Әгәр дә укучы классиклар, замандаш каләмдәшләре, зыялы артистлар, театр һәм музыка әһелләре турындагы мәгълүматларны белергә тели икән, ул аларны Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләре»нең дүртенче томыннан таба ала. Әлеге томны язучының метафорик, беркадәр ироник фикерләү сәләтен, урыны-урыны белән шактый зәһәр сарказм аша сугарылган мәкаләләренең бер энциклопедик җыелмасы дип тә санап булыр иде.
Әхәт Гаффар үтә сыгылмалы, кинаяле, бай татар телебезнең мөмкинлекләреннән киң файдалана. Бүген, газиз телебезне чикләп, гаять кыен шартларга куеп кысрыклаган бер заманда, аның матурлыгын, сафлыгын, куәтен халкыбызга, укучыларыбызга күрсәтү үзе генә дә зур игътибарга лаек. Әдип үзенең язмаларында гел шуңа басым ясый, текстта чит-ят сүзләрне кулланмыйча, туган телебездә иҗат итә.
Кайбер очракларда Әхәт Гаффар Н. В. Гоголь әсәрләрендәгеләрен хәтерләтерлек сурәтләргә дә күчә. Мондый хәл бигрәк тә «Богау» романы битләрендә күренеп тора. Бу әсәрне аның кызыклы эксперименты яисә яңа тәҗрибәләр мәйданы дип тә санап булыр иде. Чыннан да, һәртөрле фантасмагорик һәм мистик элементларны мул кулланып, бүгенге тормыш агышын сурәтләгән, яшәешебезнең күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрен күтәрергә яисә хәл итәргә тырышу үрнәкләре милли әдәбиятыбыз тарихында алай еш очрамый. Тик заманында бөек рус классигы, аеруча бер кыюлык белән шул юлга басып, гүзәл иҗат үрнәкләре тудырган бит! («Вий», «Диканька хуторы янындагы кичләр», «Коточкыч үч алу» һ. б.) Татар әдибе дә бүгенге реаль тормыш хәлләре янына, шуның янәшәсенә әкияти, фантастик дөнья галәмәтләрен китереп куя һәм шуның шартлы җирлегендә җәмгыятебезнең һәртөрле догмаларга, кешелексез, мантыйксыз тәртипләргә бирелеп, мәгънәсезлек упкынына тәгәрәп төшүебезне искәртә. Моны аңлау өчен, янәшәгә Тукаебыз заманнарыннан ук укучыбызга якын һәм таныш шүрәлеләр дөньясы тәкъдим ителә. Нәкъ әнә шул шүрәлеләр гавамы янында адәми затларның үз-үзләренең нинди богаулар тоткынлыгында көн итүләре, шул тоткынлыкка дучар булулары бик ачык күренә.
Бүгенге татар авылының гап-гади кешесе Ибрай Зәкуановның реаль тормыш белән аралаштырылган, әмма әкияти язмышы аша әдип байтак күп фәлсәфи фикерләр әйтергә тели моны үзенә күрә мәшһүр «Фауст»ка охшатып, шуның сюжетына беркадәр янәшә эшләнгән фәлсәфи притча дисәң дә ярый торгандыр биредә адәми зат үзенең гомере буена ниндидер котылгысыз чикләр, нормаларга кысылып яшәргә мәҗбүр ителә, шулардан арыну омтылышы белән яши, әмма тулы азатлыкка аның җаны Тәңре карамагына киткәч кенә ирешә икән. Бәлки, әсәрдәге катлаулы сурәт-бизәкләр һәм сюжет борылышларын әнә шулай аңларга да мөмкиндер, тик минем үземә калса, мәсьәләнең икенче ягы әһәмиятлерәк: автор үзенең барлык иҗаты дәвамында гел иркенлеккә сусап, шуңа омтылып яши: һәртөрле әдәби клише, штампларны санламыйча, тышауларыннан котылган, йөгәне салдырылган аргамак кебек, иҗат болыннарында үзенчә гизә. Мондый шәхесләр өчен тормышта богаулар була алмый.
Әхәт Гаффар бәхетле иҗади язмышка ирешкән әдип, чөнки ул үз халкына кирәкле сүзен өздереп, кистереп әйтә белде, үз укучысын, тамашачысын, әдәби шәкертләрен тапты туган якларының, Олы Әшнәк болыннарына, чишмәләренә сокланып, аның матурлыгын тоеп, андагы һәр җан иясенең сандугачларының җырын тыңлап, күкеләренең моңын аңлап яши белде. Болар барысы да аның йөрәк хисләре белән аралашып, фәлсәфи фикерләү, лирик хисләр, юмористик бизәкләр нурында коендырылган әсәрләре аша үз укучыларына барып җитә.
«Әхәт Гаффар феномены» дип аталырлык нәтиҗәле күренешкә әдибебез үзенең ярты гасыр чамасына сузылган иҗат дәверендә иреште. Аның өчен зур бәхет дөнья һәм милли мәдәниятләренең байлыкларын үзләштерү, шулардан файдаланып, хәзерге олы иҗат казанында кайнауда, иҗат итүдә дә иде. Яраткан язучысы Эрнест Хемингуэй каһарманнарының берсе авыр мизгелдә «кеше ялгызы калса, берни дә булдыра алмый ул» дигән сүзләрне ычкындыра. Әхәт Гаффар ялгыз калмады: авыр югалтулары булса да, ул һәрдаим туганнары, якыннары, каләмдәшләренең ярдәмен тоеп яшәде. Аның гаилә терәге кызлары Ләйлә, Сөмбел һәм инде шулай ук бакыйлыкка күчкән хәләл җефете Фәридә дә иҗат кешеләре. Туганнары җәмгыятебезнең асыл егетләре Ренат һәм Рәкыйп Гаффарлар аның иң ышанычлы гомер юлдашлары булдылар.
Рифат СверигинРОМАННАР
ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ
Perdidit antiquum litera prima sonum беренче хәреф үз мәгънәсен югалтты.
Латинчадан
Кылганнары өчен әҗере бирелер.
Коръән (7:179)
Мне отмщение, и Аз воздам.
Евангелие
Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.
М. Җәлил
Беренче кисәк
ҖИР АСТЫНА
I
Сандугач бишенче төн оча иде инде. Алдагы көнне ул үзенең юлдашлары белән диңгез буендагы кыялар ышыклаган эссе иңкүлектә ял итте. Һәрьяктан куркыныч янады. Күк гөмбәзеннән лачыннар югалып тормады. Кошлар арасыннан берәр корбан эләктерсәләр, ярдан ерак булмаган текә кыялы ялангач утраучыкка кунып ашыйлар. Җирдә исә сандугачларны еланнар сагалый иде.
Алар, айсыз, ләкин аяз күкле төнне ярып, Крит дигән утрау юнәлешендә очалар. Анда кыска гына вакытка тукталыш ясыйсылары, тукланып та тормастан, яңадан юлга чыгасылары бар. Ул утрауга кадәр озак очасы. Төне буена һәм көннең байтак өлешен һавада үткәрергә туры киләчәк. Ара ерак, юл авыр. Кайбер кошлар барып та җитмәс. Тик алар моны белмиләр әле. Бар ышанычлары канатларында. Юлга кузгалганчы, алар үз канатларын яхшы ныгыттылар.
Сандугачның үзе дөньяга килгән туган ягына беренче тапкыр әйләнеп кайтышы. Ул анда очарга, үзе яшәгән тирәлекне танырга өйрәнгән, әмма бер тапкыр да сайрап карамаган иде әле. Юлдашлары да нәкъ шулай. Сандугачларның бу төркемендә яшь тә тулмаган бала кошлар гына. Һәммәсе дә ана кошлар. Алар юлга үзләренең булачак парларыннан соң җыйналып кузгалды. Булачак парлары юлга аларга караганда алданрак чыгып китте. Иң соңыннан аларны дөньяга китергән элеккеге әти-әниләре очачак: башта аталары, аннары аналары. Гомер-гомердән килгән гадәтләре шундый. Хәер, хәзер инде алар да юлдадыр. Туган җирләрендә аларны кунып сайрар таллары, туй җырлары, куаклар арасында бер-берсе белән кавышасы аулак урыннары, оя кору мәшәкатьләре һәм бала чыгару, аларны үстерү, очарга өйрәтү авырлыклары көтә.
Йолдызлы биек күк йөзе сандугачның күзенә ачыклык, җанына тынычлык, ә төнге киңлек канатларына ышаныч, көч бирә иде.
Ләкин төн урталары тирәсендә ул һәркайсы үзалдына тезелешеп очкан кошлар көтүеннән аерыла язды. Ачык диңгез өстендә каршы яктан килгән давылга очрадылар. Кошларны шундук калын болытлар һәм куе караңгылык чорнап алды. Аста диңгез чайкала, дулкыннар дулаша, шаулап ишелеп төшә. Йолдызларны тыгыз болытлар каплады. Караңгылыкны күз чагылдыргыч яшеннәр телгәләде, озын-озак итеп күкләр күкрәде. Болытлар арасында сандугач кайчакны иптәшләрен шәйләп алгалады. Яшен балкышлары кошларны ал, зәңгәр, шәмәхә төсләргә манчый иде. Балкышлар сүнгән мәлдә, алар үзләренең күләгәләре сыман каралып калалар да күздән югалалар. Ә кайберләре түбән төшеп китәләр, һәм аларны дулкыннар йота.
Көчле, дымсу һава агымнары сандугачны әледән-әле артка алып ташлады. Тик бу аның күңелен төшермәде, җанына курку иңдермәде. Ярсу җил арттан иссә, күпкә начаррак, хәвефлерәк булыр иде. Юл уңаендагы тымызык җил бер хәер әле. Ә давылга килеп эләккән вакытларда, болытлар арасындагы бушлыкны канатлары белән эзли-эзли, җилгә каршы очуы кошларга күпкә җиңелрәк.
Йолдызлар күмелгән чакта, кошлар тәннәре белән сизенгән магнит дулкыннарын тоеп очалар иде. Давылда исә ул дулкыннар соң чиккәчә тартылып киерелгән кебек була. Шуннан соң магнит дулкыннарын тою авырая, алар җәя бауларыдай кинәт ычкынып китәләр дә сандугачларның эчке ритмы тотып алалмастай хәлдә калтыранып тора башлыйлар, таркалалар, чуалышалар. Менә шунда кошлар үзләренең очу юнәлешләрен югалта, буталыша, таркала. Чөнки аларның һәркайсы магнит дулкыннарын фәкать үз йөрәкләре тибеше белән яраклаштыра, шуның аркасында куркуга бирелмәскә, үзләрен алга әйдәгән чакыруны югалтмаска тырыша иде. Төннәрен ай белән йолдызлар күренмәсә дә, көндезләрен кояш хәрәкәте сизелмәсә дә, кошларны әнә шул соңгы ышанычлары магнит дулкыннары алга әйди дә инде.