Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 4.

Шрифт
Фон

Ананың бүген кәефе яхшы. Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт; зәгыйфь тәнендә, никадәр хәлсезләнгәнен сиздереп, ниндидер бер җылымса талгынлык йөри.

Рәхилә, кул эшен алып, тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе башлап сөйләшүдән тыела. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары, аяз күктә өзек-өзек аккан вак болытлар шикелле, акрын, сиздермичә, шәүләсез агалар.

Өй эчендә нурлы тынлык Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты.

Ниһаять, ана башлап дәште:

 Кызым!

 Нәрсә, әни?

 Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?

Рәхилә аз гына уйланды:

 Хәзер, әни Унында алган идек ике атна тулып узды.

Ана көрсенеп куйды:

 Озак нигә язмый икән?

 Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри.

Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Тәрәзәдән төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә аның җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлануы сизелә. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша.

Менә ул кызына текәлеп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:

 Кызым, сиңа сүзем бар.

 Тыңлыйм, әни

 Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.

 Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга, син терелерсең

 Юк, кызым Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.

 Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.

Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк, ул, җиңел генә көрсенеп:

 Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле, диде. Шулай да, кызым, исемә төшкәндә, кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.

 Тыңлыйм, әни.

Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өстеннән теленең очын йөртеп алды. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап сөйләргә кереште:

 Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең мәрхүм аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек Тәрбияләдек Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен, шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын

 Хәсән туган җанлы бала, әни Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.

 Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр эшли башлар

Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә каршысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга, ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшә һәм:

 Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем, дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде.

Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыру тынлыкка төренгән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. Һәм Рәхилә, Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде.

Бүген ул ни өчендер каршы чыкты.

Капкадан кереп өлгергән Маһирә, Рәхиләне күрү белән:

 Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән, дип, көр тавыш белән кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны, җитез генә алып, Рәхиләгә сузды.

Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңра ниндидер бер шомлы шикләнү белән, ашыгып, конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.

Рәхилә бик тизлек белән, хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде, кәгазьне укырга кереште:

«нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә»

Рәхилә кәгазьне ахырына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм, кинәт кенә борылып, өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм, артыннан кычкырып:

 Рәхилә апа, бәй, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? диде.

Рәхилә китеп барышлый, гүя Маһирәгә түгел, һавага ташлагандай, бары:

 Әйе, дип кенә куйды.

Ул кемнәндер кача кебек иде. Маһирәнең: «Йә, нәрсәләр язган соң, тукта әле?» диюеннән котылыр өчен, тиз генә өйалдына кереп югалды. Инде өй ишегенең тоткасына тотынгач, ул ирексездән туктады. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр, газаплы иде, әйтерсең ул хәзер менә баштүбән тирән бер бушлыкка егылырга тиеш. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы «керергә кирәк» дигән карардан түгел, ә үзлегеннән ишекне ачты. Өйгә керүгә, ул, ананың карашы белән очрашмас өчен туп-туры алдына карап, тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:

 Кем бар иде анда? дип сорады.

 Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.

Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде ул һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас. Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шулкадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ана исә, хуҗа булып:

 Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең, диде.

Рәхилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кеше сыман тоя, йөрәге аша өшү, калтырау йөри, һәм ана, бер дикъкать белән караса, бөтенесен аңлар төсле Чыннан да, Рәхилә баскан урыныннан кузгалырга курка, ул үз хәлен аңларга көчәнә, каядыр югалган уйлау куәтен табарга тырыша. Бәхетсезлек үзенең бөтен мәрхәмәтсез чынлыгы белән аның аңына барып җитмәгән кебек Ул иң гади сорауларга җавап биреп маташа: «Хәсән үлгәнме?» «Әйе, үлгән». «Хәсән инде кайтмасмы?» «Юк, кайтмас». «Чынмы бу?.. Чынмы бу?..»

Сүзе бүленгән ана:

 Кызым, син мине тыңлыйсыңмы? ди. Бәлкем, бу аның икенче дәшүедер.

Рәхилә күзләрен йома:

 Әйе, әни

 Менә, кызым Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерләрем бик таркау шул Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр Эшкә керер Укуын бетергәннән соң, аның беренче башлап эшләве генә бит әле Яшь, тәҗрибәсез Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас Кешенең төрлесе яхшысы, яманы була Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк, эшендә гадел була күрсен

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3