Еники Амирхан - Әсәрләр. 1 том стр 33.

Шрифт
Фон

Иптәшләре арасында Петя бозык яки начар холыклы егетләрдән саналмый иде. Әтәчләнеп, кешеләргә бәйләнеп йөрми, юктан да тавыш куптарырга тормый, йодрыгы белән масаймый, теле белән мактанмый, кыскасы, тупаслыкны егетлеккә санап, скандаллар герое булып йөрүчеләрдән түгел иде. Ул хәтта аз сүгенә дә иде (ә бу әшәкелек бер категория яшьләр арасында шактый таралган чир бит), бик ачуы килгән чакта гына, дүрть- юллык шигырь әйткәндәй, рифмалап сүгенеп җибәрә торган иде. Эчү белән дә артык мавыга иде дип әйтеп булмый аны, тик получка вакытларында гына салгалый иде. Бусы инде традициягә хөрмәт. Слесарь булсын да, получкада эчмәсен, имеш!

Егетнең максаты нәрсә, нинди интереслар белән яши ул әйтүе читен. Нәрсәгә булса да омтылышын ул бервакытта да сиздермәде. Гомумән, аз сүзле егет иде ул, акылын эшләтергә яратмый иде шикелле, карасу шома йөзендә берни юк дияр идем, тик кеше әйткән пустяк сүзгә дә көлеп җибәрергә әзер тору гына бар. Сез тагын аны томана, мокыт нәрсә икән дип уйлый күрмәгез, һич алай түгел. Киресенчә, егеттә мин-минлек тә Аллага шөкер, кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә, кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә), ә инде берәрсе аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба, йодрыгын да иснәтә белә. Так что, бу юаш икән дип, бармагыңны авызына тыга күрмә!.. Ләкин характеры белән ваемсыз, пошыну белмәс, нибарына канәгать булып яшәүче бер кеше иде ул. Андый кешенең тормыштагы кагыйдәсе: «Әйдә, ярар!»

Әмма ул төскә-башка бик чибәр егет иде. Урта буйлы, бик төз, җыйнак тыгыз гәүдәле, көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таштай мускуллары буын-буын калкып тора. Кашлары куе кара, керфекләре озын, борыны туры, ияк очы чокырлы, ә тешләре үлчәп эшләнгәндәй тип-тигез дә ап-ак Ялкау гына атлап йөри ул, гүя көче-куәте тамырларына кургашын булып таралган.

Менә шундый егет иде безнең Петя Котов. Һәм шушы егет белән хөрмәтле Тамара Сергеевнабыз ачыктан-ачык тора башлады. Чыннан да, хәйран калдырырлык һәм уйландырырлык хәл бит бу!

Сезне, бәлкем, ничек итеп алар табышканнар да кушылып киткәннәр дигән сорау борчый торгандыр. Бу кадәресе безнең шартларда читен эш түгел. Мондагы халык барысы да бер җиргә тупланган, барысы да бер хуҗалыкта эшлиләр, хәтта таптап йөргән сукмаклары да бер үк Шулай булгач, Тамара Сергеевна белән Петяның күптән бер-берсен күреп йөрүләре бик табигый. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене-моны төзәтергә барып йөри иде, ихтимал, шул чакларда карап торырга болай зарарсыз, тыйнак кына күренгән аз сүзле чибәр егет яшь ханымның күңелен җилсетеп куйгандыр. Шуның өстенә мастерскойда эшләүче егетләрнең тулай йорты Тамара Сергеевна торган өйнең күршесендә генә иде. Бу да әледән-әле бер-берсенең күзенә чагылырга бер сәбәп. Аннары, ничектер юллары туры килеп, берничә тапкыр төнлә клубтан да бергә кайталар, һәм, ниһаять, егет, үз инициативасы беләнме, әллә чакыру буенчамы, Тамара Сергеевнаның өенә дә керә. Бер керә, ике керә һәм, озак та үтми, шунда торып та кала. Күп кирәкмени, итәгеңә утлы күмер төшсә кабынып китәргә Сез аңлагыз, күпме еллар ир назы күрмичә яшәгән хатынның хәлен! Йә, аның, дым эчкән туфрак шикелле, сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени?

Билгеле, күпләр, аеруча хатын-кызлар, Тамара Сергеевнаның бу эшенә бары бер яктан гына карадылар: янәсе, аңа яшь, таза ир кирәк булган, һәм китте шушы хакта селәгәй агызып гайбәт чәйнәү Белмим, хатыннар, бәлкем, мәсьәләнең бу ягын нечкәрәк аңлый торганнардыр, ләкин минем өчен, хәер, бер минем өчен генә түгел, ә Тамара Сергеевнаны якыннан белгән күпләр өчен мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак иде. Хәзер дә исемә төшсә ачуым килә: ир кирәк булган, имеш! Әйтегезче, зинһар, ә кемгә ир кирәкми? Кемгә хатын кирәкми? Кешеләр балигъ булгач та шул турыда уйлый, кайгырта башламыйлармы соң? Тамара Сергеевна гарип хатын түгел бит. Ни өчен һәркемгә яраган нәрсә аңа ярамый? Ни өчен табигать тарафыннан һәр җан иясенә бирелгән теләктән ул гына мәхрүм булырга тиеш? Ханжалар карашы бу Киресенчә, гомеренең иң матур чакларын тол үткәрергә мәҗбүр булган сау-сәламәт хатынның үзенә иш табып ир белән тора башлавына сөенергә генә кирәк иде.

Ләкин, кабатлап әйтәм, мәсьәлә тирәнрәк һәм катлаулырак Ялгызлык, әйе, ялгызлык! менә нәрсә, минемчә, аңлатса кирәк Тамара Сергеевна кичергән тирән йөрәк фаҗигасен Юк, аңа ир генә түгел, кеше кирәк булган, дус кирәк булган. Кемнеңдер гел янында булуын теләгән ул, кемнеңдер аның тормышына кереп урын алуын теләгән ул. Шуның белән кешеләр арасына чыгасы, үзенең бүтәннәр кебек үк ишле-парлы булуын күрсәтәсе килгән аның Ә бу нәрсә хатыннарга бик хас теләк, алар кушылган кешеләрен яшереп тотарга яратмыйлар Һичшиксез, Тамара Сергеевна семья җылысын сагынган, шул турыда күп хыялланган булырга тиеш. Беләсезме, хатын-кыз йөрәге һәрвакыт кем турында булса да кайгыртып торуны ярата бит ул. Ир дигән кешенең күлмәгенә төймә генә тагып бирсә дә, юаныч таба ул. Ниһаять, аның яңадан ана буласы килгәндер, бала өмет иткәндер һәм, һич шик юк ки, ул, Тамара Сергеевна, мәхәббәткә сусаган йөрәгенең бөтен кайнар дәрте белән егетне яратып киткән булырга тиеш.

Бик табигый хисләр, бик аңлаешлы теләкләр ич болар. Ничек шуларны күрмәскә мөмкин, ди? Безнең секретарь әйтмешли, просто кабахәтство бу!..

Соң, белә идеме Тамара Сергеевна үзе хакында йөргән шул алама гайбәтне? Әлбәттә, белгәндер, хәле шундый аның, белмичә калуы мөмкин түгел Ләкин ул аңа һичбер нинди борчылу, уңайсызлану яки кәефсезләнү кебек нәрсә күрсәтмәде. Гүя берни юк, бар да нормаль, бар да тәртиптә. Петя Котов белән кешеләр арасына чыгып йөрүдән һич тартынмый иде, аның белән култыклашып киносына да бара, бакчасына да чыгып утыра. Кайчак бергәләп шәһәргә дә барып кайталар. Әлбәттә, яңа гына кияүгә чыгып, бәхетен тапкан яшь кыз шикелле үзеннән-үзе сөенеп, очынып тору юк аңарда. Ул тыныч, ул басынкы, ул үзен күптәнге ир хатыны кебек тота. Һәм аның Петяга булган мөнәсәбәтендә егетне үзенә чын ир, якын кеше итеп күрсәтергә тырышуы сизелә иде Ул бераз ябыга, суырыла төште, күз төпләре уелып, моңсу-тыныч карый торган күзләре зурайган кебек булды, ә акыллы йөзендә аның нидер көтүне чагылдырган бер дә югалмас җитдилек күренә иде.

Ләкин ничек кенә булмасын, әмма аларга караган саен, ихтыярсыздан күңелне бер сорау борчый иде: ничек итеп Тамара Сергеевна бу Петяны үзенә тиң итә алды икән, нәрсә уйлап ул аның белән тормыш итә башлады икән? Үзе белән егет арасында никадәр тирән чокыр ятканлыгын, егетнең бер ягы белән дә үзенә лаек булмаганлыгын ничек күрмәде икән?

Юк, күргән булырга тиеш, һичшиксез күргән булырга тиеш. Тамара Сергеевна кебек акыллы, сизгер хатынның кеше танымавына ышанып буламы соң! Алайса, эшнең сере нидә?

Петя Котов кебек егетләрнең, гадәттә, кешене, бигрәк тә хатын-кызны, алдата торган бер сыйфатлары була. Алар, ягъни Петя кебекләр, үзләренең әнә шул ваемсызлыклары, беркатлы простойлыклары белән ничектер кулга ияләшердәй җәнлек кебек күренәләр. Әгәр аларны кулга алып, үзеңә буйсындырсаң, алардан менә дигән кеше ясап булачак. Бозылмаган яшь күңел язылмаган чиста кәгазь, диләрме әле? Янәсе, бозылмаган яшь күңелгә бары изгелек белән яхшылыкны гына язып барырга була Бичара хатын, үзенең шушы яшерен хыялларына ирешер өчен, яраткан Петясын кеше итәр өчен, шактый тырышып карады. Хәтта кайбер нәтиҗәләргә дә ирешкән кебек булды. Моңарчы общежитиедә керле урын өстендә аунаган Петябызга мамык куна башлады. Иң элек, Тамара Сергеевнаның якын кешесе булып киткәч, аның беркадәр дәрәҗәсе күтәрелде, өлкәнрәк абзыйлар, совхоз җитәкчеләре аңа «Пётр Васильевич» дип дәшә торган булдылар Егет үзе дә эреләнеп, олы сымаграк булып китте, йөзенә аның төче елмаю астына яшеренеп кенә «шаярмагыз минем белән» дигән масаю чыкты. Дөрес, өлкәнрәк кешеләргә ул моны күрсәтмәскә тырыша, ләкин ничек кенә тырышмасын, бик әйбәт тәрбиягә эләккән песи шикелле, үз-үзеннән тук канәгатьләнүне беркая да куя алмый кыяфәт үзе үк кычкырып тора Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пиджак-чалбары үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөрткән чәчләрен дә матур гына итеп тарап куярга өйрәнде Ашау-эчү ягы да үзгәрмичә калмады. Хәзер инде егетебез төшке ял вакытында мастерской күләгәсендә коры икмәк күшәп утырмый, ә көн дә Тамара Сергеевна биреп җибәргән завтрак май яккан күмәч, пешкән йомырка, кайнаган сөт белән сыйлана Болары әле кеше күзенә чагылган кадәресе генә, ә яраткан хатын янында ул нинди тәрбия, нинди ихлас кайгырту күрмәгәндер?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3