыкка килә. Моңа мисаллар күп:
Сафин Илдарның һәм Әхмәтҗанов Альбертның мәкерле хәрәкәтләре барып чыкмый («Т. х.»); Рейган, диде ул шул ук программа буенча ясаган чыгышында, мондый хәрәкәтләр өчен шәхси җаваплы, һәм ул аларны туктатырга тиеш («В. Т.»). Бу җөмләләрдә хәрәкәт сүзе дөрес кулланылмаган, ялгыш мәгънә нәкъ шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Действие сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе кешенең гамәлләре, эшләре, икенчесе физик җисемнәрнең, кеше әгъзаларының, бөҗәкләр һ. б.ның төрлечә хәрәкәтләнүе, нинди дә булса энергия сарыф ителү. Беренче мәгънә татар телендә эшләү, эш сүзләре белән, икенчесе хәрәкәтләнү, хәрәкәт сүзләре ярдәмендә белдерелә. Китерелгән җөмләләрдә действие беренче мәгънәдә кешенең аңлы эше мәгънәсендә кулланыла, һәм аны татарчага эш сүзе белән (мәкерле эшләре, мондый эшләр өчен) бирергә кирәк иде. Тәрҗемәченең бу очрактагы хатасы действие сүзенең контексттан аңлашыла торган мәгънәсен исәпкә алмауда һәм ул мәгънәне төгәл бирерлек сүз тапмауда.
Мәгълүмат чараларында да, башка төрле материалларда да дистәләрчә еллар буе кисәтү сүзе актив кулланылып килә. Бу предупредить сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе.
Предупредить сүзенең дә берничә мәгънәсе бар. Берсе кешене нәрсәдән булса да кисәтү, саклау, нәрсә турында булса да алдан хәбәр итеп кую. Мәсәлән, баланы, шырпы белән уйнамасын өчен, ут чыгу ихтималы барлыгы турында кисәтеп кую. Икенчесе алдан күрелгән чаралар ярдәмендә нәрсәне дә булса, мәсәлән, берәр төрле авыруны булдырмый калу. Өченчесе берәр хәл булганчы, нәрсәне булса да алдан эшләп өлгерү, мәсәлән, берәр вакыйга булганчы, тиешле әзерлек күреп өлгерү. Татар телендә бу мәгънәләрнең һәркайсын белдерерлек аерым чаралар бар. Ләкин кайбер тәрҗемәчеләр, күпчелек очракта сүзнең мәгънәләрен ачыклап һәм тиешле тәңгәллеген эзләп тормыйча, һәрвакыт бер сүз кисәтү сүзе белән генә эш итәләр. Мәсәлән: Һава торышына бәйле чирләрне кисәтүдә төрледән-төрле физиотерапия процессларыннан да шәбрәк чара юк («В. Т.»); Төп максат хокук бозуларны кисәтү («В. Т.»). Беренче җөмләдә чирләрдән саклануда, икенчесендә хокук бозуларны булдырмау дисәң, татарча дөресрәк булыр иде.
Учиться сүзенең мәгънәләре татар телендә уку һәм өйрәнү сүзләре белән бирелә. Әмма кайбер каләм ияләре бу хакта онытып җибәрә: Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнә башлаганчы, башта моңа укырга кирәк («В. Т.»). Тексттан аңлашылганча, монда сүз өйрәнү турында бара, димәк, өйрәнергә кирәк булырга тиеш.
Рус телендәге сократить сүзе кыскарту, киметү, азайту мәгънәләрен белдерә, һәм аларны татарча шул сүзләр белән бирергә кирәк тә. Ләкин соңгы вакытларда матбугатта һәр очракта да кыскарту сүзе кулланыла: Күп санлы хезмәткәрләрне кыскарта башларга мөмкиннәр («В. Т.») (дөресе киметә (азайта) башларга мөмкиннәр); Мәктәпләр кыскаргач, авылда төпләнгән укытучы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була («М. җ.») (мәктәпләр кимегәч яки азайгач кирәк); Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстан китап нәшрияты (аз гына вакытта кирәк).
Армиягә чакырылгач исә, Айрат хыялына кабат якынайды («Ш. К.»). Монда сүз армиягә алыну турында бара, һәм җөмлә Армиягә алынгач рәвешендә төзелергә тиеш иде.
Чара барышында Президент академикларны таныштырды («В. Т.»). Чара мероприятие сүзенең уңышсыз калькасы буларак күп урында ялгыш кулланыла һәм аңлашылмый да: ул һәр конкрет очракта тиешле тәңгәллек белән белдерелергә тиеш әлеге очракта сүз Фәннәр академиясе утырышы турында бара һәм җөмлә дә Утырыш барышында формасында булырга тиеш иде.
20 июнь көнне Лесхоз авылында театрлар сабантуеның өченчесе үткәрелде. Алдагылары Әлдермештә һәм Арчада булган иде («В. Т.»). Бу җөмләдә журналист ал белән артны бутаган. Сүз үткән сабантуйлар турында бара һәм аларны шулай үткәннәре яки элеккеләре дип әйтергә кирәк иде: алар берничек тә алдагы була алмый.
Камил Зыятдинов республика халкына социаль ташламалардан баш тартмаска чакырып мөрәҗәгать итте («Ш. К.»). Бу җөмләдә сүз халыкны өндәү турында бара, һәм текст та халкына баш тартмаска өндәп мөрәҗәгать итте рәвешендә булырга тиеш. Тәрҗемәчеләр, журналистлар, гомумән, күбесенчә өндәү урынына ялгыш чакыру (русча призыватьның уңышсыз калькасы) сүзен кулланалар.