Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 35.

Шрифт
Фон

Конечно, мин сине онытмам, ну, мин хәзер бүтәнне яратам. Кем икәнен әйтмим, кайткач, үзең күрерсең. Менә шул. Барысы өчен дә рәхмәт. Минем сиңа шактый бирәчәгем бар шикелле, но анысын акрынлап түләрмен.

Да, тагын сиңа шуны әйтеп куям: без кайткач, кара аны, миңа бәйләнеп, бузить итеп йөрмә, яме!

Ну, пока, исән бул! Сиңа бәхет телим.

Сәлам белән, Пётр К.»

«Бузить итмә» дигән сүзнең астына Тамара Сергеевна үз кулы белән өч тапкыр сызып куйган.

Йә, ничек, абзыкаем? Лач итеп төкердеме хам күпме яхшылык күрсәткән хатынның нәкъ бәгыренә? Качу түгел, беренче очраган ботакка асылынырсың!

Шул кичне без, совхозның җитәкчерәк кешеләре, директор бүлмәсенә җыелдык. Барыбыз да бик борчылышкан идек, ачулы идек. Ләкин, мәет чыккан өйдәге шикелле, сүз таба алмыйча утырдык. Ни әйтәсең? Әлбәттә, эш ташлап качу һич тә ярамый, закон белән дә тыела ул, әмма бу очракта беребез дә Тамара Сергеевнаны гаепләргә җөрьәт итә алмадык. Хәтта директор да шактый коры һәм кырыс кеше нинди дә булса чара күрү турында авызын ачмады; тик ул әледән-әле: «Ах, бу хатыннар, хатыннар», дип үрсәләнде, бер-ике тапкыр авыз эченнән генә сүгенеп тә куйды, аннан, ант иткәндәй йодрыгын төйнәп, Петя Котовны, кайту белән бер көн тотмыйча, совхоздан куарга сүз бирде.

Менә шулай китте бездән Тамара Сергеевна. Әйтерсең төште дә югалды Шунысы гыйбрәтле тагын: бу вакыйгадан соң кешеләр ничектер бер уңайсызлану хис иткән кебек булдылар, әйтерсең ялгыз хатынның язгы төндә каядыр китеп югалуы аларның «каты йоклаулары» аркасында гына килеп чыкты Аннан акрынлап барысы да онытылды, тик менә сезнең кебек кызыксынып сорашучы очраган чакта гына искә төшереп сөйли торган бер вакыйга булып калды.

Николай Михайлович сүзеннән туктады, һәм без караңгы иңгән бүлмәдә озак кына тын калып утырдык. Була шундый вакыйгалар, алар күңелдә күп кенә уйлар тудырсалар да, ни өчендер төпченеп сорашасы килү теләген кузгатмыйлар. Вакыйга бик ачык булганга күрә генә түгел, ә акылга зур йөк булып төшкәнгә күрә шулайдыр инде ул Ләкин бер сорау күңелне һаман тырнап тора: «Тамара Сергеевна табылдымы, кайда ул?»

 Әйе, табылды, диде Николай Михайлович, кулына яңа папирос алып. Без башта аны туган-үскән якларына китеп бармадымы икән дип уйлаган идек. Ләкин хәбәр ерак Себердән килде. Ул Иркутск өлкәсендәге зур бер җәнлекләр совхозына барып урнаша һәм яңадан зоотехник булып эшли башлый. Яхшы специалист бит ул Былтыр Ленинградтагы халыкара аукционда аның үстергән төлкеләре югары бәя алдылар.

Мин тагын нидер сорамакчы булган идем дә дәшмәдем. Әйткәнемчә, кеше язмышы турында кайчак эчтән генә уйлану яхшы.

1957

МАЙБӘДӘР КАРЧЫКНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Соңгы вакытларда туган көнне бәйрәм итү бик ешаеп китте әле. Зәйни иптәшнең чынлап торып шуңа эче поша башлады. Йә берәр начальник: «Мин тудым!» дип, йә берәр дус: «Хатыным туды!» дип, кәефең-хәлең белән хисаплашмыйча, тоталар да өстеңә авыр бер мәҗбүрият йөклиләр. Бик әйбәт, тугансыз икән, яши бирегез! Дөнья киң, эш җитәрлек! Әмма ни өчен ул һәркемнең тууына гадәттән тыш бер вакыйга итеп карарга, шуңа шаккатарга, җитмәсә: «Ярый тугансың әле, син тумасаң без нишләр идек», дип, кесәсеннән акча чыгарырга тиеш? Аннары шул бәйрәмнән соң ике-өч көн шешенеп, маемлап, сода эчеп, эч уып йөрергә туры килә. Яшь чагы түгел бит инде аның. Юк, тәмам туйды Зәйни иптәш бу майлы каз мәҗлесләреннән Җитәр! Берәү дә аңардан сорап дөньяга килмәгән, җәзасын ул күтәрергә тиеш түгел, бигайбә!

Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тагын бер «туган көн» аяк астыннан килеп чыкты. Ниндие диген! Һичбер котылып булмый торганы! Һарун Хәйрулловичның анасы Майбәдәр карчыкка җитмеш яшь тула икән. Ә Һарун Хәйруллович ул Гайнүш ханымның начальнигы. Ә Гайнүш ханым Зәйни иптәшнең гаять тә уңган, гаять тә булган хатыны. Менә бит ул ничек бер-берсенә ялганып китә!

Дөрес, Зәйни иптәш җилкәсен кашыбрак:

 Гайнүш, кадерлем, әллә бу юлы теге ни казага калдырабызмы? Карчык яшен яшәгән инде дия башлаган иде дә, Гайнүш ханым, күзләрен түгәрәкләндереп, аның сүзен бүлде:

 Ни сөйлисең син? Майбәдәр абыстай Һарун Хәйрулловичның анасы ич, анасы! Неужели шуны да аңламыйсың?

 Аны гына аңлыйм инде мин, диде Зәйни иптәш, чыраен сытып. Тик шулай да бик күпкә китте бит. Әллә карчыкка, тагын бер җитмеш ел гомер теләп, телеграм гына бирәбезме?

 Илаһи, бу чаклы да туң күчән булырсың икән! Берәү шундый зур башы белән сине кеше рәтеннән чакыра, ә син, мокыт, җилкәңне җыерып, кашынып торасың! Менә нинди бүләк алабыз, шул турыда уйлаш син миңа, башың бераз эшләсә! Һарун Хәйрулловичның анасына ич!

Зәйни иптәш:

 Ишеттек, белдек! диде дә кулын гына селтәде. Йә тагын әллә ниләр ишетерсең. Әйдә инде, беткән баш беткән!

Ә Гайнүш, Зәйнүшенең авызын шулай ансат кына томалап, гаять зур дәрт белән Майбәдәр карчыкның туган көненә әзерләнә башлады. Бу әзерлекнең үзәгендә иң элек бүләк табу мәсьәләсе тора иде, әлбәттә. Бик нечкә эш ул бүләк табу! Озак баш ватты Гайнүш бу хакта. Иске сандык актаргандай, бик күп нәрсәләрне хәтереннән кичерде. Кечкенә йөгерек күзләре Зәйнинең бөрешкән кыяфәтенә очрап туктаган чагында, һаман аңардан сорый торды:

 Йә, ни уйлыйсың?

 Нәрсә хакында?

 Бүләккә ни илтәбез, дим, миңгерәү!

Зәйни, башына сугуны көткәндәй, тагы да бөрешә төшеп, мыгырданып кына, бер үк җавапны бирде:

 Белмим шул

Аның бу бүләк мәсьәләсенә һич тә тыгыласы килми иде, ахырдан каһәре буласын бик яхшы белеп тора. Дөрес, «белмим шул» өчен дә аңа характеристиканың һәртөрлесен ишетергә туры килде, ләкин аның каравы мәҗлес үткәч җаны тыныч булачак. Ә тыгылса, Гайнүше: «Кешеләр әнә ни китергәннәр, ә син, саран тәре, нәрсә алдырдың!» дип, икенче берәүнең туган көненә чаклы, һичшиксез, колак итен чәйнәячәк.

Ниһаять, барасы көнне Гайнүш аңа катгый рәвештә белдерде:

 Самавыр илтәбез!

Зәйни, никадәр битараф калырга тырышмасын, шулай да әйтмичә булдыра алмады:

 Ни өчен самавыр? Майбәдәр карчык, кияү куенына кереп, яңа тормыш башларга җыенмыйдыр ич!

Ах, ник әйтте ул моны! Ахмак шул, ахмак! Олаеп чәчләре коелгач та ишетәселәре бар икән әле!

 Оятсыз, диде Гайнүш яшь көнчелек зәһәрлеге белән. Намазлык өстендә утырган карчык турында шулай әйтергә ничек телең әйләнә? Күңелеңдә гел бозыклык! Бар белгәнең

 Туктале, Гайнүш! диде Зәйни, ялварып. Әллә кая чалулап алып китмә әле син! Самавыр кебек нәрсәне кияүгә чыгучы кызга гына илтәләр түгелме соң?

 Кызга гына димәгән, карчыкка да бик әйбәт сыя ул. Чәй эчкән саен, догасын укып, безне искә алыр. Аннары шуны белеп тор син, сантый: карчыкның туган көнен бүләк җыяр өчен үткәрәләр ич!

Зәйни, ертык гармун шикелле, озын гына бер уфлап куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

Шулай «җылы гына» сөйләшеп алганнан соң, Гайнүш гадәтенчә ялгызы гына магазиннарга чыгып китте Шактый озак йөреп, бу, ниһаять, бик әйбәтләп төреп бәйләгән бүрәнә башы сыман нәрсә күтәреп кайтып керде. Ә кичен, таксига утырып, болар «туган көн» мәҗлесенә киттеләр.

Кунаклар күп иде, ашау-эчү гаять мул иде. «Юбиляр»ны түр почмакка кертеп утыртканнар. Алдына чәй ясап куйганнар, өлеш тәлинкәсе белән чәкчәген, бәлешен, балын куйганнар. Ак батист яулыгын ияк астыннан китереп бәйләгән бәләкәй генә йөзле карчык, «әйдә, кыланыгыз инде» дигән битараф бер чырай белән, ашыкмыйча гына чәен эчә, алдына коелган валчыкларны чүпләп-чүпләп каба. Ә мәҗлес хуҗасы, ягъни карчыкның улы, закуска әзерләгән чакта ук капкалый торгач, чөгендердәй кызарып өлгергән Һарун Хәйруллович, өстәлнең түр башында чын юбиляр сыман киерелә биреп утыра. Рюмкаларны да күбрәк аның хөрмәтенә күтәрәләр; янәсе, нинди шәп кеше ул, Һарун Хәйруллович, хатыны белән үзенекен генә түгел, менә әнисенең дә туган көнен бәйрәм итә. Хәтта бер «нечкәреп» өлгергән кунак, аягүрә басып, өстәл аша карчыктан кычкырып сорады:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3