Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 стр 4.

Шрифт
Фон

Икенче бер могҗизабыз булган Муса Җәлилне аңларга теләп, соңгы вакытта Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылына барулар күбәйде. Язучылар, сәнгать кешеләре, балалар Каян килгән Мусага бөтен дөньяны таңга калдырган корыч рух аяусыз каһарманлык, соклангыч шигърият. Шуннан, туган җиреннән, балачак иленнән!

Мусаның унөч яшьтән ялкынлы шигырьләр яза башлаганын беләбез. Аның шигърият диңгезенең беренче чишмәсе Оренбург төбәгендә саркып чыга. Унбиш яшьлек Муса Җәлилов, йөрәген уч төбенә тотып, туган халкы хакын хаклый башлый. Шунда соңгы тамчы канына кадәр кала. Көрәшче, җиңеп чыккан көрәшче булып кала. Үлем каршында елмаеп.

Аның турында күпләр язды. Үзебездә дә, чит илләрдә дә. Җәлил ул инде «Моабит дәфтәрләре» генә түгел. Сөю һәм нәфрәт тулы шигърияте белән генә көрәшми. Ул каһарман тормышы үрнәге белән дә көрәшче. Аның турындагы һәр яңалык зур кызыксыну уята. Риваятькә тиң буларак, аның турын- дагы яңалыклар үз чиратын көтеп тора әле. Аларны туктау- сыз эзлиләр һәм табалар. Билгесез шигырьләрен, аларның үлемсез тәгъбирләрен. Моның ахыры бармы икән? Халык рухының табигатен, көчен, фәлсәфәсен белеп бетереп булмый. Шуның кебек, халык рухын гәүдәләндергән шагыйрь-көрәшчене дә бер мәкалә, бер роман, бер тикшеренү белән генә ахырынача аңлап бетерүе кыен. Ә беләсе килә. Күңел яңалыклар көтә.

Муса Җәлил Гази Кашшафның игелекле, иманлы бер кеше тәнкыйтьче галим, тугры иптәш икәнлеген алдан күрә белеп, үз әсәрләре язмышын кайгыртуны аңа васыять иткән. Һәр останың, әгәр ул чын оста икән, билгеле, үз шөгылен тапшырыр шәкерте була. Гази ага Җәлил фәне сукмагына Рафаэль Мостафинны да бастырды. Ә шәкерт, әгәр ул ихлас шәкерт икән, бик тиз мөстәкыйльлек ала, остазы юлыннан аягын ныклап басып китә. Ә кайвакытны оныта да.

Рафаэль Мостафин Җәлилнең шигырь юлларыннан аның көрәш юлына төште, сугышчы, тоткын, антифашист үткән юлның һәр карышын диярлек энә күзеннән, үз аңыннан кичерде. Бу хакта ул үзе болай ди: «Мин күп еллар буена шагыйрьнең чит илләрдә җуела язган эзләрен эзләдем, аның фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез батырлыгы турында материаллар җыйдым, Германия Демократик Республика- сына һәм Көнбатыш Германиягә бардым, берничә мәртәбә Берлинда булдым. Икенче удар армиянең сугышчан юллары буйлап та уздым, Муса газап чиккән лагерьларның хәрабәләрен эзләп таптым». Бу эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып, 1971 елда «Герой-шагыйрь эзләреннән» дигән китабым басылып чыкты».

Каһарман шагыйрьнең киләчәктә үлеме дә җыр булып яңгырыйсы тормыш башын тасвирлап, Рафаэль Мостафин Җәлилгә буыннар рәхмәтенең тагын бер өлешен тапшырды. Бу китап безнең балаларыбызның бер юлдашына әйләнгән иде.

Чакмага-чакма

Муса Җәлил идеология көрәшенең чакмага-чакма килгән җирендә торып язды, дөньяның утлы көрәшен, канлы җәрәхәтен үз йөрәге аша үткәрде. Татарларның бәясен белгәннәрдер инде. Гитлер тарафдарлары юләр түгел ич. Җиде-ун сыйныф белем алганнар. Уен-муен эш түгел. Икенче Алман империясенең милләтләр эше буенча рейхсминистры Альфред Розенберг советларга каршы милли легионнар төзи башлый: әрмән, азәрбайҗан, грузин, татар Моны, ахыр килеп, Гитлер да хуплый. Ә Шәфи Алмас Идел-Урал штаты оештырырга керешә. Комиссарлар алтын бәһасе бит: укыган, белемле, аңлы кешеләр. Нигә аларны атып үтереп әрәм итәргә? Кирәк булулары бар. Ничек кенә әле. Безнекеләр дә немец офицерларын, генералларын махсус лагерьларда кофе эчертеп, шоколад ашатып тоткан ич! Муса Җәлилнең Берлинда йөргәне ише. Абдулла Алишның, Рәхим Саттарның

Шулай итеп, Ауропа уртасындагы Берлинда Идел-Урал штаты төзеп яталар. Легионга ачлы-туклы татар-башкортлар кергән. Имеш! Әйтерсең лә бөтен Совет хакимияте өчен җан атып. Ул әсир ителгән солдатлар арасында кибетләрен, фабрикаларын, өйләрен, тартып алынган сыерларын, атларын колхозларга бирергә мәҗбүр ителгән, унбиш минут эчендә хөкем ителеп атып үтерелгән, сөргеннәргә сөрелгән кешеләрнең уллары да бар бит инде. Ә монда халык гасырлар буена хыялланган дәүләт мәйданы белән зур илләргә торырлык штат вәгъдә итәләр. Уналты Совет республикасы урынына сигез штат. Заманында Мулланур Вахитов үз кулы белән язып, Ленинга, Сталинга имза куйдырган татар-башкорт республикасы түгелме соң бу? Ә М. Вахитов, Г. Ибраһимов, Ш. Манатовлар оештырганын карынында ук үтереп, тетеп салалар да татар җирләрен тирә-юньдәгеләргә бүлгәләп бетерәләр.

Әгәр дә җәлилчеләргә чыгарылган үлем карарына гестапо шефы Гиммлер үзе кул куйган икән, кемнәргә икәнен ул бик яхшы белгән инде. Җыен җыентык татар, башкорт, чуваш үзләренә бирелгән «мөмкинлекләргә» төкереп, боларның ышанычын акламыйча, империягә Гитлерга хыянәт итсен инде, ә?!

Тагын күз алдыбызга китерик әле: Берлин урамы буенча шәп костюм, ак күлмәк, зәңгәр галстук таккан Муса Җәлил бара. Чабаталы Рәсәйдәге кемнеңдер төшенә дә кермәгән нәрсә бит бу. Кабатлап әйтәм, өстәп, рейхсминистр Геббельсның янәшәсендә генә Абдулла Алиш кебекләр татарча газета чыгарып, «листовка» бастырып ятсыннар инде, ә? Чыгартыр иде Сталин! Болар янында Штирлицың әкият кенә ул, чеп-чи ялган. Алишлар шикелле итеп, Смольныйда, Ленин белән бер ашханәдә ашап-эчеп, Камил Мотыйгый гына большевикларның үзәк биш газетасы арасында татарча газета бастырган ул.

Җәлилчеләрне гестапо, фаш итеп, Моабит төрмәсенә ябып куйган. Ә бу Ауропада иң «яхшы» төрмә: чисталык, тәртип. Моңарчы фәкать Гитлерны үтерергә теләгән генераллар, полковникларның гына башын кискән гильотинада башта фәкать татарларның гына башларын чапканнар. Нинди күралмау, ә?

Моабит төрмәсендә СССРдан бары тик җәлилчеләрне генә тотканнар. Калганнары Көнбатыш Ауропа кешеләре. Бусы ни? Аңлашыладыр.

Тагын «җәлилчеләр» дибез. Алайса, нигә Муса Җәлилнең башын алтынчы гына итеп чапканнар соң? Нигә иң әүвәл Кызыл Армия капитаны Гайнан Кормаштан «котылганнар»? Чөнки ул «атаман», башлап йөрүче, коткы салучы, фикер бирүче. Кормаш кадровый офицер, ә Җәлил шагыйрь. Шагыйрь яшерен эштә хәрби кешедән өстен була ала димени инде? Димәк, боларны «кормашчылар» дип атау да үтә гадел булыр.

Гаҗәп инде: империя мәхкәмәсе унбер татар кешесенә прокурор, яклаучы, хөкемдар билгеләп, әллә ничә көн дәвамында Дрезденда хөкем ясый. Ә моңа күпме чыгым кирәк ләбаса. Юк, бөтенесе «гадел» хәл ителә. Карар чыгарылгач та, боларны унбер ай буена казна ашын ашатып яткыралар ич әле. Үлем көтмиләр. Аклану көтәләр. Кемнең үләсе килсен? Болар да адәми зат, болар да «бәлки, акларлар» дип көтмәгәнен кем өздереп әйтә ала? «Акламасалар гына ярар иде»не өзелеп-өзелеп теләгәннәр шул, бахырлар. Идел-Урал штаты юк. Уең беткәч, баш хаҗәте шулхәтле генә. Ядрә юк: «пистолетым итте хыянәт».

Кызык түгелмени: әйткәнемчә, унбернең алтысы шагыйрь, язучы, каләм иясе. Гильотина Гүя бөтен татар шагыйрьләрен, каләм ияләрен сугышка җибәреп бетергәннәр. Нигә, шулай да ич инде. Ә шагыйрь Сибгат Хәким фронттан берара «ял» алып, Казанына, хатыны Мөршидәсе янына кайтып керсә, үзе әйтмешли, шакката: язучыларның Тукай клубы мәш килеп ята: бактың исә, Мәскәүдәге урыс, яһүд язучыларын безгә «эвакуацияләгәннәр» дә, болар керогазда паёк ашлары пешереп ята икән. Ә татарлар сугышта. Моңынчы татар егете Александр Матросов та пулемёт каплаган инде. Үзебезнең Шакирҗан Мөхәммәтҗановыбыз. Буласы булган инде.

Берлин урамыннан бер немец офицеры бара икән. Каршысына генерал очраган. Оныткан бит, каһәр. Чарасын тапмагач, «Һайль Гитлер!» диясе урынга:

 Нихәл! дип ярып салган.

Теге генерал да югалып калмаган бит. Чувашчалатып:

 Аптырамас! дип сәламләгән, имеш.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3