Форсаттан әйтеп китү фарыздыр, «Тотса мәскәүләр якаң» дигән җырын, нотага салып, бүген сәхнәдә җырлау тәгаен муафыйк булыр иде дә бит. Патша булып патша заманында беренче рус-буржуаз инкыйлабыннан соңгы (рус-япон сугышыннан соң) кара реакция елларында К. Мотыйгый бөтен империя буйлата җырлап йөргәнне бүген үзебездә кем тыяр икән? Тукай үзенең «Граммофонда татар җырлары» дигән шигырен Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсендә патефон әйләндергән нәкъ менә шушы тәлинкәне тыңласа, һич язмаган булыр иде. Өстәп шуны әйтәсе килә: Г. Тукайның бу сүзләре бүгенге уйнаткыч тәлинкәләренә, видеокассеталарга алынган кайбер зәвыксыз язмаларга бик туры килеп торыр иде торуын!
Күңелгә бер уй килә: Г. Тукай, граммофонда үз тавышын ишетмичә, йомшак кына әйткәндә, беркадәр хата кылмады микән? Дөрес, алынган язмаларның эчтәлеге аны пошындырган һәм шушы нәрсә граммофоннан читләштергән, биздергән дә. Бәлки, граммофон җәмгыятьләреннән аның тавышын алу хакында тәкъдимнәр булмагандыр. Кыйммәт тора бит. Чөнки, Шәһит Әхмәдиевнең язуына караганда, «сәүдәгәр ни эшләсә дә, матди файда итүне, тиеннәрне күздә тота». Ә Тукай кәсепчелекне, аеруча сәнгатьтәге кәсепчелекне, күралмаган. Югыйсә аның тавышы тәлинкәгә алдырылып калынса, халык аны иң кадерле, иң затлы бер мирасы сурәтендә, китаплары кебек үк, һичшиксез, бүгенгәчә саклап килер иде.
Әлеге граммофон тәлинкәсе дә Камил Мотыйгыйның тавышында мәшһүр Тукаебызның «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс» рухын җиткерүе белән газиз. Тукайча: «Пусть халык башымыздан кичердекемез көннәрнең өмидсез кара көннәр икәнен белеп калсын», димичә, үзенчә «якты» булсын чарасына керешүедер инде. Мин ул тәлинкәне кулыма эләгү заманында ук, тиз тотып, Казандагы Габдулла Тукай музаханәсенә илтеп тапшырган идем. Аннан соң сораганымда, «ул бездә юк», «таба алмыйбыз», «югалган» дигән сүзләрен ишетүем бер дә күңелле булмады
Әлеге изге саналырдай музаханәнең төп хәзинә сакчысы булып торган Мөҗип ага Низамиевка Габдулла Тукайның 1937 елда яңалифтә латин хәрефләрендә нәшер ителгән калын мәҗмугасын, 1943, ары таба 1947 елда чыгарылган саллы, затлы китапларын, Мәҗит Гафури, Һади Такташның шулай ук латин графикасында басма кылынган калын мәҗмугаларын кулдан-кулга дигәндәй тапшырдым. Бу китаплар моңарчы анда булмаган икән. Алар халкыбыз игътибарына тәкъдим ителердәй рухи хәзинәбез үрнәкләре, раритетлары бит!
Инде менә Татарстандагы Әдәбият һәм сәнгать елында Муса Җәлил хакында татар, рус матбугатында биш мәкаләмне чыгарганнан соң ук, Габдулла Тукайны тагын бер мәртәбә «инә күзеннән» үткәреп яткан көннәремнең берсендә теге патефон тәлинкәсен кайгыртып сораганыма Тукай музаханәсенең хәзерге директоры шагыйрь Рәмис Аймәт:
Таптык без аны. Тора ул, дигән җавабын кайтарды.
Кайда тора?
Запасникта
ГАСЫРЛАР УЛЫ
«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле».
Г. Тукай. 1913 елның марты
«Үлемнән соң да яшәү бар бит әле Минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар».
М. Җәлил. 1942 елның 12 гыйнвары
Җәлил һәм җәлилчеләр Алар хакында уйлаганда кешелек тарихы йөрәк авырткандагы шикелле кысылып килә дә учта сулкылдап тибә башлый. Вакыт туктап кала. Вакыт туктаганда үткәннәр дә, бүгенге көн дә, киләчәк тә бергә кушыла.
Йөрәккә сыйган дөнья
«Без Муса Җәлилне үстергән татар халкы турында рәхмәтле бер хис белән уйлыйбыз. Ул үзенең улы йөрәгенә гасырлар буена җыйнап килгән рухи хәзинәләрен салды «Алма үз агачыннан ерак төшми» дигән хакыйкать инде ничәмә-ничә тапкыр раслана. Муса Җәлил татар халкы бөеклеге һәм горурлыгының бер биеклеге булып әверелде. Нәкъ менә шундый кешеләр, тулы хокуклы илчеләр кебек, халыкларның һәм милләтләрнең бөтен дөнья багланышында үз Ватанын күрсәтеп тора. Алар аркылы дөнья кешеләре аларны тудырган халыкның акылы һәм йөрәге турында хөкем йөртә».
Бу башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим сүзләре. Муса Җәлил иҗатының бөеклеге алдында яңадан-яңа буыннар үзләрен бурычлы санар. Мондый үлемсезлек рухи мирас. Ватан вә мәхәббәт хакына яшәү максаты бер йөрәктән икенче йөрәккә күчә торган маяклар кебек кабул ителә. Ул, кеше дөньясының һәммә күзәнәгенә үтеп, һәр заманның уртак хәзинәсе сурәтендә саклана. Муса Җәлил кабатланмас яшәү үрнәге күрсәтүе белән яшәвебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Шул ук вакытта халык Муса Җәлил исемендә үз йөзен күрә. Шагыйрь тормышы, шулай итеп, миллионнарча санлы татар халкының уртак холык-фигыле рәвешендә, лаеклы яшәүгә катгый омтылыш сыйфатында күз алдына килеп баса.
Кеше йөрәге кечкенә ул. Әмма ул үзенә дөньяны сугарып торган игелекле фикер һәм гамьнең барчасын сыйдыра ала. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» басмасын учка алгач, моны бөтен мәгънәсе белән тоясың. Йөрәк иңлегендәге бу басмага шагыйрь дөньясы, шагыйрь йөрәге генә түгел, ә үз иленә, үз иманына төбәлгән укка каршы күкрәген куярга әзер торган һәр көрәшче-гражданинның йөрәге дә сыеп беткәнлеген сизеп, чиксез горурланасың.
Җәлилнең әсирлектәге көрәшенең һәр елы, көне, кайсыдыр сәгате, ничәнчедер минуты кыскасы, һәр мизгеле шушы кулъязма мәҗмугада миллионнарча кешенең мизгеле, минуты, сәгате, көне, елы, гасыры булып дәвам итә шикелле. Чөнки аны һәркайда укыйлар. М. Җәлилнең бай әдәби мирасының иң тулы җыелмасы татар халкының рухи хәзинәсе киштәсендә тора. Дүрт томлык «Әсәрләр» җыентыгы. Хәзер биш томлыгы дөнья күрә. Юк, әсәрләре генә түгел. Безнең халыкның шагыйрь аңы һәм йөрәге аркылы үткән тарихы, көрәше, җаны, иманы, тәкъдире. Кол Гали, Тукайлардан башланып, Такташ аша, Җәлил аркылы безнең яшәвебезне туендырып торган мәгърур фал, үлемсез җан һәм аң
Инде бу ел тагын Тукай, Җәлил, Сара Садыйкова елы. Саны юк аның, санамагыз, югыйсә таркатасыз. Аларның китапларын, җырларын, алар турындагы басмаларны үз кулларына алган кешеләр тормышның чиксез дәвамына, мәңгелегенә катнашу белән бәхетле. Шагыйрьләрнең, язучыларның акылы, йөрәге турында хөкем йөртү шатлыгы белән бәхетле.
«Җәллад балтасы астында Муса Җәлил үлеме югарырак күтәрелә, шигъри җанның бөтен кылларын тартып куя һәм хәрәкәткә китерә алды. Адәм чыдамаслык көч белән ул тоташлый җырлап торган курайга әйләнде. Ул җырлар газапланган тоткынның кызганыч гозере һәм ыңгырашуы гына булып калмады. Шигъри сәнгатьнең бу җәүһәрләре аңыбыз тантана итүен раслаган дөреслек авазы булып яңгырады. Шәхеснең нинди көче бу һәм аның җиңелмәслегенә нинди ышаныч!»
Мостай Кәримнең бу сүзләре белән «Моабит дәфтәрләре» арасында, бер уйласаң, күпме генә ел узган әле! Әмма шушы ара Муса Җәлил исемен Кешелек уйлап чыгарган иң зур сәнгать омтылышларының берсе булган Прометей маягы белән янәшә куйды. Ел да чыккан китаплары, ул китапларның торган саен күбрәк укылуы, укылган саен тирәнрәк ачыла баруы шушының дәлиле.
Кайчандыр Максим Горький әдәбиятның каһарманлык югарылыгына күтәрелүе хакында хыялланган. Муса Җәлил үрнәгендә без бу хыялның чынга ашкан бер өлгесен күрәбез. Нигә дигәндә, аның шигырьләре дөнья әдәбиятындагы иң югары дәрәҗәдәге җәүһәрләр булып танылды. Алар халыкларның матур киләчәк хакындагы хыялына канат, юлдаш буларак кирәк. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты итеп дәрәҗәләнгән Муса Җәлилнең шигырьләрен Англия һәм Канадада, Бельгия һәм Индонезиядә, башка илләрдә 56 телдә шуның өчен укыйлар да!
Юлдаш
«Шагыйрьне аңларга теләсәгез, туган илен барып күрегез», дигән бөек немец шагыйре Гёте.
Бу, чыннан да, шулай. Әйтик, бишек җыры белән күңелгә кергән, канга сеңгән Тукайны бөтен төрки кешесе белә кебек. Ләкин кешеләр, Тукай дигән бөек могҗизаның серенә, асылына төшенергә дип, Кырлайга бара, аның «Шүрәле»се рухын тоемлар өчен, Арча ягы урманнарына кереп китә Тукайны эзли. Тукай бар өмете, бар ышанычы белән шунда Кырлай ягында. Халык үз мәнфәгате өчен илһам көчен кызганмаган, изүгә нәфрәте белән буылып үлгән Тукайны эзли, таба, аңлый Аңлый дигәч тә якынча. Фәкать якынча гына!