Тарих бөтен бер халыкка, ул халыкның һәр кешесенә иң дәһшәтле мизгелләрдә акыл күзе, йөрәк хисе, тән дәрт-дәрманы биргән мәшһүр затларның әдәби әсәрләрен белә. Безнең милләтебез өчен Кол Галинең иң караңгы төннәрдә чыра яктысында укылып, яшәү өметенә әверелгән «Кыйссаи Йосыф»ыннан соң шундый ук көчкә ия затларның иң кирәге, иң бөеге Габдулла Тукай.
19411945 еллардагы дошман амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак булган Газинурны да, һәр боерыгы меңнәрчә сугышчы гомере белән үлчәнгән татар генералларыбыз да, кормашчы-җәлилчеләрнең Украина, Белоруссия урманнарында, Франция тауларында, Бельгия җирләрендә фашизмга каршы сугышкан көрәштәшләрен дә, җиңү хакына тылда соң мәдәтенәчә эшләгән өлкәннәр һәм балаларны да Тукайның:
дигән юллары рухландырган. Тукай элеккегә караганда да биегрәк күтәрелгән, якынрак тоелган. Аның шигъри юллары халык язмышын, кешенең иң изге бурычын яктырткан нур көлтәләредәй балкыган, кеше булуның иң югары ноктасы үзеңне азатлык өчен көрәшче итеп сизү, ә ул көрәшнең яшәү икәнен раслап ялтыраган. Вәхши, алама явызлыкның кешелекне буарга үрелгән хәшәрәт бармакларын тарих ярыгына кыстырыр өчен, Тукайның бер Былтыры безнең миллионнарча егетебезгә әйләнеп күтәрелде ул. Аның «Шүрәле»сендәге көрәш мәгънәсе, Фәрит Яруллинның сугышчан моңы белән тып-тыгыз кушылып, без татарның җиңүебез тантанасы рәвешендә дөнья сәхнәләренә менде, ничәмә-ничә халыкларның күңел түрен яулады. Бөек акыныбызның сихри сүзе тормыш биюе төсен алды. Ә кешеләр биегән җирдән үлем ераккарак кача. Ни өчен? Чөнки давылга караганда сандугач көчлерәк.
Тукайның күп һәйкәлләреннән иң зурысы, иң мәртәбәлесе, мәһабәт, солтанатлысы Казанда. Күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән шагыйрь, эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, хаклыгыбызны үлчәп, безне инде менә ХХI гасырда да әйдәп бара.
Алай да Габдулла Тукайның иң олуг һәйкәле халкыбызның һич тутыкмас та җуелмас хәтерендә. Хәтер илнең ишеге ул, Тукай шуның тоткасы. Үткән, хәзерге һәм киләчәк хәтеренең зур дәрьясына һәр яңа буын мәңгелек Тукайга тотынып керә.
Бервакытны Татар Социалистик Республикасы оештырылу вакыйгасы уңае белән В. И. Ленинның Габдулла Тукай хакында сүз башлавы, аны бәйнә-бәйнә «мулла малае», «Пушкин һәм Лермонтовны үз теленә тәрҗемә иткән» дип искә төшерүе һич көтелмәгән хәл түгел. Чөнки татар мулласы улы В. Жуковский, А. Никитин, Н. Некрасов, Л. Толстой, М. Горький, Байрон, Гёте, Шиллер, Гейне кебек әдипләрнең иҗатын яхшы белгән, аларга сокланган, алардан сау рух алган. Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен үзенең ана теленә тәрҗемә иткән Габдулла атлы шагыйрь Җир шарына шундый биеклектән торып караган һәм яшәү, көнкүреш хәрәкәтен шулкадәр дә тәфсилләп белгән ки, үзеннән соңгы буыннардан бер вәкиленең, ягъни минем «Сөембикә манарасы татар кайгысыннан авышкан ул» дигән сүзләре аңа шома, үткер гыйбарә генә булып тоелмас иде. Тукай шул кайгы-хәсрәт, моң-зарның котчыккыч авырлыгыннан сыгылып төшмичә, мәхрүм ителгәннәрнең нык терәге була алган. Тукай тарих мәйданына сирәк чыгучы шәхесләрнең берсе. Ул хәзер дә төрки халыкларның өзлексез аралашуында тулы вәкаләтле илче сыйфатында яшәвен дәвам итә.
26 апрель, 2006ГРАММОФОН ТӘЛИНКӘСЕ
Мин борынгы әйберләргә мөкиббәнмен. Халкыбызның көя төшмәс милли сөлгесеннән башлап тузган чабатасына кадәр минем күңелемне җылыта, фикеремне кузгата, дөньямны киңәйтә.
Байтак еллар буена Әлмәт Татар драма театрында эшләп, гастрольләрдә ил буйлап күп юл үткән, сәфәр кылган, михнәт кичкән Кави абый Бариев (урыны оҗмахта булсын) берзаманны, ягъни узган гасырның 80 нче еллары уртасында минем яныма Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсенә бер граммофон тәлинкәсе тотып кергәч, шундук патефон эзләп табып, аның инәсен барлап, боргычын борып, әкрен генә әйләндереп җибәрдек.
Әлбәттә инде, аңарчы ул тәлинкәне әле болай, әле тегеләй карадык. «Амур граммофон рекордс (Пишущий Амур)» җәмгыяте тарафыннан яздырылып, Г. Тукай заманында ул исән чакта Рига шәһәрендә «Граммофон» ширкәтендә эшләнгән. Тәлинкәдәге матур кызыл язуга караганда, «с особой ответственностью» «бик зур җаваплылык белән» чыга килгән. Чыннан да, тәлинкә яхшы сыйфатлы, төсле рәсемле. Аңа Камил Төхфәтуллин, ягъни милли мәдәниятебез тарихына Габдулла Тукай исеме янәшәсендә кереп калган зыялы кеше, нашир, артист Камил Мотыйгый исеме язылган. Монда ул җырлаган җырлар.
Хәзер менә Әлмәт Язучылар оешмасы бүлмәсендә без шул кешенең Камил Мотыйгыйның «тере» тавышын ишетәбез. Тын гына тыңлап утырабыз.
Габдулла Тукайның граммофон тәлинкәләренә артык исе китмәгәнлеге билгеле. Чөнки аның заманында сәнгатьне кәсеп- челек рәвешендә куллану киң таралган күренеш булган. Катлаулы чор: беренче рус буржуаз инкыйлабыннан соңгы карагруһлык, цензураның үтә котырынып, катгый эзәрлекләве, әдәбият-сәнгать әһелләренең чигенүе, төшенкелеккә бирелүе декаденс, символизм, ягъни көрәштән баш тарту, «сәнгать сәнгать өчен» дигән булып, мантыйкка сыеп бетмәстәйне сурәтләп язучы буржуаз яшәү рәвешен (бүгенге «яңа» урыс, татар байларынча, күршең бәхетсезлеге хакына яшәү. Ә. Г.) кире кагар өчен куллану, рухи иреккә сусау, дөньядагы тарихи үзгәрешләрдән өркү җиле (Европа шагыйрьләре П. Верлен, П. Валери, М. Метирлинк кебекләрдән алып В. Маяковский, А. Блок, В. Хлебниковкача) нәкъ шул чактагы Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, С. Сүнчәләйләргә кагылмыйча уза. Чөн- ки хәсрәт бүтәндә: Дәрдемәндтән калганнарында тамак кайгысы, ә һәммәсенең уртак омтылышы татар язмышы. Анда-монда бәргәләнерлек, сугылырлык түгел вакыт үтә. Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебекләр татар театрын пәйда иткәннән соң, аны тәгаен аякка бастырып җибәрү белән мәшгуль; киләчәктә дөньяның оста, атаклы сынчыларыннан шанлы Эрьзя буласы мордва егете Степан Нефедов Казандагы икона ясау остаханәсендә үзенең күз карашын барлый, төсләрне өйрәнә, кулын чарлый; ә инде тәмам ятим калган Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф углы Тукаевны, ниһаять, шагыйрь Тукай итүгә Мотыйгулла хәзрәтнең улы, тора-бара моңа шәхсән үзе эшләп тапкан акчасын тоткан, аңа акыл, сабак, гыйбрәт биргән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин концерт эшчәнлеге белән мәшгуль булуга тара. Бу хәл аның төшенкелеккә бирелүе (символизм, чынлыкны юктан эзләве) булды микән? Юк. Камил Төхфәтуллин 1917 елда, большевиклар инкыйлабы җиңгәч, Смольныйда чыккан «Ярлы халык» дигән газетаның мөхәррире була, Ленин белән бер бүлмәдә ашап-эчеп йөри, Советлар хөкүмәтенең иң беренче декретлары Россиядәге мөселман халкына иң алдан шушы басмада татарча бастырып таратыла
Ә хәзергә К. Мотыйгый җыр җырлап ил гизә. Ул вакыт- та татар шигырьләрен, милли җырларын граммофон тәлинкәләренә язгаласалар да, башкару зәвыгы, осталыгы әдәбият, публицистиканың демократ әһелләрен һич канәгатьләндермә- гән. Моны күренекле журналист һәм сәяси эшлекле М. Вахитов, Г. Ибраһимовның фикердәше Шәһит Әхмәдиевнең менә мондый язганы ачык раслый булса кирәк: «Татар җырлары әһле булмаган кешеләр тарафыннан граммофоннарга җырланып, шактый бозылалар. Әллә нинди, көйне аңламаган, белмәгән, тик коры тавышы өчен генә чакырылган әдәпсез кызлар тарафыннан алынган көйләр тәмсез, кызыксыз, рухсыз чыкканы кебек, бәгъзе бер җырчы ирләр тарафыннан (кемгә «төрттергән» дисәң, К. Мотыйгыйга. Ә. Г.) алынган көйләрнең дә җүне булмый».
Камил Мотыйгый башкаруында байтак җыр тәлинкәләре чыгарылган. Аларны «Казан татарлары җырларының исемлеге» (1912 елның ноябре) дигән русча китап мәгълүматлары санап чыга: «Корсын, балам, бу кала», «Гайшә», «Сәлим бабай», «Кызлар хәле». Әлеге тәлинкәдә, болардан тыш, Г. Тукай шигыренә җырланган «Тотса мәскәүләр якаң», сүзләре Галиәсгар Камалныкы булган «Мәхбүс Шаһзадә» дә бар. Арада Г. Тукайның үткер шигыренә чыгарылган җыр җырлану К. Мотыйгый-Төхфәтуллинны сәнгатьтә, Ш. Әхмәдиев әйткәнчә, һич тә талымсыз, затсыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу аның үтә зәвыклы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил. Безнең өстәлебездәге патефон тәлинкәсеннән дә татар халык иҗаты җәүһәрләреннән берсе саналырлык җыр яңгырый «Гайшә» дигән җыр. Җырчы аны «Һава» көенә башкара. Тәлинкәгә аны «Гайшан» дип язганнар. (Хәер, кызганычка, хәзерге заманның кварц инәле, лазер, затлы, кыйммәтле уйнаткычларда әйләнә торган тәлинкәләрдә дә татар җырлары исемнәре тетелеп, җимерелеп языла.)