Хәл алырга дип, ул куш юкә төбендәге кул тегермәненә чүәк кигән уң аягын куя. Баз өстенең байтак җире ачык әле. Нигезгә дә, төя-төя тутырганда, ару гына кирәк булыр. Аның каравы коеласы яфрак та күп әле. Юкәгә карасаң , тоташ алтын. Табигать акыллы ул: җыя-җыя Зөлкарнәйнең бөкресе чыксын дип, яфракларны бер сыдыру белән сыпырып төшерми, һәрнәрсәнең үз агышы, үз сәгате бар. Яфракларның да үз вакыты. Кая ашыгасың?
Ә менә кешеләр бераз ашыга бугай.
Әйе, ашыга шул.
Зөлкарнәй йөзьяшәр кешенең маңгай җыерчыклары кебек сай, вак ярыклар белән тулы кул тегермәненә карады. Аның әйләнә торган өске өлеше кая киткәндер, инде хәтерләми. Кул тегермәне түбәтәен салган картка охшап калган кебек. Аның иске ураклар кисеп кагылган һәм шадраланып яргаланган кытыршы йөзлеге көнбагыш табагын хәтерләтә. Эреле-ваклы киселгән урак тимерләре үзәктәге кендек тишегеннән башланган да, көнбагыш бөртекләре шикелле әйләнмәләнеп, бүкән йөзлегенә чәчелгән. Шул тимер нурларга текәлгәч, Зөлкарнәйнең күз карашы үзеннән-үзе киңәя: озаклап кояшка карап торгандагы шикелле, күзе төбәлер нокта тапмый, әйләнмәләр юлы белән йөзлек үзәгендәге тишеккә омтыла, урак кисәкләрен күрмәс була.
Җил, исеп, пар юкәнең хәрәкәтсез ботакларына җан өрде. Зөлкарнәй коелган яфракларның сагыш уята торган исен тойды. Чүмәләгә өелгән бәрәңге сабагы исе, озак ягылмаган мунча исе, аертканда җылымсаланган яңа бал исе бөркелгәндәй булды. Ул, тәмле исне күрергә теләгән шикелле, маңгаен җыерып, баш очындагы алтын тәңкәләрне күзләде һәм тирән-тирән итеп суларга кереште.
Ләкин бу тойгылар Зөлкарнәйне кул тегермәне хакындагы тыныч уеннан арындырмады. Кая гына куйсаң да рәшәткә баганасын алыштырганда дисеңме, язын баздан чәчүлек бәрәңге чыгарганда дисеңме, мунча бурасы бураганда, баз казыганда дисеңме ул әллә каян гына күзгә чалынып, гел мәшәкатьли, аяк астында бутала, ул аны күпме тапкыр утын итеп ярырга ясканды инде. Кибеп яргаланмасын дип, әйләнмәле карамадан кисеп ясалган, җитмәсә, өч җирдән тимер кыршау белән буылган бүкәнгә Зөлкарнәйнең балтасы тавышсыз гына керә дә, аннары аны аркага тозлы тир чыкмый торып алып булмый иде. Тимер тешле бүкәннең берзаман тузасын белеп, Зөлкарнәй аны чыгарып атмады, аңа чалгы суккыч сандал кагып тотты, күчереп йөртергә авыр булганга, ахыр килеп, өй артына чыгарып ташлады. Ләкин ни сарай нигезенә, ни мунча нигезенә куеп калдырмады: кызганды, барыбер тузар, ярырмын дип үҗәтләнде, бер дә бер көнне аны җиңәсенә шикләнмәде. Шунысын гына белмәгән булып чыкты: карама бүкән йөзлеге ярыклар белән каплана барган саен, аның үз йөзендәге җыерчыклар да арткан. Кайнар кояш, салкын кар бүкәнне әкрен-әкрен йомшартты үткән еллар Зөлкарнәй тәнен дә юкартты, буыннарының хәлен алды. Тәнен авырттырганга, ул чалбарына каеш бумас булды. Әйтерсең лә, аннан күреп, бүкән дә кыршауларын салып атты. Үз гомерендә күпме алабута орлыгы, арыш, бодай тарткан шул тегермәннең бүкән йөзлегендәге тимерләре, өлгергән көнбагыш бөртекләре кебек, әкрен-әкрен коелды, сирәгәйде. Яфраклар шикелле саргаешып, Зөлкарнәйнең дә күпме ипи чәйнәп арыган тешләре берәм-берәм коелды.
«Вакытында чынлап керешмәгәнмен мин сиңа, дип уйлады ул. Чүп эш булса да, теләгеңне вакытында үтә икән».
Яшь чагында яра алмаган әйләнмәле карама бүкәнне Зөлкарнәй пар юкә төбенә чыгарып утыртты
Аның үзен дә, җитмеш яшь тутырганын бәйрәм итәргә дип, кичә клубка чакыртып алдылар.
Клуб аның авылдашлары белән шыгрым тулы иде. Кул чабуына кушып, тышына алтын белән «Атказанган колхозчы» дигән язу язылган кызыл кенәгә тоттырдылар. Шуңа өстәп, тракторчы Раббани аның алдына колхоз идарәсе бүләк иткән телевизор китереп утыртты. Зөлкарнәй, самовар артында калган шикелле, күренмәс булды. Тик самовар кайнарлыгыннан түгел, шул зурлаудан оялып тирләп чыкты.
Күп эшләдең, рәхмәт, җитте, ял ит, диделәр.
Ул үзен Сабан туеның көрәш мәйданында кебек тойды. Яшь вакыттагы җиңүләре, һәммәсе җыелып, картлыкка кунакка килгән шикелле булды. Бөтен кеше аны ярата, аны мактый, аңа озын гомер тели. Әллә соң кеше үз гомерендә шушындый бер хис, уй кичерер өчен генә дә яшәсен микән?
Кызыл кенәгә бөтен авылга өченче кешегә генә бирелә әле, диделәр. Шулай булгач, Зөлкарнәй шатланмый булдыра алмады. Үзен сугышта медаль алгандагы кебегрәк хис кылды. Караңгы төндә кордашы һәм фронтташы Шәйхулла белән кайтып керделәр дә, карчыгы Ләмига көндезен үк хәстәрләп куйган кызыл аракы белән юанып, икенче әтәчләргә хәтле утырдылар.
Зөлкарнәй моңсуланып калды. «Кемгә хаҗәт мин хәзер? дип уйлады ул. Инде мин мунчачы булып та эшләмәслек хәлгә килдем микәнни? Бу мактаулар, бу бүләк, картлык йөзенә кидерелгән яшьлек битлеге шикелле, ямьсезлекне матурлык белән генә каплау лабаса»
Син әйт әле, кордаш! Шушы аракы шикелле, зәһәр канлы идек. Хәзер кем, хәзер? диде Зөлкарнәй.
Кем дип җан бар әле, кан ага.
Анысы дәрт бар әле, бүтәннәргә бурычка керерлек түгел. Күрде инде безнең башлар
Гомеребез ямау белән тулы: монда бәхет, анда кайгы, монда ачлык, анда җылы
Тик алмашка безгә берни дә кирәк түгел.
Кирәк түгел! Безнең бәхет шунда, кордаш, ә? Безнең бәхет нужалы еллар иләге аша үткән, чәчүлек бодай ише сайланма, диде Шәйхулла, тешен кысты, күзе тирән бер көчне белгертеп янып тора иде.
Балаларыбыз бәхетле булсын инде, диде Зөлкарнәй, иске ярасына төбәлгән энәләр өермәсенең кымырҗый башлавын тойды, уң аягын ышкып алды. Аның тезе калтырый башлады.
Алар бәхетенә керү язмасын, диде Шәйхулла.
Менә, бүкән, диде Зөлкарнәй, кичәге шушы хәлләрне искә алып, тигезләштек. Син дә ялда, мин дә. Тынычлангансыңдыр. Тик мин алышам әле синең белән. Ярам да, сине ягып, үз мунчамда мунча керәм. Моңарчы гел эш урынында керелде.
Яфраклар коелды да коелды. Ул, урыныннан кузгалып, бакча капкасыннан капка төбенә чыкты.
Карчыгы Ләмига сауган сыерын абзардан куып чыгарды да урам буенча сузылып узган көтүгә кушып җибәрде.
Төтен исе, каен яфрагы исе, инеш исе килә иде.
Зөлкарнәй, һава торышын гадәтенчә чамалар өчен, чия ботакларына сарышкан пәрәвезләргә карап алды. Рәшәткә аркылы үрелде дә буе җиткәнен эре тырнаклы бармак очына элеп иснәп карады. Аяз көн буласын белдереп пәрәвезгә төшкән энә очы хәтле генә чык бөртекләренең исен дә тойды шикелле.
Ишегалдында чиләк шалтырады. Ләмига, Зөлкарнәй юыныр өчен дип, коедан су ала. Хәзер карт салкын су белән битен чылатыр да, карчыгы сузган сөлгегә сөртенгәч, чәй эчәргә кереп китәр.
Нәрсә, Зөлкарнәй абзый, телевизорыңны юдыңмы соң кичә?
Карт әз генә алданрак кереп китмәгәненә үкенеп куйды. Яратмый ул Фәйзулланы. Дөньяны иңендә тотарлык ир уртасы кеше булуына карамастан, авыл көтүе көтеп йөри. Ул күп һөнәр иясе. Мич чыгара. Коега бура иңдерә белә. Итек баса. Техниканы да белми түгел, мотоциклы бар, теләсә, трактор да йөртә. Ә ул көтүче. Колхоз мал-туарын көтсә әле бер хәер. Кирәкле эш. Ләкин ул, хуҗалык малын көтәргә кеше алынмауны сәбәп итеп, ел да шул кәсепкә сатыла. Акчасы күп төшә, янәсе. Үзе урынына малайларын җибәрә дә җәй буе мич чыгарып йөри, кое казып бура иңдерә, түбә яба. Кирәкле кеше. Аңа йомыш чиратлап тора, кадерле. Шуны белеп ашыкмас, кыстатыр-кыстатыр да, туп-туры кашын сөзәк маңгае уртасына җыерып, үз бәясен әйтер. Бәхәсләшеп тормыйлар. Хатын-кыз ул килер алдыннан тавыгын суйдыра да кибеткә чаба. Ирләр кырда, өй эшләренә куллары тими. Фәйзулланыкы шикелле, атадан улга күчә килгән һөнәрләре юк.
Зөлкарнәй Фәйзулланың ир һөнәрләренә кулы ятуын хөрмәт итә. Ә менә холкын чи усакка охшата. Янса да, җылысы чыкмый. Кеше тимерче миче кебек булсын ул күреген бер өрдердеңме, яхшылык ялкыны белән дөрләсен. Фәйзулла шырпы кытлыгы заманында чүлмәктә асралган күмер сымаграк. Бөтен авылга бер. Тик, иркә кыз кадер яраткан шикелле, аны гел кадерләп тору кирәк. Чыгымчылап, сүнә калса, авылың белән уттан мәхрүм буласың.