Соңгы елларда телебездә иске яңа ел дигән сәер әйтелмә урнашып бара. Ул рус телендәге старый новый год тәгъбиренең уңышсыз калькасы: яңа ел иске була алмый (аның русчасы да табигый түгел): Быел иске яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена (радио) (дөресе искечә яңа ел).
Атабай кешеләренең тормыш хәле, көнкүреше турында бик нечкәләп сорашты («Ш. К.»). бик җентекләп сорашты булса, татарча дөресрәк булыр иде.
Бер сарыктан йон кыркып алу 2,4 килограммнан 4,9 килограммга кадәр артты (газета). Бу җөмләдә йон кыркып алу дөрес кулланылмаган: халыкта бу тәгъбир йон алу дип йөртелә. Аннары монда кадәр сүзе дә артык. Ул текстка рус телендәге до предлогын хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүдән килеп кергән.
«Победа»да буаз сыерлар өчен тудыру бүлеге яхшылап ремонтланган (газета). Сыерларга карата тудыру сүзен куллану дөрес түгел, ул рус телендәге родильное отделение әйтелмәсен механик тәрҗемә итү аркасында килеп чыккан. Буаз сыерлар өчен бозаулату бүлеге дияргә кирәк.
Оригинал сүзенең мәгънәсен төгәл белдерү өчен кирәгеннән артык тырышу, ягъни хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү еш кына мәгънәгә дә зыян китерә, туган телне дә боза. Бу хәл мәгълүмат чараларында да күренә. Газета-журнал битләрендә дә, радио-телевидение тапшыруларында да ассызыклау, билгеләп үтү, белдерү, күрсәтү кебек сүзләр бик күп кулланыла. Алар подчеркнуть, отметить, заметить һ. б. сүзләрнең хәрефкә-хәреф тәрҗемәләре, туган тел нормаларына туры килмиләр, телгә ниндидер артык рәсмилек, ясалмалылык төсмере бирәләр. Аларның мәгънәләрен саф татарча дию, дип әйтү, дип сөйләү кебек сүзләр белән бирергә мөмкин.
М. Шәймиев, иң мөһиме өйрәнүләрне тиешенчә үткәрү, дип ассызыклады («В. Т.») (дип әйтте яки диде кирәк).
Илсур Метшин, без зур батырлык эшләгән бабаларыбызны беркайчан да онытмыйбыз, дип белдерде («Ш. К.») (саф татарча диде).
Менә бу җөмлә дә татар укучысы күңеленә ятарлык түгел: Рөстәм Мөрсәлимов, үзе тыйнак кына раслаганча, сугышта бернинди батырлык та кылмаган («Ш. К.»). Җөмләне Рөстәм Мөрсәлимов, тыйнак кына итеп, мин сугышта бернинди дә батырлык кылмадым, диде рәвешендә төзесәң, гади генә, әмма саф татарча җөмлә килеп чыгар иде (анда бернинди дә раслау мәгънәсе юк лабаса).
В. Зорин ассызыклаганча, күрәсе килгән икән («В. Т.») (ассызыклаганча ясалма сүз).
Авылыбыз кунакка ошады, дип билгеләп үтте Кыязыйм Дебердиев («В. Т.») (диде кирәк).
Рус сүзләрен хәрефкә-хәреф, механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында телебездә сәер, мәгънәсез шаблон сүзләр, әйтелмәләр барлыкка килә, һәм алар мәгълүмат чараларында да иркен кулланыла. Мәсәлән, кызганычка каршы, бәхеткә каршы әйтелмәләре дә шундыйлардан. Алар рус телендәге к сожалению, к счастью сүзләренең уңышсыз калькалары, һәм аларда бернинди кызгану, бәхетле булу мәгънәсе юк. Аларны күбесенчә текстта төшереп тә калдырырга мөмкин. Әгәр дә инде мәгънәләрен белдерү бик мөһим икән, җөмләне үзгәртеп, ул сүзләрне башкача да белдереп була.
Закон кысаларында эшләгәнлектән, кызганычка каршы, кайчак бик җентекләп эшләргә туры килә («В. Т.»). Мондагы кызганычка каршы сүзен төшереп калдырсаң да, мәгънәгә зыян килмәячәк, җөмлә исә татарча табигый яңгырашлы булачак.
Әйтергә кирәк, к сожалению әйтелмәсен кызганычка каршы дип тәрҗемә итү гомумән дөрес түгел, чөнки анда кызгануга караганда үкенү (үкенеч) мәгънәсе күбрәк. Шуңа күрә к сожалению сүзе белән төзелгән җөмләләрне татарча шунысы үкенеч(ле) формасында тәрҗемә итү төгәлрәк булыр иде.
Оригинал теленең һәр сүзе тәрҗемә телендә аерым сүз белән бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер еш кына татар теленең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә.
Беренче елларда шалкан чәчеп үстергәннәр, ә соңга таба бөртеклеләр игә башлаганнар («Т.»). Монда бөртеклеләр сүзе рус телендәге зерновые сүзенең калькасы булса кирәк. Һәр сыйфат исемгә әверелми. Бу очракта да бөртекле культуралар яки иген дисәң, татарча булыр иде.
Мәгълүмат чараларында бик еш кулланыла торган эшчәнлек, эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен алып карыйк. Алар рус телендәге деятельность, труженик сүзләренең уңышсыз калькалары.
Деятельность работа сүзенең синонимы. Әмма тәрҗемәче работа сүзен, курыкмыйча, эш дип тәрҗемә итсә дә, деятельность сүзен эш дип тәрҗемә итәргә кыймыйча, деятельность сүзенә ияреп, махсус сүз ясаган: деятельный эшчән тәңгәллегенә таянып, эшчәнлек сүзен төзегән.
Яңа сүз ясау бигрәк тә чит тел сүзенә нигезләнеп ясау тыелган эш түгел, әлбәттә. Әмма бәла шунда: безнең кайбер каләм ияләре, яңа сүз белән мавыгып, туган телнең үз сүзләрен оныта, санга сукмый башлыйлар; эшчәнлек белән дә шул хәл. Аны кайбер язучылар урынлы-урынсыз куллана. Мәсәлән, күп эшләр эшләгән яки зур эшләр башкарган дип әйтәсе урында зур эшчәнлек күрсәткән дип яза газета: Ул мәгърифәт өлкәсендә дә зур эшчәнлек күрсәткән («Т. я.»).
Тырыш, эшчән кеше мәгънәсендә эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен куллану исә туган телебезнең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә: татар теленең сүз ясалыш кагыйдәләре буенча эшчән, хезмәтчән сыйфатларыннан исемнәр ясалмый: Безгә бик эшчән (хезмәтчән) кешеләр килде дип әйтеп була, ләкин Безгә эшчәннәр (хезмәтчәннәр) килде дип әйтелми.
Хезмәтчел сыйфаты да исемләшми: хезмәтчел кеше, хезмәтчел халык дип әйтеп була, ләкин кеше(ләр) мәгънәсендә хезмәтчел(ләр) дип әйтелми. Әмма кайбер журналистлар бу кагыйдәләр белән исәпләшеп тормый.
«Вахитов» исемендәге кооператив хуҗалык хезмәтчелләре шушы көннәрдә яшь производствочыларны армиягә озаттылар («Ә. т.»).
Бу көннәрдә ферма эшчәннәре, хуҗалык елын уңышлы төгәлләү өчен, барлык көчләрен куялар («А. оф.») (дөресе ферма эшчеләре).
Шунысы үкенечле: туган телнең лексик-семантик нормалары бозылу күренешләре, очраклы яисә вакытлыча гына булып калмыйча, матбугат битләрендә дистәләрчә еллар буена ныклы урын ала бара. Шундыйлардан татар телендәге сүз ясалыш нормаларына туры килми торган сөтчелек (товарлыклы-сөтчелек) (фермасы), сарыкчылык, дуңгызчылык, савымчы кебек сүзләрне әйтергә була. Мәсәлән:
Бу сөтчелектә эшнең торышын бик үк дөрес бәяләмәсә дә («Ә.т.») (Сөт җитештерүдә кирәк!)
Чөнки бу хуҗалыкларда сарыкчылык белән шөгыльләнүдән бөтенләйгә туктаганнар («Т. х.») (саф татарча сарык асрау).
Узган елда дуңгызчылык фермасы төзелде («Т. х.») (саф татарча дуңгыз фермасы).
Савымчыларның яше елдан-ел яшәрә бара икән («В. Т.») (саф татарча сыер савучыларның яше).
чылык/-челек кушымчасы, гомумиләштерү мәгънәсендәге исемнәргә ялганып, нинди дә булса һөнәрне белдерә торган сүз ясый: игенчелек (иген, төрле иген культураларын гомумиләштереп атый) диләр, әмма арышчылык, бодайчылык һ. б. дип әйтелми бу татарча булмас иде; терлекчелек (терлек, төрле йорт хайваннарын гомумиләштереп атый), ләкин сыерчылык, кәҗәчелек, сарыкчылык һ. б. дип әйтелми. Сөтчелек тә татарча түгел. (Ярый әле майчылык, каймакчылык, итчелек, бәрәңгечелек, балыкчылык һ. б. сүзләр ясамыйлар һәм кулланмыйлар!) Теләсә кайсы сүзгә теләсә нинди кушымча ялгап, яңа сүз ясап булмый: татар теленең сүз ясалыш законнары, кагыйдәләре бар, һәм аларны бозарга беркемнең дә хакы юк!
Кайбер журналистлар яратып куллана торган савымчы сүзе дә саф татарча түгел (дөресе сыер савучы), чөнки монда да татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсе бозылган. Анализ ясап карыйк. Сау фигыленә -ым кушымчасы ялганып, (сыер) саву процессының нәтиҗәсен белдерә торган предмет (продукт) исеме ясала: савым (савылган сөт). Матбугат теленә таянып эш иткәндә, савымчы сүзе савым сүзенә -чы кушымчасы ялганып ясалган зат исемен белдерә (сыер савучы кеше). Әмма бу татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсенә каршы килә: процессны белдерә торган сүзгә (фигыльгә) -ым кушымчасы ялганып ясалган предмет (продукт) исеменә -чы/-че кушымчасы өстәлеп, затны белдерә торган сүз ясалмый: керем (кер+ем), әмма керемче түгел; чыгым (чык+ым), әмма чыгымчы була алмый.