Гаффар Ахат - Юл. Романнар, хикәяләр стр 3.

Шрифт
Фон

Сандугач, соңгы маягыннан тайчанмас һәм адашмас өчен, бер һава агымыннан икенчесенә күчә-күчә, төрле якка талпынып оча башлады: әле өскә күтәрелде, әле аска ташланды. Канат кагышлары белән йөрәк тибешләре чуалды, бер-берсен тыңлый алмас хәлгә килде. Йолдызлар юклыгы һәм әйдәүче магнит дулкыннарының бозылуы юнәлешне дөрес тотарга комачаулый иде. Күздән югалган иптәшләрен чакырып һәм аларның үзенә дәшүләренә җавап итеп, ул әледән-әле тавыш биргәләп барды. Болытлар эчендә кошлар бер-берсенең тавышын яхшы ишетә. Сандугачның адашып калудан куркуы шулкадәр дә көчле иде ки, бу тикле курку аңа төп юнәлештән бер чеметем дә читкә тайпылмаска ярдәм итте. Моңа өстәп, адашмас өчен, аның тагын чарасы бар иде әле. Анасы һәм атасының сайрауларыннан аңа тагын бер сизгерлек иңеп калган: ул очышын үз тавышының аста ишелеп-ишелеп каккан дулкыннардан кире кайтарылган кайтавазына көйләп алып бара ала. Кайтаваз аңа юнәлешне дулкын түбәләренә карата тиешле якка җайларга булыша.

Киеренкелек сандугачның бөтен тәнен калтыратты. Ә күңелендә салават күпередәй төрледән-төрле төсләр белән балкыган чәчәкләр, аларның хуш исләре һәм таныш тавышлар яңарды. Боларның һәммәсе аны үзен көткән тугайларга, су буйларына таба тыелгысыз төстә чакырып тора иде.

Көтмәгәндә каршы якта колак тондыргыч гөрелте ишетелде. Сандугач юлдашларына тагын чакыру авазы салды. Әмма бу юлы үз тавышының дулкыннардан кайтарылган кайтавазын тоймады. Аны канатларын хәлсез иткән курку хисе биләп алды. Каршы җил китереп бәргән ачы төтен сулышын кисте, тынын буды. Аңа бу гөрелтенең һәм төтеннең чыганагы яхшы билгеле. Озын һәм очлы томшыклы, хәрәкәтсез каткан канатлы һәм ут койрыклы тимер кошлар шулай саңгыраулатып гөрелди, күңел болгаткыч исе белән тынны буа. Гадәттә, сандугачлар, бу тимер кош күренүгә, лачыннан өреккән шикелле, төрлесе төрле якка качалар, посалар иде. Тимер кош кыска муенлы. Ерткыч кошларныкы кебек үк. Озын муенлы зарарсыз кошларныкыннан әллә каян аерылып тора.

Каршыдан килгән тимер кошның күзләреннән бәреп торган нур көлтәләре болытларны тишеп чыкты да сандугачны бераз вакытка сукырайтып калдырды. Иләмсез тимер кош туп-туры аңа таба очып килә иде. Сандугач нишләргә дә белми калды, канатлары хәлсезләнде. Әмма ул чигенә, читкә тайпыла алмый иде инде, алда туган җир. Алда шулай ук дәһшәтле ерткыч дошман да. Ләкин ул ата-анасының «карурманга караганда, сандугач көчлерәк» дигән җырларын онытмаган бит әле. Карурманда дошманнар күп. Хәзер исә сандугачның каршысында аларның берсе генә. Иң зурысымы, иң кеч- кенәсеме барыбер. Ялгыз дошман куркыныч көндәш кенә ул. Ялгыз көндәшне җиңеп була дигән якты ышаныч сандугач күңеленә ата-анасы җыры белән үзенә генә түгел, ә балаларына да җитәрлек булып, мәңгелеккә кереп калган.

Сандугач читкә тайпылмады. Кош белән самолёт арасы әлегә шактый, ләкин һичнинди киртәсез, буш һәм якты иде.

Кичкырын, кошлар көтүе диңгез ярының тын кыялары турысыннан очып үткәч, сандугач тимер кошларның астагы диңгезне иңләп йөзгән шыксыз дәү оясын абайлап өлгергән иде. Тирә-якны бихисап утлары белән яктыртып, ул оя ярга янәшә йөзеп бара иде. Аның сыртларында эре ак йолдыз сурәтләре яна, шундый ук йолдызлар тимер кошлар сыртында да күренә. Оядагы кошлар менә-менә ут чәчеп күтәрелерләр дә арттан куа чыгарлар кебек.

Тик сандугач алардан курыкмады. Оясында йоклап яткан тук кошлардан өркәсе түгел. Дошман һавага күтәрелгәч кенә яный.

Тимер очкычлар оясының артында зәңгәрле-аклы киң буразна сузылып кала, аңа ыгы-зыгыга бирелгән акчарлаклар ияргән иде. Акчарлаклар куркытылган көмеш балыкларны чүпләп бардылар.

Әнә шул оядан, әйләнә-тирәне гөрелтесе белән дер калтыратып, ут койрыклы ике тимер кош күтәрелгән иде. Ләкин сандугачлар ул арада алардан шактый ераклаштылар, артка әйләнеп карамадылар, шуңа күрә аларның нишләгәннәрен күрмәделәр.

Континентның иң көньягында сандугачлар кышлаган җылы урыннарда да боларга охшаган көмеш кошлар таш юллардан күтәреләләр дә ниндидер корбаннарын эзләгән кебек ажгырып очалар иде. Соңгы вакытларда алар кара тәнле кешеләрнең тимерчыбык киртәләр белән уратылып алынган тәбәнәк йортлары турысыннан күп очтылар, ә кешеләр, алар пәйда булганчы, котыртылган кырмыскалар кебек йөгерештеләр, кулларын йодрыклап, нидер кычкырдылар. Ак тәнле кешеләр исә, аучылар сыман, аларга мылтыклардан атты. Кара тәнлеләрнең байтагы егылып калды.

Шулай итеп, сандугач үзенә таба ыжгырып килгән самолёттан читкә тайпылмады. Яшенле болытларны ерып очкан тимер кош алдында ул үзен ком бөртегеннән дә кечкенәрәк итеп сизде. Тимер кош аны черки урынына гына кабып йотар шикелле иде.

 Унсигезенче!

 Әйе, сэр!

 Курс турысында эре кошлар. Курс ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә алты градус.

 Аңладым, сэр: ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә алты градус. Боерыкны үтәгәч, истребитель очучысы үзалдына: Миграция вакыты, шайтан! Җитмәсә, бу яшенле давылы дип сукранды.

Сандугач үз юнәлешендә оча бирде. Ә тимер кош, аңа төтен исе бөркеп, кинәт сулга янтайды. Юл ачык иде. Сандугач, юлдашларына үзе хакында хәбәр биреп, чакыру авазы салды. Тиздән аларны киң почмак ясап очкан фламинголар узып китте. Очучыга самолётлар йөртүче корабтан шулар турында хәбәр иткәннәр иде.

Әлбәттә, сандугач моны белмәде.

Кояш, күтәрелеп, шактый югарыга үрмәләгәндә, сандугачлар көтүе диңгез эчендәге утрауга якынлашты. Төнге яшенле яңгыр һәм давыл артта калды. Планктон диңгезне шәмәхә төскә керткән иде. Яр читендә үк көмеш медузалар күренде. Сандугачның шатлыктан кабат-кабат аваз саласы килде. Арган-талчыккан канатлары яңа саф көч белән тулды. Үзе кунасы үлән сабагының ныклыгын чамалап, ул кыска гына вакытка һавада талпынып торды, төшеп кунды, ләкин, кызыл ташлар арасында посып шуышкан еланны шәйләп, чәнечкеле кыргый роза куагы арасына күчте, үзе хакында иптәшләренә белгертеп сызгырып куйды. Сайрап та җибәрәсе килде һәм ул тыелып калалмады: менә аның томшыгында үзеннән-үзе диярлек нечкә генә һава агымы хасил булды, ул аның тавыш элпәсенә кагылды, ә анда, чишмәнең кара күзендә тибрәлгән якты ком бөртеген хәтерләтеп, тыйнак кына, сандугачның әле үзенә дә таныш булмаган беренче сайрау авазлары бөреләнде.

Әмма сандугач шундук тынды. Аның беренче сайравы туган җирендә генә яңгырарга тиеш. Туган җирен дәртле моңнар белән күмәрлек беренче җыры аны алда көтә иде.

Ана сандугач парлашкан ярыннан соң гына, фәкать балалары йомыркалардан борнап чыгар алдыннан гына сайрый.

II

Ярлары тал, камыш белән каймаланган инешнең елгага кочак җәйгән шикелле киңәеп кушылган тамагы томанлы иде. Зифа таллар һәм яшь камышларның җете яшел яфраклары нәфис, чиста, тик бүгенге иртәне алар чык төшмәгән килеш каршыладылар. Тын иртә күзен тутырып елгага, яр читеннән үк башланган иске, ташландык зиратка карап тора. Әллә нидә бер акчарлак кычкыруы шул күзнең керфек сирпүе сыман тоела. Тынлык бу сак тавышка борчылып әйләнә дә тагын да җайлабрак ята, тагын да тирәнәебрәк, киңәебрәк кала. Томан юрганы, калынайганнан-калынаеп, күтәрелгәннән-күтәрелеп, зират ягына авыша; андагы ташлар, тәре, чардуганнар һәм карт каеннар арасында ерткалана, кискәләнә, аннан соң ул бөтерелеп яңадан укмаша, агач ябалдашлары, үр кашыннан астарак торган чиркәүнең гөмбәзләре, аның кыегайган тәреләре тирәсендә кояшның беренче нурлары белән очраша, эри, югала.

Һәм шунда тирән тынлыкны, калын томанны мотор тавышы шытырдатып ерткан кебек булды. Текә, биек яр артыннан зур борылыш ясап, елганың якты култыгына ялгыз көймә килеп керде. Су өсте кабарып китте, аңа кыйгач дулкыннар таралды. Сөзәк ярдагы вак ташлар, ком кыштырдады, таллар, камышлар калтыранды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3