Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 4.

Шрифт
Фон

Әсфән мылтыгын Хәдичә белән ике арага төшерде:

 Кул бармый. Жәл.

Бу нинди әкәмәтең тагы дигән төсле, тегесе Әсфәнгә текәлде. Ә ул сигаретын кабызырга иелде.

Тынлыкны челпәрәмә китереп, мылтык гөрселдәде. Башын кәкре аякларына куеп яткан Акбар читкә сикерде. Куаклардан тырылдап чыпчык, песнәк көтүе күтәрелде. Әсфән йолкына-тузгына күккә томырылган ялгыз казны шәйләп алды. Кыр казы җирдә тыпырчынган иптәшен чакыра-чакыра әйләнгәләде дә ыңгырашуга охшашлы тавыш белән очып китте

 Менә ничек аталар аны, Әсфән! Мылтыгың шәп ата!

Хәдичә кинәт тынып калды. Әсфәннең күзенә карады да: «Син нәрсә?» дип пышылдады. Аннары салам эскертенә таба китте. Эскерт турысына җиткәч, казның инде суына башлаган гәүдәсенә иелде:

 Гафу ит, кыр казы

«Мылтыгың шәп ата, мылтыгың шәп ата».

 Акбар, әйдә!

Әсфән читкә борылды да әле генә каз очып киткән, инде җирне әз җылыткан кояш ягына атлады. «Кояшның да, кешеләрнең дә салкын чагы бар».

 Әсфә-ән, син кая киттең?

 Акбар, өйгә киттек, өйгә!

Эт әле Әсфәнгә, әле Хәдичәгә талпынып карады. Үзен ияртеп килгән кешеләрнең көлүләре тынуга, кемне гаепләргә белмичә, яңадан очып килгән казга өрә башлады

Әсфән, тынычланырга теләп, болыт тауларына карады. Алар Хәдичәнең йөзе кебек ачык, якты. Аның болытларга кагыласы килде. Ләкин алар ерак иде.

1971

ЛӘКЛӘК

Кар сулары китеп бетәр-бетмәс вакыт. Кайдадыр, күк гөмбәзенең көндезге йолдызлары булып, тургайлар җилпе- нә.

Олы көтү чыкмаган әле. Тезмәләрдә печән бозау белән бәрәннәргә генә калган. Шуңа күрә, кар ачыла башлауга ук, мал-туарны башта Бирге, аннары Аргы тугайга көтәргә алып чыгабыз. Кар тәмам эреп, ташу узды дигәндә, Атау болынына төшәбез.

Болында әвен базыннан калган ике түгәрәк чокыр бар. Сыер тизәге, былтыргы әрем сабакларын җыеп, шунда ут ягабыз. Бишмәт кесәләребезгә тутырып килгән бәрәңгеләребезне утлы күмергә күмгәч, бер уйнап алу өчен, тауга менәбез.

Нинди генә утлы тизәк көленә күммик безнең бәрәңгеләр, Ишмөхәммәт бабайныкы кебек, авыз суларын китерерлек тәмле булып пешми. Кабыгы ярылып, эче саргая, төтен исе сеңә.

Бәрәңгесе бер хәл. Ишмөхәммәт бабай җиз казанында бик тәмле балык шулпасы да пешерә.

Болын түрендә күл җәелеп ята. Яр читләрендәге бозы чәрдәкләнсә дә, эчтәрәк нык әле. Дәү чишмә тирәсендәгеләре генә эри дә һавага сусаган кәрәкә балыклары шунда җыела. Ишмөхәммәт бабай, таягы белән капшанып, кичтән салган мурдасын өстерәп чыгара. Мурда вак үрелгән җәтмә белән чорналган, яссы кәрәкәләр бер эләккәч ычкынырлык түгел.

Салкынчарак иртәне бабай боз өсләтә үк йөреп китә. Бозның кайбер җирләре сыгылып, аңа су саркый. Ә төнлә ул су боз булып ката. Су белән кысылып, боз ярыгыннан чыккан вак балык, хәтта карп та ике катлы боз арасында кала. Ишмөхәммәт бабай шуларны да тоткалый.

Җиз казан шактый тирән. Ишмөхәммәт бабай аңа бәрәңге белән балык сала, бер баш суган турый, былтыргы бөтнек яфракларын уып сибә. Безнең уен онытыла, казан тирәли утырышабыз. Бабай казанны ташка утырта, ирен очы белән генә шулпаның тәмен татып карый. Куеныннан бәрәңге кушып пешерелгән ипи телеме чыгара да ашыкмый гына ашарга керешә. Күзләребезгә туры карамый гына капкалагач, агач кашыгын чиратлап безгә тоттыра. Кайнар аш тәменнән тамак төбе кытыклана, түземсезләнеп, шуңа авыз тидергәнне көтәбез. Казаны шактый тирән күренсә дә, тамак туймагач, ул безгә уймак хәтле генә булып тоела.

Бабайның сые ул гына түгел. Әнә шул җиз казанында кайнаган суга салып, ул безгә кыр үрдәге белән акчарлак йомыркалары да пешергәләп биргәли ничек тә безнең тамакны туйдырырга исәпли. Аларны җыюны ул беркайчан да безгә ышанмый. Әдрәс кәләпүше өстеннән кигән ямьшек бүреген кулына ала да камыш арасына кереп китә һәм, бик озак йөреп, алача бишмәтенә җикән камыш мамыгы сарылдырып чыга. Күрәсең, ул йомыркаларны оясы-оясы белән, белдермичә, ишлеләреннән берән-сәрәнләп, кошларны кыерсытмыйча гына җыя торган булган.

Ә бер дә бер көнне йомырка җыярга ул мине, минем белән бергә һәр әйткәнгә баш ия торган юаш Вагыйзьне, «өй-өй» уйнаганда мин «әти», ул «әни» булып йөргән Фираяны җибәрде.

 Өн булыгыз, һәр оядан бер-икене генә, җәмгысы нәкъ бер дистә чүплисе! дип кат-кат кисәтте, зирек агачлары үскән калкулык буенча керергә кушты.

Озак айкалмыйча, сары камыш араларыннан чуар һәм ак йомыркалар җыйдык. Зирекләр төбенә җитәрәк, табышларыбызны ватмас өчен минем бүреккә салыйк дисәк, Фирая, без бүлешкәнчә өчне түгел, алты үрдәк йомыркасы җыйган булып чыкты. Шушы килеш Ишмөхәммәт бабай күзенә чалынсак, аның тиргисе ап-ачык. Кире борылып берәр ояга кую башка килмәгән, болай гына ташлау әрәм дә, кызганыч та.

Без орышудан авызы турсайган Фирая, елый язып, Вагыйзьгә ымлады:

 Әнә ләкләк оясына менгерик тә куйыйк. Бассыннар шунда!

Карт зирекләргә ул елларны ләкләкләр дә оя кора иде. Агачларның берсе, үгисенеп, зиреклектән аерым, сазлыктан чыгу юлында үсә. Якын булганга, шунысына киттек. Вагыйзь, бүрек колакчынын тешләгән көйгә, мәче җитезлеге белән югары үрмәләде. Өч җәпле ботак арасына корылган ояга җиткәч, эшен бетереп шуып та төште.

 Болай кызыграк та әле, диде Фирая.

Көтелмәгән уеныбыз белән ләкләкләрне үзебезчә бәхетле ясап, Ишмөхәммәт бабай янына ашыктык.

Ләкләкләр үзләрен сиздерми генә яши. Үтә тыныч кошлар. Без аларга әллә ни дикъкать бирмибез. Ләк-ләк басып, мактанып йөргән кәҗә бәтиләре кебек горур кыланышларына ерактан гына багар идек. Бер нәрсә генә аңлашылмый, тик сере белән сокландыра килде ләкләкләр ялгыз йөрмәс. Берсе томшыгын ләмгә тыкса, икенчесе күтәрер. Үтә сак, аерылгысыз кошлар. Гомерлек вәгъдәлеләр. Кешеләр бер-беренә бу кадәр тугрылыклы микән?

Ахырында мин түзмәдем: хәлне түкми-чәчми Ишмөхәммәт бабайга сөйләдем. Йомыркаларның бер оядан алынмаганлыгын белгәч, башкага исе китмәде.

 Актыгы бүген. Бер-ике көннән басарга утыралар, дип, ашалган йомырка кабыкларын кәз астына күмеп куйды.

Хәзер, Әсмәндияр авылы урысларының пасхалары җитмичә, авызга йомырка эләкмәстер, шәт. Әсмәндияргә шушы болын өсли сузылган ат юлы белән барып, буяулы йомыркаларны туйганчы бер ашыйсы бар әле. Өйдән өйгә йөри торгач, без анда түбәтәй-түбәтәй йомырка җыябыз. Ни хикмәттер, марҗа әбиләре, башыбыздан сыйпап, буялган йомыркаларны биреп җибәрә, һәркайсы үзенчә сүз әйтә.

Шунысын белмибез: тавык-чебеш бездә дә хәттин ашкан. Әмма май-июньнәрдә әни йомыркаларны, тавыклар салганынча, тире җыючы Мисбахларга төшерә бара.

 Әүвәл налог түләнсен. Сезгә инде, насыйп итсә, печән өсләренә табантын дия иде әни.

Берзаман зиреклек ягында ят аваз кузгалды. Без кыр үрдәге йомыркалары салып киткән оя ияләре кара-каршы басканнар да, томшыкларын шакылдатып, ни хакындадыр әрләшәләр.

Сәер кыланышлары барчабызны җәлеп итте. Әле берсе, әле икенчесе, һавага күтәрелеп, ояга кырын күз ата. Ыгы-зыгылары хәвефле булырга охшамый ояларына берәр куркыныч килсә, болай гына кыймылдамаслар, тузынырлар, ачынырлар иде. Ихтимал, баягы күчтәнәчләребезгә куануларыдыр, дидек.

Берсе, каршы әйтергә базмагандай, ничектер тыеладыр, боегадыр кебек тоелды. Аның каравы бүтәне, эрерәк күренгәне, калынрак, корырак аваз белән кечерәге тирәли очына иде. Башта бу безнең өчен кызык булудан ары узмады. Ниндидер бәлагә тарыганнардыр дигән шик беребезнең дә күңеленә килмәгән.

Шулай бәхәсләшә торгач, ләкләкләр тынды. Үпкәләшкән шикелле аерылыштылар. Һәркайсы үзалдына килеп, ләмгә башын төртте. Кошларны мавыгып күзәтүебез сүрелде. Үз уеныбызга биреләбез дигәндә, ләкләкләр, канатларын җилпеп, янә һавага күтәрелделәр, тал чыбыгы кебек нечкә аякларын сузып, ояга кундылар. (Фираяның да аягы шундый. Моңарчы мин аны күңелемнән генә керәшәгә тиңләп йөри идем. Инде капылт ләкләккә охшатып, «Ләкләк» дип атыйсыма куанып куйдым.)

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3