Юсупов Р. А. - Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре стр 6.

Шрифт
Фон

Бу фикер русчадан татарчага тәрҗемәләрдән алынган мисаллар белән ачык раслана. Матур әдәбият, мәгълүмат чаралары һ. б. жанр тәрҗемәләрендә ике тел лексик элементларының мондый тәңгәллекләре бар: аларны беренче карашка тәңгәллек дип уйларга да кыен һәм бернинди сүзлектән дә табып булмый. Хәлбуки алар һич кенә дә тәрҗемә хаталары түгел, бәлки телләр арасында, киң контекстны исәпкә алып, лексик-семантик тәңгәллекләр урнаштыру нәтиҗәсе.

Мисаллар:

Я занимался у Олега Курешова Мин Олег Курешовта укыдым (заниматься уку).

С начала учебного года в неё записалось 370 человек. Уку елы башында 370 кеше укырга кергән иде (записаться укырга керү).

Девочку помог поднять. Кызны үстереште (помочь поднять үстерешү).

Робкий свет месяца тонык ай яктысы (робкий тонык); сытый конь көр ат (сытый көр); болезнь повторяется авыру яңара (повторяться яңару); старая школа иске мирас (школа мирас).

Телләрнең үзенчәлекле булуы сәбәпле, аерым гына алганда мәгънәсен билгеләү мөмкин булмый торган кайбер татар һәм рус сүзләре арасындагы тәңгәллекләрне бары тик контекстта гына табарга мөмкин. Мәсәлән, рус телендә хатын дигән татар сүзенә тәңгәллек контекстка таянып кына билгеләнә, чөнки бу сүз, нинди сүз белән бергә килүенә карап, жена мәгънәсен дә, женщина мәгънәсен дә белдерә. Рус телендәге брат, сестра, идти кебек сүзләрне татарча биргәндә дә шулай эшләнә, чөнки аларның да мәгънәләре контекстта гына ачыклана.

Тәрҗемә процессында бер телдәге сүзгә икенче телдә мәгънә һәм стиль ягыннан һәрвакыт туры килә торган даими тәңгәллекләрдән файдалану мөмкинлеге аз була. Даими тәңгәллек төшенчәсе лексиканың кайбер катламнарына: терминнарга, ай, көн исемнәренә, кайбер туганлык атамаларына, хайван, эш кораллары исемнәренә, зат алмашлыкларына һ. б.га карата гына кулланыла.

Күпчелек очракта сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль булмый: ул оригиналда да, тәрҗемәдә дә контекстка (җөмләгә, абзацка, бүлеккә һ. б.) бәйле һәм шунда гына ачыклана. Шунлыктан теге яки бу сүзне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү һәр очракта аерым хәл ителә: бирелгән сүзнең мәгънәсе оригинал контекстына нигезләнеп билгеләнә һәм аңа тәңгәллек тәрҗемә теле контекстын исәпкә алып табыла. Тагын шунысы бар: оригиналның бер сүзе ике яки берничә сүз белән һәм, киресенчә, ике яки берничә сүзе бер сүз белән дә тәрҗемә ителергә мөмкин. Кайчакта оригинал сүзе, алдагы тексттан аңлашылмаганлыктан, тәрҗемәдә төшереп тә калдырылырга яки алмашлык белән бирелергә һәм, киресенчә, оригиналда булмаган очракта да тәрҗемә телендә теге яки бу сүз өстәлергә һәм оригиналдагы алмашлык тәрҗемәдә исем белән алмаштырылырга мөмкин.

Телләр арасында даими лексик эквивалентларның сирәк очракларда гына табылуы түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

1) телләрнең сүзлек составлары күләмнәре буенча бертөрле булмый;

2) сүзләрнең зур күпчелеге барлык телләрдә дә күп мәгънәле һәм төп мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килә торган сүзләрнең мәгънә күләмнәре төрле телдә төрлечә: сүзләр бу билгеләре (мәгънә күләмнәре) буенча милли үзенчәлеккә ия. Лексик-семантик системаның милли үзенчәлеге шунда чагыла: мәгънәсе буенча тәңгәл сүзләр төрле телдә төрле урын алып торалар, бертөрле функция башкармыйлар һәм, димәк, абсолют бер мәгънәле булмыйлар;

3) билгеле бер мәгънәләре буенча үзара тәңгәл сүзләрнең сөйләмдә башка сүзләр белән бәйләнеше төрле телдә төрлечә, ягъни гомуммәгънәләре белән эквивалент саналган сүзләр фразеологик бәйләнешләре буенча тәңгәл килмиләр.

Менә шушы факторлар тәрҗемәдә еш кына оригиналга сүзлек буенча туры килә торган сүзләрдән файдаланырга мөмкинлек бирми. Әйтик, төп мәгънәсе кайнар сүзенә туры килә торган горячий сүзенең мәгънә күләме кайнарның мәгънә күләме белән бертөрле түгел. Горячийның башка сүзләр белән бергә килү мөмкинлекләре дә кайнар сүзенең башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләреннән аерыла. Шунлыктан горячая вода сүзтезмәсендә бу сүз кайнар дип бирелсә, горячие аплодисменты да көчле кул чабулар дип тәрҗемә ителә. Монда, димәк, рус теленең горячий сүзе кайнар мәгънәсеннән һәм сүзлектә теркәлгән башка мәгънәләрдән тыш көчле мәгънәсен дә бирә һәм кул чабулар мәгънәсендәге сүз белән дә янәшә килә ала. Татар телендәге кайнар сүзе бу очракта көчле мәгънәсен бирми һәм кул чабулар белән табигый мәгънә бәйләнешенә керә алмый.

Русча-татарча сүзлекләрнең берсендә дә живой сүзенең эквивалентлары арасында чын сүзен очрата алмыйсың. Тәрҗемәдә исә мондый хәлне күрергә мөмкин: живые цветы сүзтезмәсе татарча тере чәчәкләр түгел, чын чәчәкләр. Бу мисалда да без живой һәм тере сүзләренең, бер яктан, мәгънә күләмнәре, икенче яктан, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләре төрле булуын күрәбез.

Жирные буквыны калын хәрефләр дип, глубокая благодарность зур рәхмәт, целая трагедия чын фаҗига, возрастать значением әһәмияте арту, тонкое делоны катлаулы эш дип тәрҗемә итү һәм башка йөзләгән мисаллар шуны ачык раслый: тәрҗемәдә еш кына оригиналның аерым сүзләренә тәңгәллек булып аларның сүзлекләрдә теркәлгән гадәти эквивалентларыннан ерак торган сүзләр хезмәт итә. Шулай булгач, тәрҗемә процессында бер телдәге сүзнең лексик һәм стилистик мәгънәсен икенче телгә бирү турында сөйләгәндә, гомумән, теге яки бу сүз, изоляцияләнгән сүз күздә тотылмый. Аерым сүзне тәрҗемә итү мәсьәләсе конкрет, тар һәм киң контекстка нигезләнеп хәл ителә. Тәрҗемәче тәрҗемә теленең сүзлек составыннан оригинал сүзләренә аеруча туры килерлек сүзләрне аларның үзара бәйләнешен, бөтен җөмләне яки тагын да зуррак контекстны күздә тотып сайлап ала. Тәрҗемә эшенең иҗадилыгы, тәрҗемәченең сүз сайлау осталыгы билгеле дәрәҗәдә менә шушы хәл белән бәйләнгән дә инде.

Русчадан татарчага тәрҗемә практикасындагы күп кенә хаталар нәкъ әнә шул лексик-семантик системалардагы милли үзенчәлекләрне исәпкә алып бетермәү аркасында килеп чыга. Еш кына тәрҗемәчеләр оригинал сүзләренең тәңгәллекләре буларак сүзлекләрдә теркәлгән, ягъни билгеле, гомумкабул ителгән эквивалентлар белән генә эш итәләр, оригинал мәгънәсен контекстка карап ачыкламыйлар, икенче телдә аны белдерерлек сүзне, аның башка сүзләр белән бәйләнешен исәпкә алып билгеләмиләр. Шуның аркасында тәрҗемә теле кайчак үзенчәлекле, кытыршы, ясалма булып чыга.

Бу уңайдан сүзгә-сүз яки механик тәрҗемә төшенчәсен ачыклап китү әһәмиятле. Сүзгә-сүз тәрҗемә, исеменнән күренгәнчә, оригиналны тәрҗемә теленә сүзгә-сүз күчереп бару белән генә билгеләнми. Монда бәла сүзгә-сүз тәрҗемә итүдә түгел, сүзләрне дөрес тәрҗемә итмәүдә. Тәрҗемәче бу очракта сүзлек составыннан оригинал мәгънәсен аеруча тулы бирерлек чара эзләп тормый, бәлки башына беренче килгән яки сүзлектә теркәлгән эквивалент белән генә эш итә. Әйтик, татар телендә глубокийның төп мәгънәсен тирән сүзе бирә, һәм ул аның эквиваленты буларак сүзлекләрдә дә теркәлгән. Механик рәвештә эшләүче тәрҗемәче глубокийның башка мәгънәләре дә булуы мөмкин һәм, аларны төгәл белдерү өчен, татар телендә тирән сүзеннән башкалары да кирәктер дип уйланып тормый, һәр очракта да шул бер сүз белән эш итә. Нәтиҗәдә елга, диңгез, кое, чокыр һ. б. гына түгел, кайгы да, шатлык та, ихтирам да, рәхмәт тә, канәгатьләнү дә, мәхәббәт тә, игътибар да һ. б. дистәләгән, йөзләгән төшенчәләр дә тирән булып чыгалар. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Чөнки татар телендә кайгы, шатлык, ихтирам, рәхмәт, мәхәббәт, игътибар кебек төшенчәләрнең югары дәрәҗәләре зур, олы, кечкенә, көчле, нык һ. б. шундый сүзләр белән белдерелә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3