Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 40.

Шрифт
Фон

 Әни, мә диде олысы һәм, мыек астыннан гына елмаеп, аның кытыршы учына көмеш тәңкә чыгарып салды. Йөзлегендәге сурәт, язулары шомарып беткән.

Аннары кечесе телгә килде. Анысы такыр башын кашып торды да елап җибәрде һәм, йөзен читкә борып, абыйсының көмешенә үзенекен ялтырап торган, сурәтлене, язулыны каплап куйды. Шуннан соң арбаларына менеп утырдылар да яңадан учакка кереп киттеләр. Атларының утлы яллары гына уйнаклап калды.

Кайтмадылар. Хәтердә аларның сүнмәс учаклары гына дөрли. Әнә шул хәсрәт төтене күзне әчеттерә, гомерләренең сүрелгән күмерләре җанны көйдерә

Ул чулпысын күкрәгенә кайтарып карады. Әүвәлгечә икесе урынында юк иде.

Дошманның ике солдаты тынып калган сугыш кырында мәетләрнең кесәләрен актарып йөри. Кесә актарыр өчен мәетләр кулай: кулыңнан тотмыйлар. Аларга сәгать тә, сигарет та, көмеш портсигарлар да кирәкмәс инде. Ә тереләргә бу нәрсәләрнең бүген дә, иртәгә дә кирәге бар. Алар айга бер тапкыр бушлай посылка озата алалар. Мондый мөмкинлекне нигә файдаланмаска?

Әһә, бу калын кара кашлы, ярты саны белән снаряд чокырының суына баткан старшинаның түш кесәсендә нидер бар бугай. Ул чалкан яткан старшинаның гимнастёрка кесәсе сәдәбен ычкындырды, өч бармагы белән генә аннан таныш булмаган хәрефләр белән чуарланып беткән кәгазьләр суырып чыгарды хатлар бугай. Ул аларны җепшек кар катыш пычракка ташлады да күн итеге белән таптады. Әһә, тагын ниндидер түгәрәк ак металл, акча, ахрысы. Әйе, акча. Тик сәер нигә тишек? Ул акчаның ике башлы бөркет астындагы саннарына игътибар итте «50 копеекъ 1896 г.» Мәеткә иелгән килеш кенә акчаның икенче ягын әйләндереп карарга уйлаган иде кемдер аның беләгеннән каптырып алды. Башта ул кәсептәше Мюльке шаярта дип көлеп җибәрә язды. Ә сынын турайтып басам дисә, турая алмады аны кемдер җиргә таба тарта иде. Шунда гына ул калын кара кашлы совет солдатының коңгырт күзенә төшкән кар бөртегенең әкрен генә эреп беткәнен күреп алды. Ул ниндидер бер хәвефле тирәнлектән үзенә төбәлгән шул күздән куркып китте. Старшина салкын учы белән аның бармак очларындагы тишек тәңкәне каерып алды да алга, үзен билдән күмгән суга ыргытып бәрде. Аның күзенә төшкән яңа кар бөртеге бу юлы эремәде

Тәңкәләрнең икенчесеннән Бухенвальд концлагереның мәетләр командасындагы румын Константин үзенә мөштүк ясады. Ул крематорий мичен чистартканда көлдә ялтыраган металл тамчысының көмеш икәнлеген шундук танып алган иде

1980

КҮПЕР

Бу күпер озын юлның кыска бер өлеше иде. Ул су өстеннән бөкрәеп калкып тора һәм инде бер адым да атлый алмас хәлгә җиткән карт ташбаканы хәтерләтә. Аңа җәелгән ташларны машина тәгәрмәчләре, аяк киемнәренең табан аслары, мал-туар тояклары, җил-яңгырлар, карлар тәмам шомарткан. Ул сугышка чыгып киткән кырыс холыклы яисә шук күңелле күпме ир-атны озатып калган һәм кая инде ул бөтенесен?! бик азын, яңгырга манчылып яки тузанга батып, гарипләнеп яки гайрәтләнеп кайтканнарын каршы алган. Аның өстендә күпме аналар, моңаеп, улларын, кызларын, күпме хатыннар, сагынып, ирләрен, күпме кызлар, өметләнеп, сөйгәннәрен, күпме балалар, түземсезләнеп, аталарын көтте. Күпердә хәрәкәт туктамады: берәүләр, яңа дөньяга килгән нарасыйларын күтәреп, шифаханәләрдән кайтты, икенчеләре үлгәннәрне үз иңнәрендә аргы яктагы зиратка илтте. Күпер яшәү белән үлем, җир белән күк арасында, үткәннәр белән киләчәк уртасында ята иде. Аның замандашлары әллә кайчан тузып, җимерелеп, ташлары язгы суларда агып, ком булып уалып беткән инде. Ә ул көндәлек тормышка тыныч яисә давыллы күк гөмбәзенә караган килеш тора да тора бирә. Һәммәсен хәтерли. Ә үзе беренче адымнары, үткән гомерләре аңа бәйле булган күпме кешенең исендә икән әле?

Соры киез эшләпә кигән бер карт (ул Мортаза атлы) шушы күпердән кармакка балык каптыра иде. Ул да, күпер кебек үк, озын гомер кичергән, тормыш аның кояшта янып каралган маңгаена тирән буразналар уйган. Җәйге җылы көн тын булса да, аның колагы шаулый. Чаң кагуыннан калган аваз шикелле туктаусыз бер зың шунда. Хәер, карт моңа күнеккән инде. Әйтерсең лә ул зың, сулыш алуы сыман ук, табигый бер нәрсә тоелмый да.

Карт борынгы шушы күпернең керләнеп, яргаланып беткән култыксасына таянган. Антеннага охшап, күкрәге турысыннан ике кармак таягы тырпаеп тора. Аның күз карашы дүрт метрлы биеклектән түбәнгә төбәлгән иде. Төбендә яшел суүсемнәре чайкалган, ташлар чагылган тын суда балыклар уйный. Вак- лары сикерешә, эрерәкләре, күләгәләренә ышкылып, аста йөзә. Кайчагында аларның көмеш тәннәрендә кояш нурлары чагылып киткәли. Монысы картның күңелендә ни өчендер кызларның ерактан тоныкланып ишетелгән көлешү авазын хәтерләтеп җанлана. Кайчандыр шушы күпердәге онытылып бетә язган көлүләр шикелле. Карт уеннан: «Теге чакны, шушы ук күпердәге кебек» дип аныклый. Каурый калкавычлар да, агымсуда калтыранып, аның тирән хәтерендә уянган көлүләргә кушылалардыр сыман. Вак балыклар, калкавычларга авызлары белән орынып, ерактагы авазларны тагын да көчәйтергә телиләр шикелле. Кайчандыр ул да шушы күпердә бердәнберенең тыенкы көлүен җанынача үткәрергә теләп, иреннәреннән суырып үпкән иде бит. Менә хәзер дә ул шушында гына кебек, карт борылса, каршында басып торыр кебек.

Ул күпернең ак ташларына карады, ә ташлар аның күз карашын үзләренә ияртеп, асфальт юл буенча йөгертеп алып китте. Әнә ул аның бердәнбере. Яшьлекнең ак күләгәсе булып, аңа таба килә, якынайганнан-якыная.

Күпергә үрдән түбән агып төшкән юл буенча ак күлмәк кигән һәм яшел яулыгын почмаклап япкан бер карчык килә иде. Ерактан караганда көзге агымсудагы каз мамыгы сыман булып күренә. Юлның як-ягындагы каен агачлары арасында аермачык төсмерләнә. Карт аның иңенә кызыл кесәя яулыкка төйнәлгән төрле дару үләннәре күтәргәнен белә. Төенчеген таяк башына элгән, ә таяк очына кулын салган. Шул рәвешчә үткән һәм барасы юлын тигезләгән шикелле. Җиңел килә. Төенчеге дә авыр түгел кебек. Ул дару үләннәре аларга бик кирәкле. Кирәкле һәм кадерле әйбер.

Карчык кеше көннең эсселеге күзгә дә бәрелеп торган юл буенча кайтып килә иде. Әйләнеп караса, ул арттагы урманның җил белән тибрәлүен күрер иде. Хәер, каршыдагы авыл өйләренең арыш кыры дулкыннарында бата-чума үзенә каршы йөгергәндәй итеп тоелдырган рәшә дә бар ич әле. Көне килгәндә, һәркайда рәшә калтырана. Әллә рәшә, әллә билгесез киләчәк, әллә болганчык үткәннәр шунда.

Торналарга охшап, нефть скважиналары чайкала, ара-тирә бытбылдык кычкырып куйгалый, телеграм баганасы башына ялгыз козгын кунган. Карчык сирәк автомашиналардан читкә елышып кала. Юл читенә поскан бәләкәй чардуган эчендәге шофёр руле беркетелгән калай һәйкәлчек турысыннан ул адымнарын сагайтып узды. Нинди уйлар уйлады икән? Кемнеңдер баласы бу урында җан бирер алдыннан соңгы сүзләрен пышылдагандыр. Андый вакытта уй килмиме соң?

Картка үзе басып торган таш күпер, карчыгы атлаган уңайга янтая-янтая, тын гына алга йөзеп баргандай тоелды. Су күтәрелгәч, соңгы ялгыз бозлар шулай агучан була. Икенче карасаң, алпан-тилпән килгәләп якынайган карчык талгын җилдә чайкалган шау чәчәктәге шомырт куагына да тартым сыман. Ул картның үзен күреп торганын тоядыр инде, аның хакында уйлыйдыр. Теге дәверне, үзләренең парлашып шушы күпердә басып торуларын исенә төшергәндер. Юлда барганда каршыга үткәннәр килүчән.

Карчык аның янына җиткәч, авыр сулап:

 Бөркү, диде.

 Су буенда алай ук түгел, дип җавап бирде карт. Юк, карышып әйтмәде. Алар бергә-бергә озак яшиләр, бер-берсе белән карышмыйча, гап-гади генә итеп ашарга яки сулыш алырга кирәк булган кебек кенә сөйләшәләр иде ин- де. Әйткәннәре һәркайсының уйларына ярашып, туры килеп тора.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3