Мотор тавышы тынды. Яссы төпле дюраль көймә салмак кына ярга килеп төртелде. Тынлык элеккегә караганда да сагаярак төште. Судагы вак балыклар көтүе, таллардагы кошлар тынычланды. Сулык-сулык килеп, фәкать дулкыннар гына какты. Елга суы, бала кебек, йокы аралаш көлә иде шикелле.
Көймәдә ике кеше утыра иде. Аларның берсе, килеп туктау белән, көймә борыныннан ярга төште. Кулында тимерчыбыктан челтәрләп үрелгән савыт, анда балыклар. Алар тере иде әле. Ул йөген су төбендәге яссы соры ташка куйды. Савыт җәелә төшеп, иркенәебрәк калды. Балыклар елдам боргаланып, бәргәләнеп алдылар да тындылар, имезлек капкан бала шикелле сулый башладылар.
Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы судакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды, тычкан тоткан мәче кебек, аларны капшап-капшап куйды. Кыска чәчле, кабарынкы мыеклы, коңгырт күзле бу кеше өстенә зәңгәрле-кызыллы йөнтәс свитер кигән, джинсы чалбары көчле ботларына сыланып тора, аягында шулай ук зәңгәрле-кызыллы кроссовка. Сыгылмалы итеп, беркадәр биебрәк атлавы белән ул, чыннан да, сабыр холыклы, кирәк чакта бик елдам мәчене хәтерләтә. Аның аяк астындагы яссы яки түгәрәк ташлар ул йөргәндә кузгалмады да бугай. Балыкларны суга куйганда, ул чүгәләмәде, ә бәлки, үкчәсе үкчәгә, тезе тезгә орынып торган озын аягын төз тоткан хәлдә, биленнән генә бөгелеп иелде. Бөтен гәүдәсеннән ниндидер пөхтәлек, чисталык бөркелеп тора кебек. Әгәр дә балыкларның берәрсе савыттан сикереп чыгып, суда йөзеп китсә, ул аны йә һавада ук эләктереп алыр, йә аның белән уйный-уйный, ярыша-ярыша янәшә йөзеп китәр сыман. Әйтергә кирәк, ул (бөтен килеш-килбәтенә туры китереп сайлаган диярсең) җәядән ук атуда танылган спортчы Солтан Наймушин иде.
Ул балыкларга сокланган арада, көймәдәге икенче кеше әйберләр саклагыч урыннан ике шешә аракы, ике стакан, бербөтен ипи, тоз салынган пыяла банка алып, утыргычка тезә барды. Аннары, кисәтеп тә тормастан, аракы шешәләрен берәм-берәм ярдагы иптәшенә ыргытты. Солтан аларны үзенә каныккан чебенне учы белән тоткандай гына эләктереп алды да суга яткырып куйды. Көймәдәге кеше шулай ук стаканнарны, банканы чөйде. Үзе һаман нидер урнаштырып, актарынып маташты, гел баскан урынында таптанды, әйләнгәләде, тулганды, ярга чыгарга ашыкмады. Аның өстендәге штормовкасы кояшта, яңгырда уңып, ә якасы, җиң очлары керләнеп, ялтырап беткән, култык асларындагы, бил турысындагы эчкә баткан сырлары гына саргаеп калган бу нәрсә киң җилкәле, авыр сөякле һәм таза гәүдәле әлеге кешене төсе җуелган иске самавырга тартым иткән. Әйтерсең лә ул самавырны ком белән ышкый-ышкый ялтыратканнар, ә яньчек урыннары элеккегә караганда да каралыбрак калган. Бу тәэсирне аеруча аның йөзе көчәйтә: гүя ул яньчелгән булган да, хәзер аны тигезләгәннәр аның бите җәрәхәт җөйләре һәм янган эзләр белән тулган иде. Көймәдәге кеше Степан Масленников биш ел элек Әфганстан сугышыннан яраланып, танымаслык булып кайткан егет.
Ул кечкенә балта да ыргытты. Түбәннән очканга күрә, Солтан анысын тотып алырга кыймады. Балта ташка килеп төште, зыңгылдавы акчарлак кычкыруына кушылып ишетелми калды.
Озак кайнаган самавыр кебек, Степан һаман көймәдә булышты әле. Ниһаять, бербөтен ипи һәм яшел суганлы полиэтилен капчык тотып, көймә сыртыннан атлап суга төште дә ярга чыкты. Озын кунычы кайтарып салынган резин итектән. Балык савытына төртеп, ул көр тавыш белән:
Яхшы градусниклар бит, ә? диде.
Балыкка градусник дигәнне беренче тапкыр ишетүем.
Газета укырга кирәк, яшьти. Хәзер безнең балыклар миендә терекөмеш тәгәрәп йөри. Белмичә ашасаң, үзеңнең дә тәгәрәп китүең ихтимал. Шуннан соң градусник куюның кирәге дә чыкмавы бар.
Степан, һавадагы балык сыман, авызын зур ачып көлеп җибәрде.
Әйтәм аны, аптекаларда градусниклар табып булмый Терекөмешне суга агызганга икән, диде Солтан, юеш кулын чалбарына ышкып. Ул беркавым елгага карап торды.
Су чиста түгел иде. Шушы арада өч көн тоташ яңгыр явып, ерганаклар, инешләр ташыган, елганың суы арткан булган. Ул үзе кичә генә бабалары янына кайтып төште. Аларга бәрәңге утыртышырга исәпләгән иде. Яңгыр аркасында авылда язгы чәчүдән туктап торганнар, ә колхозчыларның бакчалары сукаланмаган да икән әле. Кайткач бер ял булсын дип, Степан аны бүген иртүк балык тотарга, яр буенда сөйләшеп утырырга алып чыкты. Кичә көн аяз иде, җир кибәргә дә өлгерде, елга суы да кимегән, үз эзенә төшә язган. Бераз юанып утырырлар да, Степан эшенә китәр, ә ул, бабалары янына умарталыкка барып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Колхоз умарталыгы моннан ерак түгел, ике чакрымлап өстәрәк, шушы елганың калкулык астындагы уйсу ярында, бәләкәй генә урман аланында. Солтанның шунда тукталасы килгән иде дә, Степан риза булмады. Әллә нигә бер күрешкән, бераз тамак чылатырбыз, ә картлар алдында хәмер чөмереп утыру килешмәс, диде. Биредә дә начар түгел. Яр ышык, аяк астында вак ташлы ком, кеше-кара йөрми торган аулак урын. Яхшы!
Томан да соң! диде Солтан.
Көн эссе булырга ул. Кичәге шикелле үк, эштиеңне куырыр әле.
Берәр кабер ташына шакырбыз. Бәлки, ачып кертерләр. Анда салкынчадыр, ә, Стёпа?
Анда шакып кермиләр шул, парин, диде Степан һәм, кулындагы әйберләрне җиргә куеп, балтасын алды. Әйдәле, ботак-чатак җыеп килик.
Алар инеш култыгының кызыл үзле балчыклы һәм җирән төстәге комлы ярына таба атлап киттеләр. Степанның аяк астында ташлар чыгырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады. Эзләре батып-батып калды. Солтан исә, аның белән чагыштырганда, юка боз буенча гына бара диярсең: аяк атлаулары җиңел, сыгылмалы иде.
Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда ташландык рус зираты. Солтан ул зиратның елгадан шактый читтә торганын хәтерли әле. Элек бу үр астында болын җәйрәп ята иде. Су күтәрелгәч, аста калды. Хәзер язгы ташкыннар һәм бозлар кимерә, ашый, агыза торгач, яр зиратка ук килеп төртелгән. Кайбер каберләр, алар өстендәге агачлар агып ук киткәндер. Әнә яр читендә үк үскән тагын бер нарат тамырлары тотмыйча авып төшкән. Тагын берсе тәмам кыйшайган, астына барып басарга куркыныч хәлдә калган. Ара-тирә эреле-ваклы ташлар чыгып торган яр шулай елның-елында ишелә, чигенә, киңәя бара, күрәсең.
Солтан ярты юлда туктап калды, Степан ауган наратның алтын кайрылы ботакларын чапкалаган арада, үр кашыннан чак кына түбәндәрәк торган чиркәүне, кайсысы янтайган, кайсысы җиргә сузылып яткан агач һәм тимер тәреләрне, кыйшайган, таралган, беришләре тәмам таркалып, череп яткан чардуган калдыкларын, сирәк кабер ташларын күз уңыннан үткәрде. Томанда өлешләп-өлешләп кенә күренгән кызыл чиркәү һавадан авыр гына очып барган сыман. Ул биш гөмбәзле, чаң манарасы гөмбәзләрдән калкурак. Исән тәреләре чалшайган, ике гөмбәздә бөтенләй юк. Калайлары челтәрләнгән, сәләмәләнгән; кайбер урында кайтарылып, купкан ямаулык шикелле асылынып төшкән. Гөмбәзләрнең ачык урыннарыннан шикмә агачлары каралып күренә, алар ите сөяккәчә кырылган һәм, Россия шәһәрләрендә халыкка сатар өчен, кибетләргә чыгарылган мал кабыргаларын хәтерләтә. Уртадагы баш гөмбәз иске зонтик сыман убылып төшкән. Аны корыган үлән сабаклары, кәкре тал, кәрлә каен үсентеләре баскан. Манарадагы кара кыңгырауның яртысы гына эленеп калган, күгәрек тимер бәргечен кагарлык түгел инде: ул бушлыкта асылынып тора. Ә кыңгырауның калган яртысы, яшел кунык белән капланган итәген күккә ачып, кайчандыр җирдә ята иде, хәзер кайдадыр, яр астыннан күренми.
Кабер ташлары авыру кешенең аксылланган теле төсле: аларны көмеш мүк сарган. Ә кайберләрен вакыт кыеп-кыеп алган, ваткан, тараткан