Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 36.

Шрифт
Фон

 Майбәдәр абыстай, җаным, ничек таптыгыз, ә?

 Как тоес ничек таптыгыз? диде кунакларның икенчесе, бик гаҗәпләнеп.

 Һарун абый кебек кешене, дим.

 Таптык инде, диде карчык, үзалдына көрсенеп кенә. Һарун ишеләрне тугызны таптык, тик гомерләре генә булмады.

 Ай-һай-һай! Ишеттегезме, хатыннар? Вәт кемнән үрнәк алырга кирәк.

Моңа каршы бер ханым кырын торыбрак эре генә:

 Ул заманда хатыннарның бүтән эше булганмыни! дип куйды.

 Ул заманда да эшсез тормадык, диде карчык тыныч кына. Бәбидән котылгач та, торып, йә басуына, йә ындырына китә идек Назланып ятулар безгә насыйп булмады инде ул!

Ирләр берьюлы шаулашып алдылар:

 Вәт нинди чаклар булган! Ә хәзер сезгә дүрт ай ял бирәләр.

 Шуңа күрә бердән артыкны тапмыйлар да.

 Совет кына аздырып бетерде үзләрен, диде Зәйни үзалдына акрын гына; бу шау-шуда берәү дә ишетмәс дип ышанган иде ул, әмма, каһәр генә суксын, Гайнүше ишетеп калды лабаса! Шундый итеп карады Гайнүш бу бичарага, Зәйнинең хәтта бавырына энә барып утыргандай булды. Ну, эләгәчәк инде аңа! Ярамаган сүз, теркәп куярлык сүз әйттең дип очып куначак инде! Тирән хәсрәткә төшеп: «Ахрысы, нык кына салырга кирәк булыр, аннары өстемә менеп биесә дә сизмәм әле», дип уйлап куйды ул эченнән генә.

Шул арада кунаклар, «юбиляр»ны мактый торгач, кызып китеп, алып килгән бүләкләрен дә карчык алдына чыгарып сала башладылар.

Гайнүш башта кемнәрнең нәрсә китергәнен күзәтеп кенә торды. «Алай әллә ни юк икән, гел чүпрәк тә чапрак», дип, эченнән кинәнде ул һәм иң ахырдан гына бөтенесен үзенең бүләге белән шаккатырмакчы булды, һәм, дөресен әйтергә кирәк, шаккатырды да!..

Менә барысы да бүләкләрен биреп бетергәч, ул алгы яктан түбәсенә пыжик бүрек кидергән ак самавырны җиңел генә күтәреп керде дә, бик тантаналы итеп:

 Майбәдәр абыстай, улыгызга, киленегезгә, шулай ук сезнең үзегезгә дә озын гомер теләп, шушы бүләкне тапшырырга рөхсәт итегез! диде һәм шап иттереп карчыкның алдына куйды.

Кунакларның күзләре тоз булды. Аларның берсе дә ике бүләк алып килүне уйлый белмәгән иде. Хәтта Зәйни иптәш өчен дә бу начальник башына чамалап алынган бүрек һич көтелмәгән «сюрприз» булып чыкты. Хәйран калу һәм көнчелек икесе берьюлы кунакларның телләреннән ычкынды:

 Ну, бу Гайнүш ханым!

 Оригинально!

 Гаҗәп инде!

Тик урыныннан кузгалмыйча ялгызы утырып калган Зәйни генә теш арасыннан: «Зобани!» дип, бер төкереп куйды.

Тагын рюмкалар, стопкалар күтәрелде. Кемдер «Зөһрә матур, Таһир батыр»ны җырлап җибәрде. Шул шау-шу эчендә Һарун Хәйруллович Гайнүшкә, артыннан якынаеп, колагына пышылдап кына: «Май кап! Премия булыр!» диде. Әллә хуҗаның кайнар сулышы колагын кытыкландырды, әллә сүзләре чыннан да күңеленә май булып ятты, Гайнүш, башын чөеп, яман шаркылдап көләргә тотынды.

Әмма шәп узды да соң Майбәдәр карчыкның «туган көне»! Тик «юбиляр» үзе генә озак утыра алмады, бер җай табып, мыштым гына өстәл артыннан чыкты да каядыр үз оясына кереп сеңде. Берәү дә аның «югалуы»н сизмәде.

1958

ТУГАН ТУФРАК

I

Клараның бабасы, мәрхүм, аңа еш кына: «Клара бәбкәм, безнең Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!» дип әйтә торган иде. Бабасының бу сүзләренә каршы Клара ни әйтергә белмичә уңайсызланып кала торган иде. Әллә кайдагы ул «туган туфрак» дигән нәрсә аңа билгесез, ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый иде. Гомумән, Клара, чын шәһәр кызы булганлыктан, авыл җирен өнәп бетерми иде. Нәрсә ул авыл? Азрак күрергә туры килде аңа мактаулы авыл җирен. Салкын, пычрак көзләрдә барып, бәрәңге казып йөрде. Чыланды, күшекте, тыгыз өйләрдә тараканнардан җирәнә-җирәнә кунып ятты, өс-башы тузып, үзе керләнеп бетте һәм бөтен кайгысы тизрәк шул «бәрәңге базы»ннан котылу турында гына булды. Бернинди кызык та, матурлык та тапмады ул анда.

Ничек кенә булмасын, бабасының «туган туфрак» дигәнен Клара ихтыярсыздан элек үзе барып йөргән әнә шул Питрәчнең көл балчыклы бәрәңге җирләре белән бертөслерәк итеп күрә иде. Шунлыктан ул авыру картның: «Кызым, кайтып бер күрер идең», дигән сүзләрен һаман колагы төбеннән үткәрә килде.

Ә бабасы үзенең Каракошын, шунда үткәргән гомерен еш кына сагынып исенә төшерә торган иде. Бала чагын, егет вакытларын, каз өмәләрен, туйларын, җыеннарын, ярминкәләрен барысын да кызык итеп, тәмле итеп, көрсенеп һәм юксынып сөйләп утырырга ярата торган иде. Клара, карт кешенең хәтере өчен генә аны тыңлаштырса да, барыбер үзенчә уйлый иде. «Боже мой, ди иде ул эченнән генә, хәзерге авылның коты юк, ә иске авыл нинди булгандыр инде ул?..» Аның укып белүе буенча, иске авылның бер яме дә, бер кызыгы да булмаган. Иске авылда бары хәерчелек, караңгылык, наданлык, вәхшилек кенә булган. Байлар ярлыларны изгәннәр, крестьяннар гел ач утырганнар. Йә, моның нәрсәсен сагынасың? Дөрес, аның бабасы, сөйләвенә караганда, таза гына тормышлы булган (Клара исәбенчә, середняк булырга тиеш), аты булган, сыеры булган, иген иккән. Әмма шулай да хәзерге вакытта иске авылны сагынып утыру һич килешә торган эш түгел инде. Политик артталык, наданлык бу Кайчакта Клара, артык түзә алмыйча, бабасының сүзен дә бүлә иде: «Куй инде, бабакай, мактама инде син иске авылны. Йә, сезнең шул Каракошыгызда элек мәктәп булганмы, клуб, радио, электр булганмы?»

Юк, аларның берсе дә булмаган. Хәер, мәчет катында кечкенә мәдрәсә булган, әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. Хәтта бабасы малай чагында керосин лампасы да булмаган. Чыра яндырганнар. Бабасы әйтә, кышкы кичләрдә, бөтен өй эче кул эше белән утырганда, миңа шәмдәлгә кыстырган чыраларның күмерен сулы ләгәнгә өзеп төшерергә кушалар иде, ди. Махсус кыскычы була торган иде, шуның белән бик тырышып чыра башын өзеп утыра идем, ди Менә сиңа иске авыл!

Әмма шуңа да карамастан бабасы үзенең Каракошын һаман сагына иде. Әледән-әле Кларага әйтә торган иде: «Кайтып күр, кызым, гомер иткән нигезебез шунда, ерак бабаларыңның каберләре шунда, сиңа якын түгелмени алар?» ди иде. Аннары Каракошның яланнары, таулары матур, имеш, халкы бик әйбәт, кунакчыл, имеш, гомумән, ягы белән үк бөтенләй башка: хозур, ямьле, җанга ягымлы, имеш.

Ә менә Клараның әтисе, шул авылда туып үскән булса да, Каракошны сагынып бер дә телгә алмый иде. Бәлкем, эченнән генә сагынгандыр, ләкин тыштан бервакытта да күрсәтми иде. Әтисе аның алдынгы кеше шул, капитализм чорындагы авылны сагынып, мактап сөйләүнең килешмәгәнлеген бик яхшы белә ул.

Инде менә үткән көз Клараның бабасы каты авырудан соң үлеп тә китте. Сиксән елдан артык дәвам иткән гомер өзелде. Барысын да сагыну-юксынуларын да, җыр-әкиятләрен дә бабай үзе белән бергә кабергә алып китте.

Хәзер инде гаиләдә Каракошны телгә алучы да юк, «туган туфрак» дигән сүз үзе үк бөтенләй онытылырга тиеш иде. Ләкин, ни гаҗәптер, Клара, бабасы үлгәннән соң, аның әйткән сүзләрен исенә төшергәли башлады. Каракош та әледән-әле күңеленә килгәли торды. «Бабакаемның гомер иткән җире, безнең «туган туфрагыбыз», миңа ул кайтып күрергә кушып калдырды бит», дип уйлана торган булды.

Ахырда, эчке бер тынычсызлану белән уйланып йөри торгач, Кларада бабасының туган авылын кайтып күрү теләге туды. Ничектер менә бабасы алдында бурычлы кебек ул, әгәр аның васыятен үтәмәсә, җаны бервакытта да тынычланмас шикелле Мөмкинчелеге бар, әтисенең хәле иркен, аның теләгенә каршы төшмиләр шулай булгач, эш нидә? Бер елдан ул институтны бетерергә тиеш, аннары инде үзең теләгән җиргә барып йөрүләр авыр булачак.

Клара әнә шулай уйлады һәм, җәйге каникул вакытында тиз генә җыенып, ерак Каракошка китеп тә барды.

II

Клара туры Каракошның үзенә түгел, ә Каракоштан күчеп утырган Зиреклебаш авылына кайтырга тиеш иде. Чөнки аларның кайтып төшәрлек бердәнбер якын кардәшләре Зиреклебашта тора иде. Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3