Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 5.

Шрифт
Фон

Беравыктан болары янына зиреклектән алты ләкләк очып килде. Ыгы-зыгы көчәйде. Таптанышып, үз телләрендә нидер аңлашкач, игътибар белән ояны караштылар да читтәге түмгәләкләргә кундылар. Томшыклары белән байтак ләкелдәгәч, кинәт шым булдылар.

 Хәерлегә булашмагансыз, оланнар, дип, бик бирелеп күзәтте Ишмөхәммәт бабай. Сизәмсез, өнәмәделәр ят йомыркаларны. Хәрәм малны килештермәүләредер. Хәерлегә булмас, ояларыннан бизмәсеннәр тагын. Хаталык кылгансыз, ахры, хата

Йомыркаларны кире алырга башта ул безне җибәрмәкче иде. Нидер хөкем итеп, титак-титак үзе китте. Баласытып, кошлар безне талар дип уйламадымы икән? Агач башына үрмәләргә мине ияртте.

Әллә ни ара үтмәдек. Ояның хуҗасы ана ләкләк ялгызы югары талпынды, хәйран биек, Җалпы тауларыннан ашып күтәрелде дә таш булып кинәт түбән ташланды, ук булып җиргә кадалды, һәм бернинди тавыш-өнсез

Дәррәү кычкырып, бәтиләр кебек сикерешә-сикерешә, шунда ябырылдык. Әллә безнең кычкырудан өркеп, әллә хәлнең болай очлануын өнәмичә, калган ләкләкләр кайсы-кая таралышты. Ата ләкләк дусты янына төшмәкче иде дә, бездән кыймыйчадыр, теләмичә генә күлнең теге ягына барып кунды. Селкенмәде дә. Ерак бер чакыруны сагаеп тыңлаган кеше кебек торды да торды. Башын янтайтып, күкне күзәтте.

Без килеп җиткәндә, ләкләк җансыз, җирне кочкандай, канатларын җәеп хәрәкәтсез ята иде инде. Тургайлар җыры тынып, тоныкланып калгандай булды, ачынулы тавышы белән тәкәрлек аваз салды. Йомшак җил корыган камышларны ачуланыбрак кыштырдата сыман. Бары тик кояш кына, ләкләкнең канлы томшыгында чагылырга теләгәндәй, юка болытны нечкә бер нуры белән кисеп чыкты.

Бик гаҗәпсенеп, Ишмөхәммәт бабай ләкләккә текәлде. Уятырга өмет иткәндәй, таягы белән канаты очына кагылып алды. Ләкләкнең яртылаш ярыга томаланган көрән күзенә орынгалады. Аннан соң чүкте. Эре сөякле гәүдәсе белән, гафу үтенгәндәй, кечкенә кош алдына чүкте.

Тын иде

Ишмөхәммәт бабай һәммәбезгә күз йөртеп чыкты. Иреннәре калтырануын күрдек. Шуны басарга теләпме, ул бүлтәеп салынган аскы иренен тешләде дә башын ваемсыз терлекләр белән тулы яланга борды. Әмма авыр күз кабаклары астындагы күзендә бернинди уй чалымы сизелмәде. Ул ниндидер тирән бер уйга талган иде.

Сәер фаҗига серенә ни юрап та төшенә алмадык. Ләкин ләкләкне, канатларын гәүдәсенә җыеп, бик пөхтәләп җирләдек. Фирая үксеп елады, минем дә тамак төбендә һич йота алмастай бер төер калтыранды.

Ишмөхәммәт бабай гына нидер яшерә кебек иде. Озак офтанып, бетеп йөрде. Ник кенә сезне юлладым икән, дип үкенде. Җаныма авыр гөнаһ алдым, дип пошынды. Алай да, вакыйганы тагын да серлерәк томанга урап, ләкләкне җирләгәндә әйткән иде:

 Ялгышны кошлар булып кошлар да кичерә алмый икән.

Ни кыстап та, кошларның серле, хәтта бераз сихерле фигылен ул безгә төшендермәде. Бераз үпкәләдек тә оныттык.

Ялгыз калган ләкләк күзгә чалынмады. Кабатланмас төш кебек, язын әйләнеп кайтмады. Эзсез югалды. Ул да онытылды. Әйтерсең лә җыр бер яңгыраган да кызганыч итеп мәңгегә тынган.

Бер атнадан соң инде көтүне чын көтүчеләр алып чыга. Без, укулар бетмичә торып, болын эченә бүтән төшмибез. Җәй көне инештә балык тотып йөргәндә генә, нигәдер эчендә эреми калган бозы бардыр кебек тоелган әлеге бу ояга астыртын гына карап үтә идек.

Бернинди хәсрәттән, авырлыклардан сынмаган Ишмөхәммәт бабай. Сазлыгын киптереп сөргәч, яшелчә бакчасы ителгән болында каравылчы булып тора. Инешне буып, торбалар белән бакчага су җибәргәннәр. Шул буа янында аның җайлы корылган салам куышы тора. Эре тоз сибеп, карбыз эчедәй ярмалы помидор ашый-ашый, дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Балачак шулхәтле якын кул сузымы арада гына кебек: алтынланып янган кизәк учагы көленә тәгәрәткән куш йодрык кадәр бәрәңгеләрдә, әллә кайчангы теге җиз казанда шаулап пешкән балык шулпасында. Тик Ишмөхәммәт бабай аны бераз бүтәнчәрәк пешерә икән инде: борыч өсти, учактан алып, яссы ташка утырткач, шулпа төсе үтә күренмәле булсын дип, бер-ике кашык серкә кушып җибәрә. Ипи дә инде теге арыш камырына бармак башы кадәрле бәрәңге аралаштырып пешерелгәне түгел күпереп торган бодай ипие.

Ә таулар, искергән түбәтәй кебек, бераз җәелгән, җәлпәкләнгәндәй тоела. Үзеңнең кемлегеңне белер өчен, кайчандыр синең балалыгың үткән җирләргә килеп чык икән. Әнә ич Ишмөхәммәт бабай элек нинди зур, таза күренгән Ишмөхәммәт бабай инде юып бауга элгән җәймә шикелле. Юкарган, җил исте исә, талпынып, өч билле кайры тун итәкләрен җилпеп калтырар сыман.

Ләкләкләр зиреклектә бүтән ояламый. Ләкелдәшүләре күптән ишетелми, ди.

 Ишмөхәммәт бабай, шулай да теге ләкләк үзен нигә һәлак итте икән?

Карт күшеккән кош тәпие кебек тырпайган озын, нечкә бармаклары белән учак күмерен өештергәли. Соравымны ишеткәч, аның тыныч йөзе иске яра җөйләре булып чытыкланды.

 Каян беләсең инде аны

 Ялгышуны кошлар да кичерә алмый, дигән идең

 Дигән идем шул.

 Ләкләкне җирләгәндә Мин ни сораштым, ул кош белән ни булганын әйтергә галимнәр дә авырыксына.

 Син дөньядан сора.

 Дөнья теле картларда.

Карт теләми генә сөйләшә иде. Беркадәр гамьсезлек сизелеп торган йөзе кинәт ачылып китте, тонык күзендә чык тамчысы ише нур күренгәндәй булды.

 Хак сүз. Ничек онытмадың?

 Онытылган иде. Хәзер искә төште.

Туры әйтмәдем. Ләкләкне онытсам, вөҗданым коргаксыр иде. «Ләкләгем» Фирая иде ич. Вәгъдәбез гөнаһсыз бер шаяру аркасында чатнады-китте. Чынаяк кебек. Яшь узган, китекләре белән «өй-өй» уйнар чакмы? Күңелдә, шул китекләр сыман, истәлекләр ялтырап-ялтырап китә. «Ләкләгем» без җирләгән ләкләктән дә горур булып чыкты.

Боларны сөйләп карт алдында нигә мескенләнергә?

 Онытылган иде. Хәзер искә төште. Хикмәтле ич.

 Хикмәтле.

 Юк, мин ләкләк һәлакәтен әйтәм. Нигә, мәйтәм, башын җиргә орды соң ул?

 Мин дә шуны тукыйм бит. Син әллә андый галәмәтләрне адәм балаларына хәрәм саныйсыңмы?

 Шикле сөйләшәсең әле.

 Син тыңла. Әт-тә-тә, бәрәңге пеште. Карасана!.. Син тыңла. Нахакка үлде кош. Аны гаепләделәр. Оя тулы йомырка!.. Уйлап кара үзең. Теге алтысы килде дә хөкем чыгарды Ләкләк тугры кош. Хыянәт кыла белми. Ә хакыйкатьне, күрдең, ничек чәнечтереп дәгъваларга әмәл тапты. Әҗәлләргә төкереп Ә менә мин дөнья сөрәм әле, һаман аякта!..

«Әллә Ишмөхәммәт бабайның да үз «ләкләге» булганмы?» дип уйлап бетермәдем, ул тагын телгә килде:

 Мин менәтерә яшим Баш югары, шөкер. Түбәнәюе дә бар иде Иелгәнне кылыч кисә, кисә!

Үзалдына шулай сөйләнде карт. Кычкырып әйтелгән уйлары булганга кысылмадым. Кешенең үз сере булсын. Серсез кеше буш йомырка кебек ул.

Кояш көлтә-көлтә нур сибә иде. «Ләкләгем» янымда утырсачы!.. Инде менә ләкләк дигән кошлар да юк. Аларны бу тирәләрдән без сөргәнбездер кебек Бер бизгән кош кире кайтмый. Ялгыш ватылган чынаяк кебек.

Ишмөхәммәт бабайның балык шулпасы әүвәлгеләренә биргесез тәмле иде.

«Нинди гөнаһың бар икән соң синең, карт? Кемне рәнҗеттең? Нигә үкенәсең син? Кайчандыр кемнедер нахакка хыянәттә гаепләгәнеңәме?» дип уйладым мин.

1973

ПӘРӘВЕЗЛЕ КӨЗНЕҢ БЕР ЧИТЕ

Тупыллардан яшел, юкәләрдән сары яфрак коела иде.

«Саргайса да коела яфрак, саргаймаса да, дип уйлый Зөлкарнәй. Кеше дә: берәү саргаеп бетеп дөнья куя, тупыл яфраклары шикелле торыр да торыр дигәннәре дә китеп бара. Вакытны алдамассың. Вакыт каен суы эчтән йөри, төптән. Тамырдан менә дә агачнымы, кешенеме сары сагышка күмеп оча да китә. Үзе күренми».

Шулай уйланып, Зөлкарнәй яфрак җыя. Юеш булганга, тупылныкыларын бәрәңге базы өстенә түши. Юкәнекеләрен сарай нигезенә тутыра. Арымый, ашыкмый гына эшли. Яфрагы да вакыт шикелле санаулы, тиз җыелып бетә. Көннекен көнгә себереп баргач, алай күп тими. Хәзер кая ашыгасың? Моңа кадәр мунчачы булып эшли иде. Кичә азат иттеләр. Куган шикелле.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3