Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 34.

Шрифт
Фон

Шулай, дус кеше! Ләкин, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр бары тышкы яктан гына иде шул. Ходай егеткә күктән көткән бәхетне җирдән табып бирде. Инде аңа шул бәхетенә ике куллап ябышырга, Ходаем, кире ала күрмә, дип ялварып кына торырга кирәк иде; Тамара Сергеевна кебек кешене бит ул, көндез чыра яндырып эзләсә дә, яңадан табачак түгел! Ләкин Петя, дурак, өстенә ауган бу бәхетнең әһәмиятен дә аңламый, кадерен дә белми иде булса кирәк. Чөнки ул үзенең характеры белән дә, гадәтләре белән дә һич үзгәрмәде диярлек. Элеккечә ваемсыз, мәнсез ул; аның өчен үгез үлсә ит, арба ватылса утын, һаман шул «әйдә, ярар!» дигән принцип белән селкенеп йөрүче кеше булып кала бирде. Тамара Сергеевна белән кушылуына ул чираттагы «җиңү» һәм вакытлы бер эш итеп карады. Гәрчә шундый дәрәҗәле, матур, интеллигент хатынның аны тиң итүенә борынын күтәрсә дә, бу бары: «Күрдегезме, мин кемне эләктердем», дип мактанудан гына гыйбарәт иде. Шуңа күрә бичара хатынга тиешле хөрмәт тә юк, аның кем икәнен аңлау да юк, аның яхшы исемен, абруен сакларга тырышу да юк. Ул гынамы әле!

Менә Петя иртәнчәк мастерскойга килә. Сүлпән генә эшкә тотына, йокысы калгандай киерелә-сузыла, әледән-әле яңак сөякләре шытырдаганчы исни Беләсез инде, мондый чакта яшьләрдән кайберәүләр (Петяның үз ишләре) шаяртырга яраталар, бер дә тарсынмыйча, «ничегрәк соң?», «алайракмы, болайракмы?» дигән төсле, күңелдән уйларга да оят сораулар бирәләр. Ә Петя нишли шул чакта? Берәү булса, кызыксынучыларның авызларын мәңге ачылмаслык итеп томалар иде, ә ул, ишәк, тегеләрнең әйткәннәрен раслагандай, мәгънәле төче итеп елмая, бик туры китереп әйткәнне ишетсә, «черти-и!» дигән булып башын гына чайкап куя Бөтен бәла шунда, минемчә, Петя Котов, гомумән, интим мөнәсәбәтнең никадәр изге-яшерен булырга тиешлеген, якын кешеңнең намусын, чисталыгын саклау белән бәйләнгән булуын аңлаудан ерак тора иде. Һәм аның әнә шулай үз ишләренең пычрак шаяртуларына кинәнүен күргәннән соң, Тамара Сергеевна очрый калса, аңа каравы әллә ничек авыр да, уңайсыз да булып китә иде. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта аңа ачу да килә иде. Ихтыярсыздан әлеге гайбәтчеләр сүзе күңелгә килмичә калмый иде.

Ә Тамара Сергеевна горур хатын, һаман элеккечә башын текә тотып, иренен кысып йөри бирә. Гүя беркемдә, бернәрсәдә эше юк, бары фермасын да өен, кара төлкеләрен дә Петясын гына белә. Хәтта, мин әйтер идем, аның горурлыгы соңгы вакытларда көчәя төште, әйтерсең горурлык аның өчен һәртөрле начар сүз, яман карашлардан саклый торган бердәнбер калкан иде Әмма шулай да бу акыллы хатынның җаны тыныч булмаска тиеш иде. Ул әллә егетнең ни уйлап масаюын, аңа, үзеннән сигез яшькә олы хатынга, ничегрәк каравын, ниһаять, аның иң кадерле, иң яшерен хисләрен ятларга фаш итүен сизмәгәндер дисезме? Юк, сизгәндер, Петя аның өчен табышмак түгел ич! Һәм горур ханымга вакыт-вакыт бик хурланырга да, әрнеп сыкранырга да туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин ниләр генә кичермәсен, бөтенесен дә ул, бердән, үзенең әнә шул горурлыгы, икенчедән, яшерен өмете белән җиңәргә тырышты булса кирәк Әйе, бик гаҗәп иде болар барысы да безнең өчен, әмма вакыйга үзе ахырда бу сәер төенне чишеп бирде безгә!

Сүз бит Тамара Сергеевнаның ни өчен бездән китүе турында башланган иде. Тыңлагыз, бу аяныч вакыйганың соңы бик гыйбрәтле.

Шул елның көзендә (ә алар, Тамара белән Петя, җәй башында кушылганнар иде) бер механикны Ленинградка алты айлык курсларга җибәрергә кушып, безгә главкадан язу килгән иде. Менә шул хәбәрне ишеткәч тә, Тамара Сергеевна тиз үк директорга килеп җитте. Ул бик үтенеп директордан курска Пётр Котовны җибәрүен сорый башлады. Директор коры гына «карарбыз» дию белән чикләнгәч, ул парткомга да кереп сөйләште. Аңардан: «Ни өчен ул хәтле Петяны җибәрәсегез килә?» дип сорагач, Тамара Сергеевна, мескен, хәтта уңайсызланып та калды. Асыл теләген әйтергә кыймыйча, шунлыктан дулкынланып, ул Петяның яхшы слесарь, әйбәт кеше булуын, тик аңа уку җитмәвен исбат итәргә кереште. Хәер, ни өчен дип сорау урынсыз да иде, болай да хатынның теләген аңларга мөмкин иде. Әгәр курс бүтән бер шәһәрдә булса, ул, бәлкем, бу кадәр ялварып сорамаган да булыр иде. Ләкин Ленинград бит аның туып үскән шәһәре! Йә, ничек ул үзенең Петясын шунда җибәреп, укытып-йөртеп кайтарырга теләмәсен, ди?

Әлбәттә, совхоз җитәкчеләре каршында Петя Котов курска җибәрер өчен бик үк лаеклы кандидатлардан түгел иде. Аңардан куда шәбрәк егетләр бар иде. Ләкин Тамара Сергеевнага хөрмәт йөзеннән, аның телдән әйтә алмаган изге теләген аңлап дигәндәй, Котовны курска җибәрергә булдылар.

Китәр көннәр якынлашкач, Петя мастерскойдагы иптәшләре алдында болай дип мактана икән: «Беләсезме, егетләр, минем Тамара миңа целый список төзеп бирде: менә, имеш, син, дустым, шуларның барысын да күреп кайтырга тиешсең. Эрмитаж, Смольный, Петергоф, Зимний, тагын әллә нинди дворецлар, әллә нинди музейлар барысын да тезгән. Ә театрларны әйткән дә юк В общем, агартырга уйлый мине Тамарочка» Бу юлы егетләр сүзне уенга бормыйлар, киресенчә, вәт шундый хатының булса иде, дип сокланалар, син, тиле, Тамара Сергеевнаның кадерен бел, диләр; тик арадан берсе генә, шаяртып: «Ә рестораннарны күрсәткәнме?» дип сорап куя. Петя, гәрчә чәйханә буфетыннан юньлерәк җирне күрмәгән булса да, эре генә җавап бирә: «Аларын мин үзем дә табам»

Ниһаять, безнең асыл егетебез, яңа пальто, фетр эшләпә киеп, Ленинградка китеп бара Хәерле юл!

Көннәр, атналар узалар, совхозда җәнлекләр үрчиләр, Петя берәүнең дә төшенә кереп борчымый. Бердәнбер борчылып торучы һәм сагынып көтүче мескен Тамара Сергеевна. Башта егеттән кешегә күрсәтмәслек кыска-кыска гына кайнар «мәхәббәт» хатлары килә, аннан сирәгәя бара, ахырга таба онытылганда бер генә килә башлый. Хатларында «мәхәббәт» акрынлап сүрелә, аның каравы акча теләнү көчәя. Тамара Сергеевна, билгеле инде, акчасын да җибәреп тора, соңгы көнгәчә озын-озын хатларын да язып тора.

Ләкин ул, Петя киткәннән бирле, ни өчендер гел боек йөрде, әлеге нидер буласын көткән киеренке җитдилек аның йөзеннән бер дә китмәде. Гомумән, мин аның, Петя белән бәйләнгәч, җәелеп бер, хәсрәтсез дигәндәй, елмайган чагын күрмәдем.

Менә берзаман Петя Котовның кайтыр көннәре дә килеп җитте, һәм шул чакта бөтен совхоз халкын таңга калдырган гадәттән тыш вакыйга булды: язгы төннәрнең берендә Тамара Сергеевна совхоздан югала. Бу ни хәл бу? Икенче көнне Тамара Сергеевнаның күршесендә торучы хатын совхоз директорына бер конверт китереп тапшыра. Конверттан записка һәм бер кечкенә хат чыга. Записка Тамара Сергеевнадан булып, анда түбәндәге сүзләр язылган:

«Хөрмәтле Иван Петрович!

Мин совхозны ташлап китәргә мәҗбүрмен. Сәбәбен шушы записка белән бергә салган хаттан аңларсыз. Әлбәттә, минем болай «качып» китүем ярый торган эш түгел, мин моны беләм, ләкин аңлагыз, бүтән чарам юк минем Әгәр бер генә көнгә калсам да, сез барыгыз да мине юатып, үгетләп, кыстап биредә калырга, шулай итеп, хурлыгым белән килешергә мәҗбүр итәр идегез. Мин моны булдыра алмыйм Берничә көннән ул кайтырга тиеш Шуңа күрә артык бер көн дә тормыйча китәргә булдым. Аңлагыз мине, кичерегез

Мине эзләмәгез, яңа җиргә урнашкач, үзем хәбәр итәрмен.

Хушыгыз!

Тирән хөрмәт белән, Т. С.»

Ә кечкенә хат Петя Котовтан. Ул менә нәрсә яза:

«Исәнме, Тамара!

Син мине бик көтәсеңдер инде, сагынгансыңдыр инде бик. Конечно, аңлыйм мин моны Үземнең дә теге, ни, понимаешь, бик күрәсем килә. Ну вот нәрсә, Тамара, син ачуланма миңа Мин ялгыз кайтмыйм бит, то есть, өйләнеп кайтам Яраттым бит бер җирән шайтанны!.. Конечно, моны белү сиңа авыр булыр, ну, ничего, дөньяда ир бетмәс. Без бит синең белән болай, шаярып кына дигәндәй тордык, ә миңа чынлап өйләнергә вакыт. Так что, син ачуланма и безнең араны өзелгәнгә сана.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3